307. Халидә Вафага

Язылу вакыты билгеле түгел

Хөрмәтле Халидә туташ1!

Сезнең күндергән2 бер килолык май бүләгеңезне алдым. Тәшәккүр идәрем.1 Көнләр кызу булганга, үзем бик авыр хаста булу сәбәпле, һичбер майлы нәрсә авызым ала алмаганга, мондый бүләкләрне(ң) хәзергә туктатып торуыңызны үтенәм. Үземне дустларым, докторларым бер хастаханәгә кертергә тырышалар. Ләкин хастаханәдә йир2 таба алмыйлар. Чит мәмләкәтдән килеп, хастаханә ачкан докторларның хастаханәләре бик кыйммәт. Финляндиядән һичбер суыкда да, елыда да бозылмый торган, һәрбер эшкә ярый торган бер бүләк дә килеп чыкды. Кем күндергәндер, аңарга да рәхмәт. Минем хәлемдә шундый суыкда да, эсседә дә бозылмый торган бүләкләр тагы яхшырак. Хушыгыз.

Һәммәгезгә сәламнәр(и)лә Гаяз Исхакый

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[1] Тәшәккүр идәрем – рәхмәт белдерәм.

2 Йир – урын.

  1. Халидә Вафинага. Датасы билгеле түгел. Хат беренче тапкыр Х. Миңнегуловның «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» исемле китабында басылды. (Миңнегулов Х. Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2004. – 359 б.) Текст шуннан алынды.

1 Халидә туташ – Халидә Вафина.

2 Сезнең күндергән… – Хатның читенә адресат иясенең кулы белән «күндерүче Халидә Вафина» дип язылган.

 

Чыганак: Гаяз Исхакый. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру