КАЗАНДА ТАТАР ТЕЛЕН ЯКЛАП ПИКЕТ УЗДЫ

Бүген Казан үзәгендә “Азатлык” Татар яшьләре берлеге оешмасы Татар телен яклап ялгыз пикет оештырды. Оешма активисты тоткан шигарьдә: “Милләт сүз көтми, эш көтә. Гаяз Исхакый. Татарларга матур хисаплар һәм язылган саннар кирәкми. Татар телен саклау буенча реаль адымнар һәм тигезлек таләп итәбез!” – дип язылган иде. Пикет “Стратегия 8” кысаларында үтте.

“Азатлык” Татар яшьләре берлеге лидеры Наил Нәбиуллин, әлеге чара татар теленең авыр хәленә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү һәм татар телен саклау мәсьәләләрен актуальләштерү өчен оештырылганын белдерде.

 

 

“Соңгы җанисәпнең котычкыч нәтиҗәләре, (без 700 мең Татар югалтканбыз), ачыктан-ачык шуны күрсәтте, Татарстанның соңгы дистә еллардагы стратегиясе эшләми. Файдасыз форум һәм конгресслар, буш сөйләшүләр һәм эшчәнлек турында матур хисаплар, шоу, бию һәм җырлар, күз буяу һәм үз хокукларыбыздан чигенүләр – болар барысы да бүгенге нәтиҗәгә китерде. Без моның белән катгый рәвештә риза түгел һәм татарларны саклар өчен стратегияне кичекмәстән үзгәртергә кирәк дип саныйбыз. Моның өчен беренче чиратта тулы канлы татар милли мәгариф системасын (милли бакчалар, татар мәктәпләре, университетлар) булдыру кирәк. Өстәвенә Татар теле Татарстанда көндәлек тормышка кертелергә һәм бишенче кепчәк сыман булмаска тиеш. Ике дәүләттән телен белү дәүләт һәм муниципаль оешмаларда, хезмәт күрсәтү өлкәсендә нормаль хәл булырга тиешле. Милләтебез матур хисаплардан һәм күз буяу өчен язылган саннардан туйды. Без татар телен саклау өчен реаль адымнар һәм тигезлек таләп итәбез!” – дип белдерде Наил Нәбиуллин.

 

Татар яшьләре әйтүенчә, “Стратегия 8” дип аталган бу чараларны алар һәр айның 8нче көнендә үткәрчәк. Чараның максаты — татар теленең мөшкел хәленә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Җавап калдыру