108. Сәгадәт Чагатайга

1948, 5 май

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алдым. Бу дәфгасы мәктүбең өч көн килмеш. Бәлки, постачылар да 1 май бәйрәмен япмышлардыр. Бәндә саглык. Яңа бер эш юк. Искесе кебек яшәп ятам. 19 майыс көнне әдәби хезмәтләренә 50 яшь тулган мөхәррирләрнең юбилесен япачаклар. Мине дә бунлар арасына алмышлар. Тәрҗемәи хәлемне генә язып бирдем. Кыска дисәм дә, 25 сәхифә булды. Башдан бик күп вакыйгалар кичкәндә фазла кыскарта алмадым. Инде шул арада берничә рәсемемне илтеп бирәчәкмен. Синең дәресләрең бетсә, шул 19 майга монда килә алсаң, яхшы булыр иде. Әмма имкян булмый торгандыр дип уйлыйм. Бу эшне «Вакыт» баш мөхәррире Хаккый Тарикъ бәй башкарадыр2. Табигый, берәр зыяфәт-фәлән дә булыр. Шактый күп карт-коры күрер идең. Имкян булса, бик бәһале булмаса, бәлки, үзең дә арзу итәрсең[1].

Яшьнәнең3 коҗасының бер аркадашы бер мөһәндис коҗасы янындан килде. Алманиядә тормыш бик татсызланды, ачлык да бар. Һич китмә. Җәвад4 да (коҗасы) көзгә киләчәк, дигән. Шуңарга хәзер Яшьнә үзе дә монда калу тарафында. Миңа ни, җаны теләгән җылан ите ашаган. Синең әле визалар ала башлавың иртәрәк булыр. Ул визаларның бит хөкеме ике генә һәфтә. Син бит тәммузсыз китә алмый торгансыңдыр. Визаны мәмләкәтләрендән сорау лязем булса, ул башка. Әлбәттә, аңарга тәшәббес итәргә кирәк. Дәресләрең ни көнне бетә? Истанбулга имтихан дәверенә кадәр киләчәкмесең, әллә юкмы? Шуны төшенеп яз әле. Ибраһимның карйоласы әле миндә тора. Уны син килеп китмәенчә илтмәм. Ул карйоланың аңа затән лөзүме дә юк. «Япы Креди» банкасының 1 майысда уйнаган отыш уенында аз калды – миңа өй чыгачакде. Минем нумирам 612 иде. Өй 613 кә чыкды. Бер нумира кимгә чыкса, ни булачакде? Ахыр гомеремдә бер өй сахибе булып, чынлап да большевикларның «буржуй» дияргә хаклары булачакде. Хәерле булсын. Тәңредән алачагымыз булсын. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

Тәрҗемәгә дәвам итәм. Атна-ун көндән утыз сәхифәне күндерәчәкмен. Син дә теге рәсми «тәрҗемә ит» дигән кәгазе җибәртергә тырышырсың. Хуш.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

108. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

150 яшь тулган мөхәррирләрнең юбилесын япачаклар. – Әдәби эшчәнлекләренә 50 ел тулган әдипләрнең юбилее 19 майга билгеләнгән булса да, аны оештыручы Хаккый Тарикъ бәй авырып китү сәбәпле, кичә 30 сентябрь, 1–2 октябрь көннәрендә генә Истанбул шәһәрендә уздырыла.

2 Бу эшне «Вакыт» баш мөхәррире Хаккый Тарикъ бәй башкарадыр – «Вакыт» – әдәби темалар белән беррәттән, көнүзәк мәсьәләләргә дә урын бирелгән газета. 1875 елның 14 маеннан чыга башлап, 1879 елның 29 февралендә туктатыла. Ял көннәреннән кала, һәр көнне (барлыгы 1579 сан) чыга. Икенче тапкыр «Вакыт» 1917 елның 17 ноябрендә Хаккый Тарикъ Ус һәм Асым Ус мөхәррирлегендә яңадан чыга башлый.

3 Яшьнә – Касыйм Байҗынның кызы.

4 Җәвад – Касыйм Байҗын кызы Яшьнәнең ире.

 

  Арзу итәрсең – теләк белдерерсең.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру