АНТАЛИЯДӘ ЯҢАДАН ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР КИТАПХАНӘСЕ АЧЫЛДЫ

22 сентябрьдә Анталиянең тарихи үзәгендә, шәһәрнең йөзек кашы булган Адриан капкасы каршында, Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсе тантаналы рәвештә яңадан ачылды.

        Җыенда Татар һәм Төрек җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Китапханә Төркия Татарлары берлеге, Татар энтузиастлары, милли хәрәкәт вәкилләре, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге активистлары тарафыннан оештырылды.
Хәзерге вакытта китапханәдә 300 гә якын китап бар. Аларның күпчелеге татарча: тарих, әдәбият, публицистика, тел өйрәнү китаплары җыелган. Аерым бер урын Гаяз Исхакыйга бирелгән. Зөләйха, Ике йөз елдан соң инкыйраз, публицистика җыентыклары бар. Китапханәдә Татарлар турында, яки Татарлар тарафыннан язылган төрекчә китаплар да бар. Әйтик Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый китаплары һәм тәрҗемәләре. Китапханәбездән китапларны һәркөнне алып булачак. Китапларны шунда ук укып утырып, ял итеп, чәйләр эчү мөмкинлеге дә бар.

Китапханәне оештыручы Наил Нәбиуллин фикеренчә, китапханәдә китаплар саны арттыру, аның эшчәнлеген киңәйтү каралган.
«Быел бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның вафатының 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу авыр югалту йөрәкләрне әле дә әрнетә һәм татар күңелендә ачык яра булып тора. Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый вафатының 70 еллыгын да үзенә күрә дулкынлану белән үткәрәбез, чөнки Исхакый исемен милләтебезгә кайтару, исемен үз Ватанында яшәртү өчен шактый күп ният вә планнарыбыз бар. 2023 елда Истанбулда һәм Анталиядә Исхакый исемендә Татар китапханәләрен ачтык. Быел Рамазан аенда Әнкарада да булдырдык. Берничә айлык тәнәфестән соң, Анталиядәге китапханәбез дә яңа көч белән милләтебезгә хезмәт итәчәк. Алга таба китаплар санын да арттырырга тырышачакбыз. Әйтеп китәргә кирәк, бу эшләрне без бары тик энтузиазмда һәм үз акчабызга башкарабыз.
Юлбашчыбыз үзенең бөтен аңлы гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган. Гаяз Исхакый вафаты алдыннан язылган мәгънәви васыятендә дә милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бу бурычны гамәлгә ашыру хәзер, ХХI гасыр башында бөтентатар эшенә әверелде. Һичшиксез, Гаяз Исхакый иҗаты, көрәше һәм хыяллары безнең өчен рухи көч чыганагы булып тора.

Гаяз Исхакый – татар милләтендә феномен ул. Бар гомерен фәкать азатлык һәм татар милләтенә хезмәт итүгә багышланган бу бөек шәхес безгә бай мирасын калдырды. Көрәшче әдип төрле җирләргә таралган татарны берләштерергә һәм шул нигездә гасырлар дәвамында инкыйразга дучар булып килгән милләтебезне әлеге афәттән коткарып калырга тырыша, моның өчен күпме көч һәм хезмәт куя. Бүгенге көндә аның эшләре, заманында әйтелгән фикерләре вә сүзләре шактый актуаль булып тора.
Гаяз абый башлаган эшчәнлекне, аның идея вә хыяллары юлында булырга тырышабыз, ул куйган максатлар безне рухландыра, һәм без дә Гаяз абыйның шәхесенә, исеменә лаеклы була алырбыз, дип өметләнәбез!” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Җыенда татар ризыклары, өчпочак, чәк чәк һәм мәтрүшкәле чәй тәкъдим ителде.
Очрашу «Туган тел» не җырлап тәмамланды.

 

Очрашудан кайбер фотографияләр тәкъдим итәбез.

 

Җавап калдыру