107. Сәгадәт Чагатайга

1948, 28 апрель

Сөекле кызым!

Мәктүбеңне алдым. Үземдә саулык. Ләкин кай көнләрне мигъдәм авыртуы дәвам итә. Һичбер сәбәпне аңлый алмыйм. Кай көнләрне авыр ашлар ашыйм, берни булмый. Ялгыш кайбер көнләрне бик җиңел ашыйм, мигъдәм авырта. Бернәрсәсе бардыр инде. Хәерле булсын.

Муса әфәндене пазар көне барып күрдем. Тагы күзен ачкан, теле чыккан, йөзенә нур кергән. Тазара башлаган. Эшләр шулай китсә, Мексикада күрмәгән шәһәрләрем бар, шунда китәм, дия башлаячак. Һидаять үзенә ике көндә бер аш пешереп, илтеп ашата. Хастаханә ашына канәгатьләнә алмый. Садри бәй дә ийиләшүгә йөз тотды. Уның хасталыгын кызлары иһмаль итәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Үлеп китүе бик якын иде. Шуңарга кызлары, хосусән Гадилә, һич баш очындан аерылмадылар. Хәзер докторлар да бөек тәһликә атлатды, диләр. Хәзер өй эчендә йөрешдергәли.

Италиядән әсирләрнең 258 ен китереп, Тузлага1 йирләшдерделәр. Араларында безнекеләрдән ике-өч кеше бар, диләр. Әле беркемне дә күргән юк. Монда һавалар бик мәгънәсезләнде. Кичә әле соба ягарга мәҗбүр булдым. Собамны күчергәнем юк. Бу араларда кичләр бик суык була. Ягъмур да бик күп. Шуңарга ара-сыра ягышдыру кирәк була. Бәрәкәт бирсен. Утыным әле бик күп. Башка яңа хәбәрләр юк.

Тукай кичәсенә очратып, Сания ханым2 Ләләне3 докторларга күрсәтергә килгән иде. Мәҗлескә дә иштиракь итде . Бер-ике көн калды. Миндә дә берничә мәртәбә чәй эчделәр. Аннары гаиб улдылар . Кайтып китделәр булырга кирәк. Китүемезе белдерермез, дигәннәр иде, онытдылар, ахрысы.

Бу арада зур гына бер туй булды. Япониядән килгән берсе кызын йирле маллардан  […]        бер докторга бирде. Мәҗлес каканослы  булды. Халык бик күп иде. Касыйм бәйләр сәламәтләр. Аларда Фәйзинең хатыны вә кызы Сафия ханым кунакталар. Яшьнә һаман монда. Фатих минем хатыма җавап бирмәде. Бик оятсыз икән. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

28 апрель, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

107. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Тузла – Истанбул шәһәренең бер районы.

2 Сания ханым – Сания Гыйффәт.

3 Ләлә – Закир Кадыйри һәм Сания Гыйффәтнең кече кызы.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру