* * *

1917–1918 елларда, ягъни милли-мәдәни мохтарият заманында, без Уфада торганда, Гаяз әфәнде безгә күп килгәндер, дип уйлыйм. Ләкин ул елларда мин биш-алты яшемдә генә булганга, боларны бик үк хәтерләмим. Берлин дәвере, ягъни 1922 елдан соңгы вакыт турында хатирәләрем байтак.

Беренче дөнья сугышыннан соң Германиядә инфляция башланган иде. Әҗнәби, ягъни чит ил акчасы булган кешеләр өчен Берлинда тормыш арзан иде. Аның өчен Берлинда зур гына бер татар колониясе бар иде. Гаяз Исхакый белән Фуад Туктар бездән бер ел әүвәл килгәннәр иде. Без 1922 дә килдек. Хәтерләдегемә күрә, тарихчы Габдулла Баттал да ул чакта Берлинда иде. Ул дәвердә Россиядән ун-унбиш шәкерт тә килгән иде. Араларында Рәшит Рәхмәти белән доктор Рабига һәм доктор Ибраһим Вәли дә бар иде. Гаяз әфәнденең кызы Сәгадәт ханым да Россиядән Берлинга шул вакытта килде.

Берлиндагы татарлар һәр якшәмбе көнне безнең өйдә җыелыша иде. Иң азы егерме-егерме биш кеше була иде. Минем әнием Камилә ханым өйлә ашы өчен егерме кешелек итле, кишерле пылау пешерә, тау кебек пылау өстәлгә килә иде.

Аш ашау вакыты бик күңелле була иде. Моның шулай булуында Гаяз Исхакыйның роле зур иде. Чөнки иң күп сөйләшкән кеше ул. Өй иясе булган әтием күп сөйләшми, башкаларны тыңлый. Гаяз әфәнде исә, җыелышның рәисе кебек, анекдотлар сөйли, көлдерә иде. Күп еллардан бирле күрмәгән кызы белән кавышу да Гаяз әфәндене ул вакыт шат вә кәефле иткән булыр.

Гаяз әфәнде белән Фуад Туктар атна эчендә дә еш киләләр иде. Дөнья әхвале хакында озак-озак сөйләшәләр иде.

Икенче дөнья сугышы елларында Гаяз әфәнде Төркиядә яши иде. Мин ул чакта кияүгә чыккан булганга, әтиләрдән аерым тора идем. Ләкин Гаяз әфәндене әтиләрнең өендә күп мәртәбәләр очраттым.

Гаяз әфәнде белән әтием 1898 елдан бирле иптәш булганнар. Казандагы «Галләмия» мәдрәсәсендә2 һәм рус мөгаллимнәр мәктәбендә бергә укыганнар. Сәгатьләр буе сөйләшсәләр дә, сүзләре бетми иде.

Гаяз Исхакый хакындагы хатирәләремнән бере 1949 елга карый. Ул вакыт мин, ике бала анасы һәм җәмәгать эшлеклесе булу өстенә, ул заманда бик укылган «Җөмһүрият» гәзитәсенә әдәби тәнкыйть мәкаләләре яза идем. Таныла да башлаган идем. Беркөнне әниемнәр өендә Муса Җарулла Биги3 дә бар иде. Ул бер милләтнең әдәбияты үсүендә әдәби тәнкыйтьнең роле турында сүз башлады. Шунда Гаяз Исхакый болай диде:

– Гадилә, Төркия төрекләренә бераз татар әдәбиятын танытсаң иде. Мәсәлән, минем «Өйгә таба» романым4 хакында мәкалә яз.

– Сезнең ул романыгыз кайчан чыкты? – дип сорадым.

– Ун ел элек, – дип җавап бирде.

– Алайса, булмый, – дидем мин. – Әдәби тәнкыйтьтә яңа чыккан әсәрләр хакында гына языла…

Гаяз әфәнденең минем җавапка кәефе китте. Әтиемнең якын дустының теләген җиренә җиткерә алмавыма үземнең дә эчем пошты.

Тагын бер хатирәм Истанбул белән бәйле. Бей углы кварталында ничектер Гаяз Исхакыйны очраттым. Кулында савыт белән катык. «Моны кая алып барасыз?» – дигән соравыма каршы: «Сихәтем өчен докторлар катык тәүсыя иттеләр, – диде. – Көн саен катык ашыйм». Бу 1951–1952 елларда булгандыр. Ашказаны авыруы инде башланган иде. Моны ул әтиемә Япония белән Кытайдагы ашлардан дип аңлаткан иде.

Тагын моны да әйтим. Гаяз әфәнде балаларны бик ярата, алар белән сөйләшә белә иде. Әтиемнең: «Гаязга турун күрергә насыйп булмады. Шуңа күрә балаларны сөя», – дигән сүзләре хәтеремдә калган.

Гадилә Айдә1

 

 

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

(«1917–1918 елларда, ягъни милли-мәдәни мохтарият…»). Мәкалә И. Нуруллинның кереш мәкаләсе белән «Социалистик Татарстан» газетасының 1990 елгы 22 февраль санында басылган. Текст газетадан алынды.

1 Гадилә Айдә – Төркия дипломаты, тарихчы. Садри Максудиның кызы. Гаагада һәм Белградта Төркия илчелегендә эшли, Италиядә илче вазифаларын башкара. БМОда (Нью-Йорк) Төркиянең вәкаләтле илчесе. Хезмәтләре төрки халыклар тарихына, Садри Максудига багышланган.

2 Казандагы «Галләмия» мәдрәсәсендә – «Галләмия» мәдрәсәсе – «Күл буе» мәдрәсәсе яки «Касыймия» мәдрәсәсе. Башта мөдәррисе Галләм хәзрәт, аның вафатыннан соң аның улы Касыйм хәзрәт исеме белән йөргән мәдрәсә.

3  …минем «Өйгә таба» романым… – әсәр 1922 елда Берлинда языла, 1938 елда басыла.

Тәүсыя иттеләр – киңәш бирделәр.

Турун – онык.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 337-340.

Җавап калдыру