КЕМ КЕМНЕ АШЫЙ?

Чит илдә командировкада булуым, кайткач, үземне көтеп торган эшләрнең бөтереп алуы һәм Башкортстаннан шактый ерак яшәвем сәбәпле, мин Тайфур иптәш Сәгыйтовның1 «Үткәч бәйрәм – калдык хәйран» дип исемләнгән репликасын («Ленинсы». – 1989. – 16 сентябрь) күрми үткәргән идем. Инде менә эш белән Уфа каласына килеп чыккач, язманы укыдым. Хәйран калмадым калуын, чөнки Башкортстан матбугатында мондый хәлләр булгалап тора (профессор Нургалинның2, Гаяз Исхакыйны дегеткә чумырып алып, «Кызыл таң»га биргән интервьюсын гына хәтерлик). Шулай да акны кара, караны ак итеп күрсәтүдә бу кадәргә барып җитү гаҗәпләндерми булмады.

«Казан утлары» журналының (1989. – 6 нчы сан) Г. Исхакыйга һәм аның «Башкорт бәхете» хикәясенә багышланган саны нәрсәсе белән Т. Сәгыйтовның ачуын чыгарган соң?

Беренчедән, «Казан утлары», күрәмсең, Г. Исхакыйның «егерме томлык әдәби мирасыннан» (һай шулай булсачы!) нәкъ менә башкорт халкыннан көлеп, аны мәсхәрә итеп язылган хикәясен сайлап алып баскан. Хуш, шулай дип торыйк. Ә менә хикәянең 1927 елда чыккан «Башкорт телендә әзәбият хрестоматяһы» исемле китапка кертелүен ничек аңларга? Төзүчеләрнең берсе, атаклы башкорт язучысы Давыт Юлтый3, үз халкын хурлауны ничек күрмәде, сизмәде икән?

Хикәядә реплика авторының хыялы ясап чыгарган сарказм да, башкорт халкына карата тискәре мөнәсәбәт тә юк, әлбәттә. Әдипкә чынаяк тәлинкәсе чаклы пилмән ашаткан хәрчәүнәче ни өчен башкорт булырга тиеш, ник татар түгел? Әдип гарип арбалы башкорттан таза тормышлысына күчеп утырган икән, башкортларны ул тоташ хәерчеләр итеп күрмәгән була түгелме? Инде килеп, егетнең фидакярлегенә игътибар итик. Шул заманның гореф-гадәте буенча унике яшьлек балага өйләнеп, гаилә бәхетен татымый яшәсә дә, хатын булганын кызганып, аермый да, куып та чыгармый. Кайда монда көлү, мәсхәрәләү, сарказм?

Икенчедән, реплика авторына «Башкорт бәхете»н4 басарга әзерләгән И. Нуруллинның аңлатмасы ошамаган. Бусы өчен аны гаепләп булмый. Һәркемнең үзенчә уйларга хакы бар. Кешенең фикерен бозып бирү исә гафу ителергә тиеш түгел. Миңа мөрәҗәгать итеп, Т. Сәгыйтов яза: «Кайчандыр бер узгынчы мосафир тасвирлаган вакыйгаларга таянып, бүгенге башкорт тормышына бәя бирергә тырышасыз түгелме?» Ник бүгенге? Хикәя 1910 елда язылган, 1912 елда басылып чыккан. Минем аңлатмада сүз башкорт тормышының әнә шул чордагы кайбер гореф-гадәтләре турында бара ич.

Репликага реплика белән җавап бирергә мәҗбүр иткән тагын бер җитдирәк сәбәп бар. Ул да булса – Т. Сәгыйтовның Г. Исхакыйга кара мөһер сугарга азаплануы, яла ягуы. «Г. Исхакый, – дип яза ул, – йомшак итеп әйткәндә, катмарлы, үтә милләтчелек карашлы әдип булган, үз милләтен башка халыклардан өстен куярга омтылган». Ә каты итеп әйткәндә? Хәер, репликачы катысыннан да тыелып калмаган. Аныңча, Г. Исхакый башкортларның «тизрәк үлеп-кырылып бетүен, соңгы башкорт каберендә соңгы курай уйналыр көннең тизрәк тууын юраган…». Ялган, кара ялган! Юк бу Г. Исхакыйда! Соңгы башкорт һәм соңгы курай турындагы сүзләр исә «Агыйдел» журналында күренеп киткән иде инде. Анда да, Т. Сәгыйтовта да кайдан алынганлыгы, билгеле инде, әйтелми. Мәгълүм булсын: чыганагы – 1909 елда дөнья күргән «Күк капусы» исемле фантастик хикәя. Менә күк капусы ачылган көндә, югары көчнең кушуы буенча, хикәя геройлары күз алдында төрле манзаралар, шул исәптән татар-башкорт тормышының кайбер эпизодлары ачылып китә. «Әнә хохолларның буяган өйләре уртасында калган башкорт, бабасының зыярәте өстенә утырып, тирә-янындагы кешеләрне күрмәенчә, бабаларыннан калган көйләргә курай тарта» («Җыентык». – 1909. – 12–13 б.). Ничек кенә укысаң да, бу сүзләрдән патша самодержавиесенең милли-колониаль политикасын гаепләүдән бүтән нәрсә чыгарып булмый.

Безнең оппонентыбыз дәвам итеп болай ди: «…бу кадәр шовинист әдипнең тормышы гитлерчы фашистларга хезмәт итү белән очлануы юкка гына түгелдер». Татарстан матбугатына күз салгаласа, ул күрер иде: бу версия инде кире кагылды, Г. Исхакыйны кайтаруга каршы көрәшүчеләр дә инде моңардан баш тарттылар.

Ниһаять, әйтми калып булмый торган соңгы момент. Милли патриотлыкка дәгъва иткән Т. Сәгыйтов башкорт халкын исеме аталган һәм аталмаган ниндидер «шовинистлардан» яклап һәм «үзеңне бел» дигән принциптан чыгып, аңлапмы, аңламыйчамы, татар халкын хурлый торган сүзләр ычкындырып ташлаган. «Смена» журналына нигезләнеп, ул, мәсәлән, болай дип язып китә: «…нәкъ Казан артында»… кеше ашаучылар фаш ителде. Алар арасында татар фамилиясе дә бар – моннан нинди сөземтә ясарга боерыр идегез, профессор?» Сезнең сүз сөрешегездән бер генә нәтиҗә ясап була: татарлар – кеше ашаучылар, ирек бирсәң, башкортларны да ашап бетерәчәкләр.

Аңлашылса кирәк, мондый реплика, мондый бәхәс, гаделсезлеккә корылган мондый «фикер алышулар» аңлашуга да, якынаюга да, дуслыкка да алып бармыйлар һәм бармаячаклар.

Ибраһим Нуруллин

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

Кем кемне ашый? «Татарстан яшьләре» газетасының 1989 елгы 23 декабрь санында «Ибраһим Нуруллин» имзасы белән язылган. Текст шуннан алынды.

1 Тайфур иптәш Сәгыйтов – Тайфур Барый улы Сәгыйтов (1936), башкорт язучысы.

2 профессор Нургалин – Зиннур Әхмәди улы Нургалин (1928), башкорт тарихчысы, әдәбият белгече.

3 Давыт Юлтый – Даут Юлтый (1893–1938), башкорт язучысы һәм дәүләт эшлеклесе.

4 «Башкорт бәхете» – Гаяз Исхакыйның бу хикәясе беренче тапкыр «Фамилия сәгадәте» җыентыгына (1912) кертелгән.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 333-335.

Җавап калдыру