АНТАЛИЯДӘ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАП ТАТАР ДИКТАНТЫ ҮТКӘРЕЛДЕ

22 октябрь көнне, Анталиянең Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсендә Татар диктанты үткәрелде. Җыенда 20ләп кеше катнашты. Быелгы диктант Гаяз Исхакыйга багышланган иде.

Билгеле булганча, инде сигезенче ел рәттән, бөтен дөньяда Татарлар диктант язалар. Әлеге чараның төп максатлары исә, Җир шарының төрле почмакларында яшәүче Татарларны берләштерү, Татар теленә кызыксыну һәм мәхәббәт хисе уяту, ныгыту.

Анталиядә оештырылган диктантта Гаяз Исхакыйның “Татар кызы” әсәреннән өзек укылды һәм юкка гына түгел. – Язучының әлеге иҗат җимеше турыдан-туры чит илләргә, шул исәптән Төркиягә күчеп киткән Татар мөһәҗирләренә кагыла. Әсәрдә татарларның милли үзаңнын саклау, чит җирләрдә Татар рухын ныгыту мәсьәләләре ачык куела, мөһәҗирлектә яшәргә мәҗбүр булган милләттәшләребезнең кыенлыклары, борчулары, үз Ватанын сагынулары тасвирлана. Бүген дә бу әсәр бик актуаль булып күренә, чөнки төрле иҗтимагый-сәяси сәбәпләрдән күп кенә милләттәшләребез үз Ватаныннан чит илләргә китәргә мәҗбүр булды, ди оештыручылар.

Диктантны оештыручы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Наил Нәбиуллин җыен башында диктант һәм аны язу тәртибе турында сөйләде.

 

“Быел без бөек Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын билгеләп үтәбез. Шуңа да, Анталиядәге диктантыбызны Гаяз Исхакыйга багышлыйбыз. Юлбашчыбыз гомер буена 49 әдәби әсәр язып калдырган, өстәвенә меңләгән публицистик мәкаләләр дә. Аның мирасы шулкадәр бай, ул безнең өчен һич саекмас бер чишмә сыман. Гаяз әфәнденең әсәрләрен укып без үзебезгә күп кенә дәрес ала алабыз. Исхакыйны өйрәнергә, милләтебезгә җиткерергә мөһим. Бүгенге диктантыбыз аның рухына да бер дога булып ирешсен иде. Әмин. Гаяз Исхакый исемен күтәрү – милләтебезне күтәрү. Аның рухы безнең белән бергә. Исхакый һәрвакыт милләтебезнең йөрәгендә яшәячәк. Шулай булырга тиеш. Шулай булачак” – дип сөйләде ул.

Җыен бик җылы мөһиттә һәм рухта үтте. Оештыручылар һәр катнашучыга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ахырда чәй табыны, аралашу һәм танышу үткәрелде. Диктантта катнашучы милләттәшләребез шигырьләр сөйләде, үзләре язган әсәрләрдә өзекләр укыды.

 

 

Җавап калдыру