159. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 6 майда язган хатыңны алдым. Ни язмышсың вакыйф улды. Мин сиңа лөзүмсез кешеләргә мәктүб язуны кирәкле итә торган йомышлар кушмыйм. Ләкин тормыш кайвакыт үзендән-үзе шундый зарурәтне тудыра. Хәзер дә менә шулай булды. Мәрьям ханымның анасы Әсма ханым 28 апрельдә Анкарада Фатыймада үлеп калган. Мескин кадын: «Үләргә Шамга китәм. Анда ирем дә кабердә, бер кызым да. Мин дә алар янында ятармын», – дип, Шамга китәр өчен хәзерлек ясап ята икән. Мәрьям ханым фәүкылгадә мөтәэссир, хәтта шул атна эчендә сачләре агарып китде. Анама кирәкле хөрмәтне күрсәтә алмадым, дип, бәлки, вөҗданән дә мөгаззәбдер . Менә хәзер сиңа Мәрьям ханымга тәгъзия мәктүбе  язу зарури вә ляземдер. Моны иһмаль итсәң, Мәрьям ханым чынлап та […]. Май аеның берендә Сәгыйдь Шамил бәйнең анасы шәех Шамилнең иң кечек вә иң соң килене вафат итде. Боларның гаиләсе берлә таныш булмаганга, сиңа мәктүб язу зарурәте юкдыр.

Инде үземнең сораган нәрсәләргә килим. Запонка – кырның күлмәгенең аерым якасы берлә бергә баглый торган, әленә куела торган металл төймәдер. Аларны Аурупада такымы  берлә саталар. Иң очсызлы бер нәрсә энә, дидегем. Йыртык тегә торган мәгълүм энәдер. Ләкин Аурупада ул да такымы берлә төрле зурлык-кечкенәлекдә инчәсе-эрәме  бергә сатыладыр. Миндәгесе дә Лондондан алынган иде. Хәзер хезмәтче хатынлар энәләрен югалтып бетерделәр. Теге дочәнт алып килсә, миңа бер тыраш макинәсе  «Жилет»ны пычагы берлә, Садри бәйгә бер аскы, күндерә алмаса, инде үзең китерерсең.

Камиләгә килгәндә, уның милләтче булып килүе ундагы бер фирманың мөмәссиле булуга һичбер манигъ түгел. Болар икесе ике юлда йөриләр. Милләтче булып, мал китерә алса, ул малын гүмрүксез чыгартса да, ул эш уның киләчәкдә нинди эш тотуы берлә һичбер галякасы юк. Ул милләтче мөһаҗир булып килү хакында истифадә итеп , үзенең хариҗдагы  малын мәмләкәткә китергән буладыр. Вә мәмләкәткә файдалы бер варлык китергән өчен, бер дәфгага  махсус улмак шарты берлә уны 2 мең лиралык малы (ни булса да) тәкәл  мәгъмүлатындан вә җефәкдән башкасы, гүмрүк түләүдән мәгаф тотыладыр. Нәтиҗәдә хариҗда, мәсәлән, 10 мең төрек лирасына алынган маллар Төркиядә әсгаре 25 мең дә 40 мең лирага кадәр сатылып килгән. Мөһаҗиргә яңа йортда эш итәргә бер сәрмая  тәэмин итәдер. Мадам ки, бер мәгазә уны мөмәссил уларак күндермәк эсти. Шул ук мөәссәсә Камиләнең мәгашләре мокабиленә  вә бераз бурычка сатлык мал да бирә белер. Хасыйле , бу – уйланачак, төшенеләчәк бер мәсьәләдер. Фәкать бер дәфга мөмкиндер. Камиләгә шуларны аңлат. Могаһәдә  имзалаудан да курыкмасын. Дөньяда бозылмый торган могаһәдә юк. Лөзүме булса, бозар куяр.

Монда яңалыклар юк. Бу арада никдер мигъдәм бераз фазла борчый башлады. Тагы бер мәртәбә рентген алыргамы әллә дип торам. Бакалым. Бурсага баруымны әле катгыйлашдырмадым. Майның 20 ләрендә китә алсам, яхшы булыр дип уйлап торам. Таһирга синең язган мәктүбеңнең җавабын көтәм. Безнең Ибраһим Ортун (йөзе янган кочегар) бер рус марҗасын мөселман итеп өйләнде. Хатынның шактый зур байлыгы бар, диләр. Истанбулда берничә йорты бар икән.

Кичә Хәмдулла Сөбхи бәйнең көшкендә  «Төрек учаклары» ачылды. Хәмдулла бәй шактый таркау. Төрекнең берлә мөнәсәбәте бик аз булган нәрсәләр хакында озын гына, урынсыз гына бер нотык сөйләде. Безнең халык берсе дә яратмады. Бу мөәссәсә бер эш эшли алырмы? Аллаһ белә.

Истанбулда ике көндән бирле йылылар башлады. Пардөсү  кидек. Пәнҗәрәләрне  дә ачык тота ала башладык. Теге Муса әфәнде берлә Мисырга киткән Фатыйма ханым кайтып килде. Анда эш таба алмаган. Муса әфәнде «Дарешшәфига» исемендәге дарелгаҗәзәгә яткырганлар. Аеры бүлмә биргәнләр. Сыйххәте ийи түгел. Кешесезлекдән җаны бик сыкыла , ди. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

11 май, 1949. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

159. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Вакыйф улды – беленде.

  Мөгаззәбдер – газаплангандыр.

  Тәгъзия мәктүбе – үлгән кешенең якыннарын юату хаты.

  Такымы – җыелмасы.

  Инчәсе-эрәме – кечкенәсе-зурысымы.

  Тыраш макинәсе – кырыну машинасы.

  Истифадә итеп – файдаланып.

  Хариҗдагы – чит илдәге.

  Бер дәфгага – бер тапкырга.

  Тәкәл – монополия.

  Сәрмая – капитал.

  Мәгашләре мокабиленә – бер нәрсәнең алмашына, эквивалентына.

  Хасыйле – кыскасы.

  Могаһәдә – договор, килешү.

  Көшкендә – павильонында, аерым йортында.

  Пардөсү – плащ.

  Пәнҗәрәләрне – тәрәзәләрне.

  Сыкыла – сагышлана.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру