ГАБДЕЛКАЮМ ӘФӘНДЕНЕҢ ВАФАТЫ

Казаннан мәктүб

Беренче вә мәшһүр мөхәррирләремездән Габделкаюм әфәнде ән-Насыйри август 22 дә бу дарел фөнадан чыкылды вә җөмлә беләннәри йасы мәгънәвия далдырылды. Мәрхүм яздыклары вә нәшер итдекләре асаре илә Русия вә Госманлы мәмләкәтләрендә мәгълүм бер зате галийел-кадер иде. Лисан вә әдәбиятымызда бөек хезмәт итмеш бу адәм казанлы улып, 77 сәнәлек гомеренең илле сәнәсене мөхәррирлеккә виреп, фәннән, тарихтан 38 төрле әсәр язып нәшер итмештер. «Ләһҗәи тата-ри» исемендәге лөгате унбиш биң сүзи хавидер. Дилемез пәк балталама , пәк гавамвари улдыгы бер заманда йарийа башлаеп, дилемезнең гүзәл бер дил ула булачагыны мәйданә куймыш мәрхүм Габделкаюм әфәндедер. Ялңыз уның өчен кыяматә кадәр йад улыначактыр.

Казанның Сәгыйть хәзрәт мәдрәсәсендә тәхсиле голүм итдектән соңра, Каюм әфәнде Духовный семинариядә татар диле мөгаллиме улып унбиш сәнә хезмәт итмештер.

Ахыры бу җәһәттән чыкарылмыш иде, ләкин семинариядәге булындыгы вакыт бер чук шәйләрдәй хәбәр алып вә русча ийи, мөкәммәл белеп, әфкярене тәнвир итмеш иде. Бәгьдәһе мөстәшрикъ господин Радлов химаясе илә татарлар өчен ачылмыш школада мөгаллим тәгьйин ителмеш иде, ләкин бу җәһәттән дәхи газел улынып, җәмегь итдеге мәгълүмат саясендә тәмам вакытыны мөхәррирлеккә вирмеш иде.

Иң ибтидаән татарча «Календарь» рузнамә нәшер идән бу адәмдер. Календаре егерме биш сәнә дәвам идә килмештер. (Рәхмәтуллаһе галәйһи!)

1902 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Leave a Reply