МИЛЛИОН ЧӘЧӘКЛӘР

Гаяз Исхакыйның

кырык еллык әдиплек

хезмәте хөрмәтенә

 

Китреңез ал-гөл чәчәкләр,

Ил исен, ил чәчкәсен.

Ил буе тулган чәчәкләр –

Китереңез һәммәсен.

 

Ул – бөек әдип, көрәшче,

Иң кадерле бер акын.

Милләтен, халкын сөюче,

Бар күңелләргә якын.

 

Саргаеп дошман кулында

Ул чәчәкләр сүнмәсен!

Су сибелгәндер кырык ел,

Китреңез тиз, шиңмәсен!

 

Китреңез миллион чәчәкләр,

Шаулаңыз алкыш илә;

Яңгырап торсын бу көннәр,

Мең сәлам, тәбрик илә!

 

Бел, бүген мәшһүр, бөек зат,

Иң кадерлебез килә!

Туктамас бу буй кырык ел

Аркасында йөк илә.

 

Мең бәла, михнәт күреп ул

Йитте бу көндә тагын.

Китреңез миллион чәчәкләр,

Белсәңез аның хаккын.

 

Әнә күр, Ерак Шәрекътан

Тезлешеп яшьләр килә!

Ил өчен сызган юлыңнан,

Рәхмәтен сөйләп сиңа.

И бөек даһи! Көнеңне

Мин дә алкышлар илә

Каршылап миллион чәчәкне

Җырлыймын шигърен сиңа!

 

 

Шаһвәли Келәүле

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

Миллион чәчәкләр. «Мөхәммәтгаяз Исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге» (Muhammed Ayaz Ishaki. Hayati ve faaliyeti. 100 dogum yili dolayisiyla. Ankara) дигән җыентыкта  «Шаһвәли Келәүле» имзасы белән басылган. Текст төрек теленнән тәрҗемә ителеп алынды.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 269-270.

Җавап калдыру