Зəйнулла ишан хəзрəт вафат итте. Бу затның бик күп хезмəтлəре булганлыгы хакында матбугатта бик күп нəрсə яздылар1. Килəчəктə дə язачаклар. Лəкин моңганчы Зəйнулла ишанның иң зур хезмəте тəкъдир ителмəде. Ул да мəрхүм ишан хəзрəтнең казакъ-кыргыз кардəшлəремезгə иткəн хезмəте иде2.
Зəйнулла ишан хəзрəтнең Тройск шəһəренə барып мəдрəсə ачкан вакытында казакълар арасында бер фетнə бар иде. Ул да казакъларның русча укыганнарының берникадəресенең казакъларны руслаштыру уена төшүлəре иде. […]*
Мəрхүм Зəйнулла ишан Алтынсаринның шул эшен3 казакъ халкының диненə, игътикадына зəһəр йоттыру икəнен аңлады. Үзенең мөселманлык бурычы иттереп мескин казакъ кардəшлəремезгə ислам динен өйрəтү юлына тагы ныклап кереште. Мəдрəсəсенə йөзəрлəп казакъ шəкертлəре алды. Алар ның фəкыйрьлəренə ярдəм итте. Ханəкасенə килгəн казакъларга тарикать юлы белəн дин рухын ныгытырга тырышты. Үзенең шəкертлəрен, нугаен, казакъларын аермаенча, гыйлемгə мохтаҗ булган казакъ сахраларына җибəрде. Шул ишан хəзрəтнең дини хезмəте аркасында казакъларның бик күбесе укыды, гыйлем алды, исламиятнең рухын аңлады. […]**
Менə Зəйнулла ишан хəзрəтнең Русиянең төрки каумнəренə иткəн хезмəтенең иң зурысы, минемчə, – шул. Казакъ, кыргыз кардəшлəремезгə иткəн иң зур ярдəме – шул. Менə ишан хəзрəтнең шул хезмəтен һич онытмаска тиеш. Менə ишан хəзрəтнең шул хезмəтен һаман да дəвам иттерергə тиеш.
Лəкин аны дəвам иттерер өчен тагы яңгы бер ишаннан
хезмəт көтеп тору җитəрме? Зəйнулла ишан кебек бəлəндле, һиммəтле, киң күзле, чын мөселман бер ишан табып буламы? Мəгаттəəссеф, юк…
Шулай булса, шул хəзрəтнең иткəн хезмəтен хəзер ярты юлда калдырыргамы, əллə дəвам иттерергəме?
Моңгарга бер генə җавап бар: шөбһəсез, дəвам иттерергə. Казакъ, кыргыз кардəшлəремезнең арасында хəзер Алтынсарин юк. Лəкин Алтынсариннар бик күп. […]***
Икенче юллары: казакъларны мөмкин кадəр авыл иттереп утыртуга мохалəфəт итү. […]****
Мəсҗед салындымы – анда имам, мəктəп салындымы, анда мөгаллим вə мөгаллимə алыначак. […]*****
Менə Зəйнулла ишан хəзрəтнең казакъларны бер мəртəбə шул фəлякəттəн коткарганын хəтерлəп, хəзер ул тəбəррекнең үлүе белəн дə аның шул урынын бушка калдырмаска тиештер.
Ул үзе үлсə дə, аның рухын казакъ кардəшлəремезнең фəлякəтеннəн саклап торырга тиештер. Моның өчен бер генə юл бар. Ул да – Зəйнулла ишан хəзрəтнең шəкертлəре, мөридлəре, мохлислəре бергəлəшеп, ишан хəзрəтнең үзе сөйгəн рəвештə мəңгелек ядкяр ясау. Аның өчен ике юл бардыр. Берсе – мəдрəсə, мəктəп ачу. Икенчесе – китап, əдəбият, матбугат тарату. Ишан хəзрəт мəдрəсəсен үзе тəэмин итеп китте. Аннан килəчəк савапны үзе алып китте. Калды казакъ кардəшлəремез өчен китап, Коръəн, əдəбият, матбугат тарату. Менə хəзер безнең өстемездəге бурыч шулдыр.
Тройск, Уральск, Петропавловск кебек казакъ кардəшлəремезгə мəркəз булырлык бер шəһəрдə бер нəшере китап ширкəте ясау вə шуның янында казакъ кардəшлəремезнең рухан мөселман, кан ягыннан төрки каумнəреннəн аерылмауны күздә тоткан зыялыларын җыйнау һəм дə шулар васитасы белəн казакъ кардəшлəремезнең милли, дини, сəяси-иҗтимагый мəнфəгать лəрен күзəтə торган гəзитəме, журналмы чыгару вə шул нəшер китап ашасыннан казакъ кардəшлəремез арасында мəктəп ки таплары, əдəбият, матбугат тарату.
Менə хəзер Зəйнулла ишан хəзрəтне сөйгəн, олуглаган һиммəтле байларның вазифасы – шул мөкаддəс хезмəткə акча табу.
Зəйнулла хəзрəтнең шəкертлəре, мəгънəви аркадашларның бурычы – матди көчлəрне бергə җыеп, казакъ кардəшлəремезне һəлакəттəн сакларга гакылын, гыйлемен сарыф итү.
Бөек Русия эчендə Зəйнулла хəзрəтнең хезмəтен тəкъдир иткəн бик күп затлар бардыр. Бөек Русия мөселманнары эчендə Зəйнулла ишанның фикердəшлəре, мөридлəре, мохлислəре бик күптер.
Сез һəммəңез, хəзрəтеңезне, ишаныңызны сөйгəн булсаңыз, аның иткəн хезмəтен тəкъдир итеңез, аның башлаган хезмəтен алып барыңыз, аның сөйгəн казакъ балаларын ялгыз калдырмаңыз. Зəйнулла ишанның ядкяре өчен сəрмая ясаңыз. Белеңез ки, казакъларның дини, милли килəчəклəре тəһликəдəдер.
Хəзрəтеңезнең рухын тынычландырыңыз, казакълар арасындагы аның тоткан юлын – гыйлем, мəгариф, дин өйрəтү юлын сүндермəңез!
Зəйнулла ишан исеменə мəхыз казакъларга дини вə милли хезмəт өчен бер фонд ясаңыз! Зəйнулла ишанның газиз рухына мəңгелек һəүл намазы шул булсын!
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Зəйнулла хəзрəткə ядкяр. «Безнең ил» газетасының 1917 елгы 19 февраль (14 нче) санында «Гаяз» имзасы белəн, цензураның басымы астында биш урында кыскартылып басылган. Текст шуннан алынды.
Мəкалə дин эшлеклесе, суфи, Троицк шəһəре мəчете имамы, мəчет каршындагы «Рəсүлия» мəдрəсəсен нигезлəүче Зəйнулла Хəбибулла улы Рəсүлевнең (Зəйнулла ишан, 1833–1917) вафаты уңае белəн язылган. Газетаның алдагы – 10 февраль (13 нче) санында чыккан «Мəрхүм Зəйнулла хəзрəт» исемле (имзасыз) мəкалəдə вафат булу хəбəренең редакциягə телефон аша белдерелүе əйтелгəн була. «Безнең ил» газетасы «Сүз» газетасының дəвамы буларак Шакир Мостаев мөхəррирлегендə Мəскəүдə 1916 елның 10 ноябреннəн 1917 елның 19 февраленə кадəр чыккан (барысы 14 сан; 1917 елның 23 мартыннан «Ил» исеме белəн дəвам иттерелə).
1 …матбугатта бик күп нəрсə яздылар. – Мəсəлəн, «Əд-дин вə əдəп» журналының 1917 елгы 6 нчы һəм 7 нче саннарында Мөхəммəднəҗип Түнтəринең «Олуг мосыйбəт» («Олы кайгы») исемле күлəмле язмасы басылган. Анда Зəйнулла Рəсүлев эшчəнлегенə, кешелек сыйфатларына зур бəя бирелə: «Һаман агып торган бер гыйлем чишмəсе иде. […] «Мəдрəсəсендə бик күп казакъ шəкертлəре тəхсил итеп, кəмалəткə ирешеп, болардан мөдəррислəр, ишаннар йитешеп, үз араларына таралып, дин тəгълим итеп, Казакъстанны гыйлем нуры берлə нурландырдылар». З. Рəсүлевнең күп китап җыюы, гаять тə юмартлыгы əйтелə. Габдулла əл-Магазиның «Зəйнулла ишан хəзрəтлəре» исемле зур булмаган мəкалəсендə исə («Дин вə мəгыйшəт», 1917, 24 февраль (8 нче) сан) ишанның тормыш юлы, бабалары турында мəгълүматлар урын алган. Шулай ук Рəмзинең «Мəрхүм вə мəгъруф Тройскида Зəйнулла хəзрəтлəре хакында мəрсия гаҗизанəдер» (шул ук журнал, 1917, 12 май (18 нче) саны), Муса хаҗи Рəсүлевның «Шəех Зəйнулла ишан əл-Халиди» дигəн («Вакыт», 1917, 7 февраль (2173 нче) һəм 9 февраль (2174 нче) саннар) язмалары игътибарга лаек. Бераздан «Шəех Зəйнулла хəзрəтнең тəрҗемəи хəле» исемле китап та басылган.
2 …казакъ-кыргыз кардəшлəремезгə иткəн хезмəте иде. – «Рəсүлия» мəдрəсəсендə казакъ балалары да укыган; мəдрəсə шəкертлəре җəй көннəрендə казакълар арасына китеп мəгърифəт таратканнар.
3 …Алтынсаринның шул эшен… – Ибрай Алтынсарин (1841–1889), күренекле казакъ мəгърифəтчесе, педагог, язучы, фольклорчы, казакъ мəктəплəре ачучы. Казакъ балалары өчен казакъ һəм рус теллəреннəн дəреслеклəр язып бастырган. Бу урында Гаяз Исхакый казакъ дəреслегенең кириллицада басылып таратылуын, гомумəн, Алтын саринның казакъ балаларына рус телен укытуга күп көч куюын өнəми шикелле. И. Алтынсарин публицист сыйфатында матбугатта күбесенчə рус телендə чыгыш ясаган.
* Бу урында 36 юл ак калган.
** 4 юл ак калган.
Игътикадына – ышануына, карашына.
Зəһəр – агу.
Ханəкасенə – яшəү урынына.
Тарикать юлы – суфичылык юлы.
*** Бу урында 37 юл ак калган.
**** 5 юл чамасы урын ак калган.
***** 15 юл чамасы урын ак калган.
Бəлəндле – бөек, зур.
Һиммəтле – ялкынлы, дəртле.
Мəгаттəəссеф – үкенечкə каршы.
Мохалəфəт итү – каршылык күрсəтү.
Фəлякəттəн – һəлакəттəн, авыр язмыштан.
Тəбəррекнең – хөрмəтленең, газизнең.
Мохлислəре – якыннары.
Нəшере китап ширкəте – китап бастыру ширкəте.
Васитасы – арадашчылыгы.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 9 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2012. Б. 5-8.