ХӨСӘЕНОВЛАР МӘДРӘСӘСЕ

Хөсәеновлар мәдрәсәсенең тәфсилле программасы гәзитәләрдә язылды. Бу программа, башка программалар кебек ясалып, һәр дәрес өчен хәтта хисаплары да цифрлар берлән күрсәтелгәндер. Ләкин мәдрәсәгә программа төзү берлән генә эш бетмәве, шул язылганнарны билфигыльгә чыгаруның кирәклекендә һичкемнең шик-шөбһәсе юктыр.

Хөсәеновлар мәдрәсәсе, башка мәдрәсәләр кебек, акчасыз-нисез булмаганга, әлбәттә, бу программаны мәйданга чыгарыр өчен акча ягыннан кимчелек булмаячактыр.

Шәкертләр элгәреге кебек черегән итләр, сасыган өйрәләр ашап торганда, чынаяк, стакан урынына касәләрдән чәй эчкәндә, аның еллык унөч-ундүрт меңлек доходы артып та калу ихтималы бардыр.

Фәкать эшнең иң авыры мөгаллимнәрдәдер. Ул программаны мәйданга чыгарырлык, шундагы шәкертләрне укытырлык мөгаллимнәребез Хөсәенов мәдрәсәсенең хәзерге һәйәт идарәсендә юк дип беләмез.

Андагы мөгаллимнәрнең бик күбесен белгәнгә һәм дә аларның моңганчы шул мәдрәсәне «латлау» ларыннан берни дә чыкмаганын күземез берлән күргәнгә, ул кешеләрдә безнең бер тиенлек тә өмидемез юктыр. Мәдрәсәнең мөдәррисләре Галим хәзрәт, Шаһимәрдән дамелла, Рәхим карый, Җиһангир хәлфә, күптән мәдрәсәдән чыгып китеп, үз урыннарын муафикъ кешеләргә бирергә тиеш иде. Ләкин безнең бу тәбәррек затлары-мыз үзләренең унике-унөч ел шәкертләрне әварәләр кылуларына туймаенча, тагы шунда укыткан исемен алып, шәкертләрнең гомерләрен әрәм итмәкче булалар. Аның башларын чүп-чар берлән тутырмакчы булалар. Аларга үз араларыннан әллә нинди мөдирләр куеп, үзләренчә мәдрәсәне «латламакчы» булалар.

Бу мәдрәсәдә бер-ике, өч ел элек Гайса мирза Еникеев дигән бер кеше мөдирлек итеп, мәдрәсәне «латлар» өчен, шактый гына түгәрәк кенә вазифа да ала иде. Бу әфәнде, башыннан аягына кадәр канцелярист, бюрократ булганга, һәртөрле вак-төяк эшләр өчен махсус дәфтәрләр ясатып, һәммәсен шул дәфтәрләргә яздырып, казыйларның башын әйләндереп бетерә иде. Читек төзәтү ертыгының микъдарына күрә төрле дәфтәргә язылган кебек шәкертнең башмагының кәкре куелуы яисә берсе өстенә берсе куелуы кебек «зур җинаятьләр» дә төрле дәфтәрләргә язылалар иде. Моңарга башка да Гайса мирза, әллә ни дә бер кереп бер-бер кечкенә баланын кулында йә кесәсендә бербер уенчык тапса, кыямәтләр кубара. Баланы Кытай законнары берлән хөкем итә иде. Тагы Әхмәт бай Оренбургка кайткан вакытларда берәр мәртәбә хәлфәләр берлән җыелып утырып сөйләшү берлән Гайса мирзаның мөдирлекенең вазифасы бетә иде. Шулар берлә мәдрәсә «латлана» иде.

Бу Гайса мирзаның мәдрәсәне шулай рәтләп бетерүеннән соң, унике мең тәңкә исеменә акча яздырып, Әхмәт байның конторасын «латларга» керүе һәркемгә мәгълүмдер. Сәбәптән хәзергә кадәр мәдрәсәне Әхмәт байнын каенагасы Галим хәзрәт «латлап» килгән иде.

Инде, аны «латлау» өчен, Мәхмүт байның каенэнесе Әхмәтфәиз әфәнде мөдирлеккә куелган, дип ишеттек.

Аның ничек «латлаячагын», аның планының ничек икәнлеген белмәсәк тә, мәдрәсәдәге иске, черегән хәлфәләр, сасыган муллалар укыткан булып йөрегәндә, ул мәдрәсәдән бер файда да чыга алмавын бик ачык беләмез.

Шуның өчен мәдрәсәне билфигыль төзәтергә теләгән кешеләргә, үзләренең кода-кодачалыкларын онытып, мәдрәсәгә яхшы мөгаллимнәр алырга кирәк, һәм дә мәдрәсәне әллә нинди Әхмәт, Мәхмүт байларның идарәсеннән коткарырга кирәктер.

Бер программа түгел, унны язсалар да, мөгаллимнәр булмаганда бер мәгънә дә чыкмаячактыр.

Мәдрәсәнең идарәсе хәзерге гыйлемнән, фәннән хәбәрсез Әхмәт, Мәхмүт байлар кулында булганда, һәрвакытта мөдирләр мөгаллим, мөдәррисләр кодалык-кодачалык, кияүлек, баҗалык мөнәсәбәтләре берлән генә куелып, мәдрәсәнең алга баруына бик зур зарар итәчәктер.

Шуның өчен, билфигыль мәдрәсәне яхшыртыр өчен, безнеңчә аның бөтен мөгаллимнәрен чыгарып, мәдрәсәнең идарәсен әһелиенә бирергә кирәктер. Кодалык-кодачалыклар дуст булып мунчага барышырга бик яхшы булсалар да, мәдрәсәне идарәгә аның җитмәвен белергә кирәктер. Мәдрәсәнең идарәсен андый ысул берлән йөртүдән кайтып, акчаны юкка әрәм итүдән туктарга вакыттыр.

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

 

 

Leave a Reply