Бу ел Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтенең тууына 120 ел тулды. Шул мөнәсәбәт белән милли матбугатыбыз Шиһаб хәзрәт Мәрҗанигә багышлап шактый мәкаләләр язды. Аның безнең Идел-Урал төрек-татарының уянуында уйнаган ролен күрсәтеп китәргә теләде. Үзенең бердәнбер калган, бик мәһабәтле, чалмалы рәсеме белән алдыбызга басып торучы Шиһаб хәзрәт Мәрҗани соң кем иде? Илебездә ун-унбиш меңгә саннары җиткән шундый ук меллалардан аның аермасы кайда? Аның тууын, бәйрәм булуын матәм көне итәрлек ул нинди эшләр кылды? Нинди мирас кылдырды?
Бу сөальләргә тулы җавап бирерлек Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу мөнәсәбәте белән Казанда аның шәкертләре тарафыннан җиде йөз битлек зур китап1 нәшер ителгән иде. Вә шул китапта мәрхүмнең милли эшләребездәге вә дини сахәдәге хезмәтләре белән бергә тулы тәрҗемәи хәле дә язылган. Вә аның хакында хатирәләр дә кертелгән иде. Бу китап мөһаҗәрәткә чыга алмады-юкмы, мәгълүм түгел. Мәрхүм Шиһаб хәзрәтнең тәрҗемәи хәле хакында тулы мәгълүмат алырга теләүчеләрне шул китапка мөрәҗәгать итәргә үтенеп, Шиһаб хәзрәтнең дәвере хакында гына үземнең хәтеремдә калганнар белән генә бүлешмәкче булам.
Шиһаб хәзрәт Мәрҗани Бохараның иң тәгассыб дәверендә анда тәхсил итә2. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанидә уйлау, мөхакәмә итү куәте бик зур булганга, ул Бохарада укыган чагында ук һәрбер мәсьәлә хакында «китап шулай әйткән» диеп кенә канәгатьләнми. Ул ник шулай әйткән? Моның сәбәбе нәрсә? Бу китапның әйткәне исламиятнең рухы белән оеша аламы? Бик, бик, бик күп үзенә сөальләр биреп, шуларга җаваплар эзләгән вә һәрбер дини мәсьәләне бик зур тикшерүләр ашасыннан үткәрергә тырышкан. Үзенең остазлары, сабакташлары белән шул нигездә бик күп моназарәләр ясаган. Аның шулай һәрбер дини мәсьәләнең төбенә төшеп җитеп белергә теләве, бер тарафтан, үзен тиз шәрикләреннән югары күтәргән булса, икенче яктан, һәрнәрсәгә «китап әйтә» дип ышанучы тәнкыйтьчеләрнең кәефен бик бозган. Ул дәвердә Бохараның уку-укыту эшләренә остазыбыз мәрхүм шулай әйтә иде, фәлән галим фәлән китабында шулай дип әйткән, Монсыйф рәхмәтуллаһ галәйһи шулай дип әйтте төсендә коры тәкълидчелек ысулы хаким булганга, күпчелек Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең бу җентекләүчәнлегенә каршы булган. Мәрхүмнең шул инә белән кое казуында мөҗтәһидләр, остазлар, олуг галимнәргә хөрмәтсезлек ясау төсен бирергә теләү вә Шиһаб хәзрәтне төрле ят мәз-һәблек белән гаепләүләргә кадәр барып җитә. Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең бу тикшерүчәнлеге иске заманның мөтәгасыйб меллаларында бик зур корал булган иҗтиһад коесы хәзер ябылган (ягъни Коръән, хәдистән үз башыңа уйлап төшенеп, хөкемнәр, фәтваләр чыгару) дигән сүзләренә баруы бәрелеп, иҗтиһад ябылганмы, юкмы дигән ысулы фикъһенең бер мәсьәләсе яңадан җанлана. Шиһаб хәзрәт иҗтиһад ябылмаган дигән фикердә булып, шул дәгъвасын бик каты исбат итәргә тырыша. Бохарада ул вакытта ук аңа могътәзилә, шигый мәзһәбәлек дигән кушаматлар тагыла3. Берәүне могътәзилә (ягъни тугры юлдан тайпылучы), шигый дип әйтү хәзерге көндә большевикта «милләтче», «тайпылучы» дигән кебек зур бер гаеп саналганга вә бу гөнаһлар төрмәләргә ябылыну гына түгел, дар агачына асарга да юл ачканга, Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең мондагы вазгыяте авырлашканнан-авырлаша. Шуның өстенә тагын яңа бер уңайсызлык килеп чыга. Ул вакытның төрек солтаны – солтан Габделмәҗид4, русларның бөтен Төркестанны алып бетерергә кистереп куюларын күреп, Бохара әмиренә мәсьәләне аңлатырга бер һәйәтне күндерә. Ул вакытта бик куәтле булган Төркиянең Төркестан [химаясенә] рәсми юл ачар өчен, бу һәйәт Бохара әмирлегенең төрек солтаннарын хәлифә итеп танып, мәсҗедләрдә солтаннар исеменә хотбә укуларын вә Бохара әмирлегенең сүздә генә булса да Төркиянең мохтар бер өлкәсе икәнен игълан итүләрен мәслихәт бирәләр. Бу план, бәлки, ул вакытларда русларның Төркестанга йирләшүләренә бик зур шөбһә белән караучы инглиз дәүләтенең киңәше белән дә эшләнгәндер. Ләкин Бохараның сараена, хосусән аның эшләренә хаким, дөньяның барышыннан җаһил голяма сыйныфы Төркия хөкүмәтенең шул кардәшлек хәрәкәтенә Бохараны мөстәкыйль итү, әмирне тәхкыйрь итү төсен бирәләр. Рус хөкүмәтенең агентларының коткысы белән килгән илче һәйәтен үтерүне таләп итәләр. Шиһабетдин әл-Мәрҗани, Төркестанның җәгърафи вазгыятен вә гаскәри хәлен күреп, Русиянең планнарына вакыйф булганга, Төркия һәйәтенең бу эшен зур дустлык, төреклек эше, мөселманлык сәясәте дип карый вә Төркия белән аңлашуның кирәклеген сөйләп аңлата. Ләкин Мәрҗани хәзрәтләренең дошманнары бу эшне Бохараның да, әмирнең дә дәрәҗәсен төшерер өчен, Бохара голямасының да хөрмәтен бетерер өчен эшләтелгән вак мәсьәлә төсен бирәләр вә бу «килмешәк ногай»ның «Бохараи Шәриф»не мыскыл итәргә теләвенә катгый чаралар алырга хөкүмәтне дәгъвәт итәләр. Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең вә төрек һәйәтенең русның гаскәренең куәте зурлыгы хакында китергән дәлилләрен бердән җимерер өчен «Бохари мөхафүзәи билмәликяи» дигән бер җөмләне (ягъни «Бохараны фәрештәләр саклыйдыр») пәйгамбәр галәйһиссәламнең хәдисе кебек йөртәләр. Мең бәла белән Төркиянең һәйәте башын коткарып кайтып китә ала. Шиһабетдин әл-Мәрҗани Бохарадан качарга мәҗбүр була. Ул Сәмәрканд китапханәләрендә Сәмәркандның иң парлак вакытны Шаһ Рух Олугбәк5 дәверләрендәге голяматларның китапларын укып, гыйлемен күбәйтеп, күз карашын киңәйтеп, туган иле Казанга кайта (1849 ел). Ул дәвердә Казанның сәүдәгәр сыйныфы шактый куәтле була. Голяма сыйныфы Бохараның тәкълидчелегенең шәкертләре булалар. Казанда сүзе үтә торган бай ул вакыт Озын Ибрай кушаматы белән танылган Ибраһим бай Юнысов6 була. Ул вакыттагы гадәт буенча, Бохарадан яңа кайткан дамелланы сынар өчен, аның гыйлемен белер өчен Казан байлары берсе артлы берсе голямалар мәҗлесе ясыйлар вә, шуннан яңа дамелладан (Шиһабетдин әл-Мәрҗанидән) сүз соратып, моназарәләр кылдыралар. Шул моназарәләрдә өстен чыгуын күреп, йорты башкаларныкыннан зур булсын, аты башка байларныкыннан юртак булсын, сүзе башкаларныкыннан өстен булсын дигән табигатьтән булган Озын Ибрай мулла да, башка муллалардан галим булсын, дип, Шиһаб хәзрәтне үз мәхәлләләренә имам-мөдәррис итеп ала. Вә аңарга мәдрәсә салдырып бирә. Шиһаб хәзрәт имам булып дәрес әйтергә тотына вә дәресләрен үзе дөрест дип тапкан тәнкыйть ысулында җентекләү юлында алып бара. Бик тиз аның шөһрәте таралып, мәдрәсәсенә йөзләп шәкерт тула вә шул ук нисбәттә аның дошманнары күбәя. Озын Ибрай бай булгач, ни кылсаң да ярый дигән бер байгура булганга, Шиһаб хәзрәткә садакага кызыгып йөри торган бер муллага кыла торган бөтен ваклыкларны кылдырмакчы була. Вә аны, минем мәдрәсәдә торсаң, минем мәхәлләмдә имам буласың, минем акчамны ашыйсың, дип, үзенә сәҗдә кылдырырга маташа. Шиһаб хәзрәт, Казан меллаларының байлар алдында хезмәтче кебек кылануларыннан хурланып, әһле гыйлемнең хөрмәте, дәрәҗәсен күтәрү вакыты җиткәнлеге фикерендә була. Ул вакытларда Казанда бик күп була торган мәҗлесләрдә голямалар табынын, көрпәләр җәеп, идәнгә ясау, байлар табынын, аяк бөкләп утыру уңайсыз дип, өстәл тирәсенә корулар гадәт була. Голямаларның мәҗлескә алдан килеп, байларның килүен көтеп тору да гомуми бер хөкем хәленә кергән була. Кайсы бай никадәр озак көттерсә, шул бай иң шәбе саналганга, голямалар берничәшәр сәгать шул байгураларны көтеп торырга мәҗбүр булалар. Һәр эштә беренче булырга теләгән Озын Ибрай монда да иң көттерүче була. Шиһаб хәзрәт беренче мәҗлестә үк байларга корылган өстәл табынына барып утыра, хуҗаның: «Хәзрәт голямаи табыны идәндә», – диюенә, «Байларның аяк астына тезләнеп утырырга, голямаи байларның хезмәтчесеме?» – дип җавап бирә вә шул өйнең иң түр мәҗлесенә утыруны гадәткә кертә. Байларны көтәргә дә разый булмый: «Минем дәресем бар, минем мәхәллә хезмәтем бар. Ашыгыз булса, бирегез», – дип кысрыклый. Вакытында килмәгәннәрне көтмәүне гадәт иттерә. Дәрес вакытында һичбер мәҗлескә бармый. Боларның барысы да Казанның иске байларына, хосусән Озын Ибрайга бер дә охшамый. Ул Шиһаб хәзрәтне үзенең кәефенә баглы тотмак була. Вакытлы-вакытсыз аны ашка чакыра, мәдрәсәгә керә, дәресенә катыша, фәләнне укытма, фәләнне укыт, дип, үзе белмәгән эшләр белән Шиһаб хәзрәтнең башын катыра. Табигый, төрле надан меллалар да бик күп коткы тараталар. Шиһаб хәзрәт белән Озын Ибрайның арасы ачыла. Шиһаб хәзрәт Озын Ибрай салган мәдрәсәне бөтен шәкертләре белән ташлап чыга. Озын Ибрайның мәдрәсәсе буш кала. Мәрҗани үзенә хәзерге «Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсе» дигән мәдрәсәне салып7 дәресен дә дәвам итә. Ләкин Озын Ибрай вә аның янындагы коткычылар бу эшкә көфрани нигъмәт төсен биреп, Озын Ибрайга үч алырга юл ачалар. Шиһаб хәзрәтне гаеплиләр. Губернатор-фәлән белән дустлыгыннан файдаланып, Озын Ибрай хәзрәтенең указын алдырта. Ләкин боларның берсе дә Шиһаб хәзрәтнең дәрәҗәсен дә төшерми, эшеннән дә туктата алмый. Ул һаман гыйльми хезмәтендә дәвам итә. Ләкин аның тирә-юнендә дидәи куди бер дә өзелми. Берсе, Шиһаб хәзрәт «шигый» ди, берсе «бәдмәзһәб» ди. Шиһаб хәзрәт, эт өрә, кәрван йөри, дип, мәдрәсәсеннән башка тарих белән дә мәшгуль була. Ул илебезнең тарихын язарга материал җыя. Тарихи йирләребез Болгар, Биләр хәрабәләренә сәяхәтләр ясый, иске китаплар, кулъязмалар җыя вә шул эштә Казан дарелфөнүне янындагы «Тарих җәмгыяте» әгъзалары мөстәшрикъләр белән танышу8, аларның мәҗмугаларында Болгар тарихыннан мәкаләләр бирә башлый. Шул дәвердә төрек телендә, соңыннан бик зур хезмәт иткән нимес мөстәшригы Радлов9 Казанга мәгариф мәэмүре булып йирләшә. Ул Шиһаб хәзрәт белән бик тиз танышып китә вә аңардан Казан шивәсен өйрәнүдә бик күп ярдәм күрә. Үз тарафыннан Шиһаб хәзрәтне гарәпнең тарихын тикшерү хакындагы ысулларын аңлату, төрек-татарның киләчәге хакында бик күп фикер алышалар. Казан төрек-татар уянуында шактый зур роль уйнаган Казан Учительский школасын Радловның ачуында да (Радлов – шул мәктәпне коручы һәм дә беренче мөдире) Шиһаб хәзрәтнең киңәше, фикере бик зур роль уйный. Шиһаб хәзрәт безнең гыйльми тормышыбызны үзгәртер өчен мәдрәсәләребез, мәктәпләребезне ислях итәргә вә Аурупаның фәннәрен укытырга кирәк дип ышанганга, татар балаларына Учительский школа ачуны сөенеч белән каршы ала вә шул мәктәпкә милли-дини тәрбиясе җитешкән яшьләрне укытыр өчен үзенең мәдрәсәсенең дәрдле шәкертләрен школага укытырга кертә. Үзе дә шул школага дин мөгаллиме булырга разый була. Идел буендагы мәгълүм мөгаллимләрдән Шакирҗан Таһири10, Шиһабетдин Газиз11 (календарьчы), Фәсыйх Мөхетдин12, Мәхмүдов13 – Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең шәкертләредер. Тормышының соңгы елларында мәдрәсәне тәмамән юлга куеп бетергәч, Шиһаб хәзрәт вакытының зур өлешен китаплар язарга сарыф итә. Аның төрле шәригать мәсьәләләре хакында язган бик күп китапларыннан башка «Вафийәт әл-әсляф» исемендә гарәпчә алты җилдлек14, «Мөстафадел-әхбар фи әхвале Казан вә Болгар» исемендә төрекчә тарих китаплары15 зур әсәрләреннәндер. «Вафийәт әл-әсляф»ның «Мөкаддимә»се генә басылгандыр16. Зур өлеше революциягә кадәр басыла алмаганы хәлдә иде. Китапның асыл нөсхәсе революциягә кадәр ышанычлы йирләрдә дә саклана иде. Хәзер ни хәлдәдер, мәгълүм түгел. Шиһабетдин әл-Мәрҗани үзенең озын гыйльми тормышында безнең Идел буена ачык күзле, дингә тугры карый торган бик күп шәкертләр җитештерде. Үзенең рисаләләре, дәресләре, вәгазьләре белән без-нең илебездә хаким булган дини тәгассыбны җимерергә зур сәбәпче булды. Аурупа фәннәрен мәктәп, мәдрәсәләребезгә кертүдә юлбашчы булды. Дөньяга карашыбызның үзгәрүендә, Идел буе төрек-татарның мәдәниләшүендә вә төрек-татарны мәдәни мө-селман ясауда беренче баскычны атлаучы булды. Милли тарихыбызга бик зур хезмәт куеп, мәрхүм Исмәгыйль мирза Гаспралының мәктәпләребезне ислях17, тормышыбызны җәмгыятьләштерү хәрәкәтенә киң зәмин хәзерләде. Исламиятнең һәртөрле мәдәни, мәгънәви алга китәргә һичбер каршы түгеллеген киң катлауга аңлатып, безнең яңа дәверебезнең башлаучысы эшен эшләде. Шиһаб хәзрәт Мәрҗани исламиятне тормышка вә дөньяга уйгын бер тәгълим икәнне өйрәтеп, тәрәкъкый программаларның беренче остазы булды. Үзеннән соң килә торган Галимҗан хәзрәт Баруди18, Риза хәзрәт Фәхретдин19, Бубилар20 кебек олуг галимнәребезгә шул юлда хезмәт итәргә мәйданны ачты. Безнең Идел-Урал төрек-татарның милли тормышының корылуы дин белән милләтнеңбергәлеге, берләшеп кулга-кул тотынып баруы нигезендә булганга, Шиһаб хәзрәт безнең милли тормышыбызның дини нигезен дә ныгытты. Милли тормышның бер дивары өстенә үскән мүкләрдән, төрле йирдә ябышкан черек чүрәктән тазартты вә, шулай итеп, бүгенге көндә милләтебезне саклыйбыз дигән авыр ташыбызның зур бер өлешен эшләште, җиңеләйтте. Шуңарга Шиһаб хәзрәт, безнең милләтчелек ноктасыннан караганда, ул бер имам гына, бер мөдәррис кенә, бер дин галиме генә түгелдер. Ул милләтебезне яңа нигезгә корышучы, милләтебезнең киләчәк җилдавылда саклануы өчен аның тамырын тазартучы бер милли хезмәтчебездер, бер ил төзүчебездер. Шуның өчен без аның бу туган көнен бәйрәм итәбез. Шуның өчен Шиһаб хәзрәткә милләтебезне төзүчеләр, коручылар уртасында зур хөрмәтле урын бирәбез. Бүгенге көндә илебездә хөкем сөргән милли-дини сафыбыздагы авыр үр көннәрдә вә Ерак Шәрекъта иң кирәкле милли-дини эшлә-ребезне эшләргә сарыф итәр өчен кирәкле кыйммәтле вакытларыбызны ахмак байгураларыбызны көйләргә, хәерхаһ итәргә мәҗбүр булуларыбыз белән, аның башына килгән шул мәгънәсез байгуралар белән тартышын чагыштырып, аның бу ахмакларны җиңеп чыгуыннан көч алабыз вә, бүгенге көнне бөтен аңлы милләтче-ләребез белән бергәләп мәрхүмнең туган көнен бәйрәм иткәндә, аның милли эшенә комачаулаучы ахмаклар, җүләрләр, сатлыкларның һәрбер аңлы милләтче тарафыннан чиркану, рәнҗү белән хәтерләнүен күреп, безнең Ерак Шәрекъта милли эшебезне эш-ләүгә комачаулык эшләүче хаиннәрнең дә, милли кәрванның күбәячәгенә таяк тыгарга маташучы вак-төяк байгурачыларның да киләчәктә шул ук хис белән зикер ителәчәкләренә охшатып, мәрхүм Шиһаб хәзрәтнең рухына вә ярдәмчеләренең рухына дога кылабыз вә аларны милләт белән бергә, хәер белән зикер итәбез.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Мөхакәмә итү – хөкем чыгару.
Монсыйф рәхмәтуллаһ галәйһи – бөек гадел зат – инсафлы, турылыклы, гадел кеше.
Тәкълидчелек – иярүчәнлек.
Мөҗтәһидләр – дин китаплары буенча яңа хөкемнәр чыгаручылар.
Мөтәгасыйб – фанатик.
Фәтваләр – карарлар.
Һәйәтне – комиссияне.
Мохтар – ирекле, бәйсез.
Җаһил голяма – надан галимнәр.
Тәхкыйрь итү – хурлау, мыскыл итү.
Вакыйф – белүче, аңлаучы.
Дәгъвәт – чакыру.
Парлак – иң матур.
Көрпәләр – дөя тиресеннән эшләнгән одеяллар.
Көфрани нигъмәт – намуссыз, яхшылыкның кадерен белмәүче.
Дидәи куди – явыз караш, явыз ният.
Бәдмәзһәб – гөнаһлы, дингә ышанмаучы.
Дарелфөнүне – университеты.
Мөстәшрикъләр – ориенталистлар, Көнчыгыш белгечләре.
Мәэмүре – чиновнигы.
Тәгассыбны – фанатизмны.
Зәмин – җирлек.
Уйгын – туры килгән, лаеклы.
Чүрәктән – тирәлектән.
Зикер – искә алу.
«Милли байрак» газетасының 1936 елгы 17 гыйнвар санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Мәкаләне Ә.Кәримуллин «Казан утлары» журналының 1992 елгы 9 нчы санында чыгара. Текст газетадан алынды.
1 …тууына 100 ел тулу мөнәсәбәте белән … җиде йөз битлек зур китап… – Ш.Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу уңае белән төзелгән 639 битле «Мәрҗани» исемле китап 1915 елда Казанда «Мәгариф» нәшриятында дөнья күрә. Бу эшне аның шәкертләре башкарып чыга. Китапның керешендә: «Ошбу мөхтәрәм остазымыз Шиһабетдин әл-Мәрҗани (Рәхмәтуллаһи) хәзрәтләрнең вафатына егерме биш, вәләдәтенә йөз елга якын булып калды. Шул вакытларның якынлашуы мөнәсәбәт илә аны искә төшерүчеләр, аның тәфсил әхвале вә хезмәтләре хакында берәр нәрсә язылуын кирәксенүчеләр күбәя башлады. Безләр бу эшләрне мөляхәзә итеп, бер-беремез илә аңлашып, мәдәни вазифа вә әдәби мәүҗүбләремездән булган ошбу хосуста бер мәҗмуга тәртип итәргә газим иттек.
Иптәшләремездән Габделгазиз әфәнде ошбу фикерне атасы (хөрмәтле Казан байларыннан) Салих әфәнде Гобәйдуллинга сөйләгән. Ул да, остазы Мәрҗани турысында бер-бер хатирә эшләргә искедән бирле нияте барлыгын сөйләп, ошбу мәҗмуганы нәшер итәчәген вәгъдә иткән… Һәйәт тәхририя әгъзалары: Шәһәр Шәрәф, мелла Кәшшафетдин Тәрҗемани, Габдулла бине мелла Төхфәтулла Гыйсмәти, Таһир Ильяс, Г.Газиз Гобәйдуллин», – диелгән.
2 …Бохараның иң тәгассыб дәверендә анда тәхсил итә. – Ш.Мәрҗани Бохарага белем алыр өчен 1838 елның 17 маенда китә. Ерак юллар үтеп, Бохарада үзенә бер бүлмә сатып алып, мәдрәсәдә укый башлый. Атасы мәдрәсәсендә ныклы белем алганга, мондагы уку-укытуның торышы аны канәгатьләндерми, күп вакытта үзлегеннән шөгыльләнә. Соңрак үзе дә шәкертләр укытырга керешә. Инде XX гасыр иҗтимагый хәрәкәтендә тирән үзгәрешләр барганда, Бохара мәдрәсәсендә алган белемнәр Ш.Мәрҗани рухына әллә ни бирми. Ул: «Безнең халык уку-укыту тәртипләрендә Бохараны үрнәк тотып, Бохараны тәгъзыйм илә генә (Бохараны шәриф дип) сөйләсәләр дә, ләкин Бохараның халкы вә хөкүмәте мәгърифәттән бик ерак, идарәләре бозык, уку-укытулары гаять тәртипсез», – дип яза соңыннан.
3 …аңа могътәзилә, шигый мәзһәбәлек дигән кушаматлар тагыла. – Ш.Мәрҗанинең белеме Россия мөселманнарына яңалык алып килүенә каршы булган дин әһелләре аның өйрәтмәләрен кабул итү ягында булмый. Мәзһәб мәсьәләсендә дә бәхәсләр кабатланып тора. «Мәрҗани» китабында Һ.Максуди: «Мәрҗани галәме исламга яңа бер мәзһәб чыгармады вә үзе дә аслан бу дәгъвада булмады, ләкин мәгърүф вә мәкъбүл мәзһәбләрдәге мөкаррәрәтне һичкемнән курыкмыйча, шәдидилә интикад итте вә шул саяда да безнең Русия голямасы арасындагы әрбабе әфкяр сукыр тәкълидтән вә хатыйб ләйлектән куәтләделәр. Һәр фикер вә рәигә интикад нәзары белән карарга өйрәнделәр. Бу заманда дахили Русиядә никадәр фикерле голяма бар исә, һәммәсе Мәрҗани тәэлифәтендән истифадә иткән вә яки алардан истифадә итүчеләрдән фикер алган затлардыр. Бинаи галәйһи, Мәрҗани хәзрәтләренең Русия мөселманнарына иткән хезмәте бик бөектер. Тарихе тәрәкъкыемызда ул беренче мәүкыйгны алырга тиештер. Гомумән, истәлекләрдән күренгәнчә, Ш.Мәрҗани үз мәзһәбенә хыянәт итү хакында мәгълүмат юк. Шунда ук: «Мәрҗани хәзрәтләре үзе әһле сөннәт вә җәмәгатьтән булуны дога кыла иде, ләкин аныңча әһле сөннәт вә җәмәгать мәзһәбе гыйльми кәлямдә исбат кылынган мөгътәкыйдаттән гыйбарәт түгел иде» – дип яза.
4 Солтан Габделмәҗид – Габделмәҗид (1823–1861), 1839–1861 елларда Госманлы Төркия солтаны. Ул идарә иткәндә, сәяси һәм икътисади кризис кичергән Төркиядә берникадәр реформалар үткәрелә.
5 Шаһ Рух Олугбәк – Мөхәммәд Олугбәк (1394–1449), үзбәк астрономы һәм математик, Аксак Тимер оныгы, 1409 елда Сәмәркандның идарәчесе; атасы Шаһ Рух үлгәннән соң (1447), Тимуридлар династиясе башлыгы. Ул дәүләт җитәкчесе булганда, шул заманның атаклы галимнәре Сәмәркандка туплана.
6 Ибраһим бай Юнысов – Ибраһим Юнысов (1806–1886), Казан сәүдәгәре, эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе, 1844–1845, 1854 елларда Татар ратушасы башлыгы, 1871–1886 елларда Казан шәһәре Думасы әгъзасы. Татар иҗтимагый тормышында шактый изге гамәлләр эшләсә дә, кайбер истәлекләрдән күренгәнчә, татар зыялылары арасында ул үзенең тискәре сыйфатлары белән дә мәгълүм. Шуларның берсе Г.Исхакый мәкаләсендә урын алган.
7 «Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсе» дигән мәдрәсәне салып… – «Мәрҗания» мәдрәсәсенә Казанда 1870 елда нигез салына. Нигез салучы, җитәкчесе һәм мөдәррислек итүче – Ш.Мәрҗани. 1917 елдан соң ябыла.
8 …«Тарих җәмгыяте» әгъзалары мөстәшрикълар белән танышу… – максаты – Идел-Урал төбәге һәм Себер белән Урта Азия халыкларының тарихын һәм археологиясен, этнографиясен өйрәнү. 1878 елда – 64, 1886 елда 130 дан артык галим әгъза булып тора. Алар арасында татар галимнәре дә – Ш.Мәрҗани, Г.Әхмәрев, С.Аитов, Һ.Атласи, Ә.Зәитов һ.б.лар бар. Ш.Мәрҗанинең 100 еллыгына багышлап чыгарылган китапта: «Шунда укытмак өчен бәгъзы нәрсәләр дә язып биргән иде. Русларның Казандагы голяма вә мөәррих, әлбәттә, мөстәшрикъ берлә танышалар. Алар каршында игътибары бар иде. Бигрәк тә мөстәшрикъ В.В.Радлов берлә яхшы таныш һәм аның илә байтак утырыша иде», – диелә. Гомумән, Радлов аның фәнни эшчәнлегенә һәрдаим ярдәм итеп килә.
9 Радлов – Василий Радлов (Фридрих Вильгельм, 1837–1918), шәркыятче галим, төрки телләр белгече, этнограф, тәрҗемәче, Петербург Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, 1872 елдан Казан уку-укыту округының татар-башкорт, казакъ мәктәпләре инспекторы.
10 Шакирҗан Таһири – Шакирҗан бине Әхмәтҗан Таһири (1858 – 1918) турында «Мәрҗани» китабында болай диелгән: «Зөя өязендә Шүширмә карьясендәндер. «Мәрҗани» мәдрәсәсендә хәтме көтеб итдекдән соңра дарелмөгаллимдә русча укып, мөгаллимлек шәһадәтнамәсе алып, байтак вакытлар рус теле тәгълим илә мәшгуль булды. Хәзер дә дарелмөгаллимдә бәгъзы дәресләр укыта. Гимназия вә тәҗарәт мәктәбе кеби берничә җирләрдә дин мөгаллимедер. «Бадәил тәгълим» исемле әлифба китабы – ысулы җәдид тәгълиме хакында башлап язган китапларының бередер. Моннан башка «Гыйльме халь» китабы, «Сарф гарәби»дәге бер әсәре бәгъзы мәктәпләрдә укытылмактыр. Әткәсе Әхмәтҗан, Мәрҗани мохлисларындан булып, Уфада өч нәүбәт казый булып торган».
11 Шиһабетдин Газиз – Рәхмәтуллин Шиһабетдин Габделгазиз улы (XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башы), татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче, нашир, календарьче. 1890–1900 елларда өстәл календарьлары бастыра, Шәрекъның классик үрнәкләре саналган «Әбүгалисина», «Кылаф илә Турандык», «Сәйфелмөлек китабы» һ.б.ны тәрҗемә итә.
12 Фәсыйх Мөхетдин – Фәссахетдин бине Мөхетдин. Бу шәхес турында «Мәрҗани» китабында аның турында түбәндәгеләр язылган: «Спас өязендә Анак карьясендәндер. «Мәрҗани» мәдрәсәсендә тәхсил иткәннән соңра, русча укып, озак вакытлар Казанда вә әтрафында рус теле мөгаллиме булып торган. Хәзер дә Казанда русча-мөселманча дарелмөгаллимдә вә хәрбия мәктәбендә, вә аннан башка бәгъзы хөкүмәт мәктәпләрендә дин мөгаллиме һәм гасыри имам вә ахундыр».
13 Мәхмүдов – Мәхмүдов Мөхәммәтгали (1824–1891), татар теле галиме, педагог, каллиграф-хаттат, тәрҗемәче, миниатюр китаплар авторы.
14 …«Вафийәт әл-әсляф» исемендә гарәпчә алты җилдлек… – «Вафийәт әл-әсляф вә тәкиәт әл-әхляф» 1838–1889 елларда Ш.Мәрҗани тарафыннан төзелгән, VII – XIX йөзләрдә яшәгән мөселман, шул исәптән татар зыялылары, иҗатчылары тормышы һәм эшчәнлек турындагы бай мәгълүматны эченә алган библиографик хезмәт; гарәп телендә, 7 кисәктән тора, үз вакытында басылмаган. Кулъязмалары Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсендә саклана.
15 …«Мөстафадел әхбар фи әхвале Казан вә Болгар» исемендә төрекчә тарих китаплары… – Ш.Мәрҗанинең 1880 елда язылган, татар халкы тарихын беренчеләрдән булып гыйльми өйрәнүгә багышланган әлеге хезмәтнең беренче китабы – 1885 һәм 1895 елларда, икенче китабы 1890 елда дөнья күрә.
16 «Вафийәт әл-әсляф»ның «Мөкаддимә»се генә басылгандыр. – Ш.Мәрҗанинең тарих фәне мәсьәләләренә караган «Мөкаддимәте китабә «Вафийәт әл-әсляф вә тәхийәт әл-әхляф» («Элгәреләрнең некрологлары һәм аларның киләчәк буыннарга бүләге китабына кереш») исемле китабы 1883 елда Казанда басыла. Керештә («Мөкаддимә»дә) галим фәннәр системасында тарихның урынын, аның кешеләр тормышындагы ролен һәм әһәмиятен ачып бирә, тарихи тикшеренүләрнең методологик мәсьәләләрен яктырта.
17 …Исмәгыйль мирза Гаспралының мәктәпләребезне ислях… – Исмәгыйль Гаспринский (Гаспралы) (1851–1914), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог, нашир. Ул яңа ысул белән укыта торган җәдит мәдрәсәләре ачуга нигез сала һәм алар өчен дәреслекләр нәшер итә, төрки халыклар мәгариф системасын үзгәртеп коруга зур өлеш кертә.
18 Галимҗан хәзрәт Баруди – Галимҗан Баруди (1857–1921), дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәте идеологларыннан; 1881 елдан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен төзүче, аның җитәкчесе һәм мөдәррисе.
19 Риза хәзрәт Фәхретдин – Ризаэтдин Фәхретдин (Фәхретдинов) (1859–1936), мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе. 1922 елдан Эчке Россия һәм Себер мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие.
20 Бубилар– Бубилар турындагы тулырак мәгълүматны «Казан китүгә 338 ел үтте» мәкаләсенә язылган 333 биттәге искәрмәдән карагыз.
Вәләдәтенә – тууына.
Мөляхәзә – уйлап, фикер йөртеп.
Мәүҗүбләребездән – барлыгыбыздан, яшәешебездән.
Газим иттек – батырчылык иттек.
Мәгърүф вә мәкъбүл – танылган һәм кабул ителгән.
Мөкаррәрәтне – карарларны, аңлатмаларны.
Шәдидилә – кискенлек, ныклык белән.
Интикад итте – тәнкыйтьләде.
Саяда – эштә, хезмәттә.
Әрбабе әфкяр – фикер ияләре.
Рәигә – карашка.
Интикад нәзары белән – тәнкыйть күзе белән.
Дахили – эчке.
Тәэлифәтендән истифадә иткән – язганнарыннан файдаланган.
Тарихе тәрәкъкыемызда – үсеш тарихыбызда.
Мөәррих – тарихчы.
Тәгълим – укыту.
Тәҗарәт – сәүдә.
Бадәил тәгълим – башлап укыту.
Мохлисларындан – дусларыннан.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 102-108.