БУГАЗЛАР

Төрле-төрле бик күп зур вакыйгаларга бай булган 1936 елның булып үткәннәре арасында Монтреда туплаган бугазлар конгрәсе дә, шөбһәсез, киләчәктә зур бер урын тотачактыр.

22 июньдә ачылган бу конгрә уңышлы эшләрен 20 июльдә генә тәмам итеп, үзенең карарларында 1923 елда, 24 июль ахырында бугазлар хакында Лозаннада кабул ителгән бәйнәлмиләл карарларны үзгәртте. Лозанна могаһәдәсе буенча, кирәк Чанак кальга бугазы (Дарданелл), кирәк Истанбул бугазы (Босфор) ачык диңгез юллары итеп игълан ителгән вә болардан үтү-кичүне идарә итү бәйнәлмиләл бер комиссионга тапшырылган, Төркия дәүләтенең бугазларны ныгыту, бугазлар тирәсендә гаскәр тоту хакы да бетерелгән иде. Нәзари буларак, бугазларның саклануы, Лозанна могаһәдәсенә кул куйган Ингелтерә, Франсә, Италия, Япония мәмләкәтләренең хакы вә бурычы итеп кабул ителгән вә бу могаһәдә Җәмгыяте әкъвамның карамагына тапшырылган иде.

Лозанна могаһәдәсе буенча, 1358 елдан бирле һичкем берлә уртаклашмаенча төрекләрнең биләп килгән мәмләкәтләренең капкасы булган Дарданеллның1, Истанбул бугазының ачкычы кулларыннан алынган, төрекләрнең каравылчылары, сакчылары бугаздан ераклаштырылган иде. Мөстәкыйль бер дәүләтнең сәламәтлеге өчен бу һичбер төрле иттереп кабул ителерлек эш булмаса да, 14 еллык сугыштан бик арып чыккан яңа Төркия, бу тарихи хакларында каты торырлык көче юклыгын белеп, теләр- теләмәс, бу шартларны кабул итәргә вә бу могаһәдәне үзгәртүне киләчәктәге бер форсатка калдырырга мәҗбүр булган иде. Яңа Төркия, эчке эшләрен юлга куеп бетерер-бетермәс, бугазларның ачык калдырылуы Төркиянең истикъляле берлә һичбер оешмый торган бер нәрсә икәнен бик ачык күрде. Бик тиз Лозанна могаһәдәсенә имза аткан дәүләтләр арасында бугазларны саклауны Төркиягә кайтару хакында мөрәҗәгатьләр дә булынды. Ләкин төрле сылтаулар табып, дәүләтләр бугазлар хакындагы карарларын яңадан карарга ашыкмадылар. Бугазларны ачык калдыра килделәр. Төркиягә: «Сезнең дәүләтегезнең сәламәтлеге Җәмгыяте әкъвамның фәләненче маддәләре берлә2 тәэмин ителгән, фәлән…» – дип, сүзне кайтара килделәр.

Җәмгыяте әкъвамның әгъзалары Италия берлә Хәбәшстан арасында чыккан сугышта Җәмгыяте әкъвамның көчсезлеге, зәгыйфь Хәбәшстанны куәтле Италиягә каршы химая итәрлек бәйнәлмиләл куәтнең мәүҗүд булмавы Төркия әфкяре гомумиясене галәянга китерде. Безнең дә мәмләкәтебезне саклавыбыз фәкать үз көчебез берлә генә мөмкин булачак, ни Җәмгыяте әкъвам, ни дә Лозанна могаһәдәсенә кул куйган дәүләтләр, бугазлардан диңгез куәте көчле бер дәүләт Мәрмәрәгә, Кара диңгезгә кереп, илебезгә һөҗүм итәчәк булса, безгә ярдәмгә килә алмаячаклар икән, шуның өчен бугазларның ачык булуы мәмләкәтебезнең сәламәтлеге өчен зур бер тәһликә икән, моны, мөхәкъкак, үзгәртергә, бугазларны саклауны үз кулыбызга алырга кирәк, диделәр. Катгый итеп могаһәдәгә имза куйган олуг дәүләтләргә һәм дә Кара диңгез буендагы дәүләтләргә Төркия хөкүмәте яңадан мөрәҗәгать итте. Бугазлар мәсьәләсен хәл итәр өчен аерым бер конгрә ясауны таләп итте. Италия-Хәбәшстан сугышы Ак диңгездә инглизләрнең моңарчы хаким булган вазгыятьләренә зарар китерәчәк бер төс алуы вә Ингелтерә хөкүмәте Ак диңгездәге мовазәнәне саклауда үз көченә генә таяна алмаячагын күреп, Ак диңгез буенда мөһим җәгърафи урын тоткан Юнанстан Төркиянең дә шул эшкә катнаштырылуын кирәкле тапты. Төркиянең сәяси әһәмияте, кыйммәте Ингелтерә күзендә күтәрелде; төрекләр, мондан файдаланып, Ингелтерәдән бугазлар могаһәдәсен үзгәртүгә разыйлыгын алдылар. Франсә дә Ингелтерә разый булган эшкә каршы килә алмады. Япония дә Төркиянең бу таләбен тәмамән хаклы табуын белгертте. Кара диңгез буендагы дәүләтләрдән Румания, Болгария, СССР ризалыкларын белдерделәр. Кара диңгез буендагы дәүләтләрдән Украина, Кырым, Гөрҗестан, вакытлы рәвештә большевик истилясе астында булганга, мөзакәрәгә катыша алмадылар. Италия генә, бугазлар хакында сөйләшүнең әле вакыты түгел дип, мөзакәрәгә катышырга разый түгеллеген белдерде. Нәтиҗәдә, ун дәүләт йиренә тугыз дәүләтнең вәкилләре катышып, Исвичрәнең Монтре шәһәрендә 22 июньдә конгрә ачылды. 20 июльдә бөтен маддәләр дә килешеп, куллар куелып, бугазлар хакында яңа низамнамә төзелде. Монтре конгрәсе Лозанна могаһәдәсенең бугазлар хакындагы бөтен маддәләрен юк итеп, хисап итте. Бугазлар өстендә Төркия хөкүмәтенең һичбер чикләнмәгән хокукын таныды. Моңарчы бугазларны идарә иткән бәйнәлмиләл комиссионны бетереп, бугазларны идарә итүне Төркиянең үз кулына тап-шырды. Төркиянең бугазларны үзе теләгән рәвештә сакларга, ныгытырга, гаскәрен теләгән йирендә тотарга тулы хакы кабул барлыгын итеп, кул куелган көндә үк бугазлар тирәсенә төрек гаскәренең йирләшүен кануни тапты. 15 августтан игътибарән бугазларның бөтен идарәсе Төркиягә күчәчәк ителде.

Сугыш тәһликәсе булганда, бугазларны ябу Төркия хөкүмәтенең генә хакы икәнен конгрә таныды. Солых вакытында да чит дәүләтләрнең Мәрмәрә диңгезенә, Кара диңгезгә барачак сугыш көймәләренең Төркиянең сәламәтлеге өчен хәтәрле булмавын күздә тотып, Төркиянең хәзерге диңгез көченнән бик күп түбән булу шартлары берлә тәхдид итте (чикләде). Төркия хөкүмәте үзе үк солых вакытында да, сугыш вакытында да сәүдә көймәләренең үтү-чыгуы Төркиянең карамагы астында сәрбәст булуын таләп иткәнгә, бу маддә һичбер тавышсыз-тынсыз кабул ителде. Фәкать Совет Русиясенең үз диңгез сугыш көймәләренә бугазлар тәмам ачык булуын таләп итүе генә зур моназәрәгә сәбәп булды. Ингелтерә, Япония вәкилләре моны һичбер төрле кабул итәргә тарафдарлык күрсәтмәделәр. Ахырдан Совет Русиясенең бугазлардан сугыш көймәләрен үткәрү хакы, башка дәүләтләргә унбиш мең тонналык исәпләгәндә, егерме биш мең тоннага чыгарылды. Шулай итеп, бер ай дәвам иткән бугазлар конгрәсе тәмам булды. Һәм дә Дөнья сугышыннан соң Төркиянең бугазлар өстендәге алынган хакы кире үзенә кайтару рәвешендә тәмам булды. Конгрәгә катышкан тугыз дәүләт вәкилләре дә кул куйдылар, ялгыз Италия генә кул куюдан баш тартты. Могаһәдә кануни хәлен алды, Төркия хөкүмәте, имза атканның соңында ук, бугазларга гаскәри куәтен кертте. Фәүкылгадә җыелышына тупланган Төркия мәҗлесе Монтре могаһәдәсен тасдыйк итте вә Төркия хөкүмәте ике бугазны да ныгытырга кереште.

Лозанна могаһәдәсендәге бугазлар хакындагы маддәләр Төркиянең диңгез сугыш куәтләренең артмавын күздә тотып эшләнгән иде. Бөтен тарафтагы диңгезләре шәрран яра ачык булганда, Төркия дәүләте, байлыгы, көче җитсә дә, сыгыначак бер урыны булмаганга, зур диңгез сугыш көче тугдыра беләчәк түгел иде. Яңа могаһәдә Төркиянең диңгез сугыш көймәләрен арттыруына, Кара диңгездә дә, Ак диңгездә дә хатыры саялырлык диңгез көчле бер дәүләт була белүенә киң мәйдан ачты. Төркиянең хариҗи сәясәтендә яңа-яңа имкяннар тугдырды. Төркия хөкүмәте, шуларны күздә тотып, үзенең илен саклау көчен арттырыр өчен, ун еллык бер план хәзерләп (1936 –1946) Милләт Мәҗлесеннән алтмыш җиде миллионлык бер тәхсыйсать кабул иттергән иде. Август башындагы Мәҗлесендә тизлек рәвештә кирәкләр өчен тагын биш миллион лира бирүне Милләт Мәҗлесе кабул итте. Хәзерге көндә, бер тарафтан, Төркиянең халкы һәрбер йирдә бугазларның кайтарылу шатлыгы бәйрәмен ясап килә. Икенче тарафтан, хөкүмәт көчле диңгез мәмләкәте булу чараларын күреп ятадыр. Күптән түгел генә Алманиядән алган дүрт су асты көймәләренең берсе, килеп, Төркия бәхриясе тарафыннан кабул ителде. Озакламыйча башкалары да берәм-берәм киләчәкләр вә Төркиянең флотын, диңгез көчләрен куәтләндерәчәкләр. Икенче тарафтан, Төркиянең дәүләт химаясендәге бер банкасы берлә инглизләрнең дәүләт химаясендәге бер мали группа арасында Төркиядә «Тимер вә корыч» ширкәте төзелде. Моның сәрмаясе инглизләр тарафындан бирелеп, вапурлар ясау, төзәтү эшләренә керешелде. Моннан соң да Төркиянең диңгез кырыендагы шәһәрләрен ныгыту, портларны юлга салу юлында хәрәкәт ителәчәк дигән хәбәрләр йөреп торадыр. Боларның барысы бергә җыелганда, яңа бугазлар могаһәдәсе Төркиянең куәте артуына, Ак диңгездә Төркия роленең зураюына, дөньяның тынычлыгын саклауда Төркиянең тоткан урынының ныгуына сәбәп булачактыр вә Төркиянең бәйнәлмиләл хөрмәтен бөтен дөньяда арттырачактыр.

Моңа башка Монтре конгрәсе сугыштан соң булган бик күп конгрәләрнең иң муаффәкыятьлеседер3. Бугазлар могаһәдәсе – сугыштан соңгы зиһният берлә эшләнгән могаһәдәне беренче мәртәбә көчләнгән дәүләтнең хакын тану нигезендә үзгәртү могаһәдәседер. Төркия берлә сугышкан дәүләтләрдән Ингелтерә, Франсә арасында сугыш зиһнияте тәмамән беткәнлеген күрсәтә торган дәлилдер. Шуның өчен бу могаһәдәнең Төркия берлә Ингелтерә, Франсә, Япония арасында самими мөнәсәбәтнең артуына сәбәп булачактыр. Бу дәүләтләр арасында дустлык нигезендә яңа-яңа аңлашуларның вөҗүдкә килүенә мәйдан ачачактыр.

Якын көннәргә кадәр Аурупада Төркиягә каршы сугыш зиһнияте тәмамән бетмәгән кеби бер хәлдә иде. Төркиянең бик күп тәшәббесләре шул зиһният арасында кысыр кала иде. Моннан файдаланып, Совет Русиясе Төркияне Аурупа агымыннан читтә тотарга тырыша вә төрле ялган пропаганда, интригалар берлә аурупалашу дәверен кичерә торган Төркияне Аурупадан мәгънән, матдәтән озаклаштырып килә ала иде. Бу могаһәдә большевикның ялган пропагандасының зәминен бетерде. Эчке вә тышкы эшләрендә Аурупа зиһниятле төрек милләтенең куәтле Төрек дәүләте булуына киң офык ачты. Ак диңгез тарафыннан Төркиянең сәламәтлеген зур бер әминият эченә алды. Төркиянең сәламәтлеген Ак диңгездәге мовазәнә берлә баглап, Төркиянең ул тарафы бәйнәлмиләл бер сигорта астына керде. Калды фәкать Кара диңгез тарафыннан Төркиянең сәламәтлеген саклавы гына.

Төркиягә бу тарафтан һөҗүм итүче куәт – фәкать руслардыр. 1699 елда беренче мәртәбә бу эшкә Тиле Петр башлады4. Төрек гаскәреннән җиңелеп кире чигәргә мәҗбүр булса да, Петр бугазларны, Истанбулны алуны васыять итеп калдырды5. Бу васыятьне вөҗүдкә чыгарыр өчен, Русия, һәрбер форсаттан файдаланып, бу көнгә кадәр Төркиягә һөҗүм итә килде. Берсендә ул Төркиядәге христианнарны химая итү, икенчесендә истикъляль сораган серблар, болгарларны яклап, өченчесендә Юнанстанның аерылуына ярдәм итү кеби күренештә инсани кеби сылтауларга буяштырса да, асыл максаты Петрның васыятен тотып, бугазларны кулда итү булып барадыр. Бу начар уй берлә руслар 1736 да, 1768 дә, 1789 да берсе артыннан берсе Төркиягә каршы сугышлар ясадылар6. Бу сугышлар берлә Төркияне арытып, Төркиянең мохтар өлкәсе булган Кырым дәүләтенә гүя истикъляль бирдергән төскә куеп, Кырымны әүвәлән Төркиядән сәясәтән аерып, аннары истиля итәләр. Кырым ханлыгының бетерелүе, русларның Кара диңгезнең иң мөһим ноктасы булган Севастопольне забыт итүләре Төркиянең Кара диңгез тарафыннан саклану вазгыятен авырайта. Русларга сугыш көймәләрен арттырырга имкян бирәдер. Шул куәткә таянып, Русия бугазларны алуны көннең мәсьәләсе итеп куядыр.

Беренче Александр 1808 дә шул максат берлә7 Төркиягә каршы сугыш ачадыр. Ләкин Франсә берлә аралары бозылып киткәч кенә, бу сугыш дәвам итүдән туктатыладыр. 1828 елны Русия хөкүмәте (Беренче Николай) Юнанстанга ярдәм итү сылтавы берлә8 тагы бер мәртәбә Төркиягә каршы сугыш ачадыр. Ләкин бу юлында да Истанбулга, бугазларга хуҗа булуга муаффәкъ була алмыйдыр. 1855 елны Беренче Николай Истанбулны, бугазларны алыр өчен икенче мәртәбә Төркиягә каршы сугыш ачадыр. Ләкин Төркия тарафыннан инглизләр, французлар да катышып, руслар бик каты җиңелеп калалар. Төрекләр иттифакчылары берлә Кырымга керәләр, Севастопольне алалар. Русия бу җиңелүдән соң да тик калмый. Болгарларга ярдәм сылтавы берлә 1877 дә Төркиягә каршы тагын сугыш ачадыр. Бу юлы рус гаскәре, Әдернәне алып, Истанбулның ындыры төбенә – Яшелкүйгә (Аястафануска) кадәр килеп җитәдер. Айя-Суфияның манарасына тагарга дип зур чиркәү кыңгыравы берлә9 Истанбулга керергә тырышалар, фәкать Төркиянең соңгы көчләре берлә бик каты Истанбулны саклауларына каршы бер эш эшли алмыйлар. Рус гаскәре арыйдыр, аны хасталык басадыр, Аурупа дәүләтләре, арага кереп, Болгарстанны төрекләрдән аерып, Берлинда солых ясаталар10; рус гаскәре дә иленә кайтып китәдер. 1913 елны Русия, Франсә берлә аңлашып бетеп, гаскәри иттифак ясап өлгергәч11, бугазларны, Истанбулны алырга план корадыр. 1918 елны тәмам булырлык зур бер гаскәри план берлә якын киләчәктә шул бугазларны кулда итү, Истанбулны алу сугышына хәзерлек башлыйлар12. План хәзерләнеп бетмәс борын, 1914 елда 1 августта Дөнья сугышы башланадыр. Төркия үзен битараф игълан итсә дә, аңарга каршы Русия бары бер сугышчы дәүләт кеби карап киләдер, Төркияне сугыштырыр өчен төрле-төрле хәйләләр эшлидер. Кара диңгезне үз ихтыярында гына кеби тотар өчен, Истанбул бугазы янына сугыш көймәләрен сакларга җибәрәдер. Алар берлә төрек сугыш көймәләре чыгып йөрмәсен дип, Кара диңгезнең Истанбул бугазы тамагына миналар чәчәдер. Шул миналарны чәчкән чагында, 28 октябрьдә, Кара диңгездәге төрек сугыш көймәләре13 берлә бәрелешү ясап, 1 ноябрьдә Төркиягә сугыш игълан итәдер. Иттифакчылары Франсә, Ингелтерә тарафыннан Истанбулның Русиягә бирелүенә сүз аладыр. Истанбулны басып керер өчен Одессада махсус йөз меңлек гаскәр хәзерлидер. Чанак кальга сугышларына катышыр өчен үзенең Балтыйк флотыннан берничә сугыш пароходын да күндерәдер. Һәм дә Кара диңгездә төрек вапурларының йөрүе-килүенә зур комачаулык эшләп киләдер. Бу арада Русиядә сугыш башланып, Русия сугыш сафыннан чыккач кына, Төркия ул тарафтан бераз киң сулыш аладыр. Русиянең һөҗүм планы, Петр васыятен тутыру тагын бер мәртәбә соңга калдырыладыр.

Совет хөкүмәте, башка эшләр берлә бик каты мәшгуль булганга, әүвәлге елларда Төркияне бу яктан тыныч калдырып торса да, бераз баш-күз алгач та, ул да Кара диңгез флотын куәтләндерергә керешәдер. Төрле сылтаулар берлә Кара диңгезгә Балтыйктан сугыш көймәләрен ташыйдыр; ул да бугазларны алуны максат итеп куядыр. Истанбулны кулда итәргә тырышадыр вә киләчәктә дә тырышачактыр.

Бер тарафтан, Монтре могаһәдәсе берлә Төркиянең Аурупа дәүләтләре берлә багланышы бугазларның бәйнәлмиләл бер тәэминат астына алынуы, икенче җәһәттән, Совет Русиясенең дахили вазгыятенең бик чуалчыклыгы Совет Русиясенең бугазларны алып, Истанбулга хуҗа булуын бу көннәрнең вазифасы итеп куюдан озактарак торуга мәҗбүр итәдер. Шуны аңлап, Совет Русиясе, гүя Төркиягә дуст кеби күренеп, хәйлә берлә, интрига берлә Төркиянең мәгънәвиятен кырып, хаким вазгыятьтә булырга, төрек милләтчелегене оетырга, йоклатырга тырышадыр. Фәкать бу асыл максаттан ваз кичү Петрның васыятен ташлау түгелдер. Русия, теләсә кызыл төстә булсын, теләсә кара төстә, ак төстә берләшкән зур бер дәүләт булып калганда, тугрыдан-тугры Ак диңгезгә чыгар өчен бугазларны, Истанбулны алыр өчен омтылачактыр. Берләшкән Русиянең бу тарафка таба икътисади, сәяси киңәюенә киртә булып торган төрек хакимлеген уртадан калдырырга бөтен көче-куәте берлә тырышачактыр. Төркиягә каршы ике йөз ел дәвам иттерелгән бу сәясәт рус империализмының ана хаты (төп юнәлеше) рәвешен алгандыр. Рус дәүләтенең идарәсенең төрле-төрле төскә әверелүе, мәмләкәтнең бер режимнан икенче режимга күчүе генә берләшкән Русиянең бу милли сәясәтен үзгәртә алмаячактыр. Русия тарафыннан бугазларның, Истанбулның әминияте, Төркиянең үзенең бу йирләрдәге алты йөз еллык хакимиятнең тулы көенчә дәвам иттерелүе рус империализмының кырылуы берлә генә тәэмин ителә беләчәктер. Бу да руслыкның истилясыннан Украина, Кавказ, Кырым кеби Кара диңгез дәүләтләренең, кортылып, яңадан үз милли истикъляльләрен кайтарулары берлә, үз башларына аерым милли дәүләтләр төзеп яшәүләрен тәэмин итү берлә генә мөмкин булачактыр.

Совет Русиясендәге хәрәкәтләрнең иң куәтлесе, иң җанлысы руслыктан сан ягыннан күп, мәдәният ягыннан өстен, вәхшилек ягыннан гына түбән торган гайре рус милләтләренең истикъляль хәрәкәтләре, үз мөкаддәратләрен үз кулларына алу агымнары икәнен без белеп, күреп торганга, Кара диңгезнең бу милли дәүләтләренең бәгыс бәгъдә әл-мәүтләре дә табигый рәвештә мәйданга киләчәктер. Табигый рәвештә Төркиягә каршы ике йөз ел дәвам иттерелгән рус империализмы, Кара диңгез сахиленнән кырылып, ватылып чигенергә мәҗбүр ителәчәктер. Моннан соң гына бугазлар вә Истанбулда Төркия хакимияте тыныч бер тормышка кавышачактыр. Бу көн озакта түгелдер. Монтре муаффәкыятен бәйрәм иткән бүгенге төрек дөньясы озакламаенча бугазларның мәңгелек төрек кулында калу бәйрәмен дә итәчәктер. Бу бәйрәмдә бүген Совет истилясенең астында булган безнең туган илләребез Кырым, Кавказның, иттифакыбыз Украина, Гөрҗестанның кортылу бәйрәменә дә тәсадиф иткәнгә бу киләчәк бәйрәмнәрнең нәшьәсе татый тагын зурраграк булачак. Чыңгыз дәверендәге кеби милли төрек бәйрәме төсене алачактыр. Бүген һәр йирдәге мөһаҗирлегебез, туганнарыбыз Монтре муаффәкыятьләрен бер җан, бер тән кеби бәйрәм иткәндә, бу бәйрәмнең тууына сәбәпче бугазларга сиксән мең төрек шәһиденең рухы алдында тез чүгәбез. Аларның олуг команданы, төрек илләренең соңгы өлкәләре-нең истикълялен алып калучы төреклек каһарманы Гази Мостафа Кәмал пашага төрек Тәңресеннән озын еллар гомер теләп, төреклек хөрмәтләребезне, сәламнәрне сонабыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Нәзари – күзәтүче, контроль.

Химая итәрлек – якларлык.

Мәүҗүд – хасил.

Галәянга – кузгатуга, ярсытуга.

Мөхәкъкак – шөбһәсез.

Истилясе – басымы.

Хатыры саялырлык – хөрмәтләрлек, исәпләшерлек.

Тәхсыйсать – дотация.

Вапурлар – пароходлар.

Муаффәкыятьлеседер – уңышлысыдыр.

Зиһният – фикерләү; концепция.

Тәшәббесләре – үтенечләре, мөрәҗәгатьләре.

Әминият – тынычлык.

Мовазәнә – тигезлек.

Сигорта – иминлекне тәэмин итү.

Мохтар – ирекле, бәйсез.

Сәясәтән – сәяси яктан.

Забыт итүләре – басып алулары, кулга төшерүләре.

Мәгънәвиятен – рухи халәтен.

Бәгыс бәгъдә әл-мәүтләре – «үлгәннән соң терелү юк» мәгънәсе.

Тәсадиф иткәнгә – катнашканга.

Нәшьәсе – барлыкка килүе.

Сонабыз – җиткерәбез.

Мәгърузәдән – докладтан.

             «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 9 нчы санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Мәкаләне Х.Миңнегулов «Казан утлары» журналының 1996 елгы 10 нчы санында һәм «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» китабында кабат нәшер итте. Текст «Яңа милли юл»дан алынды.

            1 …1358 елдан бирле һичкем берлә уртаклашмаенча төрекләрнең биләп килгән мәмләкәтләренең капкасы булган Дарданеллның… – Борынгы һәм Урта гасырның күп кенә империяләре кул астында яшәгән төрекләр Госман I династиясе җитәкчелегендә берләшә башлый. ХVI гасырның 20 нче елларыннан госманлы төрекләр күрше кабиләләрне, җирләрне яулап ала. 1352 елда Урханның улы Сөләйман паша Дарданелл бугазының Аурупа янына җирләшә, 1354 елда бу җирләрне үзенә буйсындыра. Гомумән, ХIV гасырның икенче яртысында Кече Азия һәм Балканның күп кенә өлеше госманлы төрекләр кулына күчә. Г.Исхакый күрсәткән датада азрак төгәлсезлек киткән. Тарихи чыганаклар төрекләрнең Дарданеллны 1354 елда кулга төшерүен раслый.

            2 …«Сезнең дәүләтегезнең сәламәтлеге Җәмгыяте әкъвамның фәләненче маддәләре берлә…»… – Г.Исхакый бу урында Версаль системасына караган договорның берсен – Севр тынычлык килешүен (1920) күз уңында тота. Төркиянең территориаль һәм сәяси вазгыяте Севр килешүенең 2 нче һәм 3 нче кисәкләрендә карала.

            3 …Монтре конгрәсе сугыштан соң булган бик күп конгрәләрнең иң муаффәкыятьлеседер. – ХХ гасырның 20–30 нчы елларында Төркия алып барган тышкы сәясәттә Монтре конференциясендә кабул ителгән килешү, Г.Исхакый язганча, иң уңышлысы. Бу килешү буенча Милләтләр лигасы каршындагы Халыкара Бугазлар комиссиясе эшчәнлеге туктатыла, бугазлар тулысы белән Төркия дәүләте карамагына кайтарыла. Бу урында килешүдә каралган берничә пунктын күрсәтеп үтү дә фикерне раслар: «1. …признается, что режим проливов должен быть установлен в рамках безопасности Турции и безопасности в Черном море прибрежных государств. 2. За торговым мореплаванием сохранится полная свобода как в мирное, так и в военное время. 3. Проход военных кораблей разрешается: в мирное время военным кораблям всех держав с тем ограничением, что и черноморская держава пользуется правом проводить лишь легкие надводные корабли, легкие военные и вспомогательные суда; общий максимальный тоннаж всех иностранных морских сил, неприбрежных к Черному морю, могущих одновременно проходить через проливы, не может превышать 15 тыс. тонн и т.д.». 29 маддәдән торган килешүгә 4 өстәмә һәм 1 беркетмә кушылып, Монтре конвенциясен ныгыта.

            4 1699 елда беренче мәртәбә бу эшкә Тиле Петр башлады. – Рус хөкүмәтенең Төркиягә каршы көрәше Г.Исхакый күрсәткән датага караганда күпкә алдарак башлана. Төп сәбәп: Кырымны яулап алу һәм Кара диңгезгә чыгу. Тарихта рус гаскәрләре белән төрекләрнең беренче мәртәбә сугышка 1677–1678 елларда керүләре мәгълүм. Һөҗүмнәр 1685–1689 һәм 1698–1699 елларда тагын кабатлана.

            5 …Петр бугазларны, Истанбулны алуны васыять итеп калдырды. – Бугазларны һәм Истанбулны кулга төшерү теләге Петр I нең 1725 елда язып калдырган «Васыятьнамә»сенең 9 нчы маддәсендә тулысы белән ачылган.

            6 …руслар 1736 да, 1768 дә, 1789 да берсе артыннан берсе Төркиягә каршы сугышлар ясадылар. – Г.Исхакый күрсәткән елларда рус гаскәре бер-бер артлы һөҗүмнәр оештыра. 1736–1738 елларда Төркиягә каршы сугышта Россия җиңелүгә дучар ителә. Үзенең союзнигы Австрия белән сугышка керсә дә, уңышка ирешә алмый. Швециянең Россиягә сугыш куркынычы янавы белән ике дәүләт арасында 1739 елда солых төзелә. 1768–1774 елларда Кара диңгезгә чыгу нияте белән озакка сузылган сугышта Россия беренче мәртәбә җиңү яулый. Килешү буенча Кырым Россия канаты астында бәйсез дәүләт буларак таныла. Ләкин 1787–1791 елларда хәл тагын кискенләшә. 1787 елда Төркия Кырымны кайтарып алу һәм Грузияне төрек солтанының вассалы итү өчен Россиягә уль-тиматум җибәрә. Ультиматум кабул ителми, Төркия Россиягә сугыш ача. Бу сугыш Төркия өчен гаять уңышлы тәмамлана, 1791 елгы Яссы килешүе нигезендә Кырым Төркиягә кайтарыла.

            7 Беренче Александр 1808 дә шул максат берлә… – Александр I (1777–1825), 1801 елдан – Россия императоры. 1806–1812 елларда Төркия дәүләтенә каршы сугышлар алып бара.

            8 …Русия хөкүмәте (Беренче Николай) Юнанстанга ярдәм итү сылтавы берлә… – Николай I (1796–1855), 1825–1855 елларда – Россия императоры. Николай I дә, Петр I һәм Александр I сәясәтләренә тугрылыклы калып, Төркиягә каршы сугышны дәвам иттерә. ХIХ гасырның 20 нче елларында, төгәлрәге 1825–1829 елларда, Грециядә милли азатлык хәрәкәте башланып китү белән, Төркиянең эчке һәм тышкы сәясәте кискен кризис чорына килеп керә. Бу кризис Аурупа дәүләтләрен Төркия империясен бүлү өчен көрәшкә алып килә. Греция патриотлары 1826 елның ахырында, ярдәм сорап, Россиягә мөрәҗәгать җибәрә. Моны Англия һәм Франция дә хуплый. Бу сугыштан Адриополь тынычлык килешүе (1829) буенча Россия шактый зур табыш белән чыга: Грузия һәм Кара диңгез буеның күп өлеше Россиягә күчә, Греция бәйсезлек ала.

            9 Айя Суфиянең манарасына тагарга дип зур чиркәү кыңгыравы берлә… – Россия белән янәшәдә Аурупа дәүләтләренең дә һәрвакыт игътибар үзәгендә булган Истанбулга ия булу, бугазларны үзенә буйсындыру теләге, Айя Суфия соборына (Төркия дәүләтендәге мәчет) чиркәү кыңгыравы тагу максаты гасырлар дәвамында күп илләренең яшерен хыялы рәвешендә яшәгән. Петр I васыятендәгечә, «Истанбулга ия булган патша – дөньяда илаһи патша» бар җиһанга хуҗа саналырга лаек дип каралган. Бу мәсьәлә Беренче бөтендөнья сугышы барган елларда аеруча кискен куела. Дәүләт Думасы мөнбәрендә һәм матбугат битләрендә еш кабатлана. Г.Исхакый мәкаләсендә искә алынган вакыйга «Правда» газетасының 1936 елгы 18 ноябрь санындагы «Гитлеровская агентура в Болгарии» исемле язмада Р.Забалканский түбәндәгечә яза: «Болгарский царь Фердинант Кобургский мечтал о «Великой Болгарии» со столицей в Константинополе. Он мечтал о багрянице византийских императоров, о венчании на царство под звон колоколов в Соборе святой Софии. В то время было немало желающих захватить Стамбул и заменить полумесяц на мечети Айя-София крестом: от Нико-лая Второго до кадета Миляюкова, прозванного в насмешку «Дарданелльским». На турецкие проливы зарились английские и германские империализмы».

            10 …Аурупа дәүләтләре, арага кереп, Болгарстанны төрекләрдән аерып, Берлинда солых ясаталар… – Россиянең Төркиягә каршы 1877–1878 елларда алып барган һөҗүмендә Балкан дәүләтләренең азатлык алуы белән янәшәдә башка уңышларга да ирешә. Рус гаскәре Балкан аша, авырлыклар белән булса да, Истанбулга кадәр килеп җитә. Әмма Россиягә каршы булган Бөек Британия, Австро-Венгрия диңгез эскадралары Мәрмәр диңгезенә рус гаскәренең керүен туктаталар. 1878 елда Сан-Стефан тынычлык килешүендә Россия отыш алса да, соңрак Берлин конгрессында аның күп кенә таләпләре кире кагыла.

            11 1913 елны Русия, Франсә берлә аңлашып бетеп, гаскәри иттифак ясап өлгергәч… – Г.Исхакый бу урында төгәлсезлек җибәрә. Франция белән Россия арасында хәрби-диңгез конвенциясе 1912 елда төзелә. Ике дәүләт Беренче бөтендөнья сугышына союзниклар буларак катнашалар.

            12 …шул бугазларны кулда итү, Истанбулны алу сугышына хәзерлек башлыйлар. – Россиянең тышкы сәясәтендә мөһим урын алган Төркияне бүлү, Истанбулны алу һәм бугазларны кулга төшерү планы бервакытта да көн таләбеннән төшми. Россия башлаган яисә катнашында узган сугышларда иң беренче чиратта шул максат күздә тотыла. Беренче бөтендөнья сугышына кушылуда да Төркиянең күп өлешенә хуҗа булу нияте өстен чыга. Петроградта Франция, Англия, Россия илчеләренең 1915 елның февраль-март (март-апрель) айларында яшерен килешүе төзелеп, анда нәкъ Г.Исхакый искә алган Истанбулны һәм бугазларны кулга төшерү мәсьәләсе карала. Беренче бөтендөнья сугышы бар-ган көннәрдә бу Антанта дәүләтләре арасында ясалган беренче яшерен килешү булып тора. Моның белән генә чикләнеп калмыйча, өч дәүләт 1916 елда Төркияне бүлү өчен Сайкс-Пико килешүен төзи. 1917 елда Сен Жан де Марьены килешүенә Төркиянең Азия өлешен бүлүдә Италия дә катнаша.

            13 …28 октябрьдә, Кара диңгездәге төрек сугыш көймәләре… – 1914 елның 29 октябрендә Кара диңгездә төрек-рус хәрби диңгез корабльләре арасында зур бәрелеш була. Рус чыганаклары бу бәрелешне төрекләр тарафыннан ясалган дип күрсәтә. Шушы вакыйганы истә тотып, Россия 1 ноябрьдә Төркиягә сугыш игълан итә. Төркиягә каршы сугышка Англия, Франция дә кушыла.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 235-242.

Җавап калдыру