«АЧЫК МӘКТҮБ» МӨНӘСӘБӘТЕ ИЛӘ

Үткән номерымыздагы кыргызларның могтәбәр җәмәгать Хадимнәреннән Галихан әфәнде Бүкәйхановның ачык мәктүбе, әлбәттә, һәммә мөселманның дикъкатен җәлеп итмәслек түгел иде. Бу мәктүбтә язылган вакыйга йирләр эшен караучы вә кыргызларны авыл иттереп утырту эшләрен башкаручы хөкүмәт түрәләренә Святейший синод әмере буенча кыргыз авылларын христианлыкны кабул итәргә муафигъ-рак иттереп утыртырга кушулары егерменче гасырда 17 апрель, 17 октябрь Манифестларыннан соң гаҗәпкә калмаслык эш түгел иде.

Русия кул астында тора башлавымызга дүрт йөз ел вакыт үтте. Шул озын гомердә төрле тарихи вакыйгалар булды, күрше — күршегә яши торган рус халкы берлә татар халкы берсен-берсе тәмам танып бетте. Авылларда иген эшендә, шәһәрләрдә сату-алу эшендә алар кычкырышмаенча, талашмаенча, тыныч тормыш кичерешләр. Яһүдиләр берлә руслар арасында сугыш, әрмәннәр берлә Кавказ татарлары арасындагы кырылыш безнең Идел буенда нә күрелгәне бар, нә ишетелгәне бар. Катгыян, иминмез һәм дә һичбер вакыт күреләчәк, ишетеләчәк түгелдер. Чөнки ике милләт тә бер-берсен таныды, бер-берсенең хакын, вазифасын аерды, бүлеште, кычкырышырлык, аңлашылмаслык нокта калмады. Думага сайлауларда мөселманнар сәяси фикерләре җәһәтеннән үзләренә якын руслар берлә бергә барулары, Уфа кебек мөселманның күп йирләрендә Беренче, Икенче Думага сайлау вакытларында мөселманнарда әксәрият була торып, руслардан үз ихтыярлары берлә депутатлар йибәрүләре, шәһәр земство сайлауларында бергә-бергә булулары бу дустлык, аңлашуның матур йимешләредер.

Шул танышу, аңлашу бик тирәнгә кадәр йитте. Волость сайлауларына кадәр тәэсирен ижраэ итте. Ике милләт икесе дә, бер-берсенең күршелек хакларын игътибарга алып, берсен-берсе ашау, бетерү уена кермәде һәм кермәячәк. Шул дустлык хакында рус милләтенең үзенең генә кайгысын да татар милләте дә күтәреште. Французларның Мәскөүгә кереп хөррият бирүләрендә татарларга никадәр файдалы икәнен аңласа да, ул руслар берлә Наполеонны кууда бергә сугышты, бергә хәрәкәт итте. Соңгы сугышларның барысында да бергә булды.

Рус милләте күршесенең шул хәмиятене тәкъдир итте. Ул һичбер вакыт аның диненә, милләтенә тәгьриз итмәде. Ләкин ике милләтнең арасына өченче бер көч килеп катышты. Ул көч халыкның эченнән чыкмаганга, ике халык арасындагы дустлыкның кыйммәтен белә алмады. Ул көч дәүләт идарәсенең иң зур хакимияте халыкларны дуст тоту әсасына корылырга тиеш дигән казыяне кабул итәрлек сәяси тәрбияле була алмады. Ул, күзен йомып, әллә нинди хыялый фаразларга батып йимерергө кереште. Ике арадагы йөзәр елдан бирле килгән дустлык, ышануны йимерергә кереште. Ул көч — миссионер җәмгыяте. Миссионерларның бик күбесе, үзләренә дәрәҗә алыр өчен, мәҗүсиләрне христианлыкка күчерергә тотындьшар. Анда хезмәт итә төшкәч, мөселманнарга күзләрен салдылар. Зур планнар ясадылар, зур тозаклар кордылар, әллә никадәр мал, акча, гайрәт сарыф иттеләр. Үлгән Ильминский заманасында, Победоносов куәтле чагында боларның катнашмаган эшләре калмады. Мөфти куюымызга кадәр бармак тыктылар. Мәктәп-мәдрәсә эшләремезне миссионерлар сөзгесеннән үткәрделәр. Бөтен мәдәни тормышымызны шуның берлә зәһәрләп, ике дуст күрше милләт арасында аңлашылмау керттеләр вә шуның саясендә Русиянең зирәк, эшлекле, бөек Русиянең олуглыгы өчен кирәкле татарларны рус мәдәниятеннән куркытып читтә калдырдылар. Вә инсаният ноктаи нәзарыннан зур җинаять эшләделәр. Рус халкы, олуг юлга чыккач та, күршеләре берлә дуст булуның кыйммәтен аңлады, патша хәзрәтләре 17 апрельдә (бишенче елда) дингә иркенлек әмерен бирделәр. Биш йөз алтмыш меңле от-павший дигән мөселманнарга үзләре теләгәнчә торырга рөхсәт ителде. Бу хәкъканиятьле указ 17 октябрь Манифесты берлә ныгытылды. Шуннан соң мөселман халкы иркенләп тын алды. Вә йотыга-йотыга рус мәдәниятен алырга, ватаны алдындагы мәдәни бурычларын үтәргә кереште. Ул миссионерлар дәвере кичте, дип тәмам инанып, рус халкының кочагына атылды, мәктәбенә китте, әдәбиятына сарылды. Башында кәләпүше, калфагы калса да, күңеленә Тургенев, Пушкин, Чеховларны кертеп утыртты, һәм дә шул юл тугры юл дип ышанып китте. Хәзер аның ул юлда алган мәсафәсе, шул биш-ун елда үткән юлы татар халкының дүрт йөз елда үткән юлыннан кыска да түгел, тар да түгел. Ул шул юлдан барачак иде. Русиянең тигез халкы, гражданы булып, дине, милләте башка булса да, ватаны алдындагы бөтен бурычларны үтәүдә бергә булып барачак иде. Ул әле күрәселәрен күреп бетермәгән икән, патша хәзрәтләренең әмере берлә вә хөкүмәтнең кырык мәртәбә тәэкиде берлә закон булган диндә иркенчелекне таптаучылар тагы табылды, тагы теге миссионерлар даирәсеннән килеп чыкты.

Ачык хаттагы документ шул кешеләрнең законга, ватанның сәламәтлеге өчен патша хәзрәтләре тарафыннан кирәкле табылган законга никадәр әһәмият бирмәүләрен күрсәтте. Безнең дә күземезне ачты, кара көчләрнең әле һаман юлымыздан китмәгән икәнлекләрен, кара көчләрнең моңганчы иткән тәҗрибәлә-ре берлә дә сәяси гакылга керә алмауларын күрдек.

Исемез китте, гаҗәпкә калдык, 17 октябрьдән соң Ильминский юлларыннан барырга мөмкин диючеләрнең барлыгына хәйран калдык.

Сез теләсәңез ни эшләңез, ләкин безне үз юлыңызга сапты-ра алмаячаксыз. Татар-төрек гонсыры үзенең әхвале рухиясе берлә славян халкына тәмам башка булганга, исламның рухы бабадан бабага килеп, каннарымызга сеңгәнгә, безне үзеңез кебек итә алмаячаксыз. Тагы христианлыкның фәлсәфәсе никадәр гали, олуг булса булсын, ул безнең рухымызга тәмам ят. Гади халкымыз түгел, без, укыганнарымыз да, аның фәлсәфәсен хисләремезгә сыйдыра алмыймыз.

Тагы рус милләте утыз миллионлык төрек-татар кавеменең йотып йибәрерлек куәтлемени?

Аның мәдәнияте шул халыкны эретерлек зур, тирәнмени? Юк.

Безне руслаштыру сәясәте акча әрәм итү, гайрәт сарыф итүгә башка китергән файдасы шул эштә карьера ясаучы миссионерларга жалуния арттыру, медальләр бирүдән үтә алмаячактыр.

Файдасыз, мәгънәсез сәясәтне ташлап, тугры юлга керергә, ике дуст милләт арасына кер булып катышкан миссионерларны чыгарып ыргытырга вакыт.

1914 ел

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

 

Bir cevap yazın