105. Сәгадәт Чагатайга

1948, 12 апрель

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алдым. Банкага әле барып белешә алмадым. Ләкин анда, минемчә, куркулачак нәрсә юк. «Дуган» ширкәте ул «Япы Креди» банкасының баласы гына. Миңа шул банкадан пара мөгамәләсе Анкара берлә «Дуган» ширкәте аша япыла, диделәр. Пара мәсъраф алмаулары да шуның өчен. Алай да мәкъбузны  югалтдым.

Сиңа Тогрулның1 адресын (уны Һидаять васитасы берлә алган идем) күндергәч, Муса әфәндене зиярәтем көнендә өлкән Акчураны2 эзләп тапдым. Тогрулның ничек яшәвен сорашдым. Бик бәһале, диде. Һәр айга 400 лира күндерәмез. Бу таләбә хәяты өчен. Бераз гәниш яшәмәк эстәсә, 500 лира лязем, диде. Һәм дә бу яз тәгътыйлендә Италиягә киләчәк, анда тормыш ике өлеш очсыз икән, диде. Бәлки дә, тәхсилен  дә Италиягә күчерергә уйлый торганлардыр. Исвичрә ике сугышкан тарафдан да бик күп зәнгинлек  казанды. Фәүкылгадә байыды. Транвайаж айга 600 франк мәгаш  аладыр, ди. Алай булгач, табигый, хәят бәһаләнгән һәм дә исвичрәлеләр фәүкылгадә антипатик бер зиһнияткә кергәнләр, диләр. Көтелмәгән байлык мәхдүд адәмләре  бит «мин кем?» дигән мәрази  бер зиһнияткә өстери. Аурупаларның, гомумән, тамагы туйса, һичбер инсани хиссияте калмаенча, ялангач […]  була да кала. Шуңарга хәят анда бик татсыз булыр. Тормышда ул кадәр фәрекъ  да булганга, ни дип ул мещанларны симертергә, кан-тир берлә тапкан параңны сарыф итәргә? Инглизә әүвәл булыр. Унда мөхәкъкак дөньядагы кебек. Алар бик каты таяк йиигәнгә, инсанның кайгы-хәсрәтен шактый аңлый башлаганлардыр.

Дөвизны үзгәртү бик кулай булыр. Хөкүмәтнең кулында иң күп дөвиз – инглиз лирасыдыр. Уның бездәге рәсми фийаты дөнья базарындан 30 %–35 % югары булганга, төҗҗарларымыз  инглиз стерлингасын алырга бер дә теләмиләр. Шуңарга хөкүмәт мәэмүрләренә  уны сөя-сөя бирәдер. Синең өчен, әлбәттә, иң яхшысы доллар булыр иде. Ул бит һәр йирдә мәкъбүл . Ул хакта дөвиз алган кешеләрдән мәгълүмат ал.

Миндә саулык. Садри бәйнең хастасы җитди. Әле тәмамән атлатканы юк. Һаман атәш  бар. Өксүрүк , какырык бик куәтле. Иншаллаһ, атлатыр. Мөрүр хат да язмады бугай. Муса әфәндегә китап күндерүнең лөзүме юк. Әлегә бу кадәр. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

12 апрель, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар

105. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Тогрул – Йосыф Акчураның улы булса кирәк.

2 Өлкән Акчура – Йосыф Акчура. Ул кайвакыт «Йосыф Акчура углы» имзасы белән дә чыгыш ясаган.

Мәкъбузны – квитанцияне.

Тәхсилен – белем алуын.

Зәнгинлек – байлык.

Мәгаш – эш хакы.

Мәхдүд адәмләре – уйлары чикле адәмнәрне.

Мәрази – чирле.

Фәрекъ – аерма.

Төҗҗарларымыз – сәүдәгәрләребез, эшмәкәрләребез.

Мәэмүрләренә – чиновникларына.

Мәкъбүл – кабул ителгән.

Атәш – температура.

Өксүрүк – йөткерү.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру