«СӘЙЯР» ТРУППАСЫ ХАКЫНДА

«Сәйяр» труппасы таралуы хакында гәзитәләрдә шактый хәбәрләр булгалады. Бу күңелсез хәбәр дөрест булса, һәммәмезнең кәефен китәрәчәк бер эш иде. Ләкин төбе «Сәйяр» труппага бигүк дуст булмаган кешеләр тарафыннан чыгарылган вә кечкенә бер эшне зур ителеп, тау кадәре күрсәтелгәне идарәмезгә ачык мәгълүмдер. «Сәйяр» труппаның таралуына дәлил иттереп Җәлал Байкин1 дигән кешенең вә аның берлән бергә хатыны Сара ханымның2 да Әстерханга китүләре күрсәтеләдер. Җәлал әфәнденең урыны «Сәйяр» труппада шактый әһәмиятсез булганга вә ул һичбер вакыт эшкә ашарлык бер роль дә уйный алырлык булмаганга, аның чыгуы һичбер төрле әһәмиятне хаиз түгелдер.

Сара ханым үткән ел гына «Сәйяр» труппага килеп кергән булса да, шактый тәрәкъкый итеп, ачылып килә торган бер ханымызның «Сәйяр» труппасыннан чыгуы, үзенең тәрәкъкыйсы өчен зарарлы булса да, «Сәйяр» труппасының игътибарына тәэсир итәр дәрәҗәдә түгелдер. Шөбһәсез, шул таркауланып йөри торган артист вә артисткаларымызның берләнә төшеп, бер труппа ясый алсалар да, театрымызның тәрәкъкыйсенә зур хезмәт булыр иде. Ләкин безнең татарның табигатендәге башбаштаклык йөз тәңкә акчасы булган бер приказчикны хуҗасына рәкыйб иттереп, хуҗа иттереп чыгарганы кебек, артистларымызның да бер-ике, өч рольне шактыйрак уйный башлады исә, «Габдулла Кариев булдым инде» дигән фикергә китерсә, гаҗәп түгелдер. Ләкин әфкяре гомумиямез, матбугатымыз, шул ярылу, шул бүленүнең бик ямьсез эш икәнен белеп, вак-төяк, театрны мыскыллап йөрүче артистларга ярдәмдә булмаска тиештер вә шуның берлән үзенең ныклыгын көчләп булса да шул башбаштаклык ясаучы артистларымызга тыңлатырга тиештер. Халкымыз һәр сәхнәдә чыккан бер кешене артист дип каршы алганга, эшкә иренгән бик күп кешеләр «артистмыз» дип мәйданга атылдылар вә әллә никадәр исемнәрдә «труппалар» тәэсис ителделәр3. Боларның труппалары күп вакытта үзеннән һәм үзеннән авылдаш Әхми абзыйның малае берлән па-роходта очраган бер асрау кыздан гыйбарәт булса да, оятсызлыкларының иге-чиге булмаган бу якуннар Петербург, Мәскәүләрне дә былчыратуга кадәр килеп җиттеләр. Халыкның шуларга каты торып, шул утын авызларны сәхнәдән куып чыгармаулары аркасында үзләрен чынлап артист дип уйлый башладылар. Халкымызның бик күбесе «йә инде, мескин, расхудлары бардыр, барыйк инде» дип кызганып сәдака бирүләре – шулар батырайтты… Кәсеп җиңел булганга, әллә никадәр иярченнәр чыкты. Укымаган шәкерт, эш яратмаган приказчик, эш юктан «милләт хадиме» булып йөри торган кызыл авызлар театрга ябыштылар. Шулар менә чын артистларымызга зарар итәләр. Шулар менә, безнең театрымызның кыйммәтен төшенергә хезмәт итеп, милли җинаять ясыйлар. Шулар менә рус халкын, укыган зыялыларымызны театрдан биздерәләр. Аларга ярдәм нинди генә юлда булса да булсын, бу көнге көндә милли дошманга ярдәмдер. Аларны күтәрешү, аларны култыклашу . милли театрымызның тамырын кисүдер вә милли җинаятьтер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Әһәмиятне хаиз – әһәмияткә ия.

Рәкыйб – көндәш.

Әфкяре гомумиямез – гомуми фикеребез.

Тәэсис ителделәр –  оештырылдылар.

Якуннар – барлык (кешеләр).

 «Сәйяр» труппасы хакында. «Ил» газетасының 1915 елгы 9 гыйнвар (59 нчы) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынды.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Казанның «Шәрекъ клубы»нда эшләп килгән «Сәйяр» труппасы бинасыз кала: бина хәрби лазаретка әйләндерелә. Тамак авыруы көчәюе сәбәпле, Габдулла Кариев да труппада уйнауны киметә, репертуар мәсьәләсе дә читенләшә, кайбер артистлар труппадан китә башлыйлар. Труппа яшәешендә килеп туган мондый авыр хәлләр турында вакытлы матбугат битләрендә дә хәбәрләр күренә. Әмма «Сәйяр» барыбер таркалмый, аның Габдулла Кариев җитәкчелегендәге изге эшчәнлеге 1918 елга кадәр дәвам итә.     

1 Җәлал Байкин (1886–1954 елларда яшәгән) – соңыннан да артист, режиссер буларак сәхнә эшчәнлеген дәвам итте, Әстерханда татар театрын оештыручыларның берсе булды.

2 Сара ханым –  Сара Байкина (1895–1972), актриса, РСФСРның атказанган артисткасы.

3 …әллә никадәр исемнәрдә «труппалар» тәэсис ителделәр. –  Мәсәлән, 1912 елда Уфада беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская – «Нур» труппасын, 1914 елда Әстерханда Зәйни Солтанов «Татар артистларының драма ширкәте» дип аталган труппа төзи. Бу елларда татарлар яшәгән күп төбәкләрдә драма әсәрләрен сәхнәгә кую ешаеп китә.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 8-9

 

Җавап калдыру