Ерак Шәрекъка килеп чыгып, мондагы дүрт мәмләкәткә таралып яшәргә мәҗбүр булган безнең мөһаҗирләребез – бер ана йортының балалары, бер милләтнең әгъзаларыдыр. Идел буе, Урал итәкләре моннан мең биш йөз электән бирле безнең бабаларыбызның ана йорты булып килгәндер, безнең бабаларыбыз шул озын тарихта моннан зур императорлыклар, ханлыклар корып үзләренә күп халыкларны ияртеп яшәгәннәрдер. Бу мәмләкәтләрнең исемнәре төрле вакытта төрле исемдә йөрсә дә, мәмләкәтебездәге зур су – Идел – һичбер исемен дә, агуын да үзгәртмәгәндер. Урал тавы да төрле сәяси эшләргә карап үзенең төсен, табигатен, байлыгын алыштырмагандыр. Боларның икесе дә безнең бабаларның таулары, сулары булып калгандыр вә бүген дә болар вә боларның тирә-юньнәре безнең халкыбызның йиредер. Идел дә, Урал да безнекедер. Идел-Урал – ана туфрагыбыздыр. Безнең киң илебездә, безнең бабаларга башка төрле фин халыклары да бер-бергә яшәп килсәләр дә, бу илнең күпчелеге, илнең хуҗасы һәрвакыт безнең бабайлар – төрек-татарлар булып кил-гәндер. Бу көндә Идел-Уралның зур елгалары, киң кырлары, бай урманнары, зур тауларының яшәүчесенең күпчелеге безнең төрек-татар халкыдыр. 16 нчы гасырдан башлап безнең илебезгә рус мөһаҗирләре көчләп утыртылган булса да, илебезнең мәдәнияте, тормыш ысулы һаман үзенең иске шәрекъ төсен югалтмагандыр, вә төрек теле, төрек гадәте соңгы елларга кадәр хаким бер мәдәният булып килгәндер. Тамырлары Монголия сахраларына, Төркестан, Сибирия йәйләләренә, Кавказ, Кырым, Кечек Асиянең бай туфракларына кадәр сузылган бу меңәр еллык төрек мәдәнияте великорусның берничә гасыр бу буйдан җимерү, вату һөҗүменнән үзен алып калгандыр, вә бүгенге көндә дә илебезгә хаким булган кызыл руслар коммунистларның милләтебезне җимерү һөҗүмнәреннән үзлеген, төрек-татарлыгын саклап киләдер, вә киләчәк җил-давылдан да үзен сакларлык куәткә маликдер. Үзенең шәрекълы төрек-татар мәдәниятен, телен, әдәбиятын, гореф-гадәтен тагын озын гасырлар саклап киләчәктер.
Ерак Шәрекъның дүрт мәмләкәтенә сибелгән киң илебезнең төрле почмагыннан озакларга ыргытылган без мөһаҗирләр – менә шул озын тарихлы, бик тирән мәдәниятле, олуг татар милләтенең балаларыбыз. Төп йортыбыздан, илебез, суыбыздан дошман большевик куәте берлә чит илгә чыгарылып ташланган, шул җанлы олуг бер милли тәннең җанлы бер кисәгебез, җанлы бер әгъзасыбыз. Большевик дулкыныннан төрле илләргә сибелгән илдәшләребез кебек, без дә үзебезнең йортыбызга, илебезгә җаннан-тәннән баглыбыз, үзебезнең мәдәниятебезгә, динебезгә тешебез, тырнагыбыз берлә ябышканбыз.
Шул авыр хәлдә дә үзебезнең мең еллык мәдәниятебезне, динебезне, дөньяга карашыбызны, әхлагыбызны сакларга тырышабыз, шул бабалардан бабага килгән милли мирасыбызны саклап, киләчәк буыныбызга, балаларыбызга сау-сәламәт тапшырырга тырышабыз вә тырышачакбыз.
Үзен-үзе саклау һәрбер аерым кешенең хакы булган кебек, үзенең милләтен, милли мәдәниятен саклау да һәрбер милләтнең мөкаддәс вазифасыдыр…
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Озакларга – еракларга.
Максатларыбыз. «Яңа милли юл» журналының 1935 елгы 12 нче санында имзасыз басылган. Мәкалә тулы түгел. Беренче мәртәбә «Милли байрак» газетасының 1935 елгы 1 нче ноябрь санында баш мәкалә рәвешендә программ характерда нәшер ителгән. Бу мәкаләне Х.Миңнегулов «Татарстан яшьләре» газетасының 1990 елгы 27 декабрь санында һәм «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» китабында бастырды. Текст журналдан алынды.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 95-96.