АНТАЛИЯДӘ ИКЕНЧЕ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ЙӨЗҮЛӘРЕ ҮТТЕ

2024 елның 29 сентябрендә Анталиядә, Урта диңгез буендагы бер пляжда, татарлар өчен спорт һәм сәламәтлек бәйрәме — “Гаяз Исхакый йөзүләре” узды. Чара икенче ел рәттән оештырыла, беренче тапкыр ул 2023 елның августында үткәрелгән иде. Быелгы йөзүләр татар халкының күренекле лидеры, язучы һәм журналист Гаяз Исхакыйның тууына 146 ел һәм вафатына 70 ел тулу уңаеннан оештырылды. Җыенны Төркия Татарлары Җәмгыяте һәм журналист, җәмәгать эшлеклесе, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге җитәкчесе һәм Исхакый порталы (isxaki.com) мөхәррире Наил Нәбиуллин оештырды.

Милли җыен һәм икенче Гаяз Исхакый йөзүләрендә 300гә якын кеше катнашты. Спорт бәйрәме кысаларында гомуми старт, мөселман ир-атлары, мөселман хатын-кызлары һәм балалар өчен аерым йөзүләр уздырылды. Балалар ярышында 60лап сабый катнашты. Барлык катнашучыларга старт алдыннан Татарстан байрагы һәм Гаяз Исхакыйның фотосы төшерелгән сумкалар, футболкалар, магнитлар, кепкалар, милли көзгеләр һәм телефон тоткычлары таратылды. Финишка җиткән катнашучыларга истәлекле медальләр тапшырылды, аларда да Исхакыйның фотосы урын алган иде. Быелгы йөзүләрдә һәр номинациядә җиңүчеләргә кубоклар тапшырылды. Чара үткән урын Татарстан байраклары һәм татар шарлары белән бизәлде, ә старт-финиш зонасы һәм финиш коридоры Гаяз Исхакыйның фотолары белән баннерлар ярдәмендә бизәлде. Мәйданда фотога төшү өчен махсус урыннар һәм баннерлар булдырылган иде, анда катнашучылар актив рәвештә фотога төштеләр.

Йөзүләрдән соң оештыручылар бай мәдәни программа тәкъдим итте: татар җырлары яңгырады, шигырьләр сөйләнде, биюләр башкарылды. Татарлар бәйрәмендә кыргыз, казах, төрек һәм уйгыр кебек төрки халык вәкилләре дә катнашты. Кыргыз ансамбле биюләр һәм җырлар белән чыгыш ясады.

Катнашучыларга шашлык, җиләк-җимеш, чәк-чәк, шулай ук сөтле һәм тимьянлы чәй тәкъдим ителде. Чара дусларча, җылы гаилә мохитендә үтте һәм төн уртасына кадәр дәвам итте.

Йөзүләрне оештыручы Наил Нәбиуллин әлеге чараның максатлары турында сөйләде: “Гаяз Исхакый йөзүләренең төп максаты — татарларның милли үзаңын үстерү, милләтебезне берләштерү, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Шулай ук бу чара татар халкына бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның исемен кире кайтару, аның иҗатын һәм тормыш юлын таныту максаты белән дә үткәрелә. Исхакыйны күтәрү — татар халкын күтәрү ул. Милләтебез, Гаяз Исхакыйны милли байрак итеп күргәндә, ул югалмаячак. Исхакый татар халкының җанын һәм сынмаган рухын чагылдыра. Без бүген аның васыятьләрен үтибез һәм татар халкын берләштерүне дәвам итәбез”.

Оештыручылар фикеренчә, бүген татарлар белән эшләүдә яңа алымнар һәм гадәти булмаган юллар табу мөһим: “Татар дөньясына яңалыклар һәм яңа брендлар җитми. Сабантуйлар белән генә чикләнеп калмыйча, төрле катлам татарларны җәлеп итәрдәй, кызыклы һәм сыйфатлы яңа чаралар оештыру кирәк. Исхакый йөзүләре — татар дөньясында бөтенләй яңа сулыш, гадәти булмаган милли җыен форматы. Аның уңышы милләтнең яңалыкка һәм яңа төрле очрашуларга ихтыяҗы булуын күрсәтә. Исхакый йөзүләре катнашучыларга милли үзаңны ныгытуга көч бирә,” — дип өстәде Наил Нәбиуллин.

Икенче Гаяз Исхакый йөзүләре Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.


Җыеннан фотолар.

Җавап калдыру