«БОРЫНГЫ АЛПАВЫТЛАР» МӨӘЛЛИФЕ ТАРАФЫННАН БЕР-ИКЕ СҮЗ

«Карма» русларның мәшһүр мөхәррирләреннән вә бөтен галәмдә могтәбәр әдип һәм философ Толстойның кечкенә генә әсәре булса да, бик мәгънәле, бик нечкә фикерле бер хикәядер. Бу хикәя школа иптәшләремнән берсенең тәрҗемәсе булдыгыннан вә миннән Гогольнең «Борынгы алпавытларлы берлән бергә бастырырга үтендегеннән мәгалмәмнүниятә кабул иттем.
Хикәя кыска булса да, гаять гыйбрәтледер. Шуның өчен, безнең халык арасында таралуы да файдалы булыр дип, нәширенә һиммәт иттем.
Буны уку берлән, «ә, Толстой шундый мөхәррир икән, мондый мөхәррир икән» дип, бер хөкем чыгарырга ашыкмаңыз, чөнки ул хөкемеңез хата булуы бик якын. Бу хикәядә генә Толстойның кем идекен, мәсләкен белү мөмкин түгел. Шуның өчен, русча белсәңез, русчадан әсәрләрен укыңыз, русча белмәсәңез, русча өйрәнеңез дә, аннан ары укырсыз да «Толстой шул дип әйтә, фәлән дип әйтә» дип сөйләп йөрергә дә өлгерерсез.


Толстойның әсәрләре шулкадәр галидер ки, фәкать аның әсәрләрен укыр өчен генә дә русча укырлык бар.
Вакыты берлән Толстойның башка әсәрләре дә безнең болгар теленә, иншалла, тәрҗемә кылыныр.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру