МӘРХҮМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ ҖЕНАЗА МӘРАСИМЕ

22 июльдә дөньядан кичкән Гаяз Исхакыйның җеназасы, үзенең васыяте буенча Истанбулга күчерелеп1, Әдирнәкапы шәһитлегендә газиз иптәше һәм бөек якташы Йосыф Акчура кабере янында җирләнде.

Аннан элек Анкара тимер юл станциясендә язучының дуслары һәм якын көрәштәшләре катнашы белән мәрхүмне искә алу мәрасиме булды. Соңра җеназа поезд белән Истанбулга китерелде. Идел-ураллылар, төркестанлылар, төньяк кавказлылар һәм азәрбайҗанлылар аны, күтәреп, Баязит җамигъ мәчетенә илттеләр. Анда җеназа намазы укылды, шуннан соң дуслары һәм мәдәният җәмгыятьләре тарафыннан китерелгән чәчәк бәйләмнәре белән бизәлгән машинада мәет Әдирнәкапы шәһитлеге зиратына хәрәкәт итте. Чәчәк бәйләмнәре арасында Анкара һәм Истанбул «Төрек учаклары» җибәргән2 икесе аерылып тордылар. Мәрхүмнең кабере башында беренче сүзне алтмыш еллык иптәше профессор Садри Максуди Арсал алды. Үксеп елаган тавышлар фонында мөхтәрәм Садри Максуди мәрхүм белән тәүге тапкыр танышуы, аның саф һәм идеаль гаилә мохите, бергәләшеп Идел-Урал төрекләренең милли уянуы һәм азатлыгы өчен эшләүләре, Гаяз Исхакыйның югары әдәби мәртәбәсе, зур осталык белән язылган әсәрләре һәм шулай ук бөек сәяси хезмәте турында сөйләде.

Бу нотыктан соң Көнбатыш Төркестаннан Б. Наим (Нәгыйм) һәм Көнчыгыш Төркестаннан Б. Иса (Гайсә) мәрхүмнең сәяси эшчәнлеге хакында сөйләделәр. Алардан соң сүз алган А. Ваһап Йортсәвәр3, җөмләдән, түбәндәгеләрне әйтте: «Мәрхүм Гаяз Исхакый фәкать искиткеч әдип буларак тәкъдиргә лаек сансыз әсәрләр язып кына калмаган, ул бер үк вакытта күп санлы төрек-татар гаммәсенең көрәше һәм милли азатлыгы юлын сызган һәм азатлык өчен көрәш идарәсен үз өстенә йөкләгән идеолог һәм сәяси юлбашчы булган.

Идел-Урал милли азатлыгы сугышы дигәч, хәтергә иң әүвәл фикер иясе, эшсөяр һәм эшлекле язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакый килә. Дуслары вә дошманнары аны шушы сыйфатлары белән белгәннәр һәм шушы сыйфатлары белән ул тарихка керде.

Гаяз Исхакый, бакый ял итү урынына сәфәр итсә дә, әле һаман да тормышка ашмаган бөек дәгъваны – Идел-Урал азатлыгы дәгъвасын – яшь буынга изге әманәт итеп калдырды. Яшьләр мәрхүмнең кабере янында бу изге әманәтне кабул итәргә тиешләр».

Мәрасим тирән кайгы һәм күз яше эчендә тәмамланды.

1954

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

Мәрхүм Гаяз Исхакыйның җеназа мәрасиме. «Азәрбайҗан» журналының 1954 елгы 4–5 нче саннарында имзасыз басылган. Текст, азәрбайҗан теленнән тәрҗемә ителеп, шуннан алынды.

1 …Гаяз Исхакыйның җеназасы, үзенең васыяте буенча, Истанбулга күчерелеп… – Истанбулда яшәгән Г. Исхакый, хәле начарая башлагач, 1954 елның 26 маенда кызы Сәгадәт янына Анкарага күчеп килә.Үлеменнән соң җәсәде Истанбулга китерелә һәм шунда җирләнә.

2 …Анкара һәм Истанбул «Төрек учаклары» җибәргән… – «Төрек учаклары» – 1912 елда Төркиядә мәдәни максатларны күздә тотып оештырылган җәмгыять. 1931 елда Мостафа Кәмал паша әмере буенча, ул Җөмһүрият-халык партиясе белән берләштерелә. 1949 елда әлеге җәмгыять яңадан тергезелә.

3 А. Ваһап Йортсәвәр – Габделваһап Йортсәвәр, милләте белән азәри язучы һәм шагыйрь. Төркиядә яшәгән.

Тәкъдиргә лаек – бәя бирүгә лаек.

Гаммәсенең – массасының.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 128-129.
 

Җавап калдыру