Габдулла Тукайның 20 еллыгы

Бу ел 15 апрельдә1 мәрхүм шагыйремез Габдулла Тукайның вафатына егерме ел туладыр. Бу егерме еллык дәвердә татар әдәбияты, татар шигыренең башыннан кичкән бәла-казаларны тикшереп бер томга салырга дәвере кичеп бетмәгәнгә, әле вакыты да җитеп бетмәгәндер. Халкымызның башына килгән бу фаҗига халыкның үзеннән туган әдәбиятыны, ятим халыкның үксез баласы Тукайның тудырган шигырен дә табигый уларак томалап киткәндер. Бөтен тарафтан халкымызны чолгап алган бу фаҗига эченнән Тукай шигырене аерып алу мөмкин дә түгелдер. Илемездә бу көнге көндә Тукайның чын милли рухыны бозып, аны кызыл русчы иттереп күрсәтер өчен тырышучы төрле тиле малайларның маташканнарыны җентекләп торуның кирәге дә юктыр. Кыйммәте дә юктыр.

Тукай милләтнең уянган дәверендә туган, халыкның үзенең эченнән кайнап чыккан татар углы татар булганга, бөтен татарның мәдәнияте, барлыгы, мәсхәрә ителгәндә, аның исеменең, аның иҗатының мыскыл ителүе, бозылуы да табигыйдер. «Башкорт җөмһүрияте», «Татар җөмһүрияте» дип аталган Мәскәү алпавытлыгында2 бу көн аның онытылуы өчен тырышылуы, татар яшьлегене аңардан озаклаштырыр өчен иске вакытта хәленә кергән хатирәләрне җанландыру бәйрәмнәренең манигъ ителүе – большевизм ноктасыннан бик дөрест юлдыр. Чөнки Тукай – милләтнең милли хисене уятучы халык шагыйредер. Чөнки Тукай – татарның бер рус берлә, теләсә кызылы булсын, теләсә карасы булсын, һичбер мөнәсәбәте юклыгыны сөйләүче, ерлаучы, көйләүчеседер. Чөнки Тукай – татар мәдәниятендә онытылмаслык байлыклар бирүче бер татар төзүчеседер. Чөнки Тукай – руслаштыру танымаучы, аларга контрреволюциончыдыр.

Шуңгарга күрә, большевиклар милли яшьлек берлә уйнарга мәҗбүр вакытларында Тукайга урын биргән булып, аның әсәрләрене бастыру, аның исемене оныттырмау хакында сөйләсәләр, язсалар да, хәзер милли-мәдәни көчләр җимерелеп бетеп, бөтен Идел буе Мәскәүнең иген хәзерләүче крепостное булып җиткәннең соңында аның берлә маташырга лязим дә юктыр. Вә шуңгарга күрә Казанда, Уфада әллә нинди Володарский3, Бауман4 кебек яһүди шарлатаннарының үлгән-туган көннәре бәйрәм ителсә дә, Тукай мәрхүмнең 20 еллыгы да тып-тыныч кичәдер5. Аның хакында искедән уйланган һичбер нәрсә дә эшләтелмидер вә эшләтелмәячәктер. Чөнки бу Тукай кичәләре, мәҗлесләре, Тукайның шигырьләре халкымызда иске милли дәверләрне исенә төшереп, милли хиссиятене галиянгә китерәчәк, милли мәдәниятенә яшьләрнең багланышыны котылындырып, большевизм ялганнарыннан ерагайтачактыр.

Тукайның 20 еллыгы мөһаҗәрәттә дә зур иттереп эшләтелә алмыйдыр. Чөнки Идел-Урал мөһаҗәрәте, мәгаттәссеф, бик таркаудыр. Бу көнгә кадәр мәдәни бер мәркәз ясап өлгерә алмагандыр. Вә шул бөек көндә дә халкымызның бөеклегене белдерә торган шагыйремезгә хөрмәтемезнең зурлыгыны күрсәтә торган эш эшләрлек дәрәҗәдә матди көчкә малик түгелдер. Кылганнарымыз – бары безнең халкымызның мәгънәви кыйммәтләрене кадерли белгәнемезне, безнең мәдәни тарихымызны узмаенча алып барганымызны күрсәтә торган эшләр генәдер. Ерак Шәрекътагы мөһаҗәрәтемез хәзер Тукай көнендә Тукайның мәҗмугаи асәрене бастырып тарату берлә мәшгульдер6. Моны тиз көндә вөҗүдкә чыгарып, мөһаҗәрәттәге милли хәзинәмезне баетачактыр. Вә һәммәмезнең өстемезгә төшкән зур милли бурычыны үтәп, һәммәмезнең йөземезне агартадыр. Якын Шәрекъта Аурупадагы мөһаҗәрәт мәркәзләрендә 15 апрельдә Тукай кичәләре ясарга вә, Тукай мәрхүмнең рухына дога кылып, аны киң мөһаҗәрәт катлавына танытыр өчен дәресләр укырга, кичәләр ясарга хәзерләнеп яталар.

Болар барысы да – Тукайның безнең милли хәзинәмезгә калдырган олуг мирасына нисбәтән, бик кечкенә булса да, чын күңелдән чыгып эшләнгәнгә, мөһаҗәрәтемезнең милли иманы куәтле икәнлегене күрсәтә торган вакыйгалардыр. Мөһаҗәрәттә Тукайны өйрәнү, аны җентекләү өчен материаллар булмаганга, Тукайның исемене мәңгеләндерер өчен мөһаҗәрәттә яшь буынның рухыннан башка аңар һәйкәл куячак туфрагымыз булмаганга, шундый мәгънәви эшләр берлә генә канәгатьләнергә вә Тукайның хөрмәтенә мөтәнасиб итеп милли шагыйремезгә Казанның урта бер йирендә һәйкәл утыртуларны Сөембикә манарасына милли күк байрагымыз асылуга кадәр калдырырга мәҗбүрмез вә бөтен мөһаҗәрәттәге мәхәлләләремез, мәктәпләремез, җәмгыятьләремез, оешмаларымызны, шул көндә мәктәп балалар илә яшьләргә, олугларга кичәләр ясап, Тукай берлә киң халкымызны таныштырырга вә, аның шигырьләрене укып, аның тормышыны җанландырырга вә, аның сөйгән халкының бу көн нинди газап эчендә янган-көйгәнене аңлатып, бер матәм кичәсе укырга чакырамыз. Бу – милли-мәдәни эштә картымызяшемез, баемыз-ярлымыз бер тән, бер җан кебек хәрәкәт итеп, бөтен милли дошманнарымызга үземезнең үсеп җитеп, мәдәни бер милләт булганымызны күрсәтү уртак бер бурычымыздыр.

Һәммәмез өчен уртак, хөрмәтле булган Тукай мәрхүмнең милли рухының да теләге будыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Габдулла Тукайның 20 еллыгы. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 4 нче (апрель) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр «Чын мирас» журналының … елгы … санында дөнья күрде. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынды.

Бу санда шулай ук Тукайның ике рәсеме, Кушлавыч авылы күренеше, «Шагыйрь», «Туган авыл» исемле шигырьләре, Гали Биктимернең «Габдулла Тукаев», Шакир Йосыфның «Искә алганда» исемле язмалары, Сания Гыйффәтнең «Кичер!» дигән шигыре урнаштырылган. Журналның соңгы битендә «Мәскәүдә Тукай көне» исеме белән «Сүз» газетасының 1916 елгы 42 нче санында чыккан хәбәр кабатлап басылган. Хәбәрдә 2 апрель кичәсендә Г.Исхакыйның «балаларга «шагыйрь» дигән сүзнең мәгънәсен бик җиңел генә сөйләп» аңлатуы, «мәрхүм шагыйрьнең милләтенә иткән олуг хезмәтләре белән матур вә ачык кына рәвештә» таныштыруы әйтелә. Г. Исхакый «Габдулла әфәнде дә, мәрхүмнең кечкенәдән ятим вә фәкыйрь үсеп, милләте алдында мәңгелек хөрмәтләре белән зур дәрәҗәгә вә мәңгелек хатирәгә лаек булганын искә төшереп, балаларга үгет вә нәсихәт әйтеп» мәҗлесне япкан.

1 15 апрельдә… – дата яңа стиль белән күрсәтелгән; иске стиль белән – 2 апрель.

2 «Башкорт җөмһүрияте», «Татар җөмһүрияте» дип аталган Мәскәү алпавытлыгында… – Башкортстан АССР һәм Татарстан АССР истә тотыла.

3 Володарский – В. Володарский (Моисей Маркович Гольдштейн, 1891–1918), рус революционеры, эсерлар тарафыннан үтерелә.

4 Бауман – Николай Эрнестович Бауман (1873–1905), рус революционеры, большевик, карагруһлар тарафыннан үтерелә.

5 егерме еллыгы да тып-тыныч кичәдер. – 1933 елда «Совет әдәбияты» журналында (6 нчы санда) Г.Камалның «Габдулла Тукай турында истәлег»е басыла. Бу чорларда аның вафаты көне түгел, бәлки туган көненә бәйле юбилее – 1936 елда тууына 50 ел тулу билгеләп үтелгән.

6 Тукайның мәҗмугаи асәрене бастырып тарату берлә мәшгульдер. – Бу турыдагы мәгълүматны … нче биттәге «Тукай истәлеге» исемле мәкаләгә язылган аңлатмадан карагыз.

Галиянгә – күтәрелүгә.

Мәгаттәәссеф – үкенечкә каршы.

Мөтәнасиб итеп – туры китереп.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 419-420.

Җавап калдыру