«Нур»ның 4 нче номерында «Мәкәрҗәдә» мәкаләсендә тел мәсьәләсе өстән-өстән генә булса да мәйданга куелмыштыр. Бу мәсьәлә бүгенге көндә, минемчә, бик зур һәм кирәкле эштер. Халкымызның киләчәгенең ничек булачагына мәсьәләнең алай йә болай хөкем ителүенең күп катышы булачактыр. Чөнки без, башка халыклар кебек, әдәбият берлән идарә кылыну гасырына җиттек. Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күренеләчәктер. Әдәбиятның халкымызның киләчәге өчен зур файдасы булачак вә халкымызга юлбашчысы булачактыр. Шуның өчен әдәбиятның ничек булуын, вә ни кебек язылуын, вә
халкымызның нәрсәләргә мохтаҗ булуын тәмам ап-ачык күрсәттерүем, язучыларымызга шул иң кирәкле мәсьәлә хакында язу — бу көнге көннәрнең беренче дәрәҗә кирәкле эшләреннәндер. Бусы мәсьәләнең мәгънәви тарафы булганга һәм бу эш, ягъни әдәбиятның нинди — ник файдалы, нинди — ник зарарлы булуын уйлау вә сөйләү гәзитәләрдә кыска мәкаләләр берлән генә бәян мөмкин булмаганга, мәсьәләнең тыш тарафы булган «тел» мәсьәләсе хакында бераз язмакчы булам. Гәзитәнең нинди телдә язылуы, бер әдәби китапның, фәнни рисаләнең нинди шивәдә язылуы һәрвакыт биреләчәк сөаль булдыгы кебек, халыкның, бигрәк укучы халыкның, башын вата торган мәсьәләдер. Бу мәсьәләнең баш ватуы — табигыйдер һәм халкымызның алга баруының фәннилеген белгертә торган шатлыклы бер зур эштер. Тел хакында бик күптөрле фикерләр барлыгы һәр кешегә мәгълүм булган кебек, шул фикерләрне хак дип үзләренә мәсләк итеп алган мөхәррирләр вә шул мәсләкләрендә яза торган язучыларымыз бардыр. Мин дә, шул язучыларның берсе булдыгы кебек, үзем бер мәсләк алып, шул мәсләкне хак дип тәмам ышанып, шул мәсләгемдә генә халыкка хезмәт итә торган бер мөхәррирмез. Тел хакындагы минем мәсләгем күп кешеләрнекенә, хосусән язучыларымызның мәсләкләренә, башкадыр.
Мәкаләдә күрелдеге кебек, «әдәби тел» һәм «гавам теле» кебек ике, ялган аерма ясаучылар, безнең карендәшләремез — госманлы төрекләре арасындагы кебек, бездә дә күрелә башлады. «Әдәби тел»дә китаплар мәйданга чыкты. Төрек әдәбиятын төрек рухыннан аерган, төрек телендә качырган, төреклекне белмәгән госманлы мөхәррирләрнең шәкертләре безнең әдәбиятымызны да үзенең рухыннан, үзенең тормышыннан, үзенең Ләтафәтеннән аерырга, халкымызны әдәбиятка дошман күрсәтергә хезмәт итә башладылар.
Бу язучылар, бәлки, үзләренең халыкка зарар итүен дә аңламый торганнардыр, бәлки, файда итәмез дип уйлый торганнардыр. Ләкин тарих вә фән шаһиттыр ки, болар хата итәләр, төрекләрнең, госманлыларның хәле, русларның, западникларның эше безнең дә «госманлылар»ның мәсләкләре кая кадәр баралачагын бик ачык белдерәдер. Бервакыт төрекләр, безнең әдәби телемез госманлы теле, дип, телләренә әллә никадәр фарси, гареби, француз сүзләреннән уйдырма ясап, әдәбиятларыны шул хәерче капчыгы берлән изделәр. Ләкин ни булды? Шул мөхәррирләрнең госманлы телендә язылган бер рисаләләрен, бер фарси, бер гарәп аңлар дәрәҗәгә китерделәр, ләкин төрек нишләде? Төрек, ягъни кауме төрек, гүя Истанбулда матбага юк кебек, бу китапларны, бу госманлы әдәбиятын белмәде дә, аңламады да, төрек булды да калды.
Төрекләрнең җитди мөхәррирләре төрекчә яза башладылар. Төрек рухын куйдылар, төрек китап күрде. Төрекнең үз әдәбияты булды, халык аңлый башлады. Русларның западниклары, әдәбият французча булсын, рус теле тупас, язуны кабил түгел, әдәби тел безнең өчен гареби телләрнең берсе булырга тиеш, диделәр. Шулай иттереп, русларның бик күп мөхәррирләре французча да язганнар. Ләкин халык, рус халкы нишләгән? Рус халкы рус халкы булган да торган.
Ул алар язган китапларны аныкламаган да, укымаган да! Берсе безгә үзенең гадәтләре, табигатьләре, дине берлән якын булган, вә икенчесе үзенең экономический положениесе берлән безнең берлән бер булган рус һәм төрек кавеме тарихи бу хатадан үткәннәр. Без дә яңгыдан шул хатаны тәкрар кылырга кирәкме, түгелме? «Әдәби тел» тарафдарларыннан сорыйм: әгәр алар һәр эшләрендә төрекләрнең госманлы мөхәррирләренә иярсәләр — кирәк дияргә тиеш, әгәр иярмәсәләр — моннан соң әдәби телне, Истанбул талчугыннан эзләмәенчә, Казан татарларыннан, Алтавыл мишәрләреннән, Уфа башкортларыннан, Оренбург кыргызларыннан эзләргә тиеш. «Бурыҗ»ны «фәреҗ» дип, «пәрдә»не «фәрдә» дип, «улыр»ны «улур» дип язу әдәби язу түгел. Әдәби дип мәгънәсен ап-ачык иттереп аныклана торган һәр гыйбарәгә әйтелә.
Бер мәкалә әдәби булыр өчен, башында «сайә вә ийәи падишаһидә» дип башлап, ахырында «бәндәләре» гыйбарәләре берлән бетерелү кирәк булмаенча, ни хакта язылганлыгы һәр укый белә торган кешегә тәмам аныклатырдай булу берлән буладыр. Шуның өчен мин әдәби телне үз телемез, димен, үземез сөйли торган телдә язарга тиеш, димен һәм язамын. Минем мәсләгемдә язылган китаплар һәрвакыт халык арасында күп таралып, күп укылачак вә халыкка күп файда китерәчәктер.
«Әдәби тел»дә язылган китапларны «әдәбиләр» үзләре генә укыячаклар, халыкны әдәбияттан мәхрүм итәчәкләр. «Әдәбиләр»нең җавапларын көтәм.
1903 ел.
Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова