АЧЛЫК

Тирә-яктан алынган хәбәрләргә караганда, бу ел бик зур ачлык булачактыр.


һәр йирдә арыш, ашарга түгел, чәчәргә дә йитми, сабан ашлык та көеп бетеп бара. Авылларның өстеннән хәзердән үк ачлык сөреме күренә башлады. 91 нче ел кебек тагы авыл халкы ачлыктан эштән чыгып, тагы үзенең теше-тырнагы берлән җыйган, ачлы-туклы торып саклаган мал-туарларын юк бәһасенә сатып, тагы атсыз-сыерсыз калачактыр, тагы ачлыкның нәтиҗәсе булган башлыча яшелчә цинга, тифлар берлән мөбтәля булып, әллә никадәр кешеләр вакытсыз каберләргә керәчәктер. Әллә никадәр кешеләр, эш эзләргә читләргә чыгып китеп, йортларыннан, йирләреннән аерылып, гомерлеккә фәкыйрь булып калачаклардыр. Әллә никадәр кешеләр шул фәкыйрьлек, шул ачлык саясендә урырга, таларга мәҗбүр булып, төрмәләрне тутырачаклардыр. Әллә никадәр кызлар, шул ачлык саясендә үзләренең гыйффәтләреннән аерылып, урамнарга ташланачаклардыр, фахешханәләрдә изеләчәкләрдер.


Русиянең бөтен авыллары үлем чыккан йорт кебек булачактыр. Бөтен шәһәрләре ачлы-туклы кешеләр берлән тулып, шәһәр эшчеләренең әллә никадәр бәһаләренең кимүенә сәбәп булачаклардыр. Бөтен Русиянең өстендә «Икмәк! Икмәк!» дигән тавыш кына ишетеләчәктер.


Ничә йөз еллар халыкны сыер итеп имеп торган истибдад халыкның шул ачлыгына каршы нишләячәктер? Шул халыктан ничә йөз еллар үзен ач калдырып, икешәр миллиард налог җыеп, зур дворецларда шул акчага әллә никадәр кирәкмәгән кешеләр асрап торган чиновниклары, халык акчасын теләсә кая түккән бюрократлар ни эшләячәктер? Үзләренә тотканда расходны хисапламаган, каян килгәнен белмәгән бу генераллар, адмираллар халык өчен дә шулай итәчәкләрме? Үткән елны аз-маз янган нифтәләре өчен Баку байларына егерме миллион ярдәм иткән, утарлары таланган алпавытларга 33 миллион ярдәм иткән, тагы, тагы шул ук алпавытларның утарларын саклар өчен 43 миллион расход тотып, стражниклар асраган самодержавие әллә ничә йөз еллар бөтен Русияне ашатып-эчертеп килгән авыл халкына ничек ярдәм итәчәктер? Аны да Баку миллионерларын, алпавытларны кызганган кебек кызганачакмы?


Аңарга да миллионлап-миллионлап ярдәм итәчәкме? Баку миллионерларының нифтәләренә зарар килүенә бюрократлар бик кайгырдылар. Аларны бик кызгандылар, бик тиз генә аларга, мескиннәргә, егерме миллион ярдәм иттеләр. Чөнки шул бюрократларның күбесенең шул нифтә эшләрендә катышы бар иде, шул миллионер берсе-берсенә карендәш булса, икенче тагы берсенә дуст иде. Тагы «кул кулны юа, кулны йөз юа» диләр. Миллионерлар да аларны онытмаячаклардыр?!
Алпавытларга ярдәм иттеләр, чөнки министрларның, чиновникларның һәммәсе алпавытлар булганга, һәммәсе дә бер тиенлек нәрсәне йөз тәңкәлек итеп күрсәтеп, бу ярдәмнәре дә үзләрен кызганганнан гына, үзләренең утарларын яхшыртыр өчен генә иде.
Мужиклар, авыл халкы арасында министр да юкка, зур түрә дә юкка, аңарга ярдәм итүдән министрлар вә башка чиновникларга файда буласы булмаганга, әлбәттә, аларга ярдәм андый бик тиз ашыгып кылынмаячактыр, шуның өчен һәр авылларда переговорлар ясап, кырлар карап, амбарларны тикшереп бетергәннең соңында гына, земский начальниклар кеше башына 30 кадак икмәк бирә башлаячаклардыр. «Менә үпкәләмә! Сине ка-рыймыз, менә 30 кадак бит, саклап тот. Рәхмәт укы!» — диячәкләрдер. Вә шул утыз кадакны да кырык чиновник, йөз түрә урлый-урлый 25 кадакка калдырачаклар, һәм дә яхшы ашлык бәһасенә куеп, әллә нинди черегән ашлыклар бирәчәкләрдер.
Вөтен Русияне ашатып-эчертеп киендереп торучы авыл халкы шилык булмаенча ачка үлә башласа, аңарга акырып-бакырып, оллө никадәр мыскыл итеп, каткан икмәк кисәге бирәләр, гомерендә бер аш ашамаган атасы, бабасы, баласы, ашның исемен дә ишетмәгән халыкны талап, бай булып торган алпавытмын биш-алты юкәсен суйсалар, «ул мескингә» илле, алтмыш мен тәңкә ярдәм итәләр. Моның сәбәбе ни соң? Хәзерге хөкү-м«гг шундый байлар, алпавытлар кулында булганга, хәзерге закон ясаучылар халыкның акчасын тотучылар бар да шул байлар да алпавытлар булганга, алар, үзләренең иптәшләренә аз гына зарар булса, хәзер аны күтәрәләр, хәзер аны кызганалар, хичер аңарга халыкның акчасыннан ярдәм итәләр.
Алар авыл халкы һәм эшчеләргә савым сыерга караган кебек караганга, алар аның кайгысын, аның ачлыгын аңламыйлар, аның тавышын, аның хәсрәтен ишетмиләр.
Менә шуның өчен, бөтен Русияне ашатып-эчертеп, киендереп торучы халык ачка үлмәсен өчен, халык акчасын, закон чыгаручыларны ул алпавытларның, байларның кулыннан алып, халыкның үз кулына бирергә кирәк.


Шул вакытта гына авыл халкы бу ачлыктан котылыр. Шул яакытта гына халыкны талап торучы бу байлар, алпавытлар, халыкның акчасы берлән теләсә ни кыланып, үзләренә-үзләре ярдәм итә алмаслар.
Менә шуның өчен, шул ачлыкны бетерер өчен, киләчәктәге ачлыкларны бетерер өчен, падишаһлыкның бөтен эшен бөтен халыктан тигезлек берлән тугрыдан-тугры һәм яшерен тавыш берлән сайланган халыкның вәкилләренә бирергә кирәк. Шулар гына законнар чыгара алсын, шулар гына халыкның акча-смн сарыф кыла алсын.


Бу вакыт кына авыл халкының акчасыннан 43 миллион расход тотып стражниклар куймаслар. Бу вакыт кына эшчеләр акчасыннан миллионлар түгеп, үзләрен төрмәләргә кертер өчен шпионнар куймаслар. Бу вакытта һәркем тигез булыр. Бу вакытта һәркем ирекле булыр. Бу вакытта хәзерге кебек ачлыклар мәңгегә бетәр.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру