Ерак Шәрекъ безнең Идел-Урал иленең күптән бирле күзен тегеп карый торган мөһим нокталардан берсе булып килгәндер. Русиянең Ерак Шәрекъ милләтләренең мәдәниятен җимереп, ягып, егып, Ерак Шәрекъка йирләшергә теләвенә каршы 1904 елда башланган япон-рус сугышы русларның авыз-борыннарын канатып кайтаручы беренче җитди хәрәкәт булгандыр. Бу сугышта Япониянең рус гаскәрен мәсхәрә итеп җиңүе бөтен Ерак Шәрекъ милләтләренең рухларын күтәргән кебек, руслардан бик күп золым-җәбер күргән безнең Идел буенда да үзенең русны җиңүе кебек каралып, чын мәгънәсендә бер бәйрәм кебек кабул ителгәндер. Якын Шәрекъта да, Төркиядә дә шәрекъ милләте японнарның гареб милләте русларны җиңүе якын Шәрекъның өмидләнүенә зур сәбәп булган кебек, 1908 елдагы «Иттихаде тәрәкъкый» инкыйлабының1, шөбһәсез, сәбәпчеләреннән берсе булгандыр. Япониянең мәдәни, гыйльми юлда алга китүе, аның гареб мәдәнияте берлә ярыша алуы да бөтен шәрекъ милләтләрендә зур сөенеч уятып, үзләренең гареб техникасына өмидлеләрендә дә һәрвакыт Япония үрнәк булып килгәндер.
Безнең Идел-Урал төрегенә килгәндә, аларга Япония үзенең зур мәдәнияте, үзенең, безнең Чыңгыз дәверендәге кебек, нык милли дисциплинасы, үзенең шәрекъ хәрсен саклый белүе берлә һәрвакыт иң кызыгыла торган бер дәресханә булып килгәндер. Идел буе татарлары иске вакытлардан бирле Япония берлә мөнәсәбәткә керергә вә аның мәдәниятеннән файдаланырга тырышып торгандыр. Кытай-япон сугышыннан соң Ерак Шәрекъка йирләшкән сәүдәгәрләремезнең Япония берлә сәүдә мөнәсәбәткә керешүләре, рус-япон сугышыннан соң да шәкертләремезне җибәреп, мәдәни мөнәсәбәткә керешергә ашкынуы, рус ихтиляленнән соң японнарны кардәш милләт дип төшенеп, Беренче Милләт Мәҗлесенең беренче Солых һәйәтенең беренче мәртәбә Японияне зиярәт итүе (1919) – бу омтылуның аяклы дәлилләредер. Большевиклар Сибирияне кулга алганнан соң да бик күп меңнәр берлә санала торган Япониягә сагынган төрек-татар мөһаҗирләренең анда ачык чырай, якты йөз берлә каршы алынуы – икенче тарафта да безгә каршы кардәшлек хисе тирән икәнлеген күрсәтә торган вакыйгалардыр.
Бу эшләр шулай итеп үз юлыннан барып торганда, олуг, көчле япон милләте, бу көнге хәле бик кызганыч булса да, тарихы бик бай, бик матур булган Идел буе татарыны химая итеп, кардәшчә кул сузып, аның яшьләренә мәктәпләренең ишеген, сәүдәгәрләренә сәүдә юлларын ачып килгәндә, бу табигый эшнең тәмамлануына каршы килә торган уңайсызлык Ерак Шәрекъта булмады түгел. Манҗурияне идарәдән гаҗиз булган Кытай хөкүмәте рус ихтиляле вакытында Манҗуриядән куылган русларның яңадан Манҗуриягә керүенә киртә куя алмады. Куәте, кадере беткән ак рус урынына Манҗуриягә кызыл русны йирләштерде вә аңа үз йортында кебек кылынырга имкян бирде. Манҗуриядә вә Монголиядә яшәүдә булган кырык-илле меңлек халкымызның вазгыяте Мәскәү кулында уенчык хәленә төште. Большевик ажаннары алар арасына кереп, бер-берсе берлә бозылыштырырга, аларның оешмаларын җимерергә, аларның күңелләренә икеләнү салырга тотындылар; Кытайның сатлык түрәләре аша аларның нык иманлыларын СССРга сөрергә керештеләр. Бәхетсезлеккә каршы, шул дәвердә бөтен Ерак Шәрекъта милли байракдар булып танылган, шул юлда зур хезмәтләр иткән Харбин имамы Гыйниятулла хәзрәт Әхмәди2 дә вафат итеп, урынны буш калдырды. Зәгыйфь иманлы зыялыларымыз большевик сафына чыгып, Ерак Шәрекъ эшләремез авыр бер хәлгә төште. Еллар буе анда башбаштаклык хөкем сөрде.
Шулай ук большевик пропагандасы, Кытайның бөтен тарафына җәелгән кебек, Манҗуриядә һәм Монголиядә киң бер юл алды. Нәтиҗәдә, күптән бирле үзләренең Кытайдан һәм рустан аерылып, мөстәкыйль Монголия ясау артыннан йөрүче монгол милләтчеләре, әллә ничә мәртәбә истикъляльләрен игълан итеп, аерым дәүләт булып яшәргә теләгән манҗу милләтчеләре, берләшеп, илләрен-көннәрен кызыл империализмнан саклар өчен коралландылар вә истикъляльләрен игълан иттеләр3. Русларның Ерак Шәрекъка йирләшүенә беренче мәртәбә зарбә ырган кардәш япон милләтеннән яшь дәүләтләрен химая итәргә сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ерак Шәрекъта солыхны саклау үзенең бурычы икәнлеген аңлаган, кардәшләре манҗу һәм монголлар арасында шәрекъ мәдәниятен саклау инсани бурычы икәнлеген белгән япон милләтчесе үзенең хөкүмәтен бу мөкаддәс вазифадан тартынмаска кушты. Япония императорлыгы Манҗурия һәм Монголиядә яшәгән бөтен милләтләр, бөтен диннәрнең тигез хокуклы булуы нигезенә корылган бу яңа дәүләтне рәсмән таныды вә аңа матдәтән-мәгънән ярдәм кулын сузды.
Шулай итеп, Ерак Шәрекъта бер мөстәкыйль яңа Шәрекъ җөмһүрияте Манҗу-Го* туды. Аның тууы һәм һәрбер милләткә тигез хокук вәгъдә итүе безнең анда калган кардәшләремезгә вә безнең бөтен Ерак Шәрекъка таралган меңнәрчә милләттәшләремезгә иркенләп суларга ирек бирде. Аларга үзләренең милли эшләрен тулыча итеп алып барырга имкян тудырды. Ерак Шәрекътагы милләттәшләремез арасында хәрәкәт җанлыланды. Алар, Манҗу-Го дәүләте төзелү берлә аның хөкүмәтен котлап, бу яңа җөмһүриятнең тууыннан үзләренең сөенүләрен белдерделәр**. Үзләренең хакларының химая ителүен кардәшлек исеменә сорадылар. Аның берлә генә калмадылар, алар үз тирә-юньнәрендәге манҗу вә кытай мөселманнарын да хәтердән чыгармыйча, алар берлә берләшергә, мәдәни, дини эшләрен бергәләп алып барырга карар иттеләр. Шул эшнең юлга чыгуында безнең Идел буйлы Токио имамы Габделхәй әфәнде4 берлә манҗу мөселманы, Мукден ахунды Әбүбәкер хәзрәтнең зур хезмәтләре тиде. Берләштерү, оештыру нияте берлә бу ике зат, 1932 елның ноябрендә Харбинга килеп, андагы җәмәгать хадимнәре берлә сөйләшеп, киңәшеп, бөтен Манҗу-Годагы мөселманнарны берләштерә торган вә аларның мәдәни, дини кайгыларын кайгырта торган уртак бер комитет төзеделәр. Моның рәисе – хөрмәтле бер манҗу мөселманы, аның могавине – япон мөселманы доктор Госман Сүн әфәнде исемендә бер зат булып, идарә әгъзалары итеп бик күп безнең Идел-Ураллы кардәшләремез сайланды. Комитет үзенең уставын тасдыйк иттереп, үзенең максатыннан Япониянең хөкүмәт вәкилләрен һәм Харбинда булган бөтен әҗнәби дәүләтләрнең консулларын хәбәрдар итте вә Җәмгыяте әкъвамга мөрәҗәгать итеп, анда да үзенең максатын, гаясен белдерде. Бу мөселман комитетының карамагында бик зур эшләр бар: – Манҗу-Года яшәүче манҗу вә кытай мөселманнарының саны ике миллион хисап ителеп, Манҗу-Годагы җамигъларның саны өч йөздән артык. Икенче, монда Русиянең төрле вилаятьләреннән сугыштан элек күчеп килгән, революциядән соң качкан ун-янбиш мең чамасында Идел-Ураллы мөселман да яшәмәктәдер. Аларның һәрбер шәһәрдә мәхәлләләре, мәктәпләре, төрле-төрле җәмгыятьләре булганга, сан ягыннан зур булмаса да, мәдәният ягыннан кыйммәтләре зурдыр. Өченче, Манҗу-Гога күрше Кытай шәһәрләрендә дә бик күп миллионнар мөселман яши. Мәсәлән, Тянзин шәһәрендә, унбиш җамигълы унбиш мәхәллә, Пекинда утыз биш җамигълы утыз биш мәхәллә мөселман бардыр. Боларның да һичбер дини мәркәзләре юктыр.
Комитет беренче мәртәбә Харбин күршесендәге Фудьядиян шәһәрендә мәркәзен кормыштыр. Андагы мөселманнарның 50 мең долларлык вәкыф варидәтләрен нигез итеп алып, халыкның тәрбиясе өчен мәктәпләр ачарга, мөгаллимнәр хәзерләр өчен дәрелмөгаллимин, имамнар хәзерләр өчен низамлы мәдрәсәләр корырга карар биргән. Бу эштә күрешү-төзешү вазифасы япон вә манҗу мөселманнары өстенә төшсә дә, боларга кирәге кадәр мөдәррис, мөгаллим йитештерү – безнең Идел буе мөселманының муенына йөкләтелгән бурычтыр. Иншалла, бу вазифаны ике тараф та тутырып, Ерак Шәрекъның яңа җәмһүриятендә япон мәдәнияте берлә ислам мәдәниятенең кулга-кул тотышып, бергә баруына вә илнең тәрәкъкый итүенә тиздән шаһид булырмыз. Комитетның төзелү, корылу эшләре тәмам булгач, аның әгъзалары башка мөселман җәмәгать хадимнәре берлә яңа җөмһүриятнең пайтәхете булган Чанчун шәһәрендә җыелып, бер киңәш ясаганнар. Монда Ерак Шәрекъ мөселманнарының бөтен кайгыларын тикшереп, Манҗу-Годагы бөтен мөселман оешмаларын берләштерергә, шуларны нык, берләшкән бер хәлгә сугар өчен, беренче имкяндә Ерак Шәрекъ мөселманнарының корылтаен тупларга карар биргәннәр. Вәкилләр, ахырдан Манҗу-Го хөкүмәтенең министрлары тарафыннан кабул ителеп, мөселман эшләренә ярдәм итүләре хакында вәгъдәләр дә ала алганнар. Шулай итеп, Ерак Шәрекътагы мәдәни, дини, милли эшләрне юлга куюда бер адым башланган һәм аларга ил берлеге берлә эшләргә генә калган.
Ләкин безнең Идел-Урал мөселманнары үзләренең манҗу кардәшләренә ярдәм иткәндә, үз илләрендә бөтен дини, милли, инсани хокукларыннан мәхрүм ителгән кардәшләрене хәтердән чыгармаска тиешләрдер. Манҗу мөселманнарының киң хокукка ирешүләре өчен, манҗу милләтенең мөстәкыйль булуы кирәк булган кебек, илемездә халкымызның дини, милли эшләрендә үз хокукын үзенә алуы өчен үзенең иленең үз ихтыярына алынуы, үзенең Идел-Урал җөмһүриятенең мөстәкыйль булуы да шарттыр. Шуны булдырырга хезмәт итү дә – һәрбер төрек-татарның, кайда гына булмасын, вазифасы вә милли бурычыдыр. Ерак Шәрекътагы кардәшләремез дә шуңа җан-тәннән хезмәт итәргә лязимдер. Төрле милләтләрдән корылган Кытай мәмләкәте бүген таралып яткан кебек, яртысы рус булмаган халыклардан җыелган кызыл рус империясе дә якын көндә таралачактыр. Анда да мөстәкыйль милли җөмһүриятләр туачактыр вә моның берсе Идел-Урал татарының җөмһүрияте булачактыр.
————
Ерак Шәрекъта безнең милләттәшләремезнең эшләрен вә аларның муаффәкыятьләрен күреп, шатланып торган чагымызда, Истанбулдан «Җөмһүрият» (4 февраль) гәзитәсе килеп чыкты. Бу гәзитәнең баш мөхәррире кардәшемез Юныс Нади бәк5, Ерак Шәрекътагы милләттәшләренең вә диндәшләренең муаффәкыятенә сөенү йирендә, мәсьәләне тискәре аңлап, кайгыга төшкән. «Азия милләтләре өчен конферанс» дигән мәкаләсендә җимерелеп бара яткан Чин императорлыгының хамисе киселгән. Мөстәкыйль Манҗу-Го дәүләтен химая итүе өчен японнарга, бөтен шәрекъ милләтләренең исемен авызларына алганда сөенә-сөенә зикер итә торган японнарга, эслав мәмләкәтләренең гәзитәләреннән вә большевик матбугатыннан алынган империалист сыйфатын куеп таш та аткан. Хәтта Японияне тәһдид дә иткән. Әгәр Юныс Нади бәк шул ямьсез төсләрдә күрсәтелгән Япониядә милләттәшләре – ун мең Идел буе төркиенең үз йортында кебек рәхәт яшәвен белгән булса иде, Манҗу-Года унбиш меңле кардәшләренең Япониягә яңа җөмһүриятне химаясе өчен рәхмәтләрен ишеткән булса иде, химаясенә алган Кытай империясенең тарихта төрек милләтенә иң зур золымнар ясалган бер дәүләт булуын хәтерләсә иде; әгәр химаясенә алынган Кытай мәмләкәтендә төрек паспортының һичбер танылмаганын вә төрек паспорты берлә Кытай мәмләкәтендә йөреп булмаганын укыган булса иде, анда әсарәттә яшәгән Чини Төркестанның сигез-ун миллион төрегенә төрек гәзитәләрен, төрек китапларын, хәтта Кытайны химаясенә алган Юныс Нади бәкнең шул мәкаләсен дә уку мәмнүгъ икәнен ишетсә, белсә иде, тәҗрибәле мөхәррир бу кадәр гаҗәләлек итмәс иде. Дустны дошманнан аермыйча, киң төрек файдасына зарарлы булуы мөхтәмәл булган адымнар атмас иде.
Японнар һичбер вакыт төрек дошманы булмаган кебек, кытайлар да һичбер вакыт төрек дусты булмагандыр. Истикъбальдә дә моны үзгәртәчәк гамилләр күз уңымызда юктыр. Моннан башка японнарның бу көнге көндә Аурупа вә Америкага мәйдан укуы – безнең бөтен шәрекъ милләтләре өчен бер сөенеч булган кебек, шәрекълы Төркия өчен дә бер шәрәфтер. Япониянең Ерак Шәрекътагы милләттәшләремез, диндәшләремезне химая итүе, Төркиягә каршы японнарның дуслык хисе биләүләре – дошман берлә тулган бу дөньяда безнең төрек дөньясы өчен, шөбһәсез, бер казанычдыр вә бездә японнарга каршы һәрвакыт тирән бер миннәтдарлык хисе яшәтергә җитәрлек бер гамилдер. Без, Идел-Урал төрекләре, Япониянең милләттәшләремезгә иткән бу кардәшлеген һичбер онытмаячакмыз. Юксәк мәдәниятле кардәш шәрекъ милләтләренә каршы кадәр шонассызлык күрсәтмәячәкмез. Без төрек дөньясының 99 % безнең берлә бу хакта бер фикердә икәнлеген дә аминмез. Чөнки төрек милләте – үзе дә хаклыкны сөйгән, дустлыкны тәкъдир иткән шәрекълы бер милләттер.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Руслар вә казачийлар. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 2 нче (февраль) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Янычар – Госманлы империясендә 1330–1828 елларда ялланган хәрби көчләр (регулярные военные войска).
2 …«Вольное казачество» исемендә бер мәҗмуга чыгарырга тотындылар. – 1927–1939 елларда Прагада чыккан рус эмигрантлары журналы турында сүз бара; мөхәррире – И. Белый.
3 казак Харламов – Василий Акимович Харламов (1875–1957), дон казагы, кадет, дүрт чакырылышта да Дәүләт Думасы депутаты.
4 Милюков – Павел Николаевич Милюков (1859–1943), рус сәяси эшлеклесе, кадет, тарихчы, публицист, эмиграциядә яшәгән.
5 Чернов – Виктор Михайлович Чернов (1873–1952), эсерлар лидеры, 1920 елдан эмиграциядә яшәгән.
6 великий кенәз Кирилл – бөек князь Кирилл Владимирович (?–1938), Россия императоры Александр II нең оныгы, 1924–1938 елларда эмиграциядә Россия императоры булып саналган.
7 «Возрождение» гәзитәсе – консерватив-монархист рухтагы бу газета 1925–1940 елларда Парижда А. О. Гукасов наширлегендә чыккан.
Гареб – көнбатыш.
Шәрекъ хәрсен – шәрекъ мирасын.
Химая итеп – саклап, яклап.
Ажаннары – шпионнары.
* Маньчжурия турында сүз бара.
** «Яңа милли юл», 1932 ел, 9 нчы санга каралсын! – Г. Исхакый искәр.
Зарбә ырган – зыян күргән.
Могавине – ярдәмчесе.
Тасдыйк иттереп – раслатып.
Гаясен – теләген.
Вәкыф варидәтләрен – керемнәрен.
Пайтәхете – башкаласы.
Имкяндә – мөмкинлектә.
Хамисе – яклаучысы.
Тәһдид дә иткән – куркыткан, кисәткән.
Әсарәттә – әсирлектә.
Мәмнүгъ – тыелган.
* Беренчесе – «Икинҗе» (игенче) Хәсән бәк Мәликзадә тарафыннан, икенчесе – «Зыя вә кәшкүл» – Җәлал Өнси бәк тарафыннан чыгарылган иде. – Г. Исхакый искәр.
Гаҗәләлек – ашыгычлык.
Мөхтәмәл булган – мөмкин булган.
Истикъбальдә – киләчәктә.
Миннәтдарлык – яхшылык.
Шонассызлык – белемсезлек
Аминмез – икәнлегенә кушылабыз
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 410-414.