«Тәрҗеман»ның 50 еллыгы

1932 елның сентябрь аенда чыккан «Милли юл» да «Бер тарихи көнгә хәзерләнү» исеме берлә мәкалә язып, «Тәрҗеман» гәзитәсенең чыга башлавына 1933 елның апрель аенда 50 ел тулачагыны белдереп, шуңа хәзерләнергә чакырган идек вә бик күп төрекчә даирәләренә хосусый мәктүбләр дә язган идек. «Тәрҗеман» гәзитәсе сабикъ Русиядә төрек телендә чыгарылган гәзитәнең өченчесе булса да*, үзенең күтәргән төрек берлек байрагы берлә, бу үзенең сабикъ Русия төрекләренең уянуында уйнаган роле берлә, Русия төрек матбугатының бөек атасы булмыштыр вә соңгы илле ел эчендә эшләнгән бөтен мәдәни эшләремез, киң төрек иленең кай почмагында гына булмасын, «Тәрҗеман»ның рәһбәрлеге берлә башланмыш вә «Тәрҗеман»ның мәгънәви ярдәме берлә үсмеш, өлгермеш, пешмәштер. Шуңа күрә «Тәрҗеман»ның 50 еллык бәйрәме – безнең төрек илләренең барысы өчен дә уртак бер бәйрәмдер. Исмәгыйль бәк1 – безнең барымыз өчен уртак бер бабадыр. Төрек тарихында бик аз була торган бу бәйрәмдә, һәм дә бөтен төрек илләре өчен уртак булган мәдәният бәйрәмендә, без төрек дөньясы мәгънән берләшә алыр вә шул көнгә мөнасиб бер мәдәни бәйрәм ясый алыр дип өмид иткән идек. Сабикъ Русияле төрек дөньясының кызыл золым астында изелгәнене, хур иттерелгәнене күреп торганга, мөһаҗәрәтемезнең шундый зур эшләр эшләрлек көче җитәрлек булмаганыны белгәнгә, бу эшнең башында Төркия төрекләре торыр дип уйлаган идек. Үткән көздә Төркиядә булып үткән төрек тарихы вә төрек деле корылтайлары2 безгә бу өмидләрне көтәргә батырчылык биргән иде. Мәгаттәәссеф, безнең бу өмидләремез бушка чыкты. «Тәрҗеман»ның моннан илле ел элек «Телдә*, фикердә вә эштә берлек» шигаре бу көн дә әле таркау төрек дөньясына йирләшеп бетмәгәненә шаһид булды. Бу шигарьнең киң халык эченә ташлануына 50 ел булган көндә дә төрек дөньясының эшкә ярарлык мәүҗүдиять тудыра алмавыны күреп, шул мөнәсәбәт берлә бәйрәм йиренә матәм хисе берлә ашланырга мәҗбүр булдык. Бу булдыксызлыгымыздан бөек бабамызның рухы алдында уелып, шул газиз көндә кабере алдында тез чүгеп, инде аның үлемене, аның җеназасыны күз алдымызга китерергә вә хәтерләремезне яңартырга телимез. Моның берлә без Исмәгыйль бәк берлә «Тәрҗеман»ның бер-берсеннән аерылмый торган бер мәдәни көчләр икәнлегене күрсәтергә, бу көнге төрек дөньясының үз мәдәни бурычыны эшли белмәвенең оятыны ябарга тырышамыз вә бу көнге төрек укучысы алдында моннан егерме ел элек булып үткән Исмәгыйль бәк үлеме матәме көннәрене җанландырырга телимез.

Моның берлә без «Тәрҗеман»ның илле ел элек ташлаган «Телдә, фикердә вә эштә берлек» шигаренең җеназасыны укыймыз, аның утыз биш еллык хезмәтенең нәтиҗәсез калганыны күрсәтергә, аның төрек берлеге байрагының кысыр чыкканыны әйтергә телимез, дип уйланылмасын. Төрек дөньясының үзенең тарихи эшләренә бу ля кайдсызлыгы, безнеңчә, гомум төрек дөньясының эчендәге чуалчыклыктан вә бигрәк тә сабикъ Русиядәге төрекләрнең уртадан чыгуларыннан килеп туган гайре табигыйлек кенәдер. Сабикъ Русия төрекләренең үз эшләренә үзләре хуҗа булып, үз хиссиятләрене үзләре теләгәнчә күрсәтә белергә имкяннең тууы берлә вазгыять үзгәрәчәктер вә мондый милли бәйрәмнәргә кирәге кадәр кыйммәт биреләчәктер.

Хәзерге көндә бу 50 еллык мәдәни бәйрәмемез «Тәрҗеман» мөхәррире мәрхүм Исмәгыйль бәкне хәтерләү вә шул газиз байракдарымызны оныттырмаудан артык эш эшләргә көчемез җитмидер. Без, Идел-Урал төрек мөһаҗирләре, үз өстемезгә төшкән шул бурычның кечкенә генә бер өлешене тутырыр өчен, мәрхүмнең вафаты мөнәсәбәте берлә язылган мәкаләләр берлә укучыларымызны таныштырырга теләп, кулымызга төшкән иске гәзитәләрдән мәкаләләр, нотыклар вә хатирәләрне алып бастырамыз вә моның берлә «Тәрҗеман»ның 50 еллыгыны вә аның байракдары Исмәгыйль бәкнең бөек хезмәтене киң рәвештә тәкъдир итә алмавымызның гаебене яшерергә бер вәсилә буламыз.

 Бөек остазның газиз рухы безнең гөнаһымызны кичсен!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

«Тәрҗеман»ның 50 еллыгы. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 4 нче (апрель) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст, хәзерге татар язуында әзерләнеп, «Гаяз Исхакый: тарихи-документаль җыентык» исемле китапта (Казан, 2011) дөнья күрде. Текст журналдан алынды.

1 Исмәгыйль бәк – Исмәгыйль Гаспринский.

2 Үткән көздә Төркиядә булып үткән төрек тарихы вә төрек деле корылтайлары… – Ататөрк 1932 елның җәендә Анкарада төрек тарихчыларының I съездын ача. Анда ун көн дәвамында мәгариф һәм фәнни-тикшеренү эшләрен яхшырту мәсьәләләре карала. Төрек теле буенча корылтай шулай ук 1932 елда була, шул елның 12 июнендә Ататөрк җитәкчелегендә Төрек лингвистик (тел корумы) җәмгыяте төзелә.

 

Сабикъ – әүвәлге.

* Чыганакта: дилдә.

Рәһбәрлеге – җитәкчелеге.

Мөнасиб – яраклы, туры килгән.

Мәгаттәәссеф – үкенечкә каршы.

Мәүҗүдиять – барлык, булганлык.

Ашланырга – канәгатьләнергә.

Ля кайдсызлыгы – ваемсызлыгы, гамьсезлеге.

Вәсилә – чара, сылтау.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 415-416.

Җавап калдыру