ЯШЬЛӘР МӘКТӘПЛӘРГӘ ТАТАР ТЕЛЕН КАЙТАРЫРГА ЧАКЫРДЫ

Бүген Казанда “Стратегия 8” кысаларында Татар телен яклап һәм Татарстан Конституциясенең 8 маддәсенә теләктәшлек күрсәтеп ялгыз пикет үтте. Чараны «Азатлык» Татар яшьләре берлеге оештырды. Оешма активисты тоткан шигарьдә: «Депутатлар! Кирәкле эшләргә алыныгыз – Татар теленең мәҗбүри укытылышын кайтарыгыз. Татар теле — дәүләт теле», – дип язылган иде.

 

«Азатлык» берлеге рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, пикетның төп максаты Татар теленең хәзерге хәленә игътибар җәлеп итү.

«Күптән түгел Татарстанның Дәүләт Шурасы депутатлары халык фикеренә колак салмыйча, Җөмһүриятебезнең төп канунына үзгәрешләр кертте. Хәзер исә, аеруча «тырыш» депутатлар Татарстанның нигезләренә каршы эшләрен дәвам итәргә булды, һәм кануннарга үзгәрешләр тәкъдим итә башлады. Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, Татарстанның Дәүләт Символлары кануннынан «суверенитет» сүзен алып ташларга телиләр икән. Бу уңайдан депутатларга мөрәҗәгать итәсебез килә, Татарстан өчен файдалы эшләргә алыныгыз, Татар телен мәктәпләргә кайтарыгыз, аның тиешлечә укытылышын тәэмин итегез, Җөмһүриятебезнең көндәлек тормышына кертү өчен чаралар күрегез, тулы канлы татар мәгариф системасын булдыру, татар мәктәпләре, бакчалары, милли университет ачтыру өчен карарлар кабул итегез. Татарстанның нигезләренә каршы килеп, бездә яшәгән халыкларның яшәвенә тискәре тәэсир итәсез, Республикабызның дәрәҗәсен төшерәсез» – дип белдерде Наил Нәбиуллин.

Татар телен яклау максатыннан булдырылган «Стратегия 8» чараларын «Азатлык» Татар яшьләре берлеге ай саен оештыра.

Leave a Reply