Бер еллык тәҗрибә вә киләчәккә план

Мәҗмугамыз бу номеры берлә икенче яшенә аяк баса. Бу, әлбәттә, зур яшь түгел. Икенче яшендәге бер бала көчен җыеп үсеп җиткән бер егет хисапланмаган кебек, икенче яшьлек бер милли мәҗмуга да, әлбәттә, ныгып җитеп, үз-үзен идарә итәрлек бер хәлгә килә алмый. Ул тәпи-тәпи йөри белсә дә, дөньяның җиленә, давылына каршы әле ул үз-үзен каты тотарлык түгел. Аның инде ана теле чыкса да, әле үзенең бөтен төшенчәләрен сөйләрлек сүз көче җитәрлек түгел. Ул әле һаман үзенең анасы сөтенә генә түгел, аның мәхәббәтенә, шәфкатенә дә мохтаҗ. Аның үсеп ныгуы үзенең бала багучыларының, үзенең туталарының, апаларының ярдәменә баглы. Аның чын егет булып җитүе өчен ул әле тән вә җан ягыннан күп тәрбия күрергә тиеш. Ул тән ягыннан балигъ булыр өчен милли ашлардан пәрәмәч, сумса, пилмән, бөрәк  вә чүрәгеннән бик күпләрен катык, сөт берлә катып, кымыз, әйрән вә бузасыннан эчеп, үзенең ашказанында кайнатырга тиеш булган кебек, җан ягыннан балигъ булыр өчен дә, үзенең милли мәктәбенең программасын укып бетерергә тиеш, үзенең бабаларыннан калган йолаларын, әкиятләрен, батырлар хикәяләрен, тарихын, әдәбиятын күңелендә сеңдерергә, үзе кебек юксыллыкка, тоткынлыкка калган милләтләрнең үзләренә үзләре ничек хуҗа була белгәннәрен өйрәнергә, алардан гыйбрәт дәресләре алырга кирәк. Моның өчен, әлбәттә, ике ел гына, ике яшь кенә җитәрлек түгел. Бер милли мәҗмуганың үз аягына басып, үз уе, үз төшенчәсе берлә йөрүе өчен, башкалар берлә ярышта үзенең батыр бабаларының исеменә оят китермәстәй булуы өчен, шактый озын вакыт сөекле анасы, милләте тарафыннан мәрхәмәтле вә шәфкатьле бер караш, остазлары, укытучылары тарафыннан шул дәрәҗәдә әһәмиятле тәрбия күрергә кирәк. Шуның өчен без әле мәҗмугамызны икенче яшькә бастыру берлә аны үстереп җиткердек, аны кирәкле булган дәрәҗәсенә хәтле мендердек дигән дәгъвада түгелмез. Ләкин бер яңа туган баланың башына килә торган бик күп балалык хасталыкларыннан аны саклап калдыра алдык, аның йөзен, битен чәчәк берлә шадраландырмадык, дифтерит, скарлатин берлә аның үсүен туктатмадык, зыяндаш берлә аны ахирәткә китүеннән саклап кала алдык, дип мактана аламыз. Аны икенче яшькә бастырганда, тән, җан ягыннан таза исәнлеге берлә бераз һавалана да беләмез. Ана булмаганнарга бер еллык бала тәрбия итү бернәрсә дә түгел кебек күренсә дә, эшнең эчендә булмаганнарга бер еллык мәҗмуга алып бару бик җиңел кебек табылса да, йортсыз, илсез бер тормышта, уникенең берсе дә булмаган бер юклык эчендә дөньяга килгән бер мәҗмуганы көзге кыраудан, кышкы суыктан, язгы көтелмәгән тиле ташулардан, җәйге кояшның мәрхәмәтсез яндыру-көйдерүләреннән саклап бару кечкенә бер эш түгелдер. Башка яңа туган һәрнәрсәнең башына килгән бу бәла вә җәфалар илсез, йортсыз вә үксез туган безнең мәҗмугага да тагы катырак бәрелгәннәр вә аны тагы да эчтәнрәк җәрәхәтләргә тырышканнардыр. Ләкин үксез булса да, туганда ук таза булып, үсәргә омтылып дөньяга килүе, бик сирәк булса да, аның милләттән алган ана сөте, аның тәрбиячеләренең зур бер иман берлә бөтен көнгә катып, аны сакларга тырышулары бу яшь баланың беренче авырлыкларын киметеп, икенче яшенә баса белүенә сәбәп булды. Әле моның берлә ана сөтенә, тәрбиячеләрнең ярдәменә ихтыяҗы беткән юк. Бу ихтыяҗ икенче яшьтә тагы да күбрәк, тагы да күбрәк, тагы да зуррак булачак. Бу икенче яшьтә һәрбер изге эшкә каршы килә торган шайтаннар, иблисләр аны бозарга, аны чирләтергә, хәтта аны үтерергә тырышачаклар. Ләкин көннәре үткән саен эчке көче артып читтән килгән җил-давылга каршы ныгаячактыр. Шуңа күрә без, мәҗмугамызның икенче елын да зур бер иман берлә каршы алып, кулдан килгән бөтен көчемез берлә аның тагы да үсүенә ярдәм итәчәкмез. Мәҗмугамызның бер ел эчендә нинди эшләр эшли алуы хакында хисап биреп торырлык әле вакыт юк. Бер ел бик кыска вакыттыр. Безнең мәҗмугамыз кебек укучылары Җир шарының биш бүлегендә дә булган бер мәҗмуга өчен укучылары берлә мәҗмуга арасындагы юлны үтәргә өчәр-дүртәр ай вакыт кичүе кирәк булганы төшенгәндә, бу бер ел заман бернәрсә дә түгелдер. Ләкин шулай булса да, бер ел – 365 көндер. Бер ел мәҗмугамыз вакытында чыгып килде. Шул бер елдан бирле буш торган милли басуга яз-көз, җәй-кыш милли орлык чәчелгән. Бик күп кыска иманлыларның өметләре беткән чагында аларны җанландырган вә өметләндергән. Америка, Азия, Аурупа, Африка вә башка йирләргә таралган меңнәрчә мөһаҗирләремезгә, туган иленнән бер хәбәр ишетергә зар булып торган моңлы милләт балаларына үзләренең милли тавышларын ишеттергән. Аларның күз алларында искедәге барлык, муллык күренешләрен җанландырып, тагы да булачак, тагы да туачак дигән татлы өмет уяткан. Бигрәк тә СССРның   Сәд-чин берлә камалып алынган төрмәсендә яши торган миллионлы төрек-татар балаларына бу сасы кызыл рус зинданыннан котылуының хәбәрен китергән беренче карлыгач булган. Ул мескеннәрнең унике елдан бирле шатлык төсе күрмәгән1 гариб йөзләрендә беренче мәртәбә шатлыклы елмаюлар ясаган. Унике ел караңгылыкта торган бу милләт балаларына бердән күк капагы ачылгандай, бөтен барачак юлларын күрсәткән, аларның күңелләренә ялтыраган милли маяклар каккан. Аларга котылуга, инде бөтенләй котылуга иман тудырган. Аларга большевикның золымы, талавы, көчләве берлә тартышуның юлларын ачык күрсәтеп, аларның авыр тормышларын, мәгьнәсез, татсыз көнкүрешләрен мәгънәлеләндергән. Аңа тат, тәм биргән. Әлбәттә, бу безнең теләкләрнең барысы да түгел. Ләкин бу да бер нәрсә. Һәм дә киләчәктә икенче шундыйларны тудырачак. Бара-бара, СССРдагы төрек-татарларны теләгән максатларына алып барып чыгарачак нәрсәләрдер. Менә шул кыска вакытта бу аз гына эш өчен дә мәҗмугамыз, үз халкымыз арасында никадәр дуст казанса, безгә каршы лагерьда да шулкадәр дошман казанды. Безнең кечкенә генә эшемезне зур күреп, мөһаҗирлектәге рус даирәләре безгә һөҗүм иттеләр. Үзләрен демократ, җөмһүриятче дип йөрүче Керенский, Милюковлар группасы2 безне һичбер вакыт үзенең угының астыннан чыгармады. «Последние новости»да безнең зарарымызга берничә мәртәбә мәкаләләр язылды. «Дни» мәҗмугасы да Керенский авызыннан төкерекләр чәчеп безне сүкте, тиргәде вә үгетләде. Безне «туры юлга» өндәргә тырышты. Шул ук «Дни»да оя ясаган бер әрмәни егете (аның 59 нчы номерында), минем төрек журналларында, гәзитәләрендә язган мәкаләләремнән риваятьләр алган кебек итеп, боларның барысын да «Төркиягә хезмәт» өчен эшләнелгән эш иттереп күрсәтергә маташты. Безнең Идел-Урал истикъляльчеләренең башында Мостафа Кәмал паша тора вә бөтен эшләрне ул башкара төсле күрсәтеп, русларның төрек дошманлыгы тамырларын безгә каршы да кузгатмакчы булды. Безнең милли тартышуымызны, үз илемезгә үземезнең хуҗа булырга тырышуымызны Төркиянең коткысы берлә эшләнә торган эш кенә итеп тәфсир итмәкче булды. Шунысы гаҗәп: минем «Төрек йорды» журналында 25 нче елда бастырылган «Уртак төрек теле» хакындагы бер мәкаләмнән3 ул чагында үзе төрек булмаган, большевик дусты Акагундуз дигән кавказлы бер язучы төрек дошманлыгы берлә язылган дигән дәгъваны чыгарган иде. «Дни»дагы әрмәни шул ук мәкаләне хәзер төрек дустлыгы гына түгел, Идел-Урал төрек-татарларын Төркиягә кушу өчен язылган дигән дәгъваны уртага куя вә мине Төркиядән зур урыннар алып, Мостафа Кәмал пашадан күп ярдәмнәр күрүдә гаепли. «Төрек йорды»ндагы мәкаләмне укыганнарга, минем мәсләгемне белгәннәргә, Төркиядә безнең бөтен төрек-татар мөһаҗирләре нинди дәрәҗәдә хөрмәт күргәнне белгәннәргә, әлбәттә, болар көлке генәдер. Ләкин төрек матбугатын аңламаган, төрек дошманлыгы берлә ашланганнар* өчен бу – шактый зур провокациядер. Һәм дә безнең дустларымызны бездән биздерер өчен эшләнгән правокация. СССРдагы руслар да мөһаҗирдәгеләреннән кире калмыйлар. Алар да безне, «Идел-Урал истикъляль комитеты» вә минем үземне, һичбер тынычлыкта калдыра алмыйлар. Әдәби гәзитәләрдә, көлке журналларында минем исемемне тәсбих кебек чәйниләр. Минем бөтен иптәшләремне тәмугка керә торган иң зур гөнаһларда гаеплиләр. Безнең мәҗмуганы иң зарарлы, иң гөнаһлы китаплардан санап, көне-төне ләгънәтләр яудыралар. Аның берлә генә калмыйлар, төрек-татар өлкәләрендә нинди генә бер уңышсыз эш чыкса, аны бездән күрәләр. Авыл халкы ач калмас өчен игенен яшерсә, аны без котырткан буламыз. Иманлы мөселманнар мәсжедне кабакка әйләндерергә разый булмасалар, аларны без аздырган буламыз. Бер-бер татар коммунисты Мәскәүнең берәр ахмак карарын тәнкыйть итсә, аңарга илһамны без биргән булып чыгамыз. Кайбер татар егете үз халкын рустан түбән күрмәсә, аны без Ленин юлыннан саташтырган буламыз. Берәр татар язучысы үз халкының күңеленә килешү берәр мәкалә вә яки хикәя язса, аны без марксизмнан яздырган буламыз. Аның берлә генә калмыйлар, СССРда яшәүче мескиннәрне унлап, йөзләп тотып камакларда (төрмәләрдә) черетәләр. Безнең берлә хәбәрләшкәнсең, хәбәрләшерсең дип, үлем җәзаларына кадәр хөкем итәләр. Болары да безне гаепләүдә мөһаҗирлектәге руслардан кире калмыйлар. Болары да безне Төркиягә хезмәт итүдә генә түгел, инглизләргә, французларга, полякларга-фәләнгә хезмәт итүдә гаеплиләр. Болар үзләре һәммәсе дә сатлык кешеләр, һәрбер эшне акча бәһасенә генә эшләгән наемщиклар булганга, үз халкын сөеп ителгән бер хезмәтне аңламыйлар. Халыкка хезмәт итүнең тәмен белмиләр. Һәрнәрсәне үз аршыннары берлә генә үлчиләр. Эчләрендәге дошманлык берлә ничек кенә булса да безгә зарар итәр өчен, безнең изге эшемезгә аяк чалыр өчен һәрбер төрле начарлыкларны кылалар. Ләкин эт өрә, бүре йөри бит. Кайвакыт төрле төстәге, төрле тавыштагы этләрнең йөрүеннән куркып бүре юлдан калганы бар? Кайвакыт һәртөрле карагруһларның кычкырулары, бакыруларына карап, аклар хәрәкәтләреннән тукталып калганы бар? Нимесләрнең кычкыруларына карап чехлар туктадылармы? Русларның кылмаган усаллыкларына каршы поляклар, финнар үз юлларыннан кайттылармы? Әлбәттә, без дә кайтмаячакмыз!.. Безнең дошманларымызның агы, карасы, кызылының бер саф булып безгә һөҗүм итүе безгә зур сабак, зур гыйбрәт бирергә тиештер. Без дә үземезнең милли тартышуымызда үз халкымызның үз иленә, үз йир-суына үзе хуҗа булып та, сәяси төшенчәләренең аермасына карамаенча бергә барырга тиешмез, бергә тартышырга кирәкмәз. Моңа бер еллык мәҗмуганың баруы! Мона Идел-Урал комитетының бер еллык җитезлегеннән чыгарылган нәтиҗә, бер ел буенча дошманларымызның һәрьягымыздан безгә ташлануларыннан чыгарылган хөкем – шул. Шуның өчен мәҗмугамызның икенче яшьлегенең бурычы үзенең күтәргән байрагы астына мөмкин кадәр күбрәк төрек-татар халкын туплау вә аларны милли юлдан йөретүдер.

Ләкин бу эштә бер ел эчендә кирәге кадәр уңышлы рәвешдә эшли алдыкмы?.. Оят булса да әйтергә тиешмез ки, СССР да, илемездә байрагымыз тирәсенә өметемездән зур, без читләр дип уйлаган оешмаларны туплаганы хәлдә, мөһаҗирлектә көтелгән кадәр берлек күрә алмадык. Мөһаҗирләремезнең бер бүлеге, киләчәк хакында өметсезлеккә төшеп, үзләренең җәмәгатьчелеген онытып, бөтенләй үзе өчен генә тора торган мөселманнар булып киткәннәр. Боларга милли мәҗмугамызны уку, үзләренең элгәреге хәлләрен искә төшереп, аны хәзерге хәлләре берлә чагыштыруга сәбәп булды. Бу хәл, аларның эчләрен пошырып, кәефләрен җибәрәп, тормышларының мәгънәсезлеген генә хәтерләренә китерә. Шул тормыштан котылырга көчләре юклыгын сизеп: «Бу мәҗмуга да кайдан чыкты? Рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмиләр!» – дип, мәҗмугамыз аларда ачу килү тойгысын гына уята. Боларның кайвакыт уянып киткән җәмәгатьчелек тамырлары аларны баткан сазлыкларындан чыгара алмыйдыр. Шуның өчен болар эчләреннән генә: «Алла теләсә, мәҗмугасы да ябылыр, үзләре дә югалыр, тагы тыныч кына йокларбыз…» – дип, безнең булуымызны, шартлавымызны көтеп яталар. Бер гөруһысы унике ел буенча милли матбугат юклыгыннан, үзләренең нечкә генә буялган милләтчелекләрен төрле тәэсирләр берлә уңдырып бетергәннәр. Тормыш көтүдә большевиклар берлә эш итеп яисә большевик тәэсире астындагы оешмаларның кешеләре берлә бәйләнешеп, азмы-күпме милли дошманларымызның тәэсиренә бирелгәннәр. Болар, мәҗмугага вә безнең тәшкиләтемезгә якын торуны үзләренең «тамак» мәсьәләләренә тияр дип курыкканга: «Без аннан читтә, без андый кечкенә эшләрдән читтә вә өстә…» – дип борып яталар. Соңгы агым күбрәк Ерак Көнчыгыш яшьләре арасында күренә. Мондагы мөһаҗирләр җитәкчесез калганлыкларыннан, алар арасында эш итә беләчәк кайбер укымышлыларымыз большевик чишмәсеннән тамак туйдырганлыктан, монда милли чукуларның һәртөрлесен очратып була. Монда кызлары ике тиен бер акчалык бер рус малаеның кочагына атылыр өчен рәсмән чукыналар, егетләре кафе-шантан уйнашчыларының сөйгесе өчен ата-бабаларының малларын бетереп, үз-үзләрен вә иптәшләрен үтерәләр. Монда бер казаннан туган ике кардәш, бер-берсен бөлдерер, ярлыландырыр өчен рус вә Кытай мәхкәмәләрендәге адвокатларга, түрәләргә бөтен барлыкларын ашатып бетереп, үзләре дә теләнче вә адәм актыгы булып калалар, туганнарын да хәерче иттереп калдыралар; монда чериләр, бетәләр. Большевиклар, бу черү вә бетүдән сөенеп, милли юлга басмасыннар өчен, аларны тагы бер-берсе берлә сугыштырырга, кычкырыштырырга ярдәмне итеп торалар, кырмыска оясына төрлечә таякны бутап киләләр. Хәтта аталарының, кардәшләренең бу кыланышлары Аурупадагы укучы балаларына да тәэсир итеп, алар да монда большевик түрәсе Галимҗан Идриси4 җәнабларының сәхабәләре булып китәләр. Алар да милли оешмаларга булган карашны большевик иптәшләреннән яки кара рус малайларыннан өйрәнәләр. Алардан илһам алалар.

Өченче гөруһ безнең халыкта шактый еш очрый торган «акыллы башлар» гөруһыдыр. Болар дус та түгел, дошман да түгел. Болар –битарафлар, болар – көтүчеләр, болар көтәләр. Кайсы җиңә – шул якта булырга күнәләр. Без җиңеп китсәк, безнең берлә бергә булырга: «Нинди авыр тартышлар алып бардык!» – дияргә; әгәр милли оешмалар җиңелеп китсәләр: «Без күпдән әйттек, бездән киңәш сорамадылар, аның шулай булачагы билгеле иде…» – дияргә хәзерләнеп торалар. Табигый, мондый, үзләренчә, уттан янмый, судан чыланмый чыгарга теләүче «акыллы башлар»га бер еллык мәҗмуганы, большевикның унике еллык ялганын ачып сала торган аның үрмәкүч оясыны… боларга мондый оешмаларының гына кыйммәте зур түгел, боларга инглиз хөкүмәте кебек, Американың җөмһүрият партиясе кебек зур, нык тәшкиләтләр ясаган булырга кирәк тә, шулар: «Әфәнделәр, рәхим итеңез!.. Сезне көтәбез, әмер итеңез…» – дияргә кирәк… Илсез, йортсыз туган мөһаҗир оешмалары, уникенең берсе юкта мәйданга килгән мөһаҗир мәҗмугалары, әлбәттә, моны эшли алмыйлар. Алар үзләренең матди юксызлыкларына мәгънәви көч кушып кына бара алалар. Менә шуның өчен бер еллык тәҗрибәмездә, кирәк мәҗмугамыз, кирәк оешмаларымыз янында, милли рухы көчле булган, үзенең тормышын беренче урында тотмаган, милләте, халкы өчен азмы-күпме корбанга хәзер торган милләтдәшләремезне генә туплый алдык. Алардан гына санда аз булса да, төшенчәдә вә иман да нык бер милли гаскәр оештыра белдек. Шуларның мәгънәви ярдәмнәре, үз файдаларын оныта белүләре аркасында гына бер ел яшәп, дошманымыз большевикларга һич көтелмәгән яраларны ача белдек. Мондан соң да, әлбәттә, байрагымыз тирәсендә шул төстәге, шул төшенчәдәге идеалистлар гына тупланачактыр!.. Моннан соң да шуларның мәгънәви көчләре берлә генә эшләремез зураячактыр, киңәячәктер. Үзенең истикъляле өчен тартышкан һәрбер халыкта һәрбер вакытта бу шулай була килгән. Бездә дә шулай булачактыр. Шуның өчен икенче елга аяк баскан мәҗмугамыз халкымызның иманлы, корбанга хәзер булыгына таянып алга барачактыр. Милләтнең өстенә төшкән вазифаны кулыннан килгән, көче җиткән кадәр үтәп, юлын дәвам итәчәктер. Икенче яшенә баскан мәҗмугамызның планы менә шулдыр. Шуны үтәргә, булдырырга тырышу бу икенче елның бурычыдыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Бер еллык тәҗрибә вә киләчәккә план. «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 1 нчы (1 гыйнвар) санында («Сәяси язулар» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Журналда бу мәкаләдән соң ук Ләбиб Сәлимнең «Әрмәнинең куштанлыгы» исемле күләмле язмасы урнаштырылган. Анда А. Ф. Керенский тарафыннан Парижда чыгарыла торган «Дни» журналының 59 нчы номерында Хундкярьян исемле «рус әрмәнисенең» Гаяз Исхакый һәм Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә хакында язылган бер мәкаләсе чыгуы әйтелә. Л. Сәлим фикеренчә, ул, «баштанаяк ялгыш бер мантыйк вә ялган бер белем нигезендә язылып, бары дошманлык тойгысы берлә генә, Идел-Урал вә Азәрбайҗан истикъляльләренең барлыкка килүенә киртә салу вә төрек-мөселман булган бу ике кардәш халыкның үз иленә, үз барлыкларына хуҗа булу, чын ирекләренә ирешү омтылышларына зарар итү нияте берлә генә уртага атылган бер усаллык кынадыр».

1 …унике елдан бирле шатлык төсе күрмәгән… – ягъни 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң.

2 …демократ, җөмһүриятче дип йөрүче Керенский, Милюковлар группасы... – Александр Фёдорович Керенский (1881–1970), рус сәясәтчесе, 1917 елның 8 июленнән 25 октябренә кадәр Вакытлы хөкүмәт башлыгы. Павел Николаевич Милюков (1859–1943), Февраль инкыйлабыннан соң Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты члены, 1917 елның 2 мартыннан 1 маена кадәр Вакытлы хөкүмәтнең тышкы эшләр министры.

3 …«Уртак төрек теле» хакындагы бер мәкаләмнән… – «Бөтен төрекләр өчен уртак төрек теленең барлыкка килүе мөмкинме?» исемле мәкалә «Төрек йорды» журналының 1925 елгы 175 нче (13 октябрь) һәм 175 нче (14 ноябрь) саннарында «Гаяз Исхакый» имзасы белән төрек телендә басыла.

4 Галимҗан Идриси – «Берлек һәм бүленү юллары» исемле мәкаләгә язылган … нче биттәге искәрмәне карагыз.

 

Бөрәк (төрек) – бөккән, пирог.

Чүрәк – ипи камырыннан пешерелгән вак күмәч.

Чәчәк берлә – монда сүз чәчәк авыруы турында бара (ветряная оспа).

Сәд-чин – Кытай стенасы.

* Чыганакта: ашыпланганнар.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 102-108.

Җавап калдыру