153. Гали Акышка

Галиулла!

Синең мәктүбеңне хәзер генә алдым. Вә шул сәгать Камал Локман бәйгә мәктүп яздым. Хәзер ике мәктүпне дә бергә почтага бирәм. Син моңынча үзең күпдән Камал Локман бәйне барып зиярәт иткән булырга кирәк иде. Ул – безнең Анкарадагы иң ышанычлы вә иң бәҗәрикле  һәм фикердәшемез һәм дустымыздыр. Үзе хәерхаһ табигатьле, һәмшәһриләргә сөя-сөя ярдәм итә торган кешемездер. Әгәр ул йирдә урын булмаса яисә тотылган булса, башка бер йиргә урынлашдыра алмассызмы, дип дә риҗадә булын . Син үз-үзеңне, үз эшеңне бераз иһмаль итсәң , хәятның бу авыр көнләрендә бу хаттел-хәрәкәгә догру түгелдер, үзеңне онытма. Мин, Аллага шөкер, хасталыкның авыр кыйсемен кичердем. Хәзер пәрһиз  берлә шактый яхшы киченеп китәм. Кореядан биш-алты гаилә тайярә  берлә килеп чыкдылар. Хайлардан, Харбиндан һичбер мәгълүматлар юк. Һидаять бәй өйләнде, туй ясадык. Кәбир яшь хатын берлә Истанбулга ташынды. Мөхәммәд әфәнде (безнең Берлин […] ) Алманиядән килде. Бер матбагада чалыша. Яшьнәнең коҗасы  Җәвад иртәгә «Истанбул» вапуры  берлә кайта. 16 нисан  Тукай кичәсе ясарга йөримез1. Үткән ел син Тукайның тәрҗемәи хәлен сөйләгән идең, шул язуың үзеңдә булса, шуны тиз генә миңа күндер. Ул хәзер безгә кирәк. Башка яңа хәбәрләр юк.

Мөһәндәс Ибраһим, сине Гали Төмән дә алырга тели дип сөйләгән иде. Ул да бик каты кеше, ул да бик күп эшләтеп, аз акча бирергә тырышыр. Шуңарга дус-иш аша хөкүмәт хезмәтенә керергә тырыш.

 Хәмид Зөбәерне зиярәт итдеңме?

Болар һәммәсе дә кирәкле кешеләр. Андый эшне иһмаль итмә.

Сиңа уңышлар теләп,

Гаяз Исхакый

Сәгадәт һаман әле Лондонда. Буш көнләреңдә Закир Кадыйри бәйне дә зиярәт ит. Хуш.

30 март, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 153. Гали Акышка.

Хат ТР МАда Гали Акыш фондында саклана. Фонд тасвирланмаган. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 16 нисан Тукай кичәсе ясарга йөримез. – Ул елларда Истанбулда ел саен апрель аенда Г. Тукайның туган көненә багышлап кичәләр үткәрелгән.

 

Бәҗәрикле – сәләтле, зирәк.

  Риҗадә булын – үтен.

  Иһмаль итсәң – салкын карасаң.

  Пәрһиз – диета.

  Тайярә – самолёт.

  Коҗасы – ире.

  Вапуры – пароходы.

  Нисан – апрель.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру