ЯҢА АДЫМНАРЫБЫЗ

Мөһаҗирлекне күрмәгән, горбәтнең ачысын татымаган кешеләр мөһаҗирлекне бер урыннан икенче йиргә күчеп яшәү кеби генә итеп карыйлар вә дөньяның төзелешеннән бирле булып килгән адәм баласының бер урыннан икенче урынга тормыш уңайлыгы эзләп күчүе кеби табигый бер агым гына дип уйлыйлар; һичбер йирдә мөһаҗир төркеменең дәрден, зарарын аңламаенча, үзләренең утырып беткән тормышларына каратып ясалган низамнары берлә аның башын әйләндерәләр.

Идел-Урал мөһаҗиренең күпчелеге большевик дулкыны берлә Иран, Әфганстан, Төркиягә, Шәркый Төркестан, Чин, Манҗурия, Моголстан, Япониягә күчәргә мәҗбүр булганга1, безнең мөһаҗирләребезгә дә Шәрекъның төрле төстәге, төрле уңайсыз-лыкларыннан бик тулы көенчә татырга мәҗбүрият тугандыр. Бик күп йирләрдә диндәше, милләтәшенең мәрхәмәтенә сыгынган, гариб-мескин мөһаҗиребез суга баткан еланга сарылган хәленә дә төшкәндер. Ләкин безнең Идел-Урал мөһаҗәрәтебезнең күпчелеге арасында үзенең милли бурычын гакылы берлә аңлый, күңеле берлә сизә белә торган милли гонсырларыбыз булганга, ул шул авырлыклар эчендә дә югалып китмәенчә, үзенең үзлек юлында тартышын киметмәде. Билгакес, ул, бер яктан, үзенең кандашлары арасында үзенең кайгысын, дәрден аңлатуга вакыт тапкан кеби, икенче яктан, үзенең иленнән алып чыккан мәдәниятен яшәтер өчен яңа йирдә яңа барлыклар тугдырырга омтылды. Һәр аяк баскан урынында милли казык кагарга иҗтиһад итте. Мөһаҗирлегебезнең күпчелек яшәгән йирләрдә корылган җәмгыятьләре, мәхәлләләре, мәктәпләре менә шул милли барлыклардан булган барлыклардыр. Мөһәҗәрәтебезнең чит халык арасында яшәп, мең бәла берлә тапкан бер тиеннәре берлә яшәтә торган милли кальгаләредер. Боларның һәрбер аерымының тарихы язылса, милләтчелекнең сарыф ителгән гайрәтләре үлчәнсә, боларны тугдыруда очраткан төрле-төрле кирәк-кирәксез формалитәләргә киткән көчләрне, акчаларны күздән кичерелсә, боларның һәрберсе халкыбызның сәбатенә, тырышлыгына, уңганлыгына «афәрин» бирәчәк вәсика булып калачак тарихи дәлилләр булыр иде. Ләкин мөһаҗәрәтебездә эшебез бик күп булганга, бер милли бурычны үтәп бетермәс борын, икенче үзенең кизүен көтеп, борын төбебезгә килеп басканга, әлбәттә, без хәзер мондый тикшерүләр берлә мәшгуль булырга вакыт та таба алмыйбыз, кешедә аера алмыйбыз, уңышларыбыз берлә хәзер мактанырга да теләмибез. Ләкин соңгы елда милли җәбһәбездә тезелеп чыккан барлыкларыбызны күрмичә, аларны киң халык катлавының күз алдына китереп бастырмаенча үтеп китәргә дә хакыбыз юктыр. Бу – милли барлыкларыбызның иң күзгә ташлана торган вә һәммәбезнең күзе уңында юктан бар булып, ел буе үсеп килеп, бүген аягына үзе йөрерлек хәлгә килеп, икенче яшенә баскан, Ерак Шәрекъ милләтчеләре тарафыннан тугдырылган, яшәтелгән, үстерелгән «Милли байрак» гәзитәседер.

Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрек-татар мөселманнары мәркәзенең тәрҗемане әфкяре булган бу гәзитә урта күләмдә дүрт битле, кечкенә генә бер гәзитә кеби күренсә дә, шул дүрт битлек гәзитә безнең мөһаҗир тормышыбызның бөтен авырлыклары, мө-һаҗәрәтебезнең барлык уңайсызлыкларының мең бер төрле мәшәкатьләре зәхмәтләренең барысыннан да үткән, бөтен шул авырлыклар берлә көрәшә-көрәшә барлыкны саклар өчен үсәргә тартыша-тартыша икенче яшенә атлагандыр. Матбәгасы юк, өе-йорты юк, акчасы юк, профессиональ мөхәррирләре җитешмәгән, абүнәчесе мәгълүм түгел. Сәяси мохите чуалчык вазгыятьтә монтазам бер гәзитә чыгару, һәр атнада милләтнең йөрәгенә тия торган авыруларны табып ачу, киң дөньяның кырык почмагына таралган төрле-төрле мөһаҗирлек тормышыбыздан һәрбер илдәшне сөендерерлек энҗеләр туплау һич тә җиңел түгелдер. Исмәгыйль бәк Гаспралыга моннан илле ел элек «Тәрҗеман»ның һәрбер санын төзү2, һәрбер санындагы аерым мәкаләләрне цензурдан кичерү, һәрбер аерым санны басарга кәгазь табу, һәрбер санны җибәрергә маркалык акча кулда итү – һәммәсе дә аерым мәсьәләләр булган булса, аннан илле ике ел соң Ерак Шәрекъта башланган «Милли байрак» гәзитәсе алдында гайни эшләр, мөһим мәсьәләләр булып килгәндер вә киләдер. Исмәгыйль бәк шул авырлыкларны ялгыз үзенең иман, киләчәккә өмиде берлә генә яшәтеп килә алган булса, «Милли байрак»ны язучылар, бастыручылар да халкыбызга бүген милли хәят өчен иң кирәкле эшне эшлибез дигән иманнары берлә генә бу гәзитәне яшәтеп киләләр. Исмәгыйль бәк халкыбыз арасында ул вакытта бик аз булган милли шөгурләребездән генә матди-мәгънәви куәт алган булса, «Милли байрак» та, күңеле бик киң, кесәсе бик тар булган милли мөһаҗиребезнең матди барлыгына гына таянып, милләтен сөюче бик зур, каләм тәҗрибәсе бик яңа булган мөхәррирләрнең, милли эшчеләрнең фидакарьлекләренә генә таянып алып киләдер. Шул милли ике куәтне берләштереп, шул ике саф куәттән «Милли байрак»ны үстереп бара аладыр. Аны көннән-көн күтәрә киләдер. Шуны игътираф итәргә кирәктер ки, «Милли байрак» шул бер еллык авыр тормышы эчендә техник яктан көннән-көн матурланып, бай халыкларның киң хәзинәләренә таянып чыгарыла торган гәзитәләр арасында үзен кимсетә алмаслык дәрәҗәгә килгәне кеби, мәгънәви яктан да мөһаҗирлегебездә танылган тәҗрибәле мөхәррирләребез тарафыннан чыгарыла торган милли матбугатыбызның һичберсеннән оялып калмаслык дәрәҗәдә үскәндер. Гомере бер генә ел булса да, мәгънән вә сәясәтән үзен-үзе йөртерлек балигъ бер милли гәзитә хәленә килеп баскандыр. Бүгенге көндә «Милли байрак» гәзитәсе, Ерак Шәрекътагы Идел-Урал төрек-татарларының йирле мәнфәгатьләрен генә кайгырта торган йирле гәзитәлектән чыгып, дөньяның төрле почмагына таралган Идел-Урал мөһаҗирлегенең, әчкелтем-төчкелтем мөһаҗир тормышының көзгесе булып өлгергәндер. «Милли байрак» мөһаҗир төрек җәбһәбезнең бөтен кайгысын, шатлыгын бүлешүче, киң төрек дөньясының һәрбер кытыршыларын тикшереп, аның һәрбер уңышы-сөенеченә катышучы төрек гәзитәсе булып җиткәндер. Дөньяның җилле-давыллы төннәрендә, Ерак Шәрекъның көтелмәгәндә булып тора торган зилзиләле көннәрендә бер гәзитәне милли кыйбласыннан яздырмаенча, милли гаясеннән тайпылдырмаенча алып бару, аны үстерү никадәр авыр икәне һәркемгә мәгълүмдер. «Милли байрак»ның шул уңышы бөтен Ерак Шәрекъ мөһаҗәрәтебезнең уңышы булып, һәммәбезне сө-ендерерлек милли шатлыгыбыз булырга хакы бик тулыдыр. Шуңарга Ерак Шәрекъ милләтчеләренең олуг уңышларын без дә зур сөенеч берлә каршы алып, «Милли байрак»ка тагын зур уңышлар вә алган милли юлыннан язмаенча, азат ителгән илебезгә кайтып, анда да милләтчелегебезнең тәрҗемане әфкяре булып, йөзләр ел яшәвен Алладан сорыйбыз. Ерак Шәрекъның шул милли барлыгыбызның үсүенә, яшәвенә ярдәм иткән, хәмиятьле милләтчеләренә рәхмәтләребезне укып, «Милли байрак»ның икенче яшендә үз матбәгасында басыла торган хәлгә китерерлек һиммәтләрен тагын кызганмаслар дип өмид итеп калабыз.

* * *

«Милли юл» мәҗмугасы да шундый ук авырлык, юксыллык эчендә мәйданга килде. «Милли юл» да, бик күп йирләргә таралып китеп, үзенең милли йөзен, милли характерын югалта башлаган милләттәшләребезне үз милли байрагы әтрафына туплау нияте берлә тәэсис ителде. «Милли юл» Аурупаның иң мәдәни дәүләтләреннән берсе булган Алманиядә корылганча, матди авырлыкларга башка, һичбер уңайсызлыкка мәгъруз калмады. Монда да безнең төрек-татар хәрәкәте бик күптән мәгълүм булганга, Дөнья сугышы вакытында ук безнең төрек илләренең истикъляль омтылышлары берлә алманнар аз-чук таныш булганга, безнең эшебезне кәкрегә сугарга теләүчеләргә алманнар илтифат итмәделәр. Үз арабыздан чыккан төрле большевик ялчыларының күрсәтүләренә, ялганнарына әһәмият бирмәделәр. Ләкин «Милли юл» тәмам хөр көенчә алган юлында сигез ел дәвам итте. «Милли юл»ның үсүенә, нәшриятының киңәюенә аның да үзенең матбәгасы булмавы киртә булып килде. «Милли юл»ны ныграк итеп аякка бастырыр өчен, үз матбәгасын кору иң кирәкле мәсьәлә булып, бик күптән алдыбызга килеп басты. Бу хакта берничә мәртәбә тәшәббесләрдә дә булындык. Ләкин матди имкяннәрнең тарлыгы вә бу милли эштә мәгънәви ярдәм итәргә тиешле кайбер әфәнделәрнең шәхси мәнфәгатьләрен алда тотулары аягыбыз- кулыбызны баглап килде. Икенче мәртәбә Ерак Шәрекъ төрек-татар милләтчеләренең хәмиятьле кул сузулары берлә башланган бу милли эштә башка илләрдә яшәүче илдәшләребезнең дә катнашы берлә «Милли юл» хезмәтчеләренең иксез-чиксез кы-сылуларыннан килеп чыккан аз-маз хәзинәсенә үзенә машина алырга имкян бирде. Без дә үз матбәгабызны кору юлына керешә белдек. Озын-озын рәсмиятләрне үтеп, кечкенә хәзинәбезгә бик авыр килә торган мәсарифларны мең бәла берлә капатып, матбәгабызны эшләү хәленә китердек. Инде «Милли юл»ны үз матбәгабызда басарга да тотындык. Бу матбәга да алманнар, французлар, америкалыларның миллионнар нөсхә баса беләчәк машиналарына нисбәтән бик кечкенәдер. Ләкин бу машина безнең үз халкыбызның үз милли кирәге өчен, үзе биргән матди ярдәме берлә, үзебезнең милли эшчеләребезнең көнне төнгә катып чабулары, йөгерүләре, эшләре берлә туганга, бу – үз матбәгабыз, үзебезнең хәләл малыбыз, авыр мөһаҗәрәт шәраэтында тугдырган үз милли барлыгыбыздыр. Моның да тугуы, моның да корылуы –мөһаҗирлегебезнең уңышыдыр. Моның берлә милли эшләребезне алып бару җиңеләюе, үзебезнең киләчәктәге милли матбәгатыбызның, милли нәшриятыбызның үсүенә, киңәюенә ярдәм итәрлек хәлгә килүе – сөенерлек милли эшебездер. Һәрвакыт күңелсез хәбәрләр ишетергә өйрәнгән мөһаҗәрәтебезгә йөзен көлдерә торган, үзен сөендерә торган шатлыклы хәбәребездер.

Матбәгабыз корылуы, мәҗмугабызның төрле-төрле эстәсмарчыларның кулыннан кортылуы, безне – «Милли юл» эшләүчеләрен сөендергәнгә, бу сөенечебезне милләтчеләребез берлә бүлешүне, аларны сөендерүне дә «Милли юл» үзенең вазифасы дип санады. Матбәгабыз тугуына сәбәпче булган, матди ярдәмдә булынган бөтен милләтчеләргә рәхмәтләребезне укыйбыз. Безнең авырлык берлә дәвам иттерелә торган мөһаҗир матбугатыбызның яшәве, үсүе өчен һава берлә су кеби кирәкле вакытында бу милләтчеләрнең ярдәмгә килә белүләре, милли вазифаларын үти белүләре, мөһаҗәрәтебезнең тарихында матур уңышлар арасында саналып киләчәктер. Бу милли эшнең тугуына, үсүенә матди-мәгънәви ярдәмдә булынган һәрбер милләтченең исеме киләчәктә дә хөрмәт берлә зикер ителәчәктер.

* * *

Үткән нөсхәбездән башлап кыска хисабы басылып килә торган азәри төрекләренең «Мөсаувәт» фиркасенең Аурупада фирка конферансе тупланышы3 – киң төрек мөһаҗәрәтебезнең уңышларыннан булган зур бер уңыштыр. «Мөсаувәт» төрек фиркасе безнең киң төрек дөньясының иң иске сәяси тәшкиләтләреннән берседер. Аның егерме биш еллык милли мөҗадәлә тарихы – азәри төркинең фикер тарихы вә сәяси истикъляль тартышының көзгеседер. Азәрбайҗанда истикъляль фикеренең киң халык катлавына җәелүенә «Мөсаувәт» фиркасе бик зур роль уйнаган кеби, Азәрбайҗан истикъляле игълан ителүдә, мөстәкыйль Азәрбайҗан дәүләте яшәтүдә иң зур гамәл булган бер милли тәшкиләттер.

Большевикларның истилясе соңында милли истикълялен кайтару угрында Азәрбайҗан эчендә алып барыла торган истикъляль мөҗадәләсе дә «Мөсаувәт» фиркасе идеоложесе юлбашчылыгы астында йөреп киләдер. Мөһаҗәрәттәге Азәрбайҗан истикъляль хәрәкәтенең йөртелүендә «Мөсаувәт» фиркасе әгъзалары, иң зур рольне уйнап, милли тартышның иң авыр йөген алып баралар. Милли дошманыбыз большевикларның һөҗүмнәренә дә, кирәк эчендә, кирәк тышында, иң күп мәгъруз булганнар да «Мөсаувәт» фиркасенең әгъзаларыдыр. Киң төрек мөһаҗәрәтенең культур берлеге нигезендә берләшүендә дә «Мөсаувәт» фиркасенең роле бик бөектер*. Хосусән башлануыннан бирле бу көнгә кадәр егерме биш ел эчендә фирканең идеоложе юлбашчысы, сәяси лидеры булып килгән мөхтәрәм Әмин бәк Рәсүлзадәнең4 киң төреклек хәрәкәтенә кылган хезмәтләре әйтеп, язып бетерерлек түгелдер.

«Мөсаувәт» фиркасенең конференсе, аның бүгенге дөньяның саллануына каршы эчтән, тыштан тәдбир алуы, якын киләчәктәге катгый истикъляль мөҗадәләсе алдында үзенең матди-мәгънәви куәтенә рәсме гәчид япудыр вә киләчәк биаман милли истикъляль мөҗадәләсенә тагы ныграк, тагы берләшкәнрәк бер саф хәзерләүдер. Төрек культур берлегенең мөһим бер әгъзасы Кавказ конфедерационының зур гамиле, «Прометә» җәбһәсенең саглам бер гонсыры булган тартыш аркадашларыбыз азәри төрекләренең бу муаффәкыятьләренә җаннан сөенәбез вә аларга киләчәктә зур муаффәкыятьләр теләп, Азәрбайҗан истикъляленең кайтарылуында да «Мөсаувәт» фиркасенә мөһим роль уйнауны Җәнабе Хактан теләп, Азәрбайҗанның армас-талмас милли хезмәтчеләренә хөрмәтләребезне сонабыз. Төрек иле Азәрбайҗанның истикъляль угрында җанын фида иткән шәһидләре уңында бөек хөрмәтлә тез чүгәбез. Якында мөстәкыйль Азәрбайҗанда җилбердәячәк Азәрбайҗан байрагы алдында сәлам торабыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Горбәтнең – ялгызлыкның.

Низамнары – тәртипләре, кагыйдәләре.

Гариб – туган-үскән җиреннән аерылып яшәүче.

Гонсырларыбыз – төркемнәребез.

Билгакес – киресенчә.

Иҗтиһад итте – тырышты.

Формалитәләргә – формаль гамәлләргә.

Сәбатенә – чыдамлыгына, ныклыгына.

Вәсика – дәлил.

Җәбһәбездә – фронтыбызда.

Тәрҗемане әфкяре – фикерләрен чагылдыручы.

Матбәгасы – нәшрияты, типографиясе.

Абүнәчесе – газетага язылучысы.

Монтазам – тәртипле.

Гайни – әһәмиятле.

Шөгурләребездән – аңыбыздан.

Игътираф итәргә – танырга.

Мәгънән вә сәясәтән – мәгънә һәм сәясәт ягыннан.

Милли гаясеннән – милли теләгеннән, юлыннан.

Хәмиятьле – энергияле.

Тәэсис ителде – оештырылды, төзелде.

Мәгъруз калмады – монда: аптырап калмады, бирешмәде.

Аз-чук – азмы-күпме.

Рәсмиятләрне – рәсми якларны.

Мәсарифларны – чыгымнарны.

Капатып – ябып.

Шәраэтында – шартларында.

Эстәсмарчыларның – изүчеләрнең, эксплуататорларның.

Тәшкиләтләреннән – оешмаларыннан.

Мөҗадәлә – көрәш.

* Боларның тәфсыйләте берлә укучыларыбызны таныштыруны без кардәшебез Мирза Бала Мөхәммәдзадә бәкнең язып ятмакта булган «Мөсаувәт» фиркасенең тарихы5 әсәренең нәшереннән соңга калдырып торабыз. – Г.Исхакый искәр.

Угрында – өчен.

Идеоложесе – идеологиясе.

Мәгъруз – каршы.

Тәдбир – чара.

Рәсме гәчид япудыр – тантана ясаудыр.

Биаман – куркыныч, тынычсыз.

Гамиле – факторы.

Саглам бер гонсыры – ныклы бер өлеше, төркеме.

Муаффәкыятьләренә – уңышларына.

Җәнабе Хактан теләп – Аллаһыдан үтенеп сорап.

Сонабыз – күрсәтәбез, җиткерәбез.

Хөрмәтлә – хөрмәт белән.

Җилбердәячәк – җелфердәячәк.

            «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 10 нчы санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

            1 Идел-Урал мөһаҗиренең күпчелеге большевик дулкыны берлә Иран, Әфганстан … күчәргә мәҗбүр булганга… – төрек-татар мөһаҗирләренең 1917 елдан соң таралу географиясен барлаганда, аларның күпчелеге Финляндия, Польша, Германия, Төркия, Япония, Корея, Кытай һәм 1932 елда төзелгән Манҗу-Тиго җирләрендә төпләнүе күренә. Болардан тыш мөһаҗирләрнең бер өлеше Әфганстан, Иранга да барып урнаша. Ләкин бу илләрдә милли берлекне алып бару, мөһаҗирлектәге төрек-татар җәмгыятьләрен тудыру, милли көрәш идеясе белән янып йөрү башка дәүләтләрдә яшәүче илдәшләрнең хәрәкәтенә караганда күпкә түбән. Шулай да алар булдыра алган кадәр милли берлекне сакларга тырышалар. «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы саннарында басылган мәгълүматлар бу фикерне раслый кебек. Журналның 1934 елгы 3 нче санында Тәһранда Идел-Урал төрекләре хакында: «Без, Иран мәмләкәтендә яшәүче Идел-Урал төрек-татарлары, саныбыз күп булмаса да, үзара бер оешма ясадык. Һәр җомга көнне бергә җыелышып милли мәсьәләләр хакында фикер алышабыз. «Идел-Урал истикъляль комитәсе»нең нәшер әфкяре булып Берлинда чыга торган «Яңа милли юл» мәҗмугасының, илебез Идел-Уралны истикъляли бер җөмһүрият итү хакында тоткан юлын вә юлбашчыларыбызның бу юлда армый-талмый эшләп, дошманнарыбызның йөрәкләренә уй салып, милли байрагыбызны күтәреп, үзебезне һәм теләгебезне чит илләргә таныту хакында хәрәкәтләрен бик дөрес, бик тугры дип табабыз…», – дигән юллар белән очрашабыз. Шунда ук Фәйзрахман Ибраһим улы Ураллының Г.Исхакыйга атап язган язмасы да урнаштырылган. Бу хатта авторның 1933 елның ахырында бик авырлыклар белән Россиядән качып чыгуы һәм аның сәбәпләре әйтелә. «Ураллы» имзасы белән «Яңа милли юл» журналының 1934 елгы 7 нче санында «Моңлы зар» исемле шигырь басылган. Бу Фәйзрахман Ибраһим улы Ураллының шигыре булуы ихтимал:

                                   Әй Ватан, Синең өчен генә мин баш ватам,
                                   Юк кулымда һич тә бер көч, ялгызым ничек кайтам.
                                   Күп мәшәкатьләр берлә йөрдем сиңа кермәк өчен,
                                   Юк миңа ярдәм кулын сузып кушылган бер кешем.

                                   Бик өмидләремне кисә илдәшләремнең йоклавы,
                                   Нинди тавыш белән кычкырып уятыйм мин боларны.
                                   Янамын мин, бик көямен, сыймый эчемә дәртләрем,
                                   Итмидер тәэсир берәүгә бу ачы фөрьядларым.

                                                                                   25 май, Иран. Ураллы.

            Шигырьдә яңгыраган туган илне сагыну хисе, моң-зар Әфганстанда яшәүче төрек-татар мөһаҗирләренә дә хас. Г.Исхакыйга язган хатта: «Сезләрнең «Яңа милли юл» мәҗмугасы безләр, Кабулда торучы илдәшләребезгә килеп, күп шатландык. «Милли юл» мәҗмугасын кат-кат укып шатлыкка түзә алмастан, йөрәкләребезгә тәэсир кылып, күзләребездән яшьләрне түкте… Нур-шәмсиулла. 29 апрель, 1934 ел, Кабул».

            2 Исмәгыйль бәк Гаспралыга моннан илле ел элек «Тәрҗеман»ның һәрбер санын төзү… – Исмәгыйль Гаспралы «Тәрҗеман» газетасын 1883 елда нәшер итә башлый. Димәк, Гаяз Исхакый мәкаләсе язылган вакытта газетаның беренче саны дөнья күрүгә 53 ел тулган була.

            3 …«Мөсаувәт» фиркасенең Аурупада фирка конферансе тупланышы… – Азәрбайҗан «Мөсаувәт» халык фиркасе үткән юл хакында (1911 елда төзелә) язма «Яңа милли юл» журналының 9–10 нчы санында урнаштырылган. Фирканең 25 еллык тарихы уңаеннан уздырылган бу конференциядә Ерак Шәрекъ һәм Аурупа дәүләтләреннән вәкилләр катнаша. Төп чыгышны фирканең рәисе Мөхәммәд Әмин Рәсүлзадә ясый. Конференциядә 1919 елда кабул ителгән фирка программасын шул заман шартларына карап төзәтү, үзгәртү дә билгеләнә. Тактик мәсьәләләрдән 7 маддәдән торган тышкы сәясәт һәм 15 маддәне эченә алган эчке сәясәт хәлләре тикшерелә һәм кабул ителә.

            4 Әмин бәк Рәсүлзадә – Мөхәммәд Рәсүлзадә (1884–1955), Азәрбайҗан сәясәтчесе, язучы. Төрле газеталарга һәм җыентыкларга мәкаләләр яза. 1917 елдан – Азәрбайҗан «Мөсаувәт» фиркасенең лидеры. 1917 елның май аенда Мәскәүдә тупланган Беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда катнаша. 1918 елның 20 маенда төзелгән Азәрбайҗан җөмһүриятенең рәисе. 1920 елдан мөһаҗирлеккә китә.

            5 …Мирза Бала Мөхәммәдзадә бәкнең язып ятмакта булган «Мөсаувәт» фиркасенең тарихы… – Мирза Бала (1898–1959) Бакуда дөньяга килгән. Журналистлык эшчәнлеге белән бергә «Мөсаувәт» фиркасендә сәяси юнәлештәге эшләрне дә үти. 1927 елда Истанбулга килә. «Мөсаувәт» фиркасенең рәисе Мөхәммәд Әмин Рәсүлзадә үлгәннән соң, фирка рәисе вазифасын башкара.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 246-251.

Җавап калдыру