Әфәнделәр!
Казан татарлары дип аталган шималь төркиләре, бөек төрки халкының бер тармагы булуы белән бергә, яшәүләре, урын вә климат тәэсире илә башка төрки халыкларының күбесеннән байтак аермалы Казан татарларының хәятлары вә уйлары, аеруча сезнең Истанбул төрекләренең хәят вә уйларына һич охшаш түгелдер. Казан татарлары сезнең Волга дигәнеңез — Идел елгасының һәр ике ягында яшиләр. Ул җирнең һавасы бу якларныкына охшамый: кышы биш ай дәвам итә һәм бик катыдыр. Идел боз тота. Өстеннән йөкле вагоннар үтсәләр дә селкенмәс. Температура утыз градустан түбән.
Ярты ел дәвамында бөтен мәмләкәт икеөч аршин тирәнлегендә кар белән капланып кала. Кырлар, көтүлекләр, бакчалар, өйләрйортлар — һәрнәрсә кар астындадыр. Идел буйлары апак бер кар диңгезенә әйләнә. Суыктан үлмәс өчен, табигатьнең бу куркыныч җимергеч куәте алдында изелмәс өчен, анда яшәгән кешеләр очыкырые күренмәс, утызутыз биш градуска җиткән суык белән көрәшәләр. Истанбулда, күргәнегезчә, юка такта вә йомычкалардан ябылган өйләр шул климатта беркемне яшәтә алмас. Мангал белән генә утыз биш градуслы салкынга каршы торып булмый. Без, шималь төркиләре, нарат агачларын чистартып, берберсе өстенә куеп, урман мүкләре белән ныгытып, тоташтыргалап, ныклы өйләр ясыймыз. Аларның эчендә фырын кадәр зур мичләр ясап, утын ягамыз. Бу ныклы өйләрне төзү, бу зур мичләргә утын җитештерү өчен кышын бик күп эшләргә кирәк.
Суык йортымыздан башка киемнәремезнең дә, ашаячак һәм эчәчәгебезнең дә ныклы, көчле, туклыклы булуы кирәктер, һәр шималь төркиенең аты, сыеры, куе (сарыгы) булуы зарури. Соңрак бу хайванны симертү, асрау да кирәктер. Боларны булдыру өчен эшләргә һәм дә бик күп эшләргә тиеш буламыз. Безнең яшәү һәм тормыш өчен табигать белән көрәшүемез, аңлашуларымыз гасырлардан бирле дәвам итүеннән эшхезмәт хаҗәте безнең канымызга сеңә. Без бөтен ел буе эшлимез. Җәйнең эсселеге дә безнең шимальдә сезнең көньяктагыдан артыграктыр, артык булмаса, ким түгелдер. Чөнки һәркемнең үзен, гаиләсен, хайваннарын туендыру өчен җәен һәм кысыр булган кышын тотачак ризыкка ихтыяҗы бар. Икенчедән, ул ризыгы шимальнең аз бәрәкәтле туфрагыннан, аз җылылыклы һавасыннан ала белү, бары тик күп тырышлык белән мөмкиндер. Өченчедән, ягылачак утын, тегеләчәк кафтан һәм бүрек ул әйбернең артыгын сату өчен әзерләнәчәктер. Кырыс табигать белән туктаусыз көрәш шималь төркиләрендә эш сөю үзлеген арттыруы кеби, аларны зур эшләр эшләргә, хәрәкәтчән булырга, фикерләүгә, бәхетле тормышка ышаныч һәм кыюлыкка алыштырылды.
Әфәнделәр, шималь төркиләренең яшәеш һәм табигатьләренә климатның никадәр тәэсире булса, сәясәтнең дә тәэсире аннан аз булмагандыр. Мәгълүмдер ки, Идел буйларына хаким булган Казан һәм Әстерхан халыклары XV гасыр милади урталарында Русия дәүләте тарафыннан басып алынды. Бу ханлыкларның халкы булган мөселман шималь төркиләре рус халкына мәгълүм булган миллилекләрен саклый белү, мәдәниятләрен югалтмас өчен рус христиан миллияте һәм мәдәнияте белән көрәшергә мәҗбүр булдылар. Бу бик зур бер эштер. Чөнки руслар татарлардан артык иде. Икенчедән, руслар христианлыклары җәһәте белән Аурупа мәдәниятен уңайлыклары белән ала беләләр иде. Аурупа мәдәнияте русларның төп ярдәмчесе иде. Менә шималь төркиләре моның белән үзләреннән көчле бер куәт белән көрәшәләр иде, сәяси яктан җиңелгән бу хәлдә мәдәнияттә җиңәргә телиләр иде. Бу гаугада хәзергә кадәр җиңелмәделәр. Җиңелмәүнең мөһим сәбәбе — климатның аларга һәрвакыт һөҗүм итүе, һәр көчкә каршы торырлык дәрәҗәдә ныклы тәрбия алуларыдыр. Фәкать шул да дөрестер ки, руслар белән, миллилекне саклау максаты белән дәвам иткән низагта шималь төркиләренең каты табигатьләре чыныкканнанчыныга барды.
Әфәнделәр, шималь төркиләренең үрнәк хәят вә көнкүрешләрен яхшы ук белмәвеңез өчен кызыклы бер ноктага дикъкатеңезне җәлеп итәргә телим. Казан татарлары арасында мәэмүр сыйныфы һич юктыр. Моның сәбәбе хөкүмәтнең рус хөкүмәте буларак татарларга ышанмавы һәм безнең татарларның да рус хөкүмәтенә хезмәт итәргә теләмәведер. Хөкүмәт эшендә булганнарга авыл халкы милләтенә хыянәт итү кебек карый. Нәтиҗәдә Истанбуллы төрек кардәшләреңез хөкүмәт мәэмүре булырга шулкадәр теләсәләр, хөкүмәт эшен никадәр сөйсәләр, бездә шулкадәр хөкүмәт эшеннән качалар, мәэмүр булуны сөймиләр. Бүген Русиядә булган 2530 миллион мөселман төрки халкында бөек мәэмүр йә бардыр, йә юк. Аларның да күбесе Кавказ мөселманнарыннан, Казан татарларыннан һичбер чиновник юк дияргә була. Димәк, шималь төркиләре хөкүмәтнең бу дәрәҗәсеннән көн күрмиләр. Ул хәлдә ничек яшиләр соң? Тырышлык белән, әфәнделәр: халкымызның күбесе авыл кешеседер, игенчелек белән шөгыльләнә. Шәһәрдәгеләрнең күбесе сәүдәгәрләрдер, алыш вә биреш белән акча таба. Беркадәр халык һөнәрчелектә бар. Фабрика тота, фабрикаларда эшли. Бездә сезнең мәэмүрләреңез кеби кул көче белән эшләмичә яшәгән бер сыйныф бар исә, ул да рухани сыйныфтыр. Рухани сыйныфы имамнар, мөәзиннәр, безнең аңлавымызча, муллалардыр. Безнең руханилар да сезнекеләргә бик үк охшамый. Аларның шәйхелислам вакыфыннан алыначак эш хаклары юктыр. Аларны авылларда игенчеләр, шәһәрләрдә сәүдәгәрләр яшәтә. Ләкин эш күренмәсә, яхшы эшләмәсә тәэмин итми. Мулла, ач калмас өчен, авылларда һәм шәһәрләрдә мәктәп вә мәдрәсә ачып җирле халыкның балаларын укыта, тәрбияли, аларның дини ихтыяҗларын тормышка ашырырга мәҗбүрдер. Шул хезмәтләренә каршы халык аларга хөсне разыйлыгы белән гошерен, зәкятен бирә. Йир бирә һәм биргән йирдә эшләп мулланың карынын туйдыра. Муллаларның имин тормышы халыкка хезмәт итүләренә бәйле. Халыкка күп вә яхшы хезмәт иткәннәре муллыкта яши. Димәк ки, рухани сыйныф та эшли, башка сыйныфлардан аермасы тагы да күбрәк акыл белән эшләвендәдер. Руханиларның милләткә хезмәтләре бик зур: дүрт йөз елдан бирле шималь төркиләренең диннәрен, милләтлекләрен саклауда иң күп эшләгән сыйныф руханилар булды. Бөтен бу хезмәтләре өчен бездә руханилар өстен бер сыйныф булып саналалар. Чөнки рус хөкүмәте бу сыйныфның өстенлек итүеннән курка иде. Муллалар, рус хөкүмәте карашында тагын да ышанычсыз күренеп, дин вә миллилекләрен саклау буенча эшләре аркасында шактый каты җәзаларга тартылганлыктан, халык аларны милли каһарманнары, хокук, дин вә миллилекләрен саклаучысы итеп кабул итте. Бездә гыйлем вә фәннең югары дәрәҗәсе якын заманнарга кадәр руханиларга нисбәт ителде, чөнки халык арасында руханилардан гайре нурлы бер сыйныф башка юктыр. Менә бу сәбәпләр аркасында рухани сыйныфның рәсми рәвештә һичбер өстенлеге булмаган хәлдә, чынлыкта халык аларның хөкеме астында вә тәэсирләрендә иде.
Әфәнделәр, якын заманнарга кадәр шималь төркиләренең яшәешен шулай тасвир итәргә була: күпчелек халык игенчелек вә сәүдәгәрлек белән мәшгуль, милләтнең матди яктан яшәешен тәэмин итә, руханилар исә, мәктәп вә мәдрәсәләрдә милләтнең балаларын укыта вә тәрбияли, мәчет вә җомгаларда милләтнең өлкәннәре вәгазь вә нәсыйхәт белән гыйбадәт кыла. Милләтнең мәгънәви хәяты белән идарә итә. Шималь төркиләренең иҗтимагый хәятлары руслардан аерым вә үзүзенә җитәрлек иде. Бу җәһәттән гадәт буенча рус диңгезе күзәтүе эчендә калган бер утрау кебек иде. Казан татарлары мөстәкыйль бер мәдәни тормыш белән яшиләр иде. Әмма бу хәлнең хәзерге мәдәнияттә шулай дәвам итүе бөтенләй мөмкинлек түгел иде. Сәүдәгәрлек белән эш итү татар вә русларның мөнәсәбәт вә бәйләнешләрен арттырганнанарттырды. Бер татар сәүдәгәре белән рус сәүдәгәре ялгыз бер базарда гына түгел, хәтта килешеп төзелгән бер ширкәттә, бер кибеттә эш итә башлады. Икътисадның иелепбөгелмәс канунына баш иеп, бер татарның бер рус белән бертигез, милләттәшенә каршы булуы күрелде. Татар вә рус капиталистлары милли фәрекъне оныттырып, керемле икътисадлары булган рус вә татардан торган эшчеләр сыйныфы берләшеп хәрәкәт иттеләр. XIX гасыр миладиның икътисади, милли каршылыкны киметеп, аңа сыйнфый каршылыкны куйды. XIX гасырның ахырында Русиядә башланган фабрикачылык, тимер юллар барлыкка килү, шахтачалык миллионнарча эшчеләргә мохтаҗ булуыннан промышленность үзәкләренә тупланган рус вә татар эшчесе бергә эшләп тулы мохиттә яши башлады. Вә моның нәтиҗәсе буларак танышты, капиталистларына каршы файдалы уртаклыгы булуына риза булды вә бу уртак табыш нәтиҗәсендә бер дәрәҗәгә кадәр дуслашты. Ягъни икътисад тәэсире белән төрле фикердә булып эшләүгә этәрде. Шулай итеп, икътисади каршылык татар эшчеләрен — рус эшчеләре, татар капиталистларын рус капиталистлары белән берләштерүгә этәрә икән, шималь төркиләренә Русия Аурупа тәэсирен керткән бер гамәл тагын мәйданга чыкты ки, ул да булса, әфәнделәр, рус әдәбияты; хөррият вә тәрәкъкый тарафдары, зәгыйфь вә фәкыйрьләрнең яклаучысы булган рус әдәбиятыдыр. Мәгълүм булса кирәктер ки, Русиядә Севастополь җиңелүеннән соң көчле бер фикер хасил булды. Патша Николай Бе-ренченең чикләнмәгән власте һичбер эштә ярамаган булуы, берберсенә ярдәм итешү өчен якты фикер ияләренең һәммәсе рус хәяты һәм мәгыйшәтенең тамырдан үзгәртелүенә тарафдар булды вә бу юлда эшли башладылар. Бу хәрәкәт әһәмиятен биредә җентекләп аңлатмаячакмын. Әмма әйтмичә булмый, бу хәрә-кәтнең иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе — Русиягә ике бөек вә данлыклы бер әдәбият бүләк итүедер. Бу әдәбият «народник әдәбияты», ягъни халык тарафдарлары әдәбиятыдыр. Бу әдәбиятның төп теләге, идеалы күпчелекне эченә алган халык мәнфәгатенә хезмәт итү, шуның өчен халыкның сәяси, икътисади, иҗтимагый Хәятындагы искелекләрне, хаксызлыкларны аңлатып, аларның камиллеге, исляхы өчен чаралар: якты фикер иясен, изге ниятле яшьләрне халык хезмәтенә чакыра иде. Халыкка файдалы булырга тырышу идеясе XIX гасыр миладиның икенче яртысында Русия фикри һәм иҗтимагый хәятына бик зур тәэсир иткән тирән вә киң бер хәрәкәттер. Халыкка файдалы булу теләге белән меңнәрчә университет шәкертләре, мөгаллим, мөгаллимә, табиб, табибә сыйфатында авылларга таралдылар, тулы теләгенә ирешү өчен кайбер яшьләр террорчылык юлына басып, деспот һәм реакцион Мәэмүрләрне селкеттеләр. Хәнҗәр, револьвер вә бомба илә иң югары дәрәҗәле берничә мәэмүрне үтерделәр… Хәтта император Александр Икенче дә шул чорда корбан ителде. Бөтен бу үтерешләр халыкның хокукын булдыру вә тәэмин итү өчен үтәлгәндер. Халыкка тарафдар әдәбиятның бу хәрәкәтләргә тәэсире мөһим булуы хактыр. «Народник әдәбияты» — бары русларга хезмәт итү, бары русларга файдалы булырга теләми иде, ягъни тар мәгънәсендә милли түгел иде. Аның идеясе бөтен адәм угылларына, бөтен инсанияткә файдалы булу иде. Гавампәрвәр әдәбият, рус, татар, яхүдине аермаенча, барысына да бердәм мөрәҗәгать итте. Рус университетларында укыган татарлар бик аз булсалар да, татар яшьләре бу гомуми мөрәҗәгатьтән читтә калмадылар. Халык бәхете өчен башланган бу гуманистик хәрәкәттә катнашканнарымыз булды. Бүгенге көндә Парижда «һашәт» нәшрият ширкәюнең танылган географларыннан саналган Аитов1 («һашәт»нең «Зур атлас»ында бу затның исемен берничә тапкыр очратырсыз) бу хәрәкәткә иң башлап катнашкан татарлардандыр.
Әфәнделәр, рус әдәбиятының вә хосусән гавампәрвәр әдәбиятның татарларга тәэсире баш күтәрүчеләр җитештерүдән бигрәк, милли фикри инкыйлаблар хәзерләүдә күренде. Галимемезнең Бохарадан китергән фикере вә мәгарифе иҗтимагый комитетларымызны дәвам иттерү вә үстерүгә җитәрлек якын килә алмаячагы ачык иде. Яшәеш илләре алга җибәрергә теләп, Аурупа фикерен вә мәгарифен алырга вә кабул итәргә мәҗбүр булды, һәм бу фикер вә мәгарифнең безгә күршемез руслар арасыннан үтеп керүе дә табигый иде. Шуның белән бергә, Бохара фикер вә гыйлемнәренең җитәрлек булмавын башлап күргән галимемез шәригать законнарын яхшы белүче вә тарихчы ахун Шиһабетдин әлМәрҗани мәдрәсәләремезне вә мәдрөсәләремездәге гыйлем алу ысулларын тәнкыйтьли башлады. Русча гыйлем алган, хәзерге әдәбиятымызның тәүге хезмәтчесе Габделкаюм әфәнде әнНасыйри исә, әкренләп, Аурупа фикере вә гыйлемен таратуга кереште. Казан татарчасы илә календарьлар, кечкенәкечкенә мәкаләләр язып нәшер итте.
Әфәнделәр, саф Казан татарчасы китап язган Габделкаюм әфәнде әнНасыйри булгандыр. Бу затка кадәр шималь төркиләре Шәрык теркисе илә, ягъни чыгтайча яза иделәр. Габделкаюм әфәнде хәзерге татар әдәбиятының бабасы, димәктер. Габделкаюм әфәнде исән вакытта аңа замандашлар тарафыннан тиешле дәрәҗәдә бәя бирелмәгән иде. Әмма хәзерге татар мөхәррирләре якты фикерле татарлар исемен иң зур хөрмәт белән искә алган бер зат — ул да булса мәрхүм Габделкаюм әнНасыйридыр. Габделкаюм әфәнде татар әдәбиятына нигез корды һәм шималь кышының тәэсириятенә каршы торырлык ныклы бер нигез корды.
Габделкаюм әнНасыйри заманында башланган милли уяну Казан татарларының әдәбиятына гына кагылмыйча, бөтен Хәятларын да үз эченә алды. Аурупа мәдәниятенә, Аурупа мәдәнияте илә коралланган русларга каршы көрәштә җиңелмәс өчен, татар хәятын Аурупа мәгарифе белән коралландыру мәҗбүрияте хис булынды. Шул ук вакытта, беренче чиратта, мәктәпләргә, мәдрәсәләргә ислях ясау мәсьәләсе мәйданга чыкты. Әдәбиятка, театрга, гәзитәләргә ихтыяҗ көчле тоелды, һәртөрле каршылыклар белән яшәгән, бер икмәксез эшләргә күнеккән шималь төркиләре аз вакытта шактый масштаблы бер әдәбият, үз йөзе булган бер театр, өчдүрт дюжина гәзитә вә журнал барлыкка китерә белделәр, мәктәп вә мәдрәсәләренә дә байтак ислях ясадылар. Хәзер, әфәнделәр, заманча мәктәп вә мәдрәсәләремез, гәзитәләремез, әдәбиятымыз, театрларымыз, дикъкать итегез, чит илдән килгән түгел — үз театрымыз бар. Мин биредә вакытның азлыгыннан сезгә фикри хәят вә тәрәкъкыямезнең бу билгеләрен барысын аңлатмаячакмын. Бары тик тәртипкә салынган вә бастырып таратылган әдәби әсәрләремез вә биредә театрымыз хакында берникадәр сүз сөйләмәкче булам.
Әфәнделәр, һаман да исемен хөрмәт белән телгә алган Габделкаюм әнНасыйри, бер әдип булудан бигрәк, бер мөхәррир иде. Насыйриның милли әдәбиятымызга хезмәте бары тик тел җәһәтеннәндер. Бу зат һәр язуын халыкның һәрберсе аңлый торган бер тел илә, садә бер тел илә яза иде. Шуннан бирле шагыйрь вә әдипләремезнең һәммәсе дә шулай гади, аңлашылыр бер тел илә яза башладылар. Насыйриның милли әдәбиятымызга күрсәткән иң бөек хезмәте — халык шигырьләрен, сөйләкләрен, мәкальләрен җыеп, махсус аңлатма илә халык әдәбияты җыентыгын вә Казан татарчасының аңлатмалы сүзлеген төзүе булгандыр. Насыйри бу хезмәтеннән башка фәнни рисаләләр язган вә утыз ел дәвамында календарь нәшер иткән. Мәктәпләр өчен әлифба, әдәбият дәреслеге, җәгърафия, тарих, хисаб, геометрия кеби төрле темалар буенча дәрес китаплары төзегән. Габделкаюм әнНасыйри Казанда татар хәятына зур йогынты ясаса, эшләсә, шималь төрки галәменең икенче бер почмагыннан Казанга, бик ерак бер почмагыннан, бөек вә куәтле бер татар рухи көрәш мәйданына атылган. Бу каһарман, әфәнделәр, Кырымның Багьчасарай шәһәрендә «Тәрҗеман» гәзитәсен нәшер итә башлаган Исмәгыйль бәк Гаспринскийдыр. Исмәгыйль бәк 1883 ел миладисыннан, ягъни «Тәрҗеман»ы чыга башлаган көннән бу көнгә кадәр кайчак тәнкыйть итеп, кайчак үгетнәсихәт итеп, татар галәмен Аурупа мәдәниятенә туры чыгарырга тырышадыр. Гәрчә «Тәрҗеман» Кырымда, Кырым төркичәсе илә нәшер ителгән бер гәзитә булып, Исмәгыйль бәк Кырым дворян нәселеннән бер мирза булса да, «Тәрҗеман»ның иң күп укучылары Казан татарлары булганга вә хатыны Зөһрә ханым Казанлы бер Акчурин кызы булганга, бу гәзитәнең безгә, Казан татарларына, тәэсире Кырымга, Кавказга караганда тагы да зуррактыр.
Менә, әфәнделәр, бер тарафтан Габделкаюм әнНасыйриның фәнни, тәнкыйди китаплары, икенче тарафтан, Исмәгыйль бәк Гаспринскийның ачы вә кискен тәнкыйтьчелеге илә тагын бер төркем татарлар уяна башладылар. Бу чорда татарларның яшәү һәм көнкүреш рәвешләренең, мәктәп вә мәдрәсәләр тәшкилияте нәтиҗәсендә гомум җәмәгатьчелекнең күпчелеге яшь, якты фикерле бер сыйныфтан тора иде. Болар мәрхәмәтсез тәнкыйтьчеләр иде. Алар үзләренә охшамаган һәрнәрсәне сүз һәм язу илә кире кактылар. Мәдрәсә вә мәктәп руханилар идарәсендә булган кеби, татар иҗтимагый тормышында да иң үтемле вә хаким сүз руханиларныкы булганга, бу гаепләүләргә каршы искелекне саклаучы ролен руханилар үз өйләренә йөкләтеп илдылар. Бу ике тормыш, бу ике көч көрәшә башлады. Дөньяның һәр почмагында булган кеби, бездә дә ике фирка хасил булды: җәдидләр, кадимнәр.
Бу ике фирканың низагына тәүге сәбәп булган мәсьәлә — педагогика мәсьәләсе булгандыр. Мәктәпләрдә кулланылачак укыту ысулы — ысуле җәдид вә ысуле кадим тарафдарлары дип, икегә аерылган иде; ягъни ике фирканең тәүге бәрелешүе мәктәпләрнең исляхы вакытында булды. Соңрак мәдрәсә исляхы мәсьәләсе арага керде. Тагын да соңрак бәхәсле мәсьәләләрнең саны артканнанартып, төп низагның даирәсе киңәйгәннәнкиңәеп, бөтен иҗтимагый мәсьәләләргә, хәтта сәяси даирә эченә кергән булды. Азмыкүпме иҗтимагый төшенчәләре булган бөтен шималь төркиләре берберсенә дошманлашулы ике лагерьга аерылды, вә бу ике фирканең каршылыксыз заманнары һич калмады, һәр ике як дошманлашучыларына һөҗүм иткәндә, һәртөрле сугыш коралы кулланудан чигенмиләр иде. Мәсәлән, рухани сыйныф яклаучысы булган эчке көчтән файдаланып, дошманлашучыларын кяфер диеп йөри иде… Низаг сузылганнансузылды. Низаглашучы бу проблема — егерме еллык, егерме елдан бирле хәзер дә хәл ителмәгәндер вә якын заманда хәл ителәчәгенә өмид итәмез.
Әфәнделәр, руханиларымызның татар тормышын вә көнкүрешен иске шәкелдә тотарга тырышкан, һәртөрле рухи вә матди яңгылыкны кире кагу, тыюга каршы Аурупа фикере вә мәдәнияте белән коралланган яшьләремез милли сәгадәтне яңарыш вә традициядә күргән, иске гадәтләргә, иске әхлакка, иске тормышка ризасызлык белдереп һөҗүм иткән, ягъни низаглашучы ике урду арасында көрәшкән менә бу дәһшәтле бәрелешүләр вакытында безнең яңгы шималь төрки әдәбияты туды, үсте… Көрәш мәйданында туган, үскән, таза вә көчле бер әдәбиятның төп сыйфаты сугышчан булуы табигыйдер. Безнең әдәбиятымыз сугышчандыр. Көрәшчән, гаугалы, даими бәрелешүчәндер.
Әдәбиятымыз туартумас иске гадәтләр, йолалар белән, бу гадәт вә йолаларны сакларга тырышкан бер төркем руханилар искедән калган иҗтимагый золымнар, искеләрнең хатыннарга карашы илә көрәшкә башлады. Әдәбиятымызның күзгә күренеп мәйданга чыгуы 1895 елдыр: бу елда әдәби роман дип әйтерлек бер әсәр — казый Ризаэддин бин әлФәхретдиннең «Сәлимә»се таралды. Унбиш ел эчендә бу яңа әдәбият шактый үсте: «Сәлимә»дән соңрак Фатих Кәриминең, минем, Галиәсгар Камалның, Фатих Әмирханның, Ярулла Вәлинең вә тагын яшь мөхәррирләрнең хикәя, роман вә драма әсәрләре бербер артлы чыга торды.
Әфәнделәр! Шунысы дикъкатькә лаектыр ки, безнең шималь төркиләрендә башта проза әсәрләре мәйданга чыккан, тезмә әсәрләр исә бары тик бишалты ел соңрак күренә башлаган. Бүген тезмә әсәр язганнарымыз, ягъни үзенә генә хас булган фикерле шагыйрьләремез бардыр, ләкин аларның иң алдынгы карашлысы, һич шөбһәсез, Габдулла әфәнде Тукаев исемле егермеегерме бер яшьләрендәге бер яшь егеттер. Тукаевтан соңрак Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд кушаматы артына яшеренгән хөрмәтле вә шактый яшь бер зат илә Габделмәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Укмасый, Бәшири кебек яшьләр килә. Вакыт мөмкинлеге аз булганлыктан, мин беренчеләрдән саналган прозаик вә шагыйрьләр турында сөйләячәкмен.
Әфәнделәр, татар әдәбияты гомуми юнәлеше белән һичбер заман «сәнгать, сәнгать өчендер» төшенчәсен кабул итмәгән вә тагы да «сәнгать бер мәсләккә хезмәт итү өчендер» кагыйдәсенә буйсынуы булгандыр. Бу җәһәттән татар әдәбияты һәрвакыт бер фикерне куәтләүче, шул фикернең көрәшүче гаскәре булган. Татар әдәбиятының гомуми мәсләге барлыкка килгәннән бирле татар хәятын аурупалаштыруга эшлидер. Тик, әфәнделәр, фикерем яңлыш аңлашылмасын, максат татарларны татар булып калган хәлдә аурупалаштыру, ягъни татарларны тумыштан килгән милләтлекләрен саклаган хәлдә Аурупа мәдәнияте эченә кертүдер.
Әгәр шаһидлыгым яңлыш булмаса, бу ноктада безнең шималь төркиләре белән сезнең араңызда бөек бер аерма бар: сез, ягъни сезнең Аурупага тарафдар булганнарыңыз, өстәнөстән генә, фәкать гомуми буларак аурупалашу, тагын да дөрестрәге, аурупалашырга түгел, ә французлашырга телисез. Моның өчен француз хәятының беркатлы әдәбин, тышкы мәдәниятен кабул итәсез һәм моны госманлы төркиләренең бәхете өчен бер шарт кебек күзаллыйсыз. Без исә, Аурупаның фикерен, фәлсәфәсен, эшчеләр хәятын өйрәнеп, бүлешеп, аларга татар рухы биреп, тәгъбир яраса, аларга татар киеме кидереп, татар исе сеңдереп шулай кабул итәргә телимез.
Әфәнделәр, проза әсәрләремез анализланса, мөһим, әһәмиятле өч элемент очрар: демократлык, сугышчанлык, максатчанлык. Демократлыгын бераз тәфсил итәм: бөтен проза әсәрләремез (тезмәләре дә шулай ук) халык кулланган, сөйләшкән, аңлашкан бер тел илә, ягъни чыннан да халык теле илә, гавам теле илә язамыз. Безнең шималь төркиләренең әдәби телләре сезнеке кеби гарәпчәфарсыча, итальянча сүзләрнең төрки кушымчалар белән багламасыннан хасил булган бер гашура түгелдер, безнең телемез төрки теленең бер сөйләшедер.
Гарәпчә, фарсыча сүзләр бик аз кулланыла. Мәсәлән, мин үземнең язуларымда кулланган чит сүзләр, ягъни гарәпчә вә фарсыча сүзләр, тексттагы сүзләр санының фәкать өч процентын гына тәшкил итә. Иң күп кулланучыларда да ун проценттан артмас. Без язуларымызны мөмкин булган кадәр күп адәм укысын дип
язамыз, мөмкин булган кадәр аз адәм укысын дип түгел. Моның өчен халык аңлаган тел белән, аңларлык итеп язуымыз бик табигый түгелмени? Безнең әсәрләремезне, укымышлылар укып аңлаган кеби, авыл мәктәбендә әдәби гыйбарәләрне беркадәр өйрәнгән авыл кешеләре дә укып аңлыйлар, һич курыкмый дәгъва итә алам ки, безнең әдәбиятымыз, сезнең өдәбиятыңызга нисбәтән, тагы да ныклы бер мәдәният нигезе кора. Без миллөтемезгә язуымыз белән сездән дә күбрәк хезмәт итәмез.
Икенчедән, әфәнделәр, безнең романнарымыз, кечкенә хикәяләремез, театр пьесаларымыз үз хәятымыздан, халык хәятыннан, гавам Хәятыннан алынгандыр.
Моннан тыш, әфәнделәр, әдәбиятымыз рухан, мәсләкән дә демократтыр. Әдәбиятымыз милләтемезнең күпчелеге булган халык мәнфәгатен саклау, фикерен яктырту, зәвыгын үстерү өчен эшләп, әсәрләремез зур шәһәрләремезнең югары вә урта мәктәпләрен камилләштерү өчен махсус язылмый. Гомумхалык вә бигрәк тә авыл халкы өчен языла, һәм гомумхалык әһелләре безне укый, аңлый, файдалана… Шуңа күрә дә сезнең биредә халыкның алтыҗиде йөз меңе төрек вә төрекләшкән мөселманы булган Истанбулда, унбишуналты миллион төрек халкы булган бөтен бер Төрек императорлыгының пайтәхетендә әдәби әсәрләреңез уртача ике мең нөсхәдән артык нәшер ителсә, безнең Казан, Оренбург, Уфа китапчылары әдәби әсәрләремезне уртача өч мең нөсхә белән нәшер итәләр, бәгъзе хикәяләр, театр пьесалары, икеөч ел эчендә бишалты меңләп сатылып, яңгыдан басылырга кирәк табылды.
Проза әсәрләремезнең икенче элементы — сугышчанлык, конфликт. Бәрелешкән көчләр булса, югарыда әйткәннәремнән аңлашылганча, җаһиллеккә каршы һәм тәрәкъкый яклы булудыр. Реакционерлар татар хәятының бөтен иске хәлен саклап калырга телиләр. Тәрәкъкыйчылар татар хәятын аурупалаштырырга телиләр, һәм бу өлкәдә хакимият тарафыннан берсе дә якламаган ике иҗтимагый көч көрәшәләр. Хәзерге тормышымызның чын көзгесе булган әдәбиятымызда бу көрәшнең бөтен йөзе күренер. Анда мәктәп вә мәдрәсәләр мәсьәләсе ачылыр, ысуле җәдид вә ысуле кадим тарафдарларының гаугалары да күренер. Анда хатынкыз мәсьәләсе мәйданга чыгар, хатынкызларның хокукларын алучы һәм хокукларын яклаучы тараф-дарлар, анда бушка ышанучылар илә фәнгыйлемне яклаучылар көрәшә иделәр. Нәтиҗәдә баштан ашкан низаг вә каршылыклар.
Мөхәррирләремезнең барысы да тәрәкъкыйпәрвәр булганлыктан, бу ике көчнен берсенә тарафдар булуларын яшерәләр. Бу тартышлар турында сөйләгәндә, тәрәкъкый өчен көрәш тарафдарлары тәгъбире белән «кара көчләр»не җиңәргә тырышалар.
Өченче элемент — мәсләккә хезмәтдар дигән идем. Мөхәррир гауга иткән каһарманнардан берсенең тоткан мәсләгенә хезмәт итә. Бездә һичбер китап нәшер булмастыр, аерым бер мәсләкнең нашире йә саклаучысы булмаса. Төп мәсләк, бераз кабатлыйм, татарларны милли характерларын саклаган хәлдә Аурупа мәдәниятенә кертүдер. Әсәрләребездә «тип»лар бары хәятымыздан алынган. Татар хәятында кемнәр яшәсә, алар алына, «тип»лар булып мәйданга чыгарыла. Хикәяләремездә, театрларымызда фанатик муллалар, комсыз сәүдәгәрләр, якты фикерле егетләр, бушка ышанган картлар, саф авыл кешеләре һ.б. берәр «тип» хәлендә гәүдәләндереләләр. Аларның кимчелекләреннән көленә, яхшы яклары алкышлана. Мәсәлән, минем «Кыямәт» исемле комедиям Казан Хәятыннан алынган надан муллалар белән аларга иярүче гади телле сәүдәгәрләргә сатирадыр. Биредәге муллаларның, сәүдәгәрләрнең шәхес булмаулары шунда ук тиз танылыр, чөнки алар «тип»лардыр. Хатынкыз типларымыз тагын да әһәмиятледер. Бездә хатынкызларны күрү, ныгытып өйрәнү мөмкин булганлыктан, сездәге шикелле француз романнарыннан күчереп язылган хатынкыз геройларга төрек исеме тагу белән канәгатьләнмимез. Безнең хатынкызларымыз хәяттан китапка күчәләр, безнең хатынкыз типларымыз, хәятта булган кеби, китапта да ирләрдән көчлерәк тагын да фидакярләр. Мәсәлән, минем «Алдымбирдем» пьесасында Галия, «Өч хатын берлән тормыш»та Әсма ирләрне, ирләрнең гаделсезлеген җиңеп чыгалар. Безнең мөхәррирләр хатыннарымызның эчке дөньяларын, рухи гүзәллекләрен тасвирлауга никадәр күп әһәмият бирсәләр, тышкы кыяфәтләре, ягымлылыкларын тасвирлауга шулкадәр аз әһәмият бирәләр. Безнең хатынкыз типларымыз хәятлары язылганда һәм укылганда, аларның җисме һич күз алдына килми, һәрвакыт җаннары белән булышамыз.
Әфәнделәр, безнең театр китапларымыз үземезнең милли театр сәхнәләремездә уйнала. Пьесаларымыз татар Хәятыннан алынган кеби, уенчыларымыз да татарлардыр. Татар сәхнәсендә ни ирләрдән, ни хатынкызлардан да рум, әрмән, рус юктыр — барысы татарлар. Безнең театрларымыз бәгъзе Шаһзадә башы сәхнәләренә тәмам менде. Безнең театрга ер вә тупас комика кермәгәндер вә кермәячәктер. Театр, хакыйкатен, бер әдәп дәресханәседер. Уенчыларымызның һәммәсе намуслы вә әхлаклы кешеләр, мәсләкле яшь ир һәм хатыннардыр. Актерларымыз арасында сәнгатьтә иң күп һәм чиста уйнаучы Кариевтыр. Актриеаларымыздан Гыйззәтуллина исә чыннан да һөнәрле бер артисттыр.
Бүгенге көндә күбрәк Галиәсгар Камалның, минем вә Фатих Әмирханның әсәрләре уйнала.
Әфәнделәр, шигъри әсәрләремезнең мәсләк ягыннан прозадан аермасы булмаганлыктан, аерып аңлатуга кермиячәкмен. Дастаннарымыз, шигырьләремез дә чәчмә әсәрләремез кеби хакыйкый тел белән языла, уйдырма бер тел белән язылмас.
Шигырьләремез милләтемез тойгыларын аңлатыр. Билгесез, аңлашылмас шәхси тойгылар лабиринтына кереп караклыкларда гаеп булмас. Шигырьләремезне авыл халкы аңлар. Шигырьлөремезне авыл халкы милли ер буларак ерлый. Иң бөек уңышы да шулдыр.
Шагыйрьләремезнең иң бөеге, авыл баласы Габдулла Тукаевтыр. Бу авыл малае бишалты ел эчендә милләтемезгә кочаккочак шигырь чәчәкләре таратты, әдәбиятымызның шигырь нигезен корды. Тукаев гаять җиңеллек белән шигырь сөйли, үзенең тәгъбиренчә, «җыру җырлый». Теле гаять бай, шул ук вакытта гаять садәдер. Ул халыкның бетмәстөкәнмәс бер хәзинәсе булган телен бик яхшы белә һәм аннан шундый җәүһәрләр табып чыгара ки — бөтен күзләр камаша. Авыл һәм шәһәр кешеләре, укымышлы һәм укымышсызлар — һәммәсе Тукаевны укый, аңлый, ләззәт ала.
Тәмамән аңламасаңыз да, янә сезнең булышлыгыңыз белән Тукаевтан берике өзек укыячакмын, теленең садәлеген, музыкасының җиңел бәянын күрерсез:
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр. Гәрчә анда тугмасам да, мин бераз торган идем, Җирне әзмәз тырмалап, чәчкән идем, >рган идем.Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде; Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде…
Бу юллар белән башланган милли әкиятләрдән бер авыл мисалыдыр. Исеме дә милли пәриләрдән, урман пәрисе булган «Шүрәле». Аңламаган бер телдә тыңлатып, җаныңыз саекмамак өчен бу кадәре белән канәгатьләнәм. Югыйсә бу тезмә мисал төгәл йөз утыз юлдыр. Сәгыйть Рәмиев Тукаев кадәр үк бәрәкәтле, киң хыяллы, бай телле түгелдер. Ләкин хис ягыннан, бәлки, Тукаевтан да назиктер. һич шөбһәсез, Тукаевтан күбрәк фәлсәфи, бөек темаларга яза. Мәсәлән, бу берничә юл никадәр үсәргә талпынуын ачык күрсәтер:
«Мин!» дидем мин, «мин» дидисәм, Миңа бер зур көч керә, шаһлар, кануннар Булалар бер чуп кенә.
Бер үзем хөр каламын киң Җир йөзе һәм күктә дә; Әй рәхәт соң шул вакыт!
Югарыда әйткәнемчә, бу ике шагыйрьдән башка шагыйрьләремез дә аз түгелдер. Аларньщ һәммәсе мөмкинчелекләре вә куәтләре йиткәнчә эшлиләр, язалар. Аларньщ шагыйрьләремезнең генә түгел, прозаикларымызның да һичберсе сезнең мөхәррирләр кеби, режиссер мөдире, гомуми җыентык язучы, губернатор вә яисә илче түгелдер. Алар бөтен Хәятларын бары каләмнәренә баглагандыр, уйлаганнары, хәят вә мәгыйшәтләре шул каләмдер, һәм ул каләм аларны яшәтәдер, чөнки пашалар кеби түгел, ә чын кешеләр кеби яшәтәдер.
Әфәнделәр, сүземне тәмамлаганда әдәбиятымызның иң гомуми булган бер сәнгате буенча карашка дикъкатеңезне җәлеп итәргә телим. Шигырь, нәсер, хикәя вә театрларымызның да бер үзенчәлеге, өстенлеге бар. Ул үзенчәлек, әфәнделәр, ышанычлылык, яшьлек, исәнлек, куәт, батырлык вә өмидтер. Безнең шагыйремез дә, прозаигымыз да һич кенә дә егъламас. Дөньяның фани тәртибеннән, фәләкнең золымнарыннан шикаятьләремез бик аздыр. Без бөтен шул күңелгә хуш килмәгән әйберләр белән көләкөлә сугышамыз: дөньяның фани тәртип вә кагыйдәсен, фәләкнең низамын үз куәтемез белән бетерергә, төзәтергә телимез. Әдәбиятымыз бу тәрәкъкыясезлекләрнең юк итүчесе, кыерсытулардан чыгу юлларын күрсәтә. Хәятка, яшәешкә хаким буларак, никадәр батыр вә оста бер караш белән караганымызны күрсәтү өчен сезгә Габдулланың шул дүрт юлын укыйм.
Җырлыйҗырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә; «Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын, Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.
Бу ышанган затның, бу шаянлыкның, бу кыюлыкның, бу сугышчанлыкның чыганагы яшьлек, һәр яшь кешедә күрелгән кувт, кабына сыешмыйча ташыган куәттер. Безнең шималь төркиләре яшьтер. Бу яшь милләт якты бер идеалга омтыла, теләгенә ирешү өчен һәртөрле киртәне бетерәчәгенә, бөтен пәрдәләрне каерып атачагына тәмам инангандыр. Шул иман белән ул көчле һәм тапкыр. Көлә, ерлый, хәтта Газраилне күргәндә дә ер ерлый, гауга итә, йөри, яши. Бу шуклык, бу ерлау, бу гауга, бу хәрәкәт, нәтиҗәдә … менә, әфәнделәр, безнең әдәбиятымыз!
Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова