ГАЯЗ ӘФӘНДЕ ТАРАФЫННАН УКЫЛГАН МӘГЪРУЗӘДӘН ӨЗЕМТӘЛӘР

Большевикларның Идел-Урал төрек-татарларның телләрен бетерү теләкләре русларның безгә каршы сәясәтләрендә яңа нәрсә түгелдер. Большевик хөкүмәтенең бүгенге көндә безгә Идел-Мөкаддәратләрен – язмышларын. Уралда яшәүче төрек-татарларның телләрен руслаштыруга тырышуы да һичбер социализм, коммунизм әсасләреннән килгән яисә тормышның таләпләреннән чыккан бер нәрсә түгелдер. Фәкать чарлык Русиясенең төрек-татарны руслаштыру сәясәтләренең дәвамы гынадыр…

…Һәрбер милләттә милли мәдәниятнең сименты урынында булган тел без Идел-Урал төрекләрендә тагы зурраграк роль уйныйдыр. Ул тел безне үзебезнең шанлы тарихи дәверләребез орхон абидәләре, Чыңгыз ясалары1 берлә генә баглап килү берлә калмаенча, җәгърафи яктан төрле йирләргә сибелгән җитмеш миллионлык төрек милләтенең төрле кабиләләре берлә дә баглап, берләштереп киләчәктер.

Бу берлек, берләшкәнлек русларда элекке чарлык вакытында да, хәзерге большевик дәверендә дә, төрекләрнең берләшкән вакытларында дөньяга хуҗа булуларын хәтерләтеп, безнең өстә истиляләрен дәвам иттерә белүләрен хәтерли икәнен күз алдына китергәндер. Бүген дә шул курку большевикларда да яшәп килә-дер. Шул берләшүебез хатирәсеннән кортылу өчен дип, руслар һәрвакыт, һәрбер гасырда телебезнең әүвәлән берләштерү куәтен бетерергә тырышканнар, аны башка шивәләрдән аерырга тырышканнар. Шуның өчен Идел-Урал төрекләренең шивәсенә иске заманның миссионерлары «татар теле» дип исем кушканнар, аны гомуми төрек теленнән аеру өчен сонгый тәдбирләр кылганнардыр. Моның беренчесе – халкыбызның рухыннан үзенең теленә төрек теле дип каравын бетерергә тырышу, икенчесе Идел буе төрек шивәсен башка төрек шивәләреннән аеру өчен махсус русча әлифба төсенә кергәндер.

Миссионер Ильминский 19 нчы гасырның соңгы яртысында шул русча әлифбаны2 безнең халыкка кабул иттерү мөҗадәләсенә бөтен гомерен сарыф итәдер. Рус хөкүмәте халкыбызның тырышлыгы берлә төрле үзенең муаффәкъ була алмавына шаһид булса да, 1905 елда төрек-татарларга милли матбугат яшәртергә имкян бирергә мәҗбүр булса да, Столыпин хөкүмәте3 1906 елларда тагы бер мәртәбә (31 март правиласы исемендә) әмер берлә ибтидаи мәктәпләребездә рус әлифбасы кулланырга әмер чыгарадыр. Ләкин ул әмер дә шулай ук тормышка аша алмаенча каладыр. Билгакес, телебез, 1905 елгы матбугатка бирелгән аз-маз хокуктан файдаланып, үзенең иске милли вазифасы булган бөтен төрек кабиләләрен уртак бер тел ясау баскычына мендерде. 1905 тән башлап большевиклар килгәнчә булган матбугатыбыз моның ачык шаһидыдыр…

…Большевиклар да чарлык руслыгы кеби үк Идел-Урал төрек теленең берлек җепләрен сонгый рәвештә бозу юлына керделәр. Мең елдан бирле бер телдә сөйләп, бер телдә язып Идел-Урал төрекләреннән башкорт кабиләсенең таулылары булган бәгъзе бер тавышларны ачык әйтмәүләреннән файдаланып, аларны аеры телле, аеры бер милләт итеп игълан иттеләр. Халыкның теләгенә каршы совет аппараты, коммунист фиркасенең матди-мәгънәви көченә таянып, сонгый башкорт теле ясарга тырыштылар, бу тәҗрибәләре, халыкның теләгенә каршы килеп, нәтиҗәсез чыкты…

…Коммунист фиркасе тагын берлегебезне җимерү юлына икенче тарафтан кереште. Төрек-татар халкында мең елдан бирле йирләшкән гарәп әлифбасын, уку-язуның таралуына киртә була төсле күрсәтеп, гарәп әлифбасын ташлатырга вә аның йиренә Ильминский, Столыпиннарның русча әлифбаларын «латинча» исемендә кабул иттермәкче булды. Ләкин Идел-Урал төрки халкының, мәдәниятенең парчасы булган бу әлифбаны ташлауга каршы чыкты. Хәтта татар коммунист фиркасе әгъзалары да бу әлифбаны кабул итүдән имтинаг иттеләр. Бакудагы әлифба корылтаенда4 бөтен илләре өчен латинчаны кабул карары шул язудан үтә алмады. Казанда большевик фиркасенең контроле берлә җыелган Өченче латинчылар конгрәсендә5 Идел буе төркенә көчләп латин әлифбасын фирка әгъзаларын фиркадән куып чыгару тәһдиде берлә җәберләп кабул иттерделәр. Ләкин Идел буе төрке бу вазгыятьтә дә үзенең латинчаны кабул итүендә бөтен төрек кабиләләре өчен берләшкән латинча әлифба ясауны шарт куйды. Рус коммунистлары, моңа җавабән СССР да яшәүче төрекләрне уфак группаларга бүлеп, егерме җиде әлифба ясадылар. Озын бер тартыштан соң гына бу әлифбаларны унбергә калдырырга разый булдылар. Ләкин төрек кабиләләренең зурракларына аерым-аерым әлифба татбикъка керештеләр. Бүгенге көндә дә бер аерым әлифба ясау ысулы дәвам итеп киләдер. 1935 елда «Кавказская правда»ның 28 август санына караганда, большевиклар СССРдагы төрек халыкларын җитмеш милләткә бүләргә му-аффәкъ булганнар, имеш… Большевикларның ике мең ел берлек тарихлы төрекләрне җитмешкә бүлә белүләре тарихта мәсәле күрелмәгән уңыштыр, ләкин язуда язылып тормышка татбикъ ителә алмый торган большевик уңышыдыр…

…Идел-Урал төрке бу гайре табигыйлек берлә көрәшүендә дәвам иткәнне күреп, большевиклар болар берлә генә калмыйлар, Идел-Урал төрек теленең табигый үсүен, табигый баруын, сонгый иттереп чит сүзләр берлә (ягъни русча берлә) бозганныңьсоңында инде яваш-яваш мәктәпләрдә уку-укыту телен төрекчәдән чыгарып, русча иттерергә тырышалар. Хәзер Идел-Уральтөркенә ясалган «латинча» дигән әлифбадагы хәрефләр берлә русьәлифбасындагы хәрефләрнең аерым-аерым авазларын ифа итүләрендә уңайсызлык чыга дип, бу әлифбаны тәмамән рус әлиф-басына алыштырырга тырышалар. Бу – бер. Икенче – гали мәктәпләрдә фәннәр русча укыла дип, авылларга кадәр укыту теленьрусча итәргә телиләр. Бөтен ибтидаи мәктәпләрдә рус теле дәресләрен бик күбәйтеп, төрекчәне азлату – моның ачык күр-гәзмәседер. Ләкин боларга каршы илебездәге милләттәшләребез большевикларның бу хәрәкәтләре руслаштыру максатын гына тәгъкыйб иткәнен ачык күреп, курыкмаенча телебезне саклау өчен мөҗадәлә алып баралар.

Мәдәниятләрнең бер кисәге телләрен сакларга бөтен көч-куәтләре берлә тартышалар. Большевикларның бу һөҗүмнәреннән телебезне бозудан башка бер нәтиҗә чыкса, ул да большевикларның тел сәясәтләренең руслаштыру икәнен киң катлау халкыбызга аңлату гына булып калды.

Большевикларның мәдәниятебезнең төбе булган телебезне сонгый рәвештә бозып, бәйнәлмиләлчелек пәрдәсе астында руслаштыру сәясәтен йөртүләре, халкыбызда милли мәдәниятенә, милли үзлегенә сарылу куәтен бик көчләндергәндер. Көн үткән саен, бу хис тагы куәтләнәчәктер. Мәдәниятен, телен саклауның тулы көенчә алып барылуы өчен истикъляльдән башка юл юклыгын яшь-картка белдерәчәктер.

Большевикларның бу эшләре коммунизм вә социализм берлә һичбер мөнәсәбәте булмаганы кеби тормыштан да чыккан бер нәрсә түгелдер. Бу фәкать чарлык Русиясенең Идел буе төркен руслаштыру сәясәтенең дәвамы гынадыр. Чарлык Русиясенең руслаштыру сәясәте тәмамән банкрот булганы кеби, большевикларның да бәйнәлмиләлчелек пәрдәсе астындагы руслаштыру сәясәтләре ифляс итәчәктер. Идел буе төрке башка төрек илләре берлә генә үзенең уртак мәдәниятен, төрек теленең үзлеген, барлыгын саклап чыга алачактыр. Ике мең еллык гомуми булган телебезне киләчәктә дә яшәтү өчен, мәдәниятебезне саклауны мөстәкыйль төрек дәүләтләренә тапшырачактыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Абидәләре – һәйкәлләре; бу очракта «язма» мәгънәсендә.

Шивәләрдән – җирле сөйләмнән, диалекттан.

Сонгый тәдбирләр – ясалма чаралар.

Мөҗадәләсенә – бәхәсләшүенә.

Муаффәкъ – уңышка ирешү.

Ибтидаи – башлангыч.

Чарлык руслыгы – рус патшалыгы.

Парчасы – өлеше, кисәге.

Имтинаг иттеләр – баш тарттылар, тыелдылар.

Тәһдиде – куркытуы, янавы.

Уфак – кечкенә.

Татбикъка – яраклаштырырга.

Мәсәле – мисалы.

Яваш-яваш – әкрен-әкрен.

Ифа итүләрендә – башкаруларында.

Гали – югары.

Тәгъкыйб – эзәрлекләү, күзәтү.

Истикъляльдән – бәйсезлектән.

Ифляс итәчәктер – барып чыкмаячактыр.

            «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 9 нчы санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынды.

            1 Чыңгыз ясалары – Чыңгызхан (Тимучи, Темуҗин) (1155 еллар – 1227) – Монгол мәмләкәтенә нигез салучы олуг хан (1206), җиһангир. Ул монгол дәүләтенең бердәм Ясасын (Кодекс, Законнар җыелмасы) төзи. Садри Максуди Арас хезмәтләреннән күренгәнчә, Яса төрек кануннарына нигезләнеп төзелгән.

            2 Ильминский 19 нчы гасырның соңгы яртысында шул русча әлифбаны… – Н.И.Ильминский, Казан керәшен-татар мәктәбендә (1863 елдан) һәм Казан әҗнаби укытучылар семинариясендә (1872) эшләгәндә, керәшеннәр өчен рус алфавиты нигезендә алифба, дәреслекләр төзи. Г.Исхакый шуны истә тота.

            3 Столыпин хөкүмәте – Петр Аркадьевич Столыпин (1862–1911), 1906–1911 елларда патша Россиясе Министрлар Советы рәисе. Ул идарә иткәндә, 1907 елларда, II Дәүләт Думасы таркатыла, кара реакция башлана. Г.Исхакый шул вакыйгаларны искә ала.

            4 Бакудагы әлифба корылтаенда… – Беренче тюркология корылтае 1926 елның 26 февраль – 6 мартында Бакуда уза. Корылтайда 131 делегат катнаша. Галимҗан Ибраһимов мәгълүматлары буенча, 98 е – төрки телле галимнәр, 33 е – башка милләтләрдән. Корылтайның көн тәртибенә 17 мәсьәлә куела. Алар арасында төрки халыкларның гарәп язмасын латин алфавитына күчерү пробле-масы да каралган. Гарәп хәрефләрен латинга күчерү буенча корылтайда шактый каршылыклы фикерләр дә яңгырый. Татарстан делегатлары мең еллык тарихы булган гарәп язуын алыштыруның урынсыз булуын җиткерәләр.

            5 Казанда … Өченче латинчылар конгрәсендә… – Г.Исхакый искә алган конгресс (яңа төрек алфавитының Бөтенсоюз Үзәк комитеты III пленумы) 1928 елның 18–23 декабрендә Казан шәһәрендә уза. Конгресста ясалган докладлар һәм чыгышлар буенча дүрт резолюция кабул ителә. Бу резолюцияләрдә гарәп язуын латин алфавитына күчерү мәсьәләсе тулысы белән хәл ителүе аңлашыла.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 242-246.

Җавап калдыру