157. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 14 апрель тарихлы, 19 апрель тарихлы мәктүбләреңне алдым. Саулыгыңны белеп, мәмнүн улдым. Финляндиядән Гомәр Салидан алган мәктүбем дә, миңа дигән ярдәмләренең һәммәсен синең аша күндерергә карар бирүләрен язган идем. Ул мәктүбемне, әлбәттә, алмышсыңдыр. Фәкать улар кайвакыт сиңа килеп чыгар, белмим. Төркиядән дөвиз бирергә карар бирүләре яхшы булган. Инде бераз тынычлап торырсың.

Мин сау-сәламәт идем. Бу арада Тукай кичәләре мөнәсәбәте берлә бераз пәрһиземне бозган идем. Шул фәна тәэсир ясады. Тагы мигъдә авырусын кайтарды. Инде зур дикъкать берлә пәрһиземә ябышдым. Үзем шактый тазардым. Хастаханәгә кергән көнгә караганда биш кило алдым. Бу, әлбәттә, минем башда булганларга зур казаныч. Простатымны «тәрәкъкый итдермәс» өчен хәзер энәләр алып ятам. Һавалар йылынып киткәч, кызулар басудан элек, ике атнага гына булса да, Бурсага барып, кайнар банйолар алырга уйлыйм. Үткән елгы кайнар банйолар простатыма бик яхшы тәэсир иткән иде. Шуның өчен май мәгашеңне миңа күндерә алсалар, яхшы булыр иде. Июнь, июль, август Бурсада бик сыҗак була, банйо алу бик авырлаша, диләр. Бакалым, әле ул хакда Бурсамы, Яловамы, әллә башка бер йирмелеге хакында катгый карарым юк. Ләкин үзем Бурсаны яратып кайткан идем.

Хәсәнне әле барып күргәнем юк. Иртәгә барырмын дип торам. Бездә ике көндән бирле кояш чыкды. Көн бераз йылынды. Алай да әле кышкы пальтоны ташлаганымыз юк. Һәркем, куркып беткәнгә, тагы кар яумасын дип шикләнеп тора. Хәдичә ханымны әле эзләмәдем. Шул арада эзләп табармын. Миңа Мөхәммәд әфәнде бер күлмәк китергән иде. Әле кореялы бер ханым да бер күлмәк һәдия итде . Шулай итеп, күлмәгем күбәйде. Шуңарга, кулыңда акча булса да, әле миңа күлмәкләр алмый тор. Минем запонкаларым (күлмәк төймәләрем) бозылып бетде. Зур мәгазаларда  элек шуларны бик очсыз саталар иде. Шуларны биш-алты данә алып куй. Һәм дә энәләрем бетде. Уның да бергә туплаган матур пакетлары була иде. Шуны да ал. Тагы бер данә кесә фонаре онытма. Безнең коридорда һич ут янмый. Җанымыз чыга.

Менә бүген монда 23 нисан бәйрәме. Мин кичке ашка Ләбиб бәйләргә чакырулы, анда барам. Кыздырган ит-фәлән ясамасыннар дип ысмарладым . Теге үзе ахмак, үзе мескин Фатыйма ханым Мисырдан эш таба алмаенча борылып кайтачак, диләр. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

23 апрель, 1949. Бәйуглы.

Камилә берлә Багдановичка сәламләр. Финляндиядән никадәр килүен ачык язарсың.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

157. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

 

  Һәдия итде – бүләк итте.

  Мәгазаларда – кибетләрдә.

  Ысмарладым – заказ бирдем.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру