* * *

1934 ел Харбин шәһәрендәге бишьеллык башлангыч татар мәктәбенең соң сыйныфында укыйм. Яшем – унике. Гаяз Исхакыйның Харбин шәһәренә килүен халкыбыз көтеп тора. Халкыбыз төрлечә көтә. Берләре, килеп файдасы булмас, зарары булыр, дигән фикердә. Чөнки болар Гаяз Исхакыйның фикерләрен уртаклашмый. Мондыйлар күп түгел. Башкалар исә билгесезлек хәлдә. Шулай да халкыбызның яртысыннан күбрәге аны, билгеле, язучыбыз вә шулай ук милли эшләребез артыннан армый-талмый йөрүче итеп таный, килүен шатлык белән көтеп торалар. Каршы алу программасы буенча, бер төркем халык каршы алырга стансага (вокзалга) китте. Күбрәге хатын-кыз, балалар, мәсҗед янындагы идарә, мәктәп вә төрле җыелыш, театрлар уйналган ике катлы зур бина алдына җыелып, киләчәк кунакны көтеп торалар иде. Безнең кебек мәктәп яшендәге балаларга Г. Исхакыйның әсәрләре хакында әдәбият дәресләрендә аз гына мәгълүмат бирелгән булса да, балалык бит, безгә кызыклысы Г. Исхакыйның нинди булуы иде. Менә шулай итеп көтеп торганда, урам буйлап автомобильләрнең килүе күренде. Алдагы автомобильнең ике тарафында, кулларына байраклар тотып, кешеләр баскан. Хәтеремдә калганынча, шуларның берсе Әхмәт Лаиш, икенчесе Кәлимулла Вергаз булып, берсенең кулында күк байрак, икенчесенең кулында Маньчжо-Гоның1 сары байрагы иде (бу елларда әлеге тарафларда японнар тарафыннан Маньчжо-Го – Маньчжур дәүләте төзелгән булса да, бөтен идарә японнар кулында иде).

Әхмәт Лаиш, озын буйлы, эре гәүдәле, шәһәрдә танылган спортчы булганга, Г. Исхакыйның шәхси сакчысы итеп билгеләнгән иде. Чөнки Г. Исхакыйның фикерләренә каршы булган рус монархистлары аңар каршы хәрәкәт итәләр иде. Рус монархистлары «бер бүленмәс» Россия фикерләрендә иделәр вә Г. Исхакыйны Русияне бүләргә теләүче бер кеше итеп күрәләр иде.

Автомобильләр килеп җитте. Г. Исхакый да автомобильдән чыкты. Халык бертавыштан: «Хуш килдегез, хуш килдегез, исән-саумысыз!» – дип әйтте. Соңра халык бинага керде. Шунда ярты сәгать калып, халык белән күрешкәч, Г. Исхакый аның өчен билгеләнгән, шәһәрнең иң яхшы отеле «Модерн»га оешманың картлары белән бергә китте. Балалар күңелендә исә чәчләре агарып бара торган, көләч йөзле, урта буйдан озынрак, тулы гына гәүдәле Г. Исхакый хатирә булып калды.

Берничә көн үткәч, оешма бинасының зур залында җыелышлар була башлады, вә шунда Г. Исхакый җыелган халыкка тарихыбыздан вә башка мәсьәләләрдән сөйләшүләр (доклад) уздыра башлады. Ике сөйләшүендә мин дә булдым. Тарих турында иде. Тарихыбызның борынгы вә шанлы булуын, бүгенге хәлебезнең сәбәпләрен, киләчәктә нинди юлдан барырга тиешлекне аңлатты. Ул вакытта бала булу сәбәпле, бәлки, сүзләрен тиешенчә аңлый алмаганмын. Шулай да һәркем аңлый алырлык татар телендә, кайбер вакыт арага кызыклы сүзләр дә кыстырып, ике-өч сәгать һичбер язуга карамыйча сөйли, вә бу сөйләүләр тыңлаучыларны һич арытмый иде. Шул хәтеремдә ачык булып калган.

Гаяз Исхакыйны һәр көн диярлек кунак итеп йөртү башланды. Ул вакыт мондый мәҗлесләргә байтак кеше чакырыла иде. Мәҗлес, татар гадәтенчә, аш-сулы булып, башта аш ашала, соңында чәй эчелә иде. Гадәтебезчә, өстәл ашамлыклар белән тулы була, мәҗлес тә дүрт-биш сәгатькә сузыла иде. Әлбәттә, без, балалар, бу мәҗлесләрдә булмый, читтән генә карап торадыр идек, вә шул сәбәптән ни сөйләгәннәрен дә белмим. Гаяз Исхакый безнең өйдә дә кунак булды. Утыз-кырык кеше чакырылган иде. Харбин мулласы Мөнир Хәсбиулла белән бергә өебезгә килделәр. Озын бер мәҗлес булды.

Шул ук көннәрдә Г. Исхакый әсәрләреннән «Җан Баевич» вә «Дулкын эчендә»не сәхнәдә уйнадылар2. «Җан Баевич»ны мин дә арттан гына булса да күреп калдым. Безнең өчен бик кызыклы тоелды. Бу ике сәхнә уеннары хакында соңра «Яңа милли юл» мәҗмугаларында язулар чыкты.

Бу арада Г. Исхакый Хайларга да барып килде. Соңра башка җыелышлар да булды. Тартышулар да булды, фикерләренә каршы килүчеләр дә булды. Бу җыелышлар турында билгеле бер хатирәм юк, тик шул билгеле: Ерак Шәрекъ корылтаеннан соңра Харбин оешмасы бу корылтай карарларына күрә идарә ителә башлады, вә шуның зур файдасы да булды.

Шул да хәтеремдә калды: залда Г. Исхакыйның зур рәсеме чәчәкләр белән бизәлеп куелган иде. «Җан Баевич» уены тәмам булгач, Г. Исхакыйга ак чәчәк бәйләме бирелде, вә уйнаучылар белән берлектә рәсеме алынды. Г. Исхакый чәчәкләрне берәм-берәм уйнаучыларга таратты.

Мәхмүт Таһир
1990

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

1934 ел Харбин шәһәрендәге…». Әлеге хатирә И. Нуруллинның кереш мәкаләсе белән «Социалистик Татарстан» газетасының 1990 елгы 22 февраль санында басылып чыккан. Текст «Социалистик Татарстан» газетасыннан алынды.

1 Маньжу-Гоның – Маньчжоу-го, Маньчжурия – Япон гаскәрләре тарафыннан басылып алынган Маньчжурия территориясендә оешкан марионетка-дәүләт. 1932 елның 1 мартыннан алып 1945 елның 19 августына кадәр яшәп килә. Башкаласы – Синьцзин. Маньчжоу-го тулаем Японии күзәтүе астында була һәм аның сәяси юлыннан бара. Совет-япон сугышы барышында, 1945 елның 19 августында император Пу И кулга алына һәм Маньчжоу-го дәүләт буларак яшәешен югалта. 1949 елны Маньчжоу-го территориясе Кытай Халык Республикасы составына керә.

2 «Җан Баевич» вә «Дулкын эчендә»не сәхнәдә уйнадылар. – «Җан Баевич» комедиясе 1923 елда язылып, 1939 елда Берлинда басылып чыга. «Дулкын эчендә» драмасы – Г. Исхакыйның чит илдә язылып һәм басылып чыккан иң беренче әсәре. Драма 1920 елда Парижда язылып, 1937 елда гына Берлинда басылып чыга.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 335-337.

Җавап калдыру