ИСХАКЫЙ ҖИҢҮЧЕ

18 декабрь көнне Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексының концертлар залында XIII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләргә тантаналы төстә дипломнар һәм бүләкләр тапшыру өчен оештыру комитеты һәм жюри әгъзалары, ВКонтакте һәм Викимедианың татар бүлеге вәкилләре дә килгән иде.

Барлыгы 45 интернет-проект финалга узды, ә кайсы финалистның ничәнче урын алуы “Пирамида” сәхнәсендә игълан ителде.

2022 елда XIII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар IT-проектлары бәйгесесенең мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект Гаяз Исхакый порталы isxaki.com II урынга лаеклы булды.

Әлбәттә, бу безнең эшебезгә зур бәя һәм алга таба да, сайтыбызны тагын да кызыклырак, файдалырак, эчтәлеклерәк эшләтергә тырышачакбыз!

Шунысы да сөенечле, “Белем җәүһәрләре”нең иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал номинациясендә Гаяз Исхакый ютуб каналыбыз да https://www.youtube.com/channel/UCXmW_IG2XU72jBnbJ6sNm2g/ финалист һәм лауреат буларак игълан ителде.

Порталыбызның яраткан укучыларыбызга рәхмәт!

Җавап калдыру