Ерак Шәрекъта яшәүче безнең мөһаҗирләребезнең милли-дини эшләре фәүкылгадә чуалчык бер хәлдә еллар буе дәвам итеп килде. Мондагы төрле халыклар арасына таралып киткән безнең төрек-татарлар, рухан бик милли булсалар да, милли-дини мәркәзләре булмаганга, үзләренең саннарына, иманнарына мөнәсәбәт бер барлык күрсәтә алмыйлар иде. Үзләренең уртак милли-дини кайгыларын кайгыртып, мәдәни ихтыяҗларын тутырырлык һичбер мөнасиб тугдыра алмаганнар иде. Монда ни дә уртак ихтыяҗга җитәрлек бер мәктәп бар, ни дә уртак кирәкләрне тутырырлык бу мөәссәсә бар, ни дә мәгънәви сусауны бастырырлык бер китапханә, бер гәзитә, бер мәҗмуга бар. Ни дә сәяси агымнар арасында югалып китмәү, адашып иленнән язмауны карый торган, яшьләргә юл күрсәтә торган, картларга киләчәкнең маякларын таныта торган бер милли учак бар. Монда һәр мәхәллә үзенең кечкенә, тар эшләре берлә мәшгуль. Һәрбер мәктәп биш-ун шәкертен укыту берлә, аларга китап табу берлә башын вата. Һәрбер җәмгыять мөмкин кадәр үз җәмгыятенең китапханәсенә мәйдандагы биш-ун калдык китапларны таратырга иҗтиһад итә. Яңаны тугдыру, тугдырганнарны мәйданга атып, киң халык катлавына таратуны төшенгән, бөтен мәктәпләрнең уку елларын фәнни нигезгә куеп, бер программа берлә аларны баглау, Ерак Шәрекътагы сәяси башбаштаклык эченнән милләт балаларыбызны адашудан саклап калырлык бер милли маяк тәгъйин итү, дини эшләребезне җыеп, туплап, хөрмәтле, шәрәфле бер хәлгә китерү фикерләре, бәлки, унбиш ел эчендә сөйләнгәндер, ләкин, билфигыль, бер эш эшләнмәгән вә башбаштаклык тирәнләнгәннән-тирәнәйгән. Шул болганчык суда балык тотучылар, халкыбызны төрле кәкреле-бөкреле чыкмас урманнарга өстерәтүчеләр, аларның иманнарыннан файдаланып, халыкның маңгай тире берлә тапкан малын үз кирәгенә тотучылар, халкыбызның исеменнән сүз сөйләүче булган булып, милли-дини мәнфәгатьләребезне милли дошманнарыбызга сатучылар да аз булмаган. Ләкин йөк һаман шул баткаклык эчендә калган. Минем, килеп чыгып, Ерак Шәрекъны беренче күрүемнән алган тәэссоратым менә шул башбаштаклыкның хөкем сөрүе булган иде. Тора-тора төрле шәһәрләр берлә, төрле җәмгыятьләр берлә багланып, язышып, күрешеп сөйләшкәннән соң да, миндә шул тәэссорат бозылмады. Шул чуалчыклар миңа монда, Ерак Шәрекъта, мәркәз тугдыруның фарызлыгын аңлатты вә монда яшәүче чын милләтчеләрнең аһ-зарлары вә Ерак Шәрекъның төрле почмагында дәвам итеп килгән мәгънәле-мәгънәсез кычкырышлары, тавышлары шуны кызуларга кушты. Йирле мәнфәгатьләр дип уйланган кечкенә эшләрдән, вак интригалардан вазгыятем буенча читтә булынгандыр, бөтен чын иманлы милләттәшләр миңа шул вазифаны йөкләделәр. Шул эшнең башында булынуымны риҗа иттеләр, мин дә вазифам шул дип эшкә керештем. Ләкин безнең милли-дини эшләребезнең тәртипкә килүе, болганчык суда балык тотучы шарлатаннарның мәнфәгатенә тискәре килгәнгә, минем башыма 11 февраль вакый-гасы кебек бәлаләр чыгарып2, эшемнән туктатып калырга уйладылар. Ләкин шәхсән миңа вә минем янымдагы Токио милләтчеләренә бик авыр дәкыйкаләр яшәтсәләр дә, милли эшкә зарар китерә алмадылар. Билгакес, милли һәйҗанның тугуына сәбәп булдылар. Үзләренең кара йөзләре милләт алдында ачылуга ярдәмче генә булдылар, вә шул ук вакыйга, Япониядә безнең бик күп милли эшебез барлыкны аңлатып, тагы зур гайрәт берлә эшкә керешергә имля итте. Токиога тупланган Милли мәхкәмә әгъза- лары берлә киңәшләшеп, Кобеда бөтен Япониядә яшәүче төрек-татар җәмгыятьләренең корылтаен туплауны карарга алдык вә шуңарга керештек. Хәзерлек күрергә тотындык. Хәзерлек вакытларында Кореядә яшәүче милләттәшләребез дә корылтайга катышасы килгәннәрен белдерделәр. Алар да чакырылды. Шулай итеп, Япониянең Кобе шәһәрендә бөтен Япония вә Кореядә яшәүче төрек-татарларының вәкилләренең мәҗлесе, 9 майда ачылып, 12 май кичкә кадәр дәвам итте. Дүрт көнлек туктамаенча эшләнгән кыска вакытта бик күп милли-дини мәсьәләләр мөзакәрә ите-леп, бик күп карарлар чыгарылды. Корылтайның максаты милли-дини эшләребезне башбаштаклыктан чыгарып, бер милли мәркәзгә баглау иде, шуның өчен Милләт Мәҗлесе корылган, вә аның эшләгән нигезләре әсасендә төзелгән бөтен Япония вә Кореядә яшәүче кардәшләребезгә 21 әгъзадан бер мәркәз сайлады вә дини эшләребезне алып бару өчен голямабыздан 3 әгъзалык бер дини һәйәт аерды. Мали эшләребезне карар өчен таҗирларыбыздан 11 әгъзалык малия һәйәте чыгарылды. Эшнең башлангычына дип ике мең йеннән артыграк акча да тупланды. Корылтай мәгариф эшләребезгә зур бер дикъкать берлә карады. Мәктәпләребезнең программын, төсен, рухын, эчен-тышын берләштерү хакында мөгаллимә Рокыя туташ Мөхәммәдишнең3 озын мәгърузәсеннән соң мәктәп мәсьәләләребез, яшьләребезнең тәрбиясе эшләрен карауны аерып бер һәйәткә тапшырырга карар чыгарылды вә 4 әгъзалык мәгариф һәйәте сайланды. Габдрахман хәзрәт Кәриминең4 мәгърузәсеннән соң дини бүлекчәбезнең низамнамәсен кабул итеп, Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни5, Габдрахман хәзрәт Кәрими, Вәлимөхәммәт хәзрәт Габидуллалардан6 дини бүлек аерды. Габдрахман хәзрәт Мостафаның7 Милли мәхкәмә хакында, 11 февраль вакыйгасы хакындагы мәгърузәсен тыңлаганнан соң да, корылтай, Корбангалиев вә иярченнәренә нәфрәт8 вә милли бойкотны игълан итте, Милли мәхкәмә әгъзаларына тәшәккер бәян итеп, Корбангалиевнең милләт малы булган Токио мәктәп бинасы9, Токиодагы милли матбугатны гасыйб итүе мәгълүм булганга, милләт малын милләткә кайтарыр өчен 6 әгъзадан һәйәт сайланды10 вә, Япония гадлиясенә мөрәҗәгать итеп, милли хокукыбызны кайтартырга боерды. Корылтайның кабул иткәннәренең иң мөһиме – бөтен Ерак Шәрекъ корылтаен туплауның ләвазиме вә аның бу ел август аеннан калдырылмавы хакында карар дияргә туры киләдер. Моның берлә корылтай үзенең милли вазифасы әле Япония [һәм] Кореядәге милләттәшләрне оештыру берлә генә бетмәгәнен белдерә вә милләтнең зур бер өлеше яшәгән Манҗурия, Моголстан вә Кытайдагы милләттәшләребезне мәркәзгә баглау да зур милли бурыч икәнлекне карар итәдер, вә шуны булдыруны корылтай мәркәзгә тапшырадыр.
Корылтай Кобе Идел-Урал төрек-татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе, иске милләтчеләребездән хаҗи Гыйсмәтулла Әгерҗи11 тарафыннан ачылды, мәҗлес нәүбәт берлә идарә ителү өчен шагыйрь Газиз Гали12, Йагъкуб Габдрахман13, Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни, Хөсәен әфәнде Биглицләрдән14 мөрәккәб риясәткә тапшырды. Дүрт көнлек мәҗлес бик тулы үтте. Ахырдан Япония хөкүмәтенә вә мәэмүрләренә рәхмәт укып, милләтебезнең алга китүенә вә кардәш япон милләтенең уңышларына дога кылынып, Япониянең шәүкәтле олуг падишаһсы Микадо хәзрәтләренең15 вә гаиләсенең озын вә бәхетле яшәүләре хакында Тәңредән нияз итеп, мәҗлес тәмам булды.
Корылтайга кырык бер кеше катыштылар (боларның 6 сы ханымнарыбыздыр)16, вә бөтен Ниппон (Япония) империясендә яшәүче төрек-татарларны тәмсил иттеләр. Корылтай өстенә йөкләнгән милли вазифаның Япониядәге төрек-татарларның милли-мәдәни эшләрен мәркәзгә баглау кыйсемен тәмам итте, ләкин аның сайлаган мәркәзенә Гомум Ерак Шәрекъ корылтаен хәзерләү вазифасы – авыр вазифа йөкләнде. Хәзер мәркәз шуның хәзерлеген күрергә тотынды. Шул максат өчен мимеографта гына булса да «Корылтай» исемендә бер мәҗмуга чыгарырга кереште17.
Япониядәге корылтайны ясатмас өчен Корбангалиевләр төрле ялган журналлар биреп маташсалар да, Япония хөкүмәте аларның ялганнарына әһәмият бирмәде, корылтай бик тыныч, күркәм кичте. Инде Гомум Ерак Шәрекъ корылтае өчен һәрбер йирдәге милли оешмалар хәзерләнергә тотындылар вә, иншаллаһ, августка кадәр хәзерләнеп тә өлгерәчәкләр. Милли дошманнар вә аларның ажаннары, милли хаиннәр дә, әлбәттә, бу милли эшне җимерү өчен хәзерлек күрәләр, ләкин төрек милләтенең олуг Тәңресе моңарчы милләтчеләргә ярдәм иткән кеби, бу олуг эштә дә ярдәменнән мәхрүм итмәячәкләр дип ышанабыз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Фәүкылгадә – гадәттән тыш.
Рухан – рухи яктан.
Мөнасиб – яраклы.
Иҗтиһад итә – тырыша.
Тәгъйин итү – билгеләү, күрсәтү.
Билфигыль – киресенчә.
Риҗа иттеләр – сорадылар, үтенделәр.
Дәкыйкаләр – минутлар.
Милли һәйҗанның – милли дулкынның.
Имля итте – искә төшерде.
Милли мәхкәмә – Милли хөкем йорты.
Мөзакәрә ителеп – фикер алышып, бәхәскә куелып.
Әсасендә – канунында, уставында.
Таҗирларыбыздан – сәүдәгәрләребездән.
Малия һәйәте – финанс эшләре комитеты.
Мәгърузәсеннән – чыгышыннан, докладыннан.
Низамнамәсен – уставын.
Тәшәккер – рәхмәт әйтү.
Гасыйб итүе – көчләп тартып алуы.
Гадлиясенә – юстициясенә.
Мөрәккәб риясәткә – бергә тупланган рәисләргә.
Мәэмүрләре – чиновниклары.
Шәүкәтле – бөек.
Нияз итеп – сорап.
Тәмсил иттеләр – мисал итеп китерделәр.
Кыйсемен – өлешен.
Журналлар – донослар.
Ажаннары – шымчылары, шпионнары.
«Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 7 нче санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны итеп Кобе шәһәре күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.
1 Япониядә төрек-татарларның беренче корылтае – 1934 елның 9–12 май көннәрендә Кобе шәһәрендә Япония һәм Кореядә яшәүче төрек-татарларының корылтае булып уза. Анда Токио, Кумамато, Куруми, Тайкуйу, Киото, Кэй-зео (Сеул шәһәренең японча исеме), Пусан шәһәрләреннән 42 делегат катнаша. Корылтайда 21 әгъзадан торган «Милли үзәк» оештырыла.
2 …минем башыма 11 февраль вакыйгасы кебек бәлаләр чыгарып… – 1934 елның 2 февралендә Токио Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте оештырыла. Әмма бу вакыйга Токио «Мәхәлләи исламия» җәмгыятен һәм аның рәисе Г.Корбангалиевне борчуга сала. 1934 елның 11 февралендә, яңа оешманың җитәкчелеген сайлау көнендә, җыелышка берничә рус кешесе белән Г.Корбангалиев тә килә. Алар, тавыш куптарып, көтмәгәндә Г.Исхакыйга ташланалар. Бер төркем хатын, яшьләр сугышны туктатып калалар. Япон полициясе җыелышны ябарга мәҗбүр була. Г.Исхакыйга каршы оештырылган һөҗүм шул дәрәҗәгә күтәрелгән ки, ул «11 февраль вакыйгасы» буларак кына искә алынып калмыйча, мөһаҗәрәттәге татар матбугатында нәфрәтнамәләр басылуга сәбәп булган. «Вакыйга диаспорада яшәүче башка төрек-татарлар арасында да таралды. Берлинда яшәүче башка төрек-татарлар: «Прометей» оешмасы әгъзасы төрек һәм башка өлкә вәкилләре дә протест җыелышлары оештырдылар», – дип язды соңрак Н.Дәүләт бу турыда. Г.Корбангалиев тарафыннан оештырылган әлеге провокацион чыгыш әдип-публицистның Ерак Шәрекъка сәяхәте турында ясалган хисабында шактый тулы яктыртылган.
3 Рокыя туташ Мөхәммәдиш – Рокыя Сабирҗан кызы Мөхәммәдиш (1908–1989) 1934 елның февраленә кадәр Токио татар мәктәбендә инглиз һәм рус телләре укыта, инглиз теленнән тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Г.Корбангалиев тарафыннан чыгарылган «Япон мөхбире» журналына (1932–1937) материаллар әзерли. Ләкин 11 февральдә Г.Исхакыйга каршы оештырылган һөҗүмнән соң, Корбангалиевнең кылган гамәленә каршы протест йөзеннән бу мәктәптән китә һәм ул Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте оештырган мәктәптә балалар укыта башлый. (Тагын да тулырак мәгълүматны «Беренче Ерак Шәрекъ гомум кырылтае» мәкаләсенә язылган 317 биттәге искәрмәдән укый аласыз.)
4 Габдрахман хәзрәт Кәрими – Габдрахман Кәрими, Шанхай шәһәре төрек-татар мәхәлләсенең имамы. 1938 елда Япония аша Төркиягә күчеп китә.
5 Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни – Мәдъяр Шәмгуни (1874–1938), Кобе шәһәре мәчетенең имам-хатибы, Ерак Шәрекъта төрек-татар милли хәрәкәтен әйдәп баручыларның берсе. 1925 елда Шанхайда «Мөселман мөһаҗирләре» җәмгыяте оештыра, 1935 елда җәмгыять бинасы каршында мәктәп ачуда башлап йөри, 1936 елдан Япониядә яши. Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарларының корылтаенда (Мукден, 1935, 4–11 февраль) делегат буларак катнаша, идарә әгъзасы булып сайлана һәм дини комитетны җитәкли. Туган җире – элеккеге Уфа губернасының Богородицк өязендәге Иске Тормаслы авылы.
6 Вәлимөхәммәт хәзрәт Габидулла – Габдулла Вәлимөхәммәт, Токио төрек-татар мәхәлләсе имамы, Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте рәисе. 1934 елның маенда Кобе шәһәрендә уздырылган төрек-татарларының Беренче корылтае делегаты, Яшьләр белән эшләү комитеты әгъзасы.
7 Габдрахман хәзрәт Мостафа – Габдрахман Мостафа, имам, Кобе төрек-татар мәхәлләсе әгъзасы, Беренче корылтай делегаты. 1937 елда Кобе төрек-татар җәмгыятенең рәисе итеп сайлана, милли үзәкнең дини комиссия әгъзасы, 1941 елның 21 февралендә хатыны һәм дүрт баласы белән Төркиягә күчеп китә.
8 …Корбангалиев вә иярченнәренә нәфрәт… – Токиода 1934 елның 11 февралендә Г.Корбангалиев тарафыннан Г.Исхакыйга каршы оештырылган һөҗүм мөһаҗирлектә яшәүче төрек-татарларны борчуга сала. 1934 елның беренче яртысында бу вакыйга уңаеннан төрле дәүләтләрдә яшәүче милләттәшләрнең нәфрәтләрен «Яңа милли юл» журналы бастырып бара. Г.Корбангалиевкә карата Ерак Шәрекъ төрек-татары бойкот игълан итә. «Яңа милли юл»ның 1934 елгы 3 нче санында «Рокыя» (Мөхәммәдиш. – Төз.) имзасы белән «Токиодан үз мөхбирләребездән телеграмм. 24 февраль» баш астында материал басыла. «Токиода Идел-Урал истикъляль комитәсе төзелде. Габделхәй Корбангали, рус вә татар бандитларын җыеп, Гаяз Исхакый әфәндегә урамнан һөҗүм иттерде. Бөтен төрек-татар Корбангалинең бу ямьсез чыгышына бик каты протест итеп, төрле шәһәрләрдә татар оешмаларыннан вәкилләр җибәрделәр һәм берлектә Корбангали вә «Япон мөхбире»нә бойкот игълан иттеләр» дигән юллар хәлнең гаять тә кискен булуын дәлилли. Вакыйга уңаеннан Токио һәм Кобе шәһәрләрендә яшәүче төрек-татар 11 әгъзадан торган Милли мәхкәмә (Милли суд) оештыра. Судның карары шулай ук «Яңа милли юл»ның 1934 елгы 5 нче санында нәшер ителә. Суд карарында һөҗүмдә катнашкан кешеләр дә телгә алына. Тексттан өзек: «Яңа милли юл»-ның 1934 елгы 5 нче санында игълан ителгән карарда, аерым алганда, түбәндәгечә әйтелә:
«Яңа милли юл» идарәсенә!
Япониядә, Токиода милләтче төрек-татарлар берлә русларга койрык булып йөрүче гайре милләтләр арасында 11 февральдә булган күңелсез вакыйга сәбәпле җыелып, тәфтиш нәтиҗәсендә вәкилләр җыелышы тарафыннан чыгарылган ошбу язмаларны мөхиббәнә дәрҗегез истирхам итәрсез.
… II. Бу тикшерүләр нәтиҗәсендә, Кобе, Нагоядан килгән вәкилләр һәм Токиода яшәүче милләтчеләребезнең катнашуы берлә төзелгән Милли мәхкәмә бу ямьсез хадисәнең сәбәпче вә эшләүчеләре хакында түбәндә хөласа ителгән карарны чыгарган:
Милли мәхкәмә карары
Токио мөселман төрек-татар милләтчеләре тарафыннан 1934 ел, 14 февральдә язылган 15 имзалы протоколның вә Токио «Мәхәлләи исламия» мөтәвәллиләре исеменнән 12 февральдә чыгарылган «Токиода күңелсез вакыйга» дигән бәяннамәнең аңлатуына (күрә – «Яңа милли юл» редакциясе искәрмәсе. – Төз.) әхлак вә истикамәт тикшерелгән шаһидларның шәһадәтләреннән ачык мәгълүм булуына бинаән: Без, Кобе вә Нагоя мөселманнары тарафыннан сайланып килгән 11 вәкил, вә Токио мөселман милләтчеләре бергә катышып, Токио төрек-татарлары арасында булган вакыйганы тәфтиш итеп, шундый карарга килдек:
1 н ч е м а д д ә. Гомумән, Токио мөселманнары арасында булган иттифаксызлык хосусында һәм ошбу елның февраль 11 дә «Изуми башы» клубында милләтче төрек-татар мөселманнары тарафыннан ясалган җыелышта олуг юлбашчыбыз, мөхтәрәм Гаяз әфәнде Исхакый җәнапларын кыйнауда сәбәпче асыл Оренбург губернасы, Чиләбе өязе Мөхәммәдколый вулысы Мидияк авылының гади кешесе булып, бүгенге көндә Япониядә Токио шәһәрендә мөселман төрек-татарлар арасында имамлык хезмәтендә йөрүче Мөхәммәдгабделхәй Габдулла углы Корбангали булганы ачык рәвештә исбат ителде.
2 н ч е м а д д ә. Корбангалинең чакырылмаган хәлдә килүе һәм дә, төрек-татарларга һичбер галякасы булмаган рус вә татар хулиганнарын ияртеп китереп, аларның мәҗлесне нинди рәвештә бозулары, кыйный башлаулары, кемнәрнең кыйнарга иштиракь итүләре, боларның исемнәре вә шәхесләре хакында озынча мәгълүмат биргәннән соң, ошбу адәмнәргә, Гаяз әфәндене кыйнаган вә хәкарәт кылганнары өчен, хосусән Габделхәй Корбангалигә, ошбу эшләргә сәбәпче булганлыгы өчен, без, түбәндә имзаларыбыз куелган Милли мәхкәмә әгъзалары, төрек-татар халкы исеменнән һәм үз исемебездән беравыздан нәфрәт бәян итәбез. Мәзкүр Корбангали гаепләре өчен, төрек-татар милләтенең бөтен дини, милли вә сәяси эшләренең һәммәсендә һичбер ышанычы булмаган кебек, мәзкүр эшләрдә, ягъни мөселманнарның барча дини, милли вә сәяси имтияз вә хокукларыннан мәхрүм ителергә тиеш дип табылды. Киләчәктә илгә кайту мәнгы ителергә тиеш булган бу хаиннең ислам мәмләкәтләренә дә кабулга лаек булмаганлыгын белдереп, кирәкле җирләргә мөрәҗәгать итү карарлаштырылды.
3 н ч е м а д д ә. Кыйнаучы Мохтар Яхшиев, Мирзаҗан Мәҗитов, Әхмәт Хәтсибев, Сабир Җәмилев, Гайнан Сафалар Милли мәхкәмә тарафыннан милли, дини, сәяси җәмгыять эшләрендә иштиракь итү хокукыннан мәхрүм ителергә карар кылынды.
4 н ч е м а д д ә. Хуҗаәхмәт Ваһапов, Закир Шакиров, алар тарафыннан золым ителгән Гаяз әфәнде вә милләтчеләр тарафыннан рәсмән гафу итүләре мәгълүм булганга кадәр гаеп вә гөнаһларыннан тәүбәләре беленгәнгә кадәр, барча мәхәллә оешмаларында әгъза булу вә тавышка малик булу хокукыннан мәхрүм ителәләр дип карар кылды.
11 февраль вакыйгасыннан соң Токио мөтәвәллиләре исеменнән әфкяре гомумияне буташтыру максаты берлә һәм төрек-татар милләтчеләрен вә төрек-татар дусты профессор Окубо әфәндене атап тәхкыйрь итүләре өчен вә тәхкыйрь амиз сүзләр берлә тутырылган ифтира вә ялган бәяннамәләр таратып шөгыльләнүләре өчен, милли җинаятьтә катнашлары булган мөтәвәллиләр һәйәтенә бәян-нәфрәт (бойкот) игълан итәргә тиеш табылды…
24 февраль. Токио. 1934 ел».
9 …Корбангалиевнең милләт малы булган Токио мәктәп бинасы… – Япониягә татарлар 1917 елгы инкыйлабтан соң килеп урнаша. 20 нче еллар урталарында – 500, ә 30 нчы еллар ахырында гомум саны 3 мең чамасы төрек-татар яшәве хакында фикерләр бар. Токиода урнашкан төрек-татарлар 1925 елда «Мәхәлләи исламия» җәмгыяте оештыралар. Мәхәллә һәм ачылачак мәктәпнең җитәкчелегенә имам һәм мөдәррис итеп Мөхәммәдгабделхәй Корбангалиевне (1892 – 1972) чакыралар. Аның туган җире – Оренбург губернасының Чиләбе өязендәге Мөхәммәдколый волостеның Мидияк авылы. 1917 елның 1–11 маенда Мәскәү шәһәрендә уздырылган Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда Чиләбедән делегат сыйфатында катнаша. Ләкин электән дә донос белән шөгыльләнгән аталы-уллы Корбангалиевләр Корылтайдан куылалар. 1919 елда Колчак армиясе чигендә Себергә китә. Соңрак атаман Семенов гаскәре белән Ерак Шәрекъка барып чыга. 1920 –1945 еллар аралыгында тормышы Япония, Манҗу-Тиго, Кытай, Корея дәүләтләре белән бәйле. 1945 елда совет гаскәрләре тарафыннан кулга алынып, төрмәгә утыртыла. Соңрак Чиләбе якларында мәчеттә имамлык вазифасын башкара. Г.Корбангалиев кайда гына яшәмәсен, аның һәрвакыт төрек-татар милләтенә каршы тискәре мөнәсәбәте сизелә. Бу хәл 1917 елгы инкыйлабка кадәр дә һәм мөһаҗирәттә яшәгәндә дә кабатланып тора. Н.Дәүләт аның мондый мөнәсәбәтен түбәндәгечә аңлата: «Ихтимал, Г.Корбангали татарларга, соңрак барлыкка килгән Идел-Урал дәүләте фикеренә һәм, кадимче булуы сәбәпле, үзе кабул итмәгән җәдидчеләргә үче шул тарихтан башлангандыр». Мәхәллә һәм мәктәп бинасы ачылу вакыйгасы һәркем өчен кызыклы булыр дигән уй белән Н.Дәүләт фикерен дәвам итү кирәктер: «1927 елның 2 октябрендә Шин-окубо Ханконин чу № 237 адресында урнашкан өй арендага алынып, уку-укыту эше башланды. Бу бина бик кечкенә булгач, 1931 елда Йойоги-Томигай мәхәлләсендә № 1461 адреска теркәлгән бина сатып алынды һәм мәктәп бире күчте. Моны сатып алганда, япон рәсми шәхесләре дә өлеш керттеләр, һәм бина Корбангали исеменә теркәлде. Бина ачылу тантанасында премьер-министр Инукаи Тетсуто, элекке эчке эшләр, юстиция министрлары, 20 гә хәтле генерал, 30 га хәтле депутат һәм япон милләтчеләренең атасы Тойома Митсуруның да катнашуы Япониянең мөселман халыкларына биргән әһәмиятенең бик мөһим күрсәткече иде. 1937 елда алты сыйныфлы беренче мәктәп һәм моннан тыш ике сыйныфлы укучылар мәктәбе дә эшли башлады. Шул рәвешле ул сигез сыйныфлы мәктәпкә әверелде, ләкин монда укучылар саны беркайчан да 25 тән артмады». Г.Исхакыйның Ерак Шәрекъка килүе белән, бигрәк тә 1934 елның февраль вакыйгасыннан соң, Япониядә яшәүче төрек-татарлар ике төркемгә бүленә. Беренчесе – исламиятче Корбангалиев, икенчесе – чын милләтче Г.Исхакый тарафдарлары. Ике шәхес арасындагы каршылык милли хәрәкәткә дә тәэсир итмичә калмый. Г.Исхакый телгә алган төрек-татарның матди ярдәме белән булдырылган мәктәп бинасы Г.Корбангалиевкә теркәлү, аны милли максатларда файдалана алмау сәбәпле, төрек-татарлар Япония полициясенә, Юстиция министрлыгына мөрәҗәгать кабул итә. Хөкүмәтнең җавабы канәгатьләндерми. Сәбәбе – япон законнары буенча, Япониядә ислам дине хөкүмәт тарафыннан танылмаган һәм аның бернинди дә милеккә ия булырга хокукы юк. Бу турыда Г.Исхакыйга караган архив документларында да әйтелә. Әлеге законны истә тотып, бина бары тик аерым шәхескә генә теркәлә ала.
10 …милли матбугатны гасыб итүе … 6 әгъзадан һәйәт сайланды… –Г.Корбангалиев җитәкчелегендәге Токио «Мәхәлләи исламия» җәмгыяте 1930 елда 1122 йен бәясенә Төркиядән китерелгән гарәпчә хәреф белән бер типография сатып ала. Матбәга гадәттә дини эчтәлектәге китаплар бастыра. Шуңа карамастан бу матбәга 1933 елда Г.Тукайның үлүенә 20 ел тулу уңае белән 647 биттән торган «Габдулла Тукай. Мәҗмугаи асаре»н бастырып чыгара. Бу китапны Тукай үзе исән вакытында төзеп калдыра, һәм ул Җ.Вәлидинең кереш мәкаләсе белән 1914 елда «Мәгариф» нәшриятында нәшер ителә. Болардан тыш матбәгада «Япон мөхбире», соңрак «Яңа япон мөхбире» журналы басылган. Соңгысы 1937 елдан соң туктатыла, чөнки Корбангалиев Япон хөкүмәте тарафыннан Дальный шәһәренә сөрелә. Шуннан соң матбәга аякка баса алмый. Г.Корбангалиевнең шәхси милкенә әйләнгән типография һәм мәктәп бинасын үз кулларына алу өчен Япониядә яшәүче төрек-татар милләтчеләре берничә мәртәбә омтылыш ясыйлар. 1934 елның 11 февраль вакыйгасыннан соң 6 кешедән торган комиссия япон полициясенә карар кабул итә. Аңа комиссия әгъзалары Габдрахман Мостафин, Габдрахман Кәримов, Тимербай Гамидулла, Хәсән Мостафа, Гыйззәтулла Габделкәрим, Габдулла Гаффар имзалары куелган. Бу карар XX гасырның 30 нчы елларында Япониядә яшәгән төрек-татарларның халәтен ачып бирүдә әһәмиятле чыганак ролен үти:
Постановление конгресса Идель-Уральских тюрко-татарских Культурных обществ в Японской империи, относящие к (школьному помещению и оборудованию типографии в Токио) национальной собственности тюрко-татар, которая в настоящее время находится в руках Корбангалиева.
«Школьная постройка и оборудование типографии находится в настоящее время в Токио в руках Курбангалиева, который пользуется типографией для саморекламы. «Янга япон мохбире» распростаняет идеи, препятствующие прогрессу тюрко-татарской нации и отчуждает тюрко-татар от их японских друзей. Расследовательная комиссия, состоящая из делегатов из Нагоя и Токио, которые прибыли для расследования выпада Курбангалиева и его сторонников против Аяс Исхаки и националистам тюрко-татарам мусульманам в Токио 11 февраля 1934 г. и образовали национальный суд. Этот суд после должного расследования этого постыдного действия пришел к заключению: объявить порицание и презрение Курбангалиеву и его последователям.
Первый конгресс Идель-Уральских тюрко-татар после рассмотрения дела решил, что указ национального суда остается в силе и решил просить Японское правительство, которое оказало гостеприимство тюрко-татарам и дало им свободу действия в национальных вопросах, об укрощении воющего Курбангалиева и сотрудника по журналу Рашида Ибрагимова, а также их выступлений, которые умаляют уважение магометанского мира к Японии.
Школа, типографское оборудование и прочая собственность были приобретены за деньги, собранные среди всех Дальневосточных тюрко-татар и многих японцев. Курбангалиев превратно считая, что мусульманство не признано в Японии, и поэтому мусульманская община не может имет собственность, перевел эту собственность на свое имя.
Первый Тюрко-татарский конгресс постановил: обратиться к справедливости японского правительства в надежде получить обратно свою национальную собственность, также было решено, что Опекунское бюро в Токио, которое скрыло это преступление Курбангалиева, будет привлечено к ответственности. Конгресс искренне просит правительство отобрать собственность тюрко-татар от Курбангалиева и передать его в руки правительственных чиновников до того времени, пока она не будет формально возвращена национально-культурному обществу.
Хорошо также известно, что Курбангалиев от имени тюрко-татар мусульман собрал большую сумму денег среди японской нации и никому не дал отчета, на что израсходовал эти деньги. Поэтому также очень желательно, чтобы японское правительство отыскало эти деньги.
Для проведения вышесказанных постановлений у японского правительства конгресс выбрал шесть (6) следующих лиц…».
Н.Дәүләт язуына караганда, «Мәхәлләи исламия», мәктәп бинасы һәм типография Г.Корбангалиев кулында калган.
11 Гыйсмәтулла Әгерҗи – бу шәхес турында Л.Усманова, Нагоя Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте рәисе һәм мәхәллә имамы Х.Килки язмасына таянып, түбәндәге мәгълүматны китерә: «Туган җире Вятка губернасы Сарапул өязе, Әгерҗе авылы. Г. Әгерҗи 1895 елда, Пермь шәһәренә килеп, һөнәр училищесы ачып җибәрә, берникадәр вакыттан соң Оренбург һәм Уфа шәһәрләрендә һөнәр училищелары ачуга ирешә. 1910 елда, донос буенча аңа җинаять эше куз-гатылып, Уфага сөрелә. 1919 елда, йортын һәм булган кадәр мөлкәтен калдырып, чит илгә китә. 1922 елдан Япониянең Кобе шәһәрендә яши башлый. Г.Исхакый, Япониягә килү белән, аның фикердәше һәм көрәштәшенә әйләнә. 1934 елда Кобе шәһәрендә уздырылган Беренче Идел-Урал төрек-татар корылтаен оештыруда актив катнаша. Кобе мәчете төзелеше буенча комитет әгъзасы. 1935 елда Кобе шәһәре Идел-Урал төрек-татарлары мәдәнияте җәмгыятенең рәисе итеп сайлана». Гомумән, Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар милли хәрәкәтендә Г.Әгерҗинең роле зур. Моны Г.Исхакый мәкаләләре дә раслый.
12 Газиз Гали – шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе. Кобеда мәчет ачуда катнаша. Кобе шәһәре Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте идарәсендә ревизия комиссиясе рәисе, 1939 елда җәмгыятьнең идарә рәисе урынбасары, 1943 елда Кобе мәчете комитеты рәисе урынбасары. Рокыя Мөхәммәдиш мәгълүматларына караганда, Россия армиясендә офицер булган. Л.Усманова төзегән исемлектә өч Газиз Гали очрый. Ерак Шәрекъта яшәүче төрек-татарлар арасындагы милли хәрәкәттә актив катнашуын һәм шигырьләр язуын искә алсак, аларның бер үк Газиз Гали булуы ихтимал. Р.Мөхәммәдиш истәлекләре дә шуны раслый кебек. Аның «Яңа милли юл» журналында берничә шигыре басылган. Әмма шигырьләрнең астында Киото шәһәре куелган. 1934 елның 9–12 май көннәрендә Кобеда уздырылган Беренче Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар корылтае делегатлары арасында Киотодан Газиз Гали дә бар.
13 Йагъкуб Габдрахман – Кобе шәһәрендә узган Беренче корылтайда делегат буларак катнаша. Мукденда үткән гомум төрек-татар корылтае делегатлары арасында бу шәхеснең исеме теркәлмәгән. Гомумән, Г.Исхакый мәкаләләрендә дә һәм башка язмаларда да аның турында мәгълүмат очрамый.
14 Хөсәен әфәнде Биглиц – җәмәгать эшлеклесе һәм эшмәкәр, Кумамато шәһәрендә Идел-Урал төрек-татарлары мәдәни җәмгыяте рәисе. Кобе шәһәрендә уздырылган Беренче Идел-Урал төрек-татар корылтаенда делегат һәм Үзәк идарәгә сайлана, 1935 елда Мукденда узган Икенче Идел-Урал төрек-татар корылтаенда үзәкнең ревизия комиссиясе әгъзасы була. Х.Биглиц һәм Сабир Җиһан-шаһның матди ярдәме белән 1938 елда Г.Тукайның үлүенә 25 ел тулган көннәрдә Мукден шәһәрендә «Габдулла Тукай» исемле җыентык дөнья күрә. 98 битлек китапта шагыйрьнең халык яратып укыган күп кенә шигырьләре урын алган.
15 …Япониянең шәүкәтле олуг падишаһсы Микадо хәзрәтләре… – Микадо – япон императорының борынгы атамасы. 1926 елның 25 декабрендә император Иосихито вафат була. Аның урынына улы, элекке принц-регент Хирохитоны (1900 –1989) куялар. Хирохито япон елъязмасында сёваны талсёга алыштырып, яңа эра ача. Япония тарихына күз салсак, һәрбер император идарәсенең үз атамасы барлыгын күрербез. Хирохито идарәсе талсё исеме белән йөртелгән. Императорлар дәүләт идарәсенә турыдан-туры катнашып килә, җитәкчелекне ул билгели, эчке һәм тышкы сәясәт тә аның катнашыннан башка узмый.
16 Корылтайга 41 кеше катыштылар (боларның 6сы ханымнарыбыздыр)… – Кобе шәһәрендә узган Беренче Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татарлары корылтаенда Япония һәм Корея шәһәрләреннән делегатлар катнаша. «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 7 нче санында басылган хәбәрдә аларның исемлеге китерелгән: Мәдъяр хәзрәт Шәмгуни – Кобе төрек-татар мөселманнары дини җәмгыятенең рәисе; Гыйсмәтулла Әгерҗи – Кобе Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыятенең рәисе; Гаяз Исхакый – Кобе Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыятенең фәхри рәисе; 4) Габдулла Гаффар; 5) Хөсәен Туктамыш; 6) Хөсәен Алтыш; 7) Габдерәхим хәзрәт Мостафа; 8) Габдрахман хәзрәт Кәрими; 9) Хәнәфи Кодаки; 10) Әфзал Вәли; 11) Фәйзерахман Гыйззәтулла, Нагоядан, 12) Хөснетдин Сәедгали – «Мәхәлләи исламия» хәзинәдары; 13) Сафа Вәли – Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте хәзинәдары; 14) Дәүләтшаһ Сизгән – Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары; 15) Тимербай Хәмидулла – Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары, Токиодан; 16) Вәли Фәхри – мактаулы. Гобәйдулла – Токио Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте рәисе; 17) Әхмәт Апанай – Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте секретаре; 18) Хөсәен Мостафа – Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте әгъзасы; 19) Ибраһим Хәбибрахман – Идел-Урал төрек-татар мәдәни җәмгыяте хәзинәдары, Кумаматодан; 20) Хөсәен Биглиц; 21) Галимкәй Акчура; 22) Шаһәгъзам Кодаки; 23) Әмрулла Галимбәк; 24) Габдулла Айгын; 25) Ахунҗан Шиһабетдин, Фузаннан (Корея); 26) Шаһимәрдән Мөхәммәтҗан; 27) Гыйззәтулла Габдрахман, Киҗудан; 28) Гарәбшаһ Батыршаһ; 29) Габделхак Ногман, Тайкудан; 30) Габделнәфигъ Гаффар, Киотодан; 31) Газиз Гали, Усакодан; 32) Ягъкуб Габдрахман, Яшьләр оешмасыннан; 33) Хөснетдин Әхтәм, кандидат; 34) Хөсәен Акчура; 35) Сафа Акчура.
Г.Исхакый корылтайда катнашкан 6 хатын-кыз делегатны күрсәтә: 1) Сара Багъдан; 2) Мәгъфүрә Сизгән; 3) Хәдичә Кәрим; 4) Рокыя Мөхәммәдиш; 5) Сара Гали; 6) Хәдичә Биглиц.
17 …мимеографта гына булса да «Корылтай» исемендә бер мәҗмуга чыгарырга кереште. – Бу журнал хакында әлегә мәгълүматлар очрамады.
Тәфтиш – тикшерү.
Мөхиббәнә дәрҗегез истирхам итәрсез – дустларча, рәхим-шәфкать белән
нәшер итәрсез.
Хадисәнең – вакыйганың.
Хөласа – нәтиҗә, йомгак.
Истикамәт – намуслы, дөрес.
Тәхкыйре амиз сүзләр – мыскыллы сүзләр катыштырылган.
Фузан – Кореядәге Пусан шәһәре.
Киҗу – Кэй-зео (Сеул шәһәре).
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 19-22.