Харбин

Безнең халыкның Ерак Шәрекъка таба җәелә башлавында Харбин беренче баскыч булып вә япон-рус сугышы вакытыннан башланып, Харбин безнең атаклы бер мәхәлләбез булып киткәндер. Бу халык Манҗурия тимер юлы эшләнә башлау берлә, беренче трәннәр берлә үк Харбинга килеп сәүдә башлый, оя кора. Япон-рус сугышы вакытында Харбин сату-алуда бик зур роль уйнап, безнең агай-эне бер-ике ел эчендә бик зур сәрвәтләргә ирешеп, Харбинда хәтере саилырлык бер икътисади куәт хәленә килә вә Харбинның һәрбер олуг почмагында зур-зур татар фирмалары мәйданга чыга. Сәүдә урамнарында әллә никадәр зур-зур татар йортлары салына. Манҗуриягә килгән сәүдәгәрләребезнең күпчелеге пензалы булганга, болар үзләренең ул вакыттагы гадәтләре буенча бу ерак йирләргә гаиләсез ташланалар вә буйдак (гаиләсез) тормышны дәвам иттерәләр. Акчаның су кебек аккан бу йирендә акча бик җиңеллек берлә табыла вә шулкадәр җиңеллек берлә чыгып та китә. Буйдак халыкның күңелен ачар өчен монда бик күп кофешантаннар вә рестораннар-фәләннәр ачылган була. Безнең агай-эне боларның эчләрендә бик кадерле кунак булып, акчаны учлап сибү өстендә беренчелекне башка милләтләргә бирмиләр, шул шаккатырыш барышларында бик күпләре Харбинда тапкан меңнәр, ун меңнәрне рестораннарда, шантаннарның дүрт дивары эчендә үк әрәм итеп шыр ялангач та калалар. Тагы акча табалар, тагы бетерәләр. Гаиләләре берлә мөнәсәбәтләре вакытында акча җибәреп тору, берничә елда бер мәртәбә кайтып килүдән башкага уза алмый. Тормыш төтен, томан эчендә үтә. Меңнәр керә, чыга. Бик күбесендә һичбер эз калдырмаенча, гомерлеккә өшетеп кенә кала; сукыр мәхәббәте куәтлерәкләрендә кергән кадәре чыгарга имкян булмаган җирдә торганнарда байлык туплана, миллионлы татар фирмалары дөньяга килә. Шул вакытларда Харбин халкын үзләренә имам иттереп якташларыннан Гыйниять әфәнде Әхмәдине чакыралар1. Мәдрәсәдән яңа чыккан ачык күзле, милләтче фикерле бу яшь имам Харбин мохитендә үзенең теләкләренә киң мәйдан таба. Ул мәхәлләне юлга сала. Мәсҗед салдыра, гаиләсе берлә килеп, гаиләсе тормышка үрнәк була. Гаиләле тор-мышлар башлана. Бала-чага мәйданга чыга, мәсҗед янында мәктәп туа, җәмгыять вөҗүдкә килә. Дөньяның икенче почмагындагы бу мәхәллә Казан, Уфа берлә баглана. Ул вакытларда бик күп чыга торган матбугат Харбинга агарга тотына. Кыйраәтханә, китапханә мәйданга килә, яшьләр түгәрәге туа. Гыйниять әфәнде, милли матбугатка Ерак Шәрекъ хакында мәгълүмат биреп мәкаләләр язып торганга, ул вакытта башланган зур милли хәятның эченә Харбин да катышып китә. Идел-Уралның милли кайгысы, милли дәрде, милли теләгенең ул да бер әгъзасы булып әверелә. Һәрбер милли эшләргә катышып килә ала торган милли бер барлык төсен ала. Харбин милли барлык булган хәлгә килеп, милли тормышыбызда урын тота.

Дөнья сугышы башлангач та, Харбинның икътисади роле тагы зурая, шуннан файдаланып, Гыйниять әфәнде дә зур мәктәп бинасы салдыра. Харбинның бәйнәлмиләл бер шәһәр булуы аның милли ролен дә зурайта. Япониядәге сугышка карашлар, төрек дөньясына каршы алынган тәдбирләр Харбин аша милли тормышка сарка. Харбин Идел-Уралның милли хәятын, милли омтылгычыны Ерак Шәрекъ берлә баглаучы бер җеп хәленә килә. Сибириянең төрле шәһәрләренә сөргенгә күндерелгән әсир төрек забитлары, Харбин үзләрен коткаручы бер капка дип карыйлар2 вә Харбинга таба омтылалар. Болар мәрхүм Гыйниять әфәндедә җылы күңелле һәрбер фидакарьлек берлә боларны коткарырга, качырырга хәзер бер төрек милләтчесен табалар. Аның аркылы башларын коткаралар. Бу кафилә берсе артыннан берсе килеп төрек дөньясының иң авыр чакларында Харбинда үзләренең дәрдләренә дәрман табалар. Гыйниять әфәнденең үзен, гаиләсен онытып кылган бу эшләре үзенә каршы, аңар ярдәм иткән Харбиндагы илдәшләребезгә каршы бөтен Идел буенда зур хөрмәт уята вә Харбин киң төрек дөньясы берлә күңелдән баглана. 1917 ел инкыйлабтан соң булган эшләргә Гыйниять әфәнде Харбин исеменнән катышып килә. Милләт Мәҗлесе корылып, милли-дини эшләребез тәртипкә салынып, милли төзелеш, корылыш башлангач та, Гыйниять әфәнде Әхмәди бөтен Ерак Шәрекъның мөхтәсибе итеп сайлана, Ерак Шәрекъ төрек-татарларының башы итеп игътибар ителә.

Идел буенда авыр көннәр башлана. Азгын руслар большевизмны илебезгә кертергә керешәләр. Илебез сугыш мәйданы хәлен ала. Бу сугышта төрек-татар милләтчесе русның башбаштак куәте алдында җиңелеп, Себергә, Себердән Ерак Шәрекъка сыгынырга мәҗбүр була. Гыйниять әфәндегә тагы үзенең зур күләмендә милли ролене уйнарга имкян туа. Харбин мәхәлләсе мәркәз милли идарәнең бик күп бурычларын үтәргә мәҗбүр була. Гыйниять әфәнде әтрафына Ерак Шәрекъка милли идарәнең әгъзалары тупланып, милли эшләребезнең мәркәзе хәлен ала, гәзитә чыга, мәҗмуга чыга3. Бөтен Ерак Шәрекъ күләмендә зур мәктәп корыла. Харбин бөтен килгән качаклар, мөһаҗирләрнең сыгына торган милли оешмасы булып өлгерә, милли идарә Ерак Шәрекъта аларның хамиләре Гыйниять әфәнде шәфкатьле бабалары хә-лен ала.

Шул вакытларны бабаларыбызның исламиятне кабул итүләренә мең ел тулу көннәре җитә. Илебез динсез большевик идарәсендә булганга, бу зур тарихи көнне аерым рәвештә үткәрә алмый. Харбин бөтен Ерак Шәрекъның мәркәзе булып шул вазифаны өстенә ала. 1922 елда бабаларыбызның рәсмән исламиятне кабул итүләренең мең еллыгы тантаналы рәвештә бәйрәм ителә вә, шул көнне хәтердән чыгармас өчен, махсус бер мәҗмуга чыгарыла. Бөтен Ерак Шәрекъта күзгә күренерлек итеп Харбинда зур мәсҗед салырга карар ителә вә салына башлана.

Бу вакытларда качакларның төрлесе төрле якка, хосусән Япониягә йирләшеп беткән булалар. Аларның милли фикерләре үзләрен Харбин берлә багланышлы хис итеп, Гыйниять әфәндегә каршы тирән бер хөрмәт берлә аның башлаган һәрбер милли-дини эшенә ярдәмгә киләләр. Шул мәсҗедне эшкә чыгаруда да һичбер саранлык итмиләр, Гыйниять әфәнденең үзенә хөрмәт, эшенә ышаныч, Харбинга меңнәр-меңнәр милләт акчасын агыза. Мәхәллә тәрбиясенә, мәктәпне алып барырга, тарихи мәсҗед салуга акчалар ява. Ләкин мәсҗед бинасы тәмам булмас борын Гыйниять әфәнде авырып китә. Ул каралыр, дәваланыр өчен Алманиягә барырга мәҗбүр була. 1925 елны шул теләк берлә Алманиягә барып чыга. Үзе китү берлә, бөтен гомерен багышлаган Харбин мәхәлләсенең идарәсе аны хәтереннән чыгара. Аңар даруланырга дип тәгъйин ителгән акчаны милли идарәләре күндерми, ул акчасыз кала. Бик зур кысынкылык берлә Алманиядә дә дарулана алмыйча, анда-монда бурычка алып, Төркиягә барып чыга. Бурычка батып, авыру көенчә Харбинга килеп егыла. Аның күзе алдына, бик күп йире эшләнгән булса да, мичләре-фәләннәре тәмам булмаган тарихи мәсҗеде килеп баса. Ул шуны тәмамларга дип керешә. Аның салган мәктәбе вак-төяк бурычлардан әле әрчелеп бетмәгән була. Шуларны пакьләр өчен Япониягә барып, Манҗуриядә йөреп, тагы акча туплап, эшне тәмамламакчы була. Үзендә үлүеннән курку хисе буламы, шул эшкә бик кызулап керешә. Кирәкле булган тын итүен дә оныта. Әмма әҗәл вафа итми, ул 1926 елда вафат итә. Мәктәбе бурычыннан арчылган хәлдә, мәсҗеднең эче эшләнеп бетмәгән рәвештә калсалар да, ул мәхәлләгә елына 7–8 мең фитыр акчасы бирә торган йорт калдыра. Читкә таралган милләттәшләрдән елына 5–6 мең тәңкәлек ярдәм китерә торган хөрмәт, ышанычлыкны мирас итеп китә. Халкы өчен бу кадәр тырышкан бу каһарман хәзрәтебез гаиләсе өчен һичбер нәрсә калдырмый. Үзенең җеназасы өчен кәфенлек тә калдыра алмый, гаиләсен, балаларын, Аллага тапшырып, инсафлы мәхәллә халкына әманәт итә. Харбин мәхәлләсе – имам-сыз, идарәсе – һичбер үзен төшенми торган җитәкчесез, Ерак Шәрекъ юлбашчысыз кала. Ерак Шәрекъ милли вөҗдан контроленнән чыга. Анда бушлык башлана.

Шуны көтеп торган кеби Ерак Шәрекъның бер почмагында, кояштан куркып, посып торган мәче башлы ябалак кеби, хаин Корбангали башын күтәрә. Харбинда Гыйниять әфәнденең бөтен матди-мәгънәви мирасы өстенә албасты пәрисе кеби Әмрулла Аги Милли идарә рәисе сыйфаты берлә4 килеп утыра. Бу ике кара көч бер-берсе берлә аңлашып әл берлеге берлә Гыйниять әфәнденең матди-мәгънәви мирасын бетерергә сүз беркеттеләр.

Мәрхүмнең вафаты берлә уянган милли гыйсъян бөтен Ерак Шәрекъта зур хәрәкәт тудыра, гаиләсен тәэмин комиссионы вә исемен мәңге саклар өчен каберенә һәйкәл ташы кую комиссионы корыла. Мәрхүмнең калдырган мирасына таянып, мәсҗедне тәмамлар, мәктәп бинасын бурычтан чыгарыр өчен милләткә мөрәҗәгать ителә. Гыйниять әфәнденең хөрмәте Харбин милли идарәсенә меңәр-меңәр сумнарны тагын өстери. Ләкин боларның тотылуы Әмрулла Агиның кәефенә багланып кала. Махсус иганәләрдән мәрхүмнең гаиләсенә кечкенә бер йорт сатып алынса да вә мәрхүмнең Милли идарәдә алачак шактый зур акчасы булса да, ул йортны махсус калдырылган кеби мең сум бурычлы иттерелеп калдырыла. Бу бурыч та дөньяда эшләнмәгән 30–40 процентка багландырыла. Хәзрәт һәйкәленә дип килгән иганәләр хәзрәтнең хөрмәтенә мөнәсәбәт иттереп эшләргә җитәрлек түгел сылтавы берлә соңга калдырыла бара. Килгән акчалар каядыр китә. Мәсҗедкә килгән иганәләр мәсҗедне тәмамларга тотылмый, кирадан килгән акчалар бурычны ябарга, озайтырга сарыф ителми, каядыр оча. Нәтиҗәдә хәзрәтнең йөзгә туксан бише тәмам итеп килгән тарихи мәсҗед каралмаенча вәйран хәленә килә. Бик аз гына бурыч берлә калдырылган зур мәхәллә бинасы, килере бик күпкә карамастан, бурычка бата. Хәзрәтнең калдырган, күрелеп торган мәктәбе кечерәя, балалар азая, милли тормыш сүрәнәя, мө- галлимнәргә, имамга, хезмәтчеләргә мәгаш бирергә дә акча җитми. Мәхәлләнең имамы Мөнир әфәнде идарә эшләреннән читкә төртелә вә5, аның фикри хөрриятен бетерер өчен, аның мәгаше өч тәңкә, биш тәңкә, бер тәңкә төсендә ваклап бирү юлына куела. Бөтен эштә боеклык баса. Мәсҗед эче карамаудан җимерелергә йөз тота. Аның түшәме төшә, идәне җимерелә, хәзрәт гаиләсенә дип алынган йортның мең сумлык бурычы, процентлары вакытында түләнмичә, өч меңгә чыга. Мәхкәмәдән саттырырга карар чыгарыла. Мәрхүм хәзрәтнең зияраты вабадан үлгән кардәшсез-кабиләсез бер зиярат кеби сигез ел буе кап-кара туфрак булып егылып ята. Рәис Әмрулла эшсез-көчсез киң бер тормыш берлә яши, бөтен эшләр өстенә албасты пәрисе кеби басып, һичбер милли эшкә ирек бирми. Бу эшләр Япониягә вә башка җирләрдә яшәүче милләттәшләргә ишетелә. Харбин мәхәлләсенә читтән килә торган ярдәмнәр киселә. Мәхәллә халкы арасында наразыйлык китә. Милли салым түләве кими. Рәис Әмрулла Агидан хисап сорарга тотыналар. Ул Кытай полисендәге, рус полисендәге дустлары берлә куркытып, Корбангали берлә танышлыгы берлә өркетеп, хисап көнен бүген, иртәгә дип сигез ел буена кичектерүгә муаффәкъ була. Минем Ерак Шәрекъка килеп чыгуым менә шул вакытка тугры килә. Милләтчелек агымы үзенең шул милли тартышында мине иттифакчы итеп хис итә, көч алып һөҗүмгә керешә. Япониядә бер-ике айда Корбангалине тар-мар иткән милләтчелек Харбинда аның юлдашы Әмрулла Агины да апрель аенда идарәдән куып чыгара. Ике ай эчендә хисап бирергә аңардан сүз ала вә Гыйниять әфәнденең матди вә мәгънәви мирасын тәмамән бетерелмәүдән элек коткарып калдык шатлыгы берлә канәгатьләнеп кала.

Дошман тарафы, минем Манҗу-Гога килүемдә үзенең төбе-тамыры корытылачагын хис итеп, мине китермәс өчен Корбангали берлә берләшеп, аның ысулы берлә хәрәкәт итте. Руслар берлә саф берләштереп, Идел-Урал хәрәкәтенә вә миңа каршы төрле ялганнар оештырып, журнал бирелә, кара рус гәзитәләренә ифти-ралар языла, аракылар берлә хулиганнар җыеп, Идел-Уралга протестлар хәзерләнә. Мине куркытыр өчен «үтерәбез» дип аноним хатлар языла. Хөкүмәт даирәләренә әфкяре гомумия миңа каршы кеби күрсәтергә тырышыла. Ләкин вакыты килгәч, боларның һәммәсе төтен кеби югалды. Мин сау-сәламәт, эшемне дәвам иттердем. Милләтчелек агымы зур галәянга килеп, Идел-Урал җәмгыяте төзеде. Яңа милли идарәдә кайбер Аги вә Корбангали тарафдарлары калганын игътибарга алып, гомуми җыелыш ясап, аларны да куып чыгарды. Хаиннәрнең Ерак Шәрекътагы икенче кальгаларын ватып-җимереп, зур бер милли пакьләү эшләнде. Ике ай эчендә Харбин кайнап, аның баткаклык тормышы зур бер хәрәкәт ясады. Андагы ак рус карагруһлыгы, кызыл рус имансызлыгына таянган хулиганлык, фанатизм пәрдәсенә өретелгән караклык оясы җимерелде. Аның йиренә халыкчылык, яңалык, тугрылык нигезенә корылган милли көч йирләште. Ул мәрхүм Гыйниять әфәнденең матди-мәгънәви мирасын сакларга, җанландырырга кереште. Бөтен дини-милли тормышын ныгытырга, иске милли барлыкларны үстерергә, яңа барлыклар тугдырырга кереште. Харбин зур иман берлә, киләчәккә зур өмид берлә, бөтен Ерак Шәрекътагы милләттәшләре берлә бергәләшеп олуг милләт юлына чыгарга вә, олуг милләт көченә үзенең кечкенә куәтен кушып, аңардан ярдәм алырга, бергә-бергә барырга хәзерләнә. Ерактан караганда аңлашылмаган, күрелеп бетмәгән, берсенә-берсе каршы хәбәрләр тарата торган Ерак Шәрекъта мөһим роль уйнаган Харбинның хәле менә шул. Аның инде кара көннәре артта калды. Ул милли көчне туплады, киләчәк милли тартышка бил баглап кереште, эшкә башлады. Ул эшләячәк вә иске урынын кайтарачак.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Сәрвәтләргә – байлыкка, муллыкка.

Хәтере саилырлык – хәтере игътибарга алырлык.

Вөҗүдкә килә – барлыкка килә.

Дәрде – шатлыгы.

Бәйнәлмиләл – интернациональ.

Тәдбирләр – чаралар.

Забитлары – офицерлары.

Кафилә – төркем.

Мөхтәсибе – дин галиме.

Хамиләре – яклаучылары, саклаучылары.

Рәсмән – рәсми яктан.

Әл – кул.

Кирадан – аренда акчасыннан.

Вәйран – җимерелү.

Мәгаш – хезмәт хакы.

Муаффәкъ була – ирешә.

Ифтиралар – ялган, яла ягулар.

Әфкяре гомумия – җәмәгатьчелек фикере.

Галәянга – дулкынлануга, ярсуга.

            «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 1 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 …имам иттереп якташларыннан Гыйниять әфәнде Әхмәдине чакыралар. – Манҗуриядә урнашкан Харбин шәһәре 1896 елда Кытай тарафыннан түләнгән компенсация буенча Россиягә күчә. Көнчыгыш Кытай тимер юлы төзелеше башлану белән, XX гасырның беренче елларында ук татар сәүдәгәрләре дә Харбинга барып урнаша (күпчелеге Пенза ягыннан). 1904–1905 елгы рус-япон сугышы булуга карамастан, аларның саны тагын да арткан. 1901 елда – агач мәчет, 1906 елда таш мәчет төзиләр. Белемле имам кирәклеген искә алып, тумышы белән Пенза якларыннан булган Гыйниятулла Салиәхмәт (1889–1926) мулла итеп чакырыла. Ул әкренләп бу төбәктә имамлык вазифасын башкару белән бергә балалар укытырга керешә, Россиядән татарча газета-журналлар һәм китаплар алдыра, кечкенә китап кибете ачып җибәрә.

            2 …әсир төрек забитлары Харбин үзләрен коткаручы бер капка дип карыйлар… – Н.Дәүләт: «Беренче дөнья сугышында русларга әсир төшкән төрек (госманлы) гаскәриләре һәм офицерлары, Русиядә инкыйлаб кабынып китү белән хәрби әсир лагерьларыннан качып, шул рәвешле Харбинга кадәр килеп җиттеләр. Нәкъ менә шуларны үз илләренә кайтару да Харбиндагы татарларның башына төште. Харбин имамы Гыйниятулла Салиәхмәт ККТның җитәкчесе Д.Л.Хорваттан* (1859–1937) рөхсәт ала алган һәм зыялы бай сәүдәгәр Әхмәтвәли Ибраһимов (Мәңгәр) (1891–1978) матди ярдәме белән дә бу төрек әсирләре Шанхай портына озатылып, корабльдә үз илләренә кайтарылды», – дип яза.

                    3 …милли эшләребезнең мәркәзе хәлен ала, гәзитә чыга, мәҗмуга чыга. – Харбин, төрек-татарларның күпләп яшәгән урыны булу белән бергә, 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Ерак Шәрекъта милли-дини һәм мәдәни үзәк ролен дә үти. 1920 елларда берара Харбинда мимеография һәм митография ысулы белән «Ерак Шәрекъ», «Мең ел мәчете», «Бәйрәм нуры», «Чаткы» исемле газета-журналлар да басыла. «Татар әлифбасы», «Гарәп әлифбасы», «Хисап» (математика), «Габдулла Тукай шигырьләре» кебек китаплар дөнья күргән.

                    4 …албасты пәрисе кеби Әмрулла Аги Милли идарә рәисе сыйфаты берлә… – бу урында Г.Исхакый Харбин шәһәре сәүдәгәре Әмрулла Агиевны күз уңында тота. Аның тәрҗемәи теле турында бүгенгә мәгълүматлар табылмады. Шунысы мәгълүм: аның язмышы Ерак Көнчыгыш Кытай тимер юлы төзелешенә бәйле рәвештә күчеп киткән татар сәүдәгәрләренең беренче төркеменә карый. Әлеге фикерне күренекле язучы Шакир Мөхәммәдовның Ерак Шәрекъта яшәүче татар зыялылары белән язышкан хатлары да раслый. Дөрес, Ш.Мөхәммәдов Әмрулла Агиевны уңай яктан гына искә ала. Г.Исхакый мәкаләсеннән аңлашылганча, Харбин мәчете имам-хатибы һәм мөдәррисе Гыйниять Салиәхмәтов вафат булганнан соң, Ә.Агиев мәхәлләнең җитәкчесе булып сайлана. Ул идарә иткән елларда мәхәллә һәм яңа төзелә башлаган мәчет бөлгенлек хәленә төшә. Г.Исхакый язган фактлар СССР НКВДсының 1934 елның 10 ноябрендә язылган 120400 номерлы хисабында ачык күренә. Ревизия комиссиясенең рәисе Низаметдинов түбәндәге җитешсезлекләрне таба (чыганак рус телендә):

            «1. Председатель управления Агеев Э. и секретарь Зайнуллин без ведома правления расходами и расходуют средства общины, не считаясь со сметой.

  1. Получения за аренду дома 500 иен в марте 1929 г. заприходованы только в июне 1930 г. Разница в курсе цены на харбинский доллар в сумме 405 долларов заприходована не была.
  2. Недостаточно в сумме 2572 дол[ларов] при передаче для бухгалтерии Фатхуллиным новому бухгалтеру Галееву в 1930 г.
  3. Задолжность общин в 30 тысяч долларов» (Архив КГБ РТ ф. 109 оп. 7 д. 18. 16–17 л.).

            5 Мәхәлләнең имамы Мөнир әфәнде идарә эшләреннән читкә төртеләм… – бу урында Г.Исхакый Харбин шәһәре төрек-татар мәхәлләсе имамы Мөнир Хәсбиулла (1896–1944) турында сүз алып бара. Гыйниятулла Әхмәди үлгәннән соң, вакытлыча имамлык вазифасын үтәүне Мөнир Хәсбиулла үз өстенә ала. Туган җире – Пермь өлкәсе Красноуфим өязе. Башлангыч белемне 1910 елга кадәр авыл мәктәбендә алгач, 1916 елга кадәр Красноуфимскида Мирсәед бине Мөхәммәдсадыйк Динмөхәммәд ахун мәдрәсәсендә укый. 1916 елда имам вазифасында хәрби хезмәткә алына. 1917 елда Красноуфимскига кайтса да, 1918 елда төрек-татар гаскәре составында кабат хәрби хезмәткә китә. Генерал Каппель гаскәренә кушылып, 1920 елда Манҗурия станциясенә кадәр барып җитә. 1922 елга кадәр Николай-Уссурийски һәм Владивостокта була. 1922 елда Владивостоктан ак армия калдыклары белән бергә Хунҗон, Гирин һәм Чинчун шәһәре аша 1923 елның 3 февралендә Харбин шәһәренә килеп җитә һәм шунда милли һәм дини эшкә тартыла. Харбин имамы Гыйниятулла Әхмәдинең ярдәмчесе буларак «Гыйниять» мәктәбендә дин дәресе укыта. Дәвалану максатыннан Германиягә киткән Г.Әхмәди урынында имамлыкны алып бара, ә 1926 елның 4 сентябреннән, Г.Әхмәди үлгәннән соң, вакытлыча имамлык вазифасын башкара. Татарстан Милли архивында М.Хәсбиулланың 1935 елның 16 мартында Г.Исхакыйга язган хаты (Р 2461 ф., 1 тасв., 26 эш бер.) саклана. Анда Харбин шәһәрендә яшәүче татарлар рус полициясе һәм милли хаиннәрнең Харбин төрек-татар милли хәрәкәтенә ничек аяк чалулары тасвирлана. Бу хатта Г.Исхакыйны Харбинга чакырулары хакында хәбәр дә бар. Кобе шәһәрендә мәчет ачу тантанасында катнаша. 1935 елның 4–14 февралендә Мукден шәһәрендә уздырылган Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар корылтаенда Харбиннан делегат булып катнаша һәм Үзәк идарәгә сайлана, Үзәкнең дин эшләре буенча рәис урынбасары итеп билгеләнә. 1938 елда, Мәдъяр Шәмгуни үлгәннән соң, Үзәкнең дини комиссия рәисе. 1941 елда Мукденда узган Икенче гомум Идел-Урал төрек-татар корылтаена кадәр шул вазифаны үти, Г.Әхмәди төзетә башлаган «Мең ел мәчете»н аякка бастыруны үзмаксат итә. «1936 елда Харбинның яңа имамы – Мөнир Хәсбиулла, Ерак Көнчыгышта татарлар яшәгән бөтен шәһәрләрне әйләнеп чыгып, ярдәм җыеп, төзелешне ахырына җиткерә. Нәтиҗәдә 1937 елның 8 октябрендә «Мең ел мәчете» зур бер тантана белән ачыла» (Н.Дәүләт). 1939 елда шәфкатьлелек бүлеге оештыра, 1942 елда исә ятимнәр йорты ача. Кызы Мөнирә (1926–?), улы Фуад (1928–?) барлыгы билгеле (М.Хәсбиулла хакында Л.Усманова мәгълүматлары файдаланылды.).

Забитлары – офицерлары.

* Х о р в а т Д.Л. – 1902–1921 елларда ККТ идарәчесе (управляющие).

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 29-34.

Җавап калдыру