109. Сәгадәт Чагатайга

1948, 8 май

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңә җавап язып салмышдем. Кичә безнең картларның юбилесе1 28 майыска тәәххир ителүенә  үгрәндем. Бу эш берлә мәшгуль була торган Хаккый Тарикъ бәй хасталанган да шундан долайы  19 майысдан 28 енә күчерелгән. Килү ихтималың булса, шуңа карап хәрәкәт ит, дип, бу хәбәрне язам. Икенче, тәммуз аеның 20 сендә Парисда мөстәшрикълар бәйнәлмиләл конгрәсе  ачыла. Бәлки, сезнең шөгъбә сине шунда мөмәссил  сайлар, сайламаса, бу ел шәхсән иштиракь итүең карт мөстәшрикълары тану, үзеңне таныту җәһәтендән файдалы булыр иде. Моны да хисабыңның бер читенә язып куй. Өченче, бүгенге гәзитәдә («Җөмһүрият», 8 май) Краков шәһәрендә мөстәшрикъ профессор Ковальскийның 5 майысда үлү хәбәрен язадыр. Бу мөнәсәбәтлә факультә мәҗмугаңызда, бәлки, берәр нәрсә язарсың. Анкарада уны иң ийи таныган синдән башка беркем дә юкдыр. Менә сиңа өч төрле, өч мәгънәле хәбәрләр.

Үзем сау-сәламәт. Яңа бернәрсә дә юк. Ике көндән бирле һавалар бик йылынды. Мин әле алай да собамны сүткәнем юк. Садри бәй сәламәтләнү юлында. Наилә берлә Вахид бәй2 тәгътыйльдә Аурупа сәяхәтенә чыгарга йөриләр. Әлбәттә, факультәдән берәр мөмәссиллек кубара торганлардыр. Сузан ханым сәлам сөйләде. Бәдига ханым: «Сәгадәт ханым эшдә вакытта мин дә мәшгульмен. «Өй» адресын белмим, шуның өчен күрешә алмадым. Зиярәтенә китә алмадым», – дип яза икән. Бәлки, бер килеп чыгар. Ийи кабул ит. Культуралы, тәрбияле бер кадын. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

8 май, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

109. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Безнең картларның юбилесы… – әдәби эшчәнлекләренә 50 ел тулган әдипләрнең юбилее.

2 Наилә берлә Вахид бәй – Садри Максудиның кече кызы һәм аның ире.

 

  Тәммузсыз – июль ае җитмичә.

  Тәшәббес итәргә – эшкә керешергә, тотынырга.

  Өй сахибе – өй хуҗасы.

  Тәәххир ителүенә – кичегүенә.

  Шундан долайы – шул сәбәпле.

  Мөстәшрикълар бәйнәлмиләл конгрәсе – Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең халыкара конгрессы.

  Мөмәссил – вәкил.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру