Гәзитә укыган һәр кешенең бу чуалулардан туеп бетеп, качанга болар бетәр икән? Качанга безнең Русиядә дә тынычлык булыр икән? дип уйламый хәле юктыр. Бу сөальләр бик күп кешенең башына килгән кебек, тарихтан хәбәрсез хәзерге Русиянең хәрәкәтләренең сәбәпләрен аңламаган бик күп кешеләрне яңлыш җаваплар бирергә мәҗбүр итәдер. Бик күп кеше Русиядәге бу чуалуларның сәбәбе шул еллардагы укыган яшь халык дип белгәнгә, әлбәттә, болар чуалуларның бетүендә дөньяга яңгы чыккан яңгы фикер ияләре — яшьләрнең бетүеннән эзләргә кирәк, вакыйган, боларның күбесе безнең татарлар моңганчыга кадәр бу революция юлына катышмаган иде. Безнең исемемез бюрократлар арасында кадерле иде. Менә фәләннәр дә фәләннәр чыктылар да шул фикерләрне тарата башладылар, шул уйга хезмәт итә башладылар. Шуның аркасында безнең татарларның исемең ямьсез күрсәтеп, «итагатьле» атын югалта башладылар. Халкымызның бу мөкатдәс «итагатьле» исемне кулымыздан җибәрмәс өчен, шуларны тоттырып бирергә кирәк, полициягә әйтергә, губернаторга әйтергә кирәк, жандармага заявить итәргә кирәк, дип кычкыралар иде. Вакыйган, шул мөбарәк бюрократларга әйтеп, хезмәт юлына кергән яшьләремезне төрмәләргә яптыралар иде. Бу көннәрдә «Таң» язучыларына «вакытчы» һәм Сәйдәш карт тарафыннан ителгән шпионлык та шул уй, шул ялган фикернең нәтиҗәләредер. Ләкин күзеңе ачыбрак, Русиядәге чуалуларга чынлабрак карасаң, бу чуалуларның сәбәпләре әллә нинди яңгы фикерле яшьләр, яңгы китаплар, прокламацияләр булмаенча, иске тормышның тәмам эштән чыгып, халыкның экономи вә сәяси хәленең тәмам торырлык та түгеллегеннән идеке күренәдер. Авыл халкының йир низагларын, авыл халкының, стражникларны үтереп, урман кисүләренең сәбәбен шул авылдагы бер мулла малаеннан йә күрше авылның учителеннән эзләмәенчә, боларның йирсезлек, утынсызлыктан тәкатьләре калмаенча, хөкүмәткә тәмам ышанычлары бетеп, үзләренә генә ышанып, хәлләрен яхшыртырга үзләре тотынуларыннан эзләргә кирәк. Завод эшчеләренең забастовкалар ясап тартышуларының сәбәбене дә шулар арасындагы агитаторлардан (аңлатучылар) күрмәенчә, аларның тормышларының бик авыр булып, ул тормышны яхшыртыр өчен хөкүмәтнең һич хәрәкәт итмәвеннән эзләргә кирәк. Вакыйгән, эшчеләр моңганчыга кадәр үзләренең хәлләренең яхшыруын югартын бик озак көтсәләр дә, шул вакытта бюрократларның алар файдасына бер эш кылмый, һаман хуҗалары файдасына гына хәрәкәтләре аларның бюрократларга тәмам ышанычларын бетерде. Алар да, үзләре хәрәкәт итә башладылар. Алар да, үзләренә генә ышанып, үз праволарын алыр өчен тартыша башладылар.
Русиянең бөтен халкы да бу самодержавиенең халыкны талау, изүдән башка бернәрсәне белмәгәнен күреп, аңардан бер яхшы нәрсә көтәргә ярамавын белеп, алар да шул эшче һәм авыл халкының хәрәкәтләренә кушылып, алар берлән бергә тартыша башладылар. Бу тартышулар, бу чуалуларның сәбәпләре Русиядәге тормышның начарлыгы булганга, бу тартышулар, бу чуалулар һичбер вакытта да фәләннең ябылуы, төгәннең читкә җибәрелүе берлән генә бетмәячәктер. Шул сәбәптән йөзәр мең кешене төрмәләрдә яткыру, кырыгар мең кешене Себергә җибәрү, әллә ничә мең кешене сарык кебек бугазлаулар да бу чуалуларны аз гына да бастыра алмады. Элгәргедән әллә ничә мәртәбә көчле булып эшчеләр арасында хәрәкәт башланды. Элгәргедән әллә никадәр аңлы, төпле иттереп солдатлар арасында чуалулар баш күтәрде.
Бу чуалулар, бу хәрәкәтләр моннан соң да һаман дәвам итәчәктер. Болар, көннән-көн куәтләнеп, Русиянең бөтен халкын шул хәрәкәткә кушачактыр. Чөнки бу хәрәкәтнең төбе, нигезе — тормышның начарлыгыдыр. Төрмәләр, Себерләр, стражниклар, жандармнар, мылтык, кылычлар тормышны яхшыландырмаенча начарландырганга гына, болар ярага тоз сипкән кебек, ач халыкның ачуын гына китергәнгә, һичбер вакытта болар берлән Русияне тынычландыру мөмкин булмаячактыр. Авыл халкына йир һәм ирек бирелсә, аның сораган нәрсәсе тәмам булып, аңарга низагка урын калмаячактыр, һәм дә шул көннең иртәгесен үк бөтен Русиядә йир чуалулары бетәчәктер. Эшче халыкның тормышын яхшырта торган законнар чыгарыл-са, аларга үзләренең праволарын саклар өчен эш ташлаулар, җыеннар, җәмгыятьчеләргә иркенлек булса, аларның да бу тартышлары коралсыз-кансыз гына булачактыр.
Бөтен Русия халкына граҗданский праволар бирелеп, һәртөрле хөрриятләр мәйданга чыгарылса, бөтен Русия халкы арасында хәзерге кебек үлеш-үтерешләр бетеп, бөтен халык тыныч кына үзенең сыйнфый файдалары өчен генә тырыша башлаячактыр.
Бу вакытта, хәзерге кебек чуалуларны бетерер өчен, ярты миллион гаскәр, ике йөз мең казак тотарга да кирәк булмаячактыр. Бу вакытта алпавытларның утарларын саклар өчен, һәр елны 34 миллион расход түләп, әллә никадәр стражниклар ашатырга да ихтыяҗ булмаячактыр.
Бу вакытта кем ни сөйләгән, кем ни эшләгәнне тикшерер өчен куелган меңәр-меңәр шпионнар жандармнарны тотарга да аларга йөзәр миллион акчалар әрәм итәргә дә кирәк булмаячактыр. Бу вакытта йөзәр мең гөнаһсыз халык файдасы өчен тырышкан кешеләрне тереләтә күмә торган таш капчыклар, казаматлар да кирәк булмаячактыр. Болар өчен түгелгән милли-он-миллион халыкның акчасы да әрәм булмаячактыр. Шулай булгач, Русиядә тынычлыкны, хөрриятләр, бөтен праволар бирелеп, авыл һәм эшче халыкка йир һәм ирек бирелүдән генә көтәргә кирәктер, һәм шул тынычлык тизрәк булсын өчен, шул нәрсәләрне тизрәк алышырга тырышырга тиештер вә, кирәк булса, бик каты, билне бәйләп тартышырга тиештер.
1906 ел.
Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова