ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДАГЫ УРЫНЫ

Әгәр татар әдәбиятын өйрәнүче студентлар яисә бу тема белән теге яки бу максаттан чыгып кызыксынган кешеләр Гаяз Исхакый шәхесе һәм иҗаты турында мәгълүмат тупларга ниятләнсәләр, шуны күрәчәкләр ки: Советлар Союзында 1926 елдан хәзерге заманга кадәр татар әдәбияты буенча чыккан әсәрләрдә (Ибраһим Нуруллинның «ХХ йөз башы татар әдәбияты» (1966); Мөхәммәт Гайнуллинның «Татарская литература и публицистика начала ХХ века» (1966), китапларын да кертеп) Гаяз Исхакый бары тик «буржуаз милләтче», «контрреволюционер» һәм «ак эмигрант» буларак тамгалана; шул сыйфатлардан үзгәләр очрамый. Сәяси идеяләре, эшчәнлеге һәм әдәби әсәрләре аркасында әүвәл патша режимы тарафыннан төрмәгә утыртылган һәм сөргенгә җибәрелгән Гаяз Исхакый большевиклар ягыннан да шул ук сәбәпле эзәрлекләнгән, ахыр чиктә туган илен ташлап китәргә мәҗбүр булган, әсәрләре исә Советлар Союзында тыелган.

Фәкать Җамалетдин Вәлиди2 генә совет җитәкчеләре әле әдәбиятка карата идеологик ташламалар ясаган вакытта, ягъни 1923 елда, Мәскәүдә һәм Петербургта бастырган «Очерки истории, образованности и литературы татар» исемле китабында: «Гаяз Исхакый исеме яңа татар әдәбиятында иң алдынгы урын тота», – дип яза алган. Габдрахман Сәгъди3 дә, гәрчә ул Исхакыйның кайбер әсәрләрен тәнкыйть итүе белән танылса да, аны «көчле татар язучыларыннан берсе» дип сыйфатлый.

Гаяз Исхакый, чыннан да, татар әдәбиятының иң күренекле вәкиле була. Ул иҗат иткән романнар, хикәяләр, пьесалар, хатирәләр һәм тарихи әсәрләрнең саны иллегә җитә4. Бу әсәрләрнең зур күпчелеге ХХ гасыр башыннан алып Октябрь инкыйлабына кадәр язылган. Алар ул еллардагы татар җәмгыятенең мәдәни, социаль һәм сәяси яшәешен чагылдыра. Бөтен әсәрләр дә укучыга билгеле бер фикерләр җиткерү максаты белән иҗат ителгән. Гаяз Исхакый өчен әдәбият – бар нәрсәдән дә бигрәк, халыкны дөрес юлга салу чарасы. Ул, үзенең әсәрләрен язып, халыкны заманча (ягъни аурупалы рухта һәм руслар белән бертигез хокуклы) мәгарифкә, социаль һәм милли тигезлеккә ирешергә, ниһаять, бәйсез Идел-Урал (татар-башкорт) дәүләтен төзергә рухландырырга тырышкан. Чөнки язучы «милли азатлыкны бары тик бәйсезлек тәэмин итә алачак» дигән фикерне алга сөргән. Әдәби әсәрләреннән ачык күренгәнчә, Гаяз Исхакый үзенең фикри үсешендә эволюция кичергән: башта ул социалистик карашларны үз иткән, аннан соң бөтен игътибарын Русиядәге татарларга тиң хокуклар тәэмин итүгә юнәлдергән, инде соңра большевикларга баш бирмәүче милләтпәрвәр дәрәҗәсенә килгән.

Гаяз Исхакыйның әсәрләрендә образлар җәмгыятьнең төрле катлауларын чагылдыра; алар арасында бай эшкуар да, эре җирбиләүче дә, аларның гаиләләре дә, приказчик та, авыл агае да, укытучы да, шәкерт тә, мулла да, ярлы, яшь идеалист зыялы, бай һәм фәкыйрь кызлар, фахишәләр, рус армиясендә хезмәт итүче татарлар һәм башкалар бар. Бу персонажларның һәммәсе дә, үзләре караган социаль һәм һөнәр катлавының үзенчәлекләренә муафыйк төстә, гүя язучы язган сценарийдагы вакыйгаларга реаль тормышта тап булганнар да шуларга ярашлы рәвештә хәрәкәт итәләр. Хәлбуки совет әдәбияты әсәрләренең күбесендә байлар һәм дин әһелләре сыйныфы барысы да тискәре яктан гына күрсәтелә. Иҗаби, уңай характер фәкать фәкыйрь персонажларга бирелә. Гаяз Исхакый үз иҗатында тормышның асылына тугры кала, объективлыкка кимчелек китерми, әсәрләрендәге каһарманнарга чынбарлыктагыга охшаш роль бирергә тырыша. Яхшы һәм начар кешеләр байларда да, ярлыларда да бар. Мулланың кадимче яки реакционер булуы мәҗбүри түгел. Укучы Гаяз Исхакыйның әсәрләрендә җәмгыять алгарышына көченнән килгәнчә ярдәм итеп торган муллаларны да күрә.

Исхакый әсәрләренең теле, кагыйдә буларак, бик җитди. Әмма урынына карап, язучы җор телле булып та китә, мәзәк сүз дә куллана. Ул татар кече буржуазиясенең һәм дин әһелләре сыйныфының артталыкларын, үсешләренең кытлыгын күрсәтүдән дә тайчанмый.

Гаяз Исхакый әдәбият мәйданына ХХ гасырга аз гына кала чыга. 1900 елда дөнья күргән «Кәләпүшче кыз» исемле кыска романы чыгып, укучылар тарафыннан бик уңай каршы алына. Бу әсәрдә автор Камәр исемле яшь бер кызның тормышын сурәтли. Атасы үлгәч, кыз әнисе белән бергә мәхәлләдәге кечерәк кенә бер һөнәрханәдә кәләпүшләр тегә башлый. Шунда ук эшләгән бер егет аны өйләнәм дип алдый һәм ташлап китә. Бераз вакыт үткәннең соңында байбәтчә аны күпмедер вакыт квартирда бикләп тота. Ниһаять, Камәр фәхешханәгә эләгә, чирли башлый һәм үлеп китә. Күргәнебезчә, хикәянең «кыйссадан хиссасы» – әхлаксызлыкка нәфрәт белдерү, яшь кызларны Камәр хәленә төшмәсеннәр өчен кисәтү, шулай итеп, аларны Камәр фаҗигасеннән яклау. Шуны да әйтү кирәк: «Кәләпүшче кыз» аңарчы татар әдәбиятында күрелмәгән сентименталь роман жанрына матур үрнәк булып тора.

Әсәрнең азагында берничә битлек өстәмә бар. Ул – үз кызының Камәр язмышын кабатлау куркынычыннан хафаланган ананың Гаяз Исхакыйга язган хаты. Моңа нигезләнеп, түбәндәгене фараз итә алабыз: язучы әлеге әсәрен теманың актуальлеген күздә тотып, аны нәкъ вакытында иҗат иткән.

Гаяз Исхакыйның «Кәләпүшче кыз»дан әүвәл язган әсәрләре арасында иң әһәмиятлесе, һичшиксез, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» романы. Ул 1904 елда басылып чыккан. Халыкның мәдәният үсеше юлыннан гаять тә әкрен атлавына эче пошкан һәм киләчәкнең бик караңгы булу ихтималыннан хәвефләнгән язучы бу әсәрендә аеруча байларны, дин әһелләрен һәм голяманы бик усал тел белән тәнкыйть итә. Язучы аларның искегә ябышуларын, мәдәният өлкәсендә эшләнергә тиешле реформаларга актив һәм пассив каршы килүләрен фаш итә, ачулы сүзләрне йөзләренә ора. Әсәрендә Гаяз Исхакый татарларны «болгарлар» дип атый. Автор ХХII гасыр ахырында милләтнең әкренләп бетү, юкка чыгу юнәлешенә кереп китеп, җир йөзеннән югалуның башлану процессын күрсәтә, шулай итеп, алдынгы дин әһелләрен һәм зыялыларын кисәтергә, «бик каты төртеп уятырга» тели, туган халкын сүлпәнлектән вә җаһиллектән арынырга чакыра. Йомгак өлешендә Гаяз Исхакый, әгәр халык заманча мәдәниятне үзләштермәсә, социаль реформаларны якламаса һәм Аурупа ысулы мәгариф (шул исәптән техник мәгариф) системасына иярмәсә, ул бетүгә йөз тотачак, дип әйтә.

Әлбәттә, ул көннәрдә каләмдәшләре Фатих Кәрими5, Галиәсгар Камал6, Мәҗит Гафури7, Шакир Мөхәммәдов8, Закир Һади9 һәм башкалар кебек үк Гаяз Исхакый да үзгәрә баручы дөньядан һәм алга киткән милләтләрдән артка калмас өчен милли әхлакны саклап калу һәм татар мәгариф системасын реформалау кебек чараларның гына җитмәячәген белү дәрәҗәсенә җитмәгән иде әле.

«Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның эчтәлеге кыскача болай: алдынгы карашлы кечерәк болгар (татар) төркеме заманча мәгариф системасына күчү, нәшриятлар ачу, сәнгать һәм музыканы үстерү идеяләрен тормышка ашыру өстендә эшлиләр. Кызганычка каршы, бу төркемнең иҗтиһады-гайрәте иске карашлы, кадимче голяма һәм дин әһелләре, шулай ук бай кәсәбәчеләрнең һәм эре җирбиләүчеләрнең тискәре мөнәсәбәтенә тап булалар, шул рәвешле ниятләрен гамәлгә күчерә алмыйлар. Дөрес, китаплар чыгуын чыга, әмма барысы да диярлек эшкә ярый торган түгел. Рәссамнар һәм башка сәнгатькярләр динчеләр басымы астында. Мәктәпләр, бик күп буш бәхәсләр булу сәбәпле, юньле белем бирмәс хәлгә төштеләр. Болгарлар (татарлар), милли һәм дини үзенчәлекләрен югалтудан куркып, балаларны рус мәктәпләренә бирүдән шикләнеп торалар. Җәмгыять әхлагы бозылып бара, фахишәлек һәм төрле чирләр авылларда да күренә башлады. Шул вакытта әллә каян килгән эпидемик авыру калган халыкны кырып бетерә. Ике генә болгар – Җәгъфәр белән аның хатыны Сөембикә генә исән калалар. Җәгъфәр – танылган тарихчы һәм болгар мәдәнияте белгече. Ирле-хатынлы Идел-Уралны гизәләр, юкка чыккан милләтнең тарихи истәлекләрен өйрәнәләр һәм халык дучар булган бәланең сәбәпләрен башкаларга аңлаталар. Хатыны үлгәннән соң, [Җәгъфәр] өметсезлеккә төшә, Казан шәһәрендәге Сөембикә манарасына менә һәм шунда үлә.

Язучының өч бүлектән торган «Теләнче кызы» романының беренче бүлеге 1906 елда басылып чыга. 450 биттән гыйбарәт искиткеч кызыклы бу әсәрдә Гаяз Исхакыйны зур әхлакчы һәм гуманист итеп күрәбез. Романның төп темасын янә гадел социаль шартлар белән заманча мәгариф кирәклеге тәшкил итә. Әсәрдә башлыча түбәндәге персонажлар бар.

Сәгадәт – демобилизацияләнгән карт солдатның кызы. Алар, авылдагы кытлыктан качып, Казанга килеп төпләнгәннәр. Габдулла Әмирхан – бай углы, надан, иркә һәм начар гадәтләр иясе. Мансур – хосусый рәвештә мөгаллимлек иткән, матди тормышы начар, әмма мәдәни һәм социаль үсеш өчен көч-куәтен куючы яшь татар зыялысы.

Сәгадәтләр гаиләсе Казанда фәкыйрь-фокара яшәгән мәхәлләдә торып торалар. Әтисе вафат булганнан соң, яшь кыз теләнчелек белән көн күрү мәҗбүриятендә кала. Көннәрдән бер көнне ул теләнү максаты белән башка теләнчеләр белән бергә Габдулла өенең капкасына килә һәм, үзе дә сизмәстән, аның тозагына төшә. Бераздан аны «кавышу» өенә китерәләр. Шул ук вакытта Габдулла Мансурдан дәресләр ала башлый һәм аның файдалы йогынтысы астында кала. Тиз дә үтми, ул кылган әшәкелекләренә үкенә башлый һәм, Сәгадәткә карата эшләгән кабих хатасын төзәтү өчен, Мансур белән бергә аны эзләргә керешә.

Романның өченче бүлегендә Сәгадәт инде Габдулланың хәләл җефете буларак сәхнәгә чыга. Фәкыйрьлекнең ни икәнен яхшы белгән яшь хатын хезмәтчеләргә шәфкатьле мөгамәлә кыла, аларның хәлен яхшырту өчен, кулдан килгәннең барысын да эшли. Ул арада урта белем дипломын алу максаты белән Мансурдан дәресләр дә ала. Габдулланың өе Мансур белән зыялы дуслары очраша торган урынга әйләнә.

Рус-япон сугышы10 башланып киткәч, Габдулла хәрби материалларны спекулятив бәяләр белән сату эшенә башы-аягы белән кереп чума, аның начар гадәтләре тора-бара яңадан кайта, ул төрле хатын-кызлар белән чуала. Байның холыксызлыгыннан тәмам туйган хезмәтчеләр, ачулары чыгып, аның өенә ут төртәләр. Сәгадәт тә, иреннән китеп, югары белем алу өмете белән Петербургка юл ала.

Гаяз Исхакый һәм аның кебек алдынгы, тәрәкъкыйпәрвәр кешеләр искергән йолаларга, шул исәптән яшь кызларны, ризалыкларын да сорамыйча, кияүгә тотып бирү гадәтенә каршы көрәшәләр. Исхакый иске өйләнү ысулының нигезендә яткан сыйныфчылык принцибын һәм байлар белән юксыллар арасындагы дошманлык сәбәпләрен зур осталык белән «Алдым-бирдем» пьесасында ачып сала.

Бай сәүдәгәр Хәлил белән хатыны Гарифәнең Галия исемле кызлары бар. Ул кибетләрендә конторщик булып эшләүче Ибраһимны сөя, ләкин әнисенең иске гореф-гадәт буенча кызын һич күрмәгән һәм танымаган берәүгә бирергә теләвен дә белә. Әлбәттә ки, Гарифә ханым Галиясен үз кибетләрендә эшләгән хезмәтчеләргә кияүгә бирергә теләмәс. Галия белән Ибраһим, шаһитлар табып, никах шартнамәсе нигезендә өйләнешәләр. Ислам кануннары буенча, мондый шартнамә аларны шәргый ирле-хатынлы пар дип раслап куя. Хәлбуки кызның әнисе, аны башка бер кешегә бирергә дип алдым-бирдем йоласын үткәреп, Галиянең булачак кияүнең өендә бик бәхетле яшәячәгенә тәмам инанган. Әмма Галия – көчле ихтыярлы һәм алдынгы карашлы Галия – анасының берьяклы карарына буйсынырга уйламый да. Ата белән ана кызларын бер бүлмәләренә бикләп куялар, төрле хәйләләр корып, «алдым-бирдем» шартнамәсен кулга төшермәкче булалар. Акча исен сизгәннән соң теләсә нинди йомышларны үтәргә әзер торган бер мулла, Галиянең элек һич тә кияүгә чыкмаганын фараз итеп, әтисе тапкан бер егет белән никахландыра. Әмма Галия, форсат табып, Ибраһим янына кача һәм анда әтисе белән бертуган Садыйк абыйсын очрата. Анысы, олы гына кеше булуына карамастан, Галиянең хәрәкәтен хуплый һәм яклый.

Гарифә ханым вакыйга каршында нишләргә дә аптырап кала, йөрәге сыкрый, борчыла. Ибраһим үз нәүбәтендә Галиянең әти-әнисенә алгарышны туктату мөмкин түгел, яңа социаль идеяләр һәм реформа-ислахның киң халык гаммәсе тарафыннан яклана, дип тасма телләнә, ахыр чиктә аларны үз ягына аудара. Аталы-аналы Ибраһим белән Галия никахына ризалык бирәләр. Шулай итеп, Галия, нык каршылык күрсәтеп, үзе теләмәгән кешегә кияүгә бару куркынычыннан котыла.

«Тормышмы бу?» исемле романда сюжет нигезе «Алдым-бирдем»дәгесеннән бөтенләй үзгә. Бу әсәр 1895–1908 еллар дәвамында мәдрәсә шәкертенең көндәлек дәфтәре рәвешендә язылган. Тәрәкъкыйпәрвәр һәм исляхат яклы роман каһарманы, иске гореф-гадәтләргә эчтән каршы булса да, моны ачык белдерүдән тартынып тора. Гәрчә ысуле кадимчеләрнең гамәлләрен яратмаса да, әтисенең теләге буенча указлы мулла булып китә, исляхчылык һәвәсе исә мохитнең тәэсире аркасында әкренләп юкка чыга бара. Аңарчы һич күрмәгән-нитмәгән кызга янә ата-анасы димчелек иткән сәбәпле өйләнә. Шулай итеп, гомере канәгатьсезлек һәм боекканлык эчендә үтә.

Беренче бөтендөнья сугышы алды елларында рус хакимияте астындагы төркиләр, хосусан татар-башкортлар арасында милли хәрәкәт тарала һәм көчәя башлый. Милли үзаңны үстерү һәм милләтнең мәнфәгатьләрен кайгырту татар әдипләренә дә куәтле тәэсир ясый. Моның бер нәтиҗәсе – ул дәвер татар язучыларының тарих темасына йөз белән борылулары. Тарихи кешеләр һәм дәверне сурәтләгән берничә әсәр шул елларда дөнья күрә.

Гаяз Исхакый да бу агым эчендә үзенә аерым урын ала. Мәшһүр «Зөләйха» исемле трагедиясе шул вакытта языла. Әсәрнең темасы – татарларның көч һәм кылыч белән христианлаштырылуы. Автор христиан булырга һәм рус кешесенә кияүгә чыгарга мәҗбүр ителгән яшь мөселман хатын-кызының кара язмышын гаять тәэсирле рәвештә сурәтли. Ул тыштан караганда – христиан, әмма кальбендә ислам динен йөрткән бу яшь хатынның уйларын вә тойгыларын бик оста чагылдыра һәм анализлый.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында Гаяз Исхакый катгый рәвештә Төркия яклы була, Русиядәге мөселман кардәшләрен бу илгә каршы сугышта катнашмаска чакыра. Татар-төрек теләктәшлеге һәм кардәшлеге язучының әсәрләрендә, аерым алганда, «Дулкын эчендә» һәм «Өйгә таба» повестьларында тулы чагылыш таба. «Өйгә таба»ның төп каһарманы, Русиядә төркиләр яшәгән төбәкләрне Төркия белән берләштереп, төрки мәмләкәт төзү хыялы белән яши. Шул персонажы аша Гаяз Исхакый үзен төрки миллиятче һәм хәтта пантюркист булуын исбатлый. Түбәндә әсәр эчтәлегенең кыскачасын бирәбез.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында Кавказда албай Мирхәйдәр Тимергали Төркиягә каршы планлаштырылган генераль һөҗүм башлыгы итеп билгеләнә. Мирхәйдәр инде егерме сигез ел буена рус армиясендә хезмәт итә. Үзенең рус булмавы турында һич уйламый-нитми, вазифасын башкарып килә. Беркөнне үлгән хатынының дусты Әсмага очраклы рәвештә тап була. Әсма азәрбайҗанлыда кияүдә икән. Ул Мирхәйдәрне өйләренә дәшә. Полковник кунак булып барган гаиләнең тирән милләтчелек һәм илсөярлек атмосферасына чумгач, аның тәэсиренә бирелә.

Кавказ фронтында руслар тарафыннан басып алынган төрек төбәкләренә, төрек тол хатыннарына һәм ятимнәргә ярдәм итү өчен рөхсәт сорарга килгән мөфтине рус гаскәрләре штабы башлыгы мыскыл итеп куып чыгара. Мирхәйдәр шуңа һәм Төркиягә каршы яңа һөҗүмнәр планлаштырылган киңәшмәләрдә рус офицерларының шовинистик кыланышларына шаһит була. Шуннан ул гомере буена рус мәнфәгате хакына хезмәт итүен, шул рәвешчә үз халкының изелүенә һәм аны кол итүгә юнәлдерелгән сәясәткә турыдан-туры ярдәм итүен, хәзер исә соңгы бәйсез төрки дәүләтне юк итүне максат кылган Русия империясенең бер коралы булуын бик ачык аңлый. Серблар, чехлар һәм әрмәннәрнең мондый вазгыятьтә үзләрен ничек тотулары да полковникка тәэсир итми калмый. Нәтиҗәдә ул үз карамагындагы татарлар, азәриләр, төрекмәннәр, кумыклар һәм башкалардан торган җиде-сигез мең кешелек корпусы белән төрекләр ягына чыгып, аларга рус хәрбиләренең яшерен планнарын сөйләп бирергә һәм, шулай итеп, аларның яңа һөҗүмнәрен җиңелүгә дучар итәргә карар кыла. Әкренләп солдатларының фикерен дә тикшерә, аларның да аның яклы булуларына тәмам ышана. Тик руслар полковник Тимергалинең планын ничектер белеп алалар. Аны солдатлары белән сугыш сызыгына җибәрәләр дә үзен ике ут арасында калдыралар. Тимергали яралана, вазифасын җиренә җиткереп башкара һәм һәлак була.

Гаяз Исхакый 1920 елларда тагын сигез әсәр иҗат итә дә әдәби эшчәнлектә тәнәфес ясый. 1928 елда Берлинда айлык «Милли юл» журналын чыгара башлый. Басманың төп максаты – Идел-Урал бәйсезлеге идеясен тарату. 1939 елның көзендә Берлинда журналга каршы хәрәкәтнең галәмәтләре күренә башлагач, Исхакый аны ябарга мәҗбүр була һәм яңадан әдәби иҗат эшенә керешә. Күргәнебезчә, язучы һәм сәясәтче гомере буе сөйгән халкының мәдәни, социаль, сәяси өлкәләрдә үсеше өчен армый-талмый хезмәт иткән, шул ук вакытта милли идеяләрен чит илләргә дә танытуга зур гайрәт күрсәткән.

Шик-шөбһә юк ки, Гаяз Исхакый әллә ничә том тәшкил итәрлек әдәби әсәрләре һәм мәкаләләре белән классик һәм замандаш татар әдәбиятын баеткан, халыкны агартуга һәм милли-фәлсәфи фикернең тамырланып китүенә гаять зур өлеш керткән.

Без шулай ук Гаяз Исхакыйның чит илләрдәге хөррият атмосферасыннан файдаланып, цензурадан курыкмыйча язган әсәрләрен дә тәкъдир итәргә тиешбез.

Гаяз Исхакый туган иленең хәзерге җитәкчеләре аның әсәрләрен тыйдылар һәм язучыларга аның турында нинди дә булса мәгълүмат бирергә ирек бирмиләр. Әмма ләкин моңа карамастан Гаяз Исхакыйның татар әдәбиятында казанган урыны һәрвакыт сакланачак.

Густав Бурбиэль1

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

Гаяз Исхакыйның татар әдәбиятындагы урыны. «Мөхәммәтгаяз Исхакый. Тормышы һәм эшчәнлеге» (Muhammed Ayaz Ishaki. Hayati ve faaliyeti. 100 dogum yili dolayisiyla. Ankara) дигән җыентыкта «Густав Бурбиэл» (Gustav Burbiel) имзасы белән басылган. Текст, татар теленә тәрҗемә ителеп, шуннан алынды.

1 Густав Бурбиэл – чыгышы белән Германиядән (1912 елда туган). Татар һәм кырым-татар телләре белгече. 1960 еллардан башлап АКШның Колумбия университетында татар теле укытканы билгеле.

2 Җамалетдин Вәлиди – Җамал Җәлалетдин улы Вәлидов (1887–1938), әдәбият һәм тел галиме, тәнкыйтьче.

3 Габдрахман Сәгъди – Габдрахман Гайнан улы Сәгъди (1889–1956), танылган шәркыятьче, татар һәм үзбәк әдәбиятлары тарихы белгече.

4 …иллегә җитә. – Хәзерге вакытта Гаяз Исхакый язган илле ике әдәби әсәр мәгълүм.

5 Фатих Кәрими – Фатих Гыйльман улы Кәрими (1870–1937), мәгърифәтче-педагог, галим, язучы, тәрҗемәче, журналист, нашир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе (1870–1937).

6 Галиәсгар Камал – Галиәсгар Галиәкбәр улы Камал (1879–1933) –драматург, театр сәнгате һәм җәмәгать эшлеклесе.

7 Мәҗит Гафури – Мәҗит (Габделмәҗит) Нургани улы Гафури (1880–1934), язучы, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.

8 Шакир Мөхәммәдов  – Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдев (1865–1923), язучы, нашир һәм журналист, «Карчыга»журналының баш редакторы.

9 Закир Һади  – Закир Һадиулла улы (1863–1933) мәгърифәтче әдип, педагог.

10 Рус-япон сугышы – Россия империясе белән Япония дәүләте арасында 1904–1905 елларда булган һәм Россиянең җиңелүе белән тәмамланган сугыш.

 

Кабих – әшәке.

Албай – полковник.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 261-268.

Җавап калдыру