Бөек остаз Исмәгыйль бәк

Әйе, Исмәгыйль бәк олуг иде. Аның эшләгән эшләре, аның кылган хезмәтләре дә олугтыр. Аның чәчкән орлыкларыннан үсәчәк җимешләре дә зурдыр. Аның утырткан гөлләреннән атылып чыккан чәчәкләр дә матурдыр, гүзәлдер. Аның нигезен салган бинасы сагламдыр, тазадыр.

Аның иткән хезмәтләре, аның башлап юл биреп җибәргән эшләре шулкадәр күп, шулкадәр төрледер ки, алар хакында вакыты берлән җилд-җилд китаплар язылса да, аларның кыйммәтләре үлчәнеп бетәчәк түгелдер. Русия мөселманнарындагы нинди генә мәдәни, милли, мәгънәви бер хәрәкәтне алмаңыз, аның башында торучысы, аны иң әүвәл башлап борып җибәрүчесе Исмәгыйль бәктер. Мәктәпләр мәсьәләсе, төрле төстәге төрле җәмгыятьләр ясау эше, тел төзәтү, әдәбият мәйданга чыгару, хатын-кызның хакын ачыктан-ачык мөхакәмәгә кую вә башкаларның – һәммәсенең замирлары Исмәгыйль бәккә кайтадыр, бөтенләенең тарихы Исмәгыйль бәктән башланып китәдер.

Аның үткен күзләре таулар, елгаларны үтә торган, вакыт-заманның ашасыннан үтеп чыга торган бакышы берлән Русия исламнарының тормышын вакларына кадәр бердән күрде. Кая таба барса – ни юлга барып чыгачагын, кайсы тарафка йөрсә, нинди куркынычларга очраячагын бердән сизеп алды. Халыкның көче, хасталыгы ни тарафыннан төзәлүе, дәвалануы ни төстә икәнен зур йөрәге берлән тойды. Шул бакыштан соң аның чыгарган фикере, иң дөресте, аңарга шул вакытта бирелгән илһам «бу халыкның яшәеше, бу халыкның киләчәктәге сәгадәте өчен милли мәдәниятне сипләргә тиештер» дигән казыя булды. Ул, шул лозунгны үзенең бөтен тормышының идеалы итеп алып, шул лозунгны үзенең ачылып килә торган байрагына язды.

Исмәгыйль бәк баягы кебек бакышы берлән төрек-татар милләтене сипли торган көчләрнең Гаребтә икәнен сизде. Ул «Гаребкә таба!» дип, яңгы бер илһам алды. Яңгы бер әмер бирде. Шул фикерне аңлатыр өчен, зур бер мөнбәргә ихтыяҗ барлыгын сизде. Шуның өчен ул, гәзитә ясауга бөтен көчен борып, «Тәрҗеман»ны мәйданга чыгарды.

Ул, тәкъдирнең кушуына буйсынып, бөтен төрек-татар аңлый торган дип уйлаган бер телдә язарга кереште, үзенең баягы фикерен халык арасында аңлатыр өчен язарга, сөйләргә кереште.

Бөтен көчен-куәтен мәктәп ислях итәргә куйды. Ибтидаи мәктәпләрне ислях итү уены фәгыйлияте белән мәйданга ташлады вә тиз заманда шул фикер янында әлеге мәдрәсәләр, шәкертләрдән үзенә иптәшләр, фикердәшләр табып алды.

Мәктәпләр исляхы искиткеч бер куәт белән Идел буенда вә Кырымда тарала башлады. Вә шул фикерне таратыр өчен Әхмәд бай, Гани бай кебек фидаи байлар, Һади Максуди, Галимҗан әл-Баруди, Габдулла Буби кебек тырыш, уңган педагоглар, мөгаллимнәр җитеште. Үзеннән-үзе үсеп, мәктәп мәсьәләсеннән мәдрәсәгә күчелде. «Хөсәения»ләр, «Галия»ләр, «Мөхәммәдия»ләр, Буби мәдрәсәләре дөньяга чыкты.

Төрек-татар тормышын сипләүдә Исмәгыйль бәк мәктәп, матбугатка башка, яңгы гамил эзләргә кереште. Яңгы буынның без теләгәнчә үсүе өчен гаиләнең нык, мәдәни таза булуы кирәклеге фикеренә килде вә, шундый нык, мәдәни гаилә ясар өчен, аналарның урыннары хөрмәтле булуны лязем тапканга, Шәрекъ халкындагы хатын-кызга карашны үзгәртүне, хатын-кызны ябуны-бетерүне беренче дәрәҗә фарыз тапты. Вә үзенең мөнбәреннән хатын-кызның ачылуы, тәрбияле булуы хакында беренче сүзне әйтте.

Вакыт үтте, заман кичте, мәктәпләр тәрәкъкый итте. Мәдрәсәләр эшләтелде. Укучы күбәйде. Гәзитә сәхифәләре кыска булып китте, Исмәгыйль бәк китаплар нәшеренә кереште.

Уку-укыту, гыйлем, мәгариф базарга чыкты, Исмәгыйль бәкнең сүзе Русия исламнарының тормышында зур бер гамил булды.

Аның әйткән сүзе, язган эше иярченнәр тудыра башлады. Төрле йирдә язучылар чыкты. Болар һәммәсе дә исемнәре, иярләре белән аерым булса да, Исмәгыйль бәккә эштә, уйда башка-башка кебек булсалар да – һәммәсе дә аның ачкан йирен бизәкләргә, чәчәкләргә генә тотындылар. Аның биргән фикерен тәфсилләргә, аның аткан сүзләрен тормышка татбикъ итәргә генә керештеләр.

Исмәгыйль бәк тагы Русия исламнарының тәшәббесләренә бер бакыш ясады. Төрле йирдә төрле көчләр туганын, аларны бертөрле юлга салып барыр өчен җәмгыятьләр кирәклеген хис итте. Җәмгыяте хәйрияләр ясарга дигән әмерне бирде. Берничә ел үтте. Русиянең мөселман тора торган бөтен шәһәрләрендә җәмгыяте хәйрияләр ясалып, фәкыйрьләр, ятимнәрнең тәрбиясенә, укытуына кереште. Алар аз күрелгән йирләрдә шул бабаның тәүсыясе буенча «Тәрәкъкыюне ислам» вә «Нәшере мәгариф» җәмгыятьләре мәйданга китерелде. Хөррият манифестыннан соң бөтен төрек-татар дөньясы хәрәкәткә килде, бер «Тәрҗеман» йиренә утыздан артык гәзитә-журнал мәйданга чыкты. Бер «Тәрҗеман» фикере урынына кырык төрле яңгы уйлар, яңгы фикерләр, яңгы мәсләкләр мәйданга атылды. Мәдәни хәрәкәтене башлап кына килә торган халкымызны тарих мәдәни сабый көенчә сәяси роль уйнарга кушты. Исмәгыйль бәк, «Тәрҗеман» баба сыйфаты берлән, элгәреге кебек бөтен халыкны бер юлдан алып бару уена тотынды.

Әфкярдагы тузынкылыкны күреп, мәсләктәге аермаларны сизеп, Исмәгыйль бәк тиз сәяси рольне ташлады. Ул бөтен Русия мөселманына каршы сәяси юлда уңга таба, шуннан узылмасын, дигән мәшрутиять чиген сызды да яңгыдан үзенең хезмәтенә кереште.

Инде Исмәгыйль бәк безнең арамызда юк. Ул дареррәхәткә китте, ләкин аның чәчкән орлыклары, утырткан чәчәкләре, ашлаган йимешләре бөтен Русия буена таралып калды. Меңнәр, миллионнар шәкертләре аның башлаган эшен алып барырга, аның тудырган эшләрен үстерергә булып аны озатты. Шундый зур бер бабасы булганга, һавалана-һавалана эшнең ахырына барып чыгачагына ышанып, бил баглап кереште. Һәр хәрәкәтендә шул каһарман бабасын үрнәк итеп тотарга, шул җанлы иманнан ясалган бабасының сызган юлыннан аерылмаска булып тотынды.

Исмәгыйль бәк үлде.

«Тәрҗеман» бабаның рухы бөтен татар хәрәкәтен дә падишаһлык сөрергә булып туды.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Бөек остаз Исмәгыйль бәк. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 4 нче (апрель) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. (Җәяләр эчендә «Ил», номер 40, 1914 сәнә» диелгән.) Беренче тапкыр мәкалә Г. Исхакый “Әсәрләр”енең 6 нчы томында (2005) дөнья күрде. Текст журналдан алынды.

Әлеге искәрмәдән аңлашылганча, текст беренче мәртәбә «Ил» газетасының 1914 елгы 25 сентябрь (40 нчы) санында басылган була, ләкин 1933 елгы 4 нче санда шактый кыскартылып бирелгән.

Журналның бу санын тулысынча Исмәгыйль Гаспринскийга багышланган дияргә була. Аерым алганда, һәйәте идарәнең (редакциянең) «Башкармадан» дигән язмасы, Госман Акчукраклының «Милли хәзинәмез», Акчура углы Йосыфның «Төркләрнең бөек мөгаллим вә мөхәррире Исмәгыйль бәк Гаспринский», Садри Максудиның «Әмәлләр остазы», Хәсән Сабрый Айвазовның «Яшәсен олылардан Исмәгыйль бәк Гаспринский!», Фатих Әмирханның «Олуг милләтче тугърысында кечкенә бер хатирә», Г. Газизнең кечкенә генә язмасы (исемсез), Муса Җарулла (Ярулла)ның «Тәрҗеман» мөхәррире мөхтәрәм остаз Исмәгыйль бәк хәзрәтләренең вафаты хатирәсенә язылмыш «Мөләхазә» нам бер китаптан», Сәлимә Ягъкубованың «Мөселман хатын-кызларының хамисе Исмәгыйль бәк Гаспринский», Гариф Кәриминең «Саргайган яфраклар»ы һәм башка мәкаләләр, язмалар басылган. Аларның беришесе 1914–1916 елгы газета һәм журналларда чыккан булуы искәртелә. Соңрак, журналның 7 нче (июль) санында, Сания Гыйффәтнең «Исмәгыйль бабайга» дигән шигыре чыккан.

Сагламдыр – ныктыр.

Замирлары — монда: үтәүчелеге, башкарылуы.

Казыя — мәсьәлә.

Ислях итәргә – реформаларга, үзгәртергә.

Фәгыйлияте – эшчәнлеге.

Татбикъ итәргә — яраклаштырырга

Тәшәббесләренә — эшләренә.

Тәүсыясе — киңәше.

Тәрәкъкыюне ислам — ислам яңарту.

Даррерәхәткә китте – вафат булды.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 416-419.

Җавап калдыру