Истанбулның тарихи үзәгендә, Төрки дөньяны өйрәнү фонды бинасында Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсе тантаналы рәвештә ачылды.
Җыенда Татар һәм Төрек җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Чара Татарстан һәм Төркия гимнары белән башланып китте. Китапханә Татар энтузиастлары, милли хәрәкәт вәкилләре, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активистлары тарафыннан оештырылды.
Татар китапханәсе өчен урынны Төрки дөньяны өйрәнү фонды бирде. Әлегә китапханәдә 150 китап бар. Аларның күпчелеге татарча: тарих, әдәбият, публицистика, тел өйрәнү китаплары җыелган. Аерым бер урын Гаяз Исхакыйга бирелгән. Зөләйха, Ике йөз елдан соң инкыйраз, публицистика җыентыклары бар. Китапханәдә Татарлар турында, яки Татарлар тарафыннан язылган төрекчә китаплар да бар. Әйтик Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый китаплары һәм тәрҗемәләре. Китапханәдән китапларны якшәмбедән тыш һәркөнне иртәнге 9дан, кичке 6га хәтле алып булачак. Китапларны шунда ук укып утырып, ял итеп, чәйләр эчү мөмкинлеге дә бар. Китапханә урыны бик җайлы, Истанбул мэриясе янында урнашкан.
Китапханәне оештыручы Наил Нәбиуллин фикеренчә, китапханәдә китаплар саны арттыру, аның эшчәнлеген киңәйтү каралган.
«Быел бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын билгеләп үтәбез. Шуңа да китапханәгә Исхакый исеме бирелде. Ул Истанбулда яшәгән, иҗат иткән, кабере дә монда ерак түгел. Ягъни үзенә күрә символик мәгънә бар. Китапханә ачылышы белән Исхакыйга багышланган күпсанлы чараларга да старт бирәбез.
Истанбулда Татар китапханәсен ачу идеясе йөрәгемдә күптән яши иде. Моңа ихтыяҗ да булганын күреп торам. Истанбулда милләттәшләребез күп яши. Безнеңчә, Татар китапханәсе милләттәшләребезне берләштерү белән бергә, милли үзаңны ныгыту өчен дә мөһим. Һәркемнең татар китапларын укырга, татар әдәбиятына, туган теленә якынаерга, милли мөхиттә яшәргә хакы бар. Китапханә ачылу андый мөмкинлекләр ачачак. Биредә без даими төрле Татар очрашулары, әдәби кичәләр, татар телен өйрәнү курслары да оештырырга ниятлибез» – дип сөйләде ул.
Китапханә ачылышы Татарстанда дусларыбыз Татар акчасы музее һәм аның җитәкчесе Артур тарафыннан «Алтын урда хәзинәсе» исемле балалар буягычын тәкъдим итү оештырылды. Әлеге китапчыкны төрекчәгә дә тәрҗемә итеп бастыру ниятләнә.
Җыенда татар ризыклары, чәй тәкъдим ителде.
Очрашу «Туган тел» не җырлап тәмамланды.