«ТӘРҖЕМАН»НЫҢ БӘЙРӘМЕ

Мөхәррир әфәнде! Бу сәнә 11 апрельдә (майның дүртенә калмышдыршырак) «Тәрҗеман» гәзитәсенең егерменче сәнәи дәвамиясе улаҗагыннан бу көне Русия әһле исламың пәк чукы бер гаид махсус идәҗәгендә шөбһәм юктыр. Вакыйган, бу көн Русия әһле исламы ичүн пәк бөек бәйрәмдер, һәм дә мисле күрелмәмеш бәйрәмдер. «Тәрҗеман»ның итдеке хезмәтләре санар (саймак) ичүн гәзитә бит(сәхифә)ләрендә язылган (язылан) бу сәтырлар җитмәдекеннән (йитмәдекеннән), анлары тәгъдидә керешмәяҗәкем. Фәкать һәпеңездән бундан егерме ел мөкаддәм Русия исламнарына бер нәзаре гыйбрәт берлән (илә) каравыңызны үтенәм (бакмаңызы өмид идәрем). Айларда нә бар иде? Мәктәпме? Мәдрәсәме? Әдәбиятмы? Берисе дә юк иде.

Яисә (яхуд) исемләре улса да, хезмәтләренә кифаять идәрлек дәгел иде. Бу көн Русиянең һәр тарафында йөзләрҗә низами мәктәпләр, беркадәр мәдрәсәләр вә милләтемезен рухине, хәятине саклый торган (саклыян) әдәбият мәйданә кәлмешдер ки, буйларның сәбәбе — мотлак, «Тәрҗеман»дыр. Буннан егерме сәнә мөкаддәм Русиядә русча уку, русча белү һич дәрәҗәсендә иде. Рус әдипләренең, хәкимләренең, шагыйрьләренең, гшшм-ләренең фикерләреннән, гыйлемләреннән вә фәлсәфәләреннән файдаланучылар пәк мәгъдүд иде. Шимди, укыяннарымызның әксәре ул галим ватандашларымызын гыйльмендән истифадә итмәкдәләр. Бу кәсеп ни булды? «Тәрҗеман»!

Егерме сәнә мөкаддәм Русия нә идекен, ватанымызың каю (һансы) йирдә идекен, «ватан» ләфзыны билән иллә юк дәрәҗәдә иде. Русиянең ватанымыз идекен, ватанымызның файдасы безнең файдамыз идекен, катандашларымыз русларың безем ийдәшләремез (юлдашларымыз), борадәрләремез идекен билдең. Нәдән билдең? «Тәрҗеман»нан!

Буннан егерме сәнә мөкаддәм әтрафымызда җен, пәри, аждаһа, симругь вә башка нәрсәләр күрми торган (күрмиеп доран) күземез, хилкатең эшләрен сихер, кәрамәт берлән (илә) тәэвил итә торган (идән) пәс димагымыз шимди әтрафындагы һәрнәрсәдән хөкми мәгънәләр чыгара башлады. У искедәге җен, пәри игътикадларымыз урынына (йиренә) кимия, хикмәте табигыя (физика), һәйөт (астрономия) фәннәре күзләре-мези нурландыра башлады. Бунлар — кемдән? «Тәрҗеман» мөхәррире Исмәгыйль бәктән! Исмәгыйль бәкнең безем Русия исламнарына итдеке хезмәте шу кадәр бөектер ки, хәтта безем тарихымызда шу кадәр даһилык, шу кадәр гайрәт күрелмәмешдер. Исмәгыйль мирза безем үлгән (үлән) милләтемезә хәят бирде (вирде), туңган (дунан) димагымызә хәрәкәт бирде (вирде). Караңгы юлымызә мәгариф нуры чәчде (сачде). Шу көннәрдә күренгән (күренән) әрбабе мәгариф, шу көннәрдә мәйданга атылган әдәбият, шу көннәрдә балаларымызи тәрбия итә торан мәктәпләр, шу көннәрдә карендәшләремези фәкыйрь вә дилән-җелектән химая итә торан җәмгыяте хәйрияләрең һәпсе «Тәрҗеман» саясендә мәйданә кәлмештер, һәпсе «Тәрҗеман»ың йимешләредер һәм дә пәк татлы йимешләредер. Иштә шу затың хезмәте бу сәнә егерме сәнә улаҗактыр ки, олуг, кечек — һәпемез шу көни халисәнә бәйрәм итү (итмәк) вазифаи милли-ямез, вә шу кадәр бөек хезмәтләр итмеш Исмәгыйль бәкнең хезмәтен тәкъдир итмәк — вазифаи инсаниямездер. Бу мөкатдәс көндә безем Русия әһле исламы тарихында меңнәрҗә еллар онытылмаслык (оныдылмаз) бер ядкяр калдырыйк ки (каййирак ки), әүляде әхфадымыз дә шу бөек көни онытмасыннар!

«Тәрҗеман» шу кәнә кадәр нә дәрәҗә иҗтиһад итсә дә, бу кәнә кадәр Русиядә мөкәммәл мәдрәсәи фәнния мәйданә килдеке юктыр. Буңа күрә «Тәрҗеман»ың шу кадәр эстәдеке бер эши гайрәт иден дә мәйданә китерең! Вә шу көндә мәдрәсәнең әсасыны корып, «Тәрҗеман» мөхәрриренең йөзине бер дәһа көлдерик! Буның өчен азмы-күпме (чукмы) мәсъраф лязем булдыгыннан шу көн намена булдыра алдыгымыз (әлдән килдеке) кадәр һәммәмез ярдәм итик! Шөбһә юк ки, бу эш пәк файдалы улаҗактыр. Вә пәк чук милләт балаларымызың тәнвире әфкяренә сәбәп булаҗактыр. Беремез бер тиен (капик), бере-мез ун тиен, беремез бер сум (манат), беремез ун сум акча җибәрик (туплыйк). Бунардан әллә (ким билер) нә кадәр файда күрәҗәкмез. Ким белер, нә кадәр савабә наил улаҗакмыз. Шу мәктәбе Исмәгыйль бәкнең шу хезмәтенә ядкяр улсын өчен «Мәдрәсәи фәнния Исмәгыйлия» дия исем вирик. Голүме диния вә фөнүне Җәдидәне җамигъ бер мәктәбә бу көннәрдә шу кадәр мохтаҗыз ки, балыкның суга (суя) ихтыяҗыннан һич ким дәгелдер. Бөекләремез, кечекләремезә сөйләек, галимнәремез белмәгәннәремезә (белмәянләрә), байларымыз фәкыйрьләремезә вә гомуми куәт илә бер мәктәп мәйданә китерик ки, кыямәтә кадәр исеме югалмасын (силинмәсен) вә кыямәтә кадәр файдасы улсын.

1903 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

Leave a Reply