БЕЗНЕҢ МӘСЛӘКЕМЕЗ ҺӘМ МИЛЛИЯТ

Безнең татарлар, бюрократия җәбереннән Русиянең башка гражданнары кебек гражданский праволары ягыннан гына изелеп калмаенча, татар булганлык өчен дә, мөселман булганлык өчен дә җәберләнәләр иде.


Бюрократия безне Русиянең башка халкына караганда өч мәртәбә артык җәберли иде. Шуның өчен иске идарәнең җимерелүеннән безнең халыкның көткән нәрсәсе дә Русиянең рус гражданнарына караганда өч мәртәбә артык иде. Безнең татарлар Русиянең гражданнары булганга күрә, әлбәттә, алар Русиянең идарәсенең бөтен халык кулына бирелүен телиләр иде.


Безнең татарлар, мәгълүм бер милләт булганга, моңганчыга кадәр кысылган милли праволарны кайтарасылары килә иде. Безнең татарлар үзләренең телләрен рус теле белән бер дәрәҗәгә килүен, безнең телдә дә үземезнең кирәкле нәрсәләремез-не язарга правомыз булуын, мәктәпләремездә үземезнең телемездә укытылуны, кирәкле законнар татарларга татарча язылуны телиләр иде.


Безнең татарлар ислам динен тотканга, алар үзләренең дин эшләренең үзләренең кулына бирелүен, дин эшләре һичбер чиновникның ихтыярында булмавын телиләр иде. Государственный Думага барган кешеләремез дә татарлар булганга, әлбәттә, боларның күбесе халыкның шул ихтыяҗын белеп, шул эшләр-не мәйданга чыгарырга тырыша торганнардыр.


Гәзитәләргә караганда, безнең татар депутатларының кайсылары автономистлар группасына катышканнар, имеш. Бу автономистларның моңганчыга кадәр программалары ап-ачык мәгълүм булмаса да, боларның Русиядәге рус түгел милләтләргә үзләренең дахили эшләрен үзләренә тапшырылуын теләүче-ләр идеке мәгълүмдер. Без, социалистлар, үземезнең программамызга хөррияте шәхсияне язып, һәр кешенең үзенең икенче кешегә зарарсыз эшләрендә тәмам хөр булуын теләгән кебек, һәр милләт, һәр кавемнең дә икенче кавем, икенче милләткә зарарсыз эшләрдә тәмам хөр булып, бөтен адәм баласының алга баруына киртә булмый торган, һәр яктан шул милләткә тәмам иркенлек, хөррият бирелүен требовать итәмез. һәр милләтнең төрәкъкыйсе өчен үзенең теле бик зур ярдәм иткәнгә, без үземезнең программамызда, рус теле генә хөкүмәт теле булып саналмаенча, һәр телнең бер правода булуын требовать итәмез. һәр милләт, һәр кавем үзенең милли праволарын саклый алсын өчен, без сайлау правосының да һәр халыкның саны белән мөтәнасиб булып, мәмләкәттә милләте хакимә вә милләте мәхкүмә исемнәрен бетереп, бер падишаһлыкта никадәр төрле-төрле милләтләр булсалар да, аларның бер падишаһлык ясап бергә торулары һичбер милләтнең икенче милләтне көчләвенә
бина кылмаенча, дустлык һәм тигезлеккә бина кылынуын требовать итәмез.


Бер милләт, үзенең тәрәкъкыйсе өчен, әгәр моңганчы кушылып торган милләтләреннән аерылып, үзенчә аерым торырга карар бирсә, хәзерге кебек без аны мылтык-кылыч куәте белән бергә торырга мәҗбүр итмәенчә, үзенә тәмам иркенлек булуын требовать итәмез.


Шуның өчен без — социалистлар-автономистлармыз. Ләкин безнең программамызның нигезе һәр кешенең иркенлеге булганга, бер милләтнең автономиясе өчен шул кавемнең һәммәсенең разыйлыгын шарт итәмез. Без һичбер вакытта милләт буявына буяп, эшче һәм авыл халкының үзенең милләттәш байлары, алпавытлары файдасы өчен генә корбан булып, үзләренең икенче кавемнән булган сыйныфташлары — эшче һәм авыл халкы берлән дошманлыкларына риза булмыймыз. Эшче һәм авыл халкын мөмкин кадәр мондый алдаулардан сакларга тырышамыз. Безнеңчә, бер елдан артык дәвам итә торган Кавказның канлы вакыйгаларының сәбәбе — Кавказның әрмән байлары берлән татар байлары арасындагы сату итү, акча күп җыйнау өчен булган дошманлыкларыдыр. Бу вакыйгаларда меңнәр-меңнәр түгелгән әрмән һәм татар фәкыйрьләренең каннары ике милләтнең байларының файдасы өчен генә эшләнгән бер эштер.
Бу вакыйгалардагы милләт, дин буяулары ике милләтнең байларының үзләренең файдалары өчен фәкыйрь халыкны алдар өчен ясалган тозаклары гынадыр.


Кавказда бу вакыйгалар төрле милләттән булган эшче һәм авыл халкының үзләренең сыйнфый файдаларын оныттырырга бик зур сәбәп булганга, Кавказ эшче, авыл халыклары, бу эштә үзләренең дошманнары бюрократия һәм байларның хәйләсенә алданып, үзләрен-үзләре кыйнаган гына булалар.
Кавказ кебек революционный бер йирдә Кавказ халкының гайрәте берлән мондый алдаулар булмаса, моңганчыга кадәр үзләрен әллә кайчан бюрократиянең золымнарыннан коткарып, әллә кайчан финнар кебек үзләренә-үзләре хуҗа булып, автономный бер кыйтга булырлар иде. Былтыргы бюрократиянең хәйләсе, татар, әрмән байларының дошманлыгы берлән ачылган кавемия сугышлары, Кавказны кан елгасына әвереп, Кавказның революционный куәтен икенче тарафка борып, эшче һәм авыл халкын көчсез иттереп калдыруга һәм дә ике кавем арасында бик озакка кадәр онытылмаслык дошманлыкка сәбәп булды.


Шуның өчен безнең Думадагы татар депутатларымызның нинди автономия теләүләрен бик ачык белергә кирәк.


Алар да эшче һәм авыл халкының күзен дин, миллият буявына буяп, икенче милләтләрнең эшчеләре һәм авыл халкы белән бергә үзенең сыйнфый файдаларында, үзенең дошманнары бюрократия һәм байлар берлән тартышуын да аерыр өчен генә булса, без туксан тугыз проценты эшче һәм авыл халкы булган татарларга андый автономия кирәкми.
Безнең татар автономистларының Максудлары югарыда әйтелгән тигезлек кенә булса, аларны мәйданга чыгарыр өчен автономистлар группасына катышу гына җитмәенчә, иң әүвәл Русиянең бөтен халкының гражданский праволарын алып һәм дә Русиянең эшче һәм авыл халкының теләгәнен закон итү кирәк.


Русиянең идарәсе, социалистлар теләгәнчә, халыкка иң файдалы булган рәвешчә, бөтен халыктан тигезлек берлән тугрыдан-тугры һәм яшерен тавыш берлән һәр кавемнең санына мө-насиб иттереп сайланган халыкның вәкилләре кулына бирелсә, ул вакытта без татарларга да үзләренең милли праволарын алырга да җиңел булачактыр.


Шуның өчен мондый әһәмиятле вакытларда безнең татар депутатларының, халык өчен тырыша торган трудовая группага катышмаенча, автономистларга катышуы, безнеңчә, безнең татар эшчеләре һәм авыл халкының уянганлыгын күреп, аларны үзләренең файдалары өчен икенче милләт һәм авыл халкы берлән кушылып тартышудан милләт, дин буяулары берлән алдап, саклап, аерып калдырып, татар байларының тагы үзләренең эшчеләрен ике камытлап җигәр өчен ясаган хәйләләре генәдер.


Шуның өчен безнең татар депутатларымызның бу эшләре, тагы шатланылачак эш булмаенча, кайгырылачак эштер һәм дә бу сайлауда эшче һәм авыл халкының алданганлыгын ап-ачык күрсәтә торган тагы бер сабактыр.

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру