154. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 31 март тарихлы мәктүбеңне алдым. Мин, Аллага шөкер, сау-сәламәт. Ләкин Истанбулда һаман кыш дәвам иткәнгә, кимсәнең нәшьәсе юк. Кыш киемләре киеп йөримез. Собаны һаман ягамыз. Бу гайре табигыйлек бик күп вак-төяк хасталыкларның күбәюен тудырадыр. Садри бәй ике атнадан бирле хаста. Үткән ел кебек була язды да, Ләбибнең дарулары коткарып калдырды. Хәзер атәше иңде . Камилә ханым аксап-туксап йөри.

Бу арада Шанхайдан Ильяс Әхтәм дигән кеше Рокыя Мөхәммәдишнең өч-дүрт яшьлек ир баласын Истанбулга алып килгән.1 Мин әле үзен күрә алмадым. Үзләрендән хәбәр юк.

16 нисанда без Тукай кичәсе ясарга йөримез. Ничек чыгар, мәгълүм түгел.

Яшьнәнең ире Җәвад килде. Чибәр генә егет. Табигый, Касыйм бәйләрдә утыра. Әле бер-берсендән мәмнүнләр. Син Фатыйма ханым берлә Зөләйха ханымга ислемай гына күндер. Уның бәһасен кем дә белми. Үзе Лондондан килгән була. Мосанния        дигән хатын ул Зөләйха ханымның кызы түгел. Уның апасының кызы. Аларда тәрбия ителә иде. Уның хәзер Гомәр Салиларда зур урыны юкдыр. Күндерәчәк акчаларын әле күндерә алмаганлар. Боларга […] Стокгольмлы әфәнде Германиядә, имеш. Җибәрсәләр дә, ул бик озак килер. Мондагы кешесенең кавеле  бик тар. Бәлки, тәммузларда  – августларда килеп чыгар.

Үземнең кәефем начар түгел. Ләкин һавалар бик начар булганга, һәркем кебек минем дә нәшьәм юк. Яңа елдан бирле монда кояшлы көннең саны җиде-сигез көндән артык булмагандыр. Ул да йә ярты көн, йә чирек көн. Гаҗәеп бер ел булды. Иншаллаһ, үтеп китәр инде. Әле монда ни агач яфрак ярды, ни гөл чәчәк атды. Синең акчасыз калуың яхшы булмаган. Мадам ки  калырга мөсагадә  итәләр. Табигый уларак, дөвиз да бирүләре лязем иде. Бәлки, читдән йөрүче юкдыр. Синең анда озын калуыңны сиңа дуст бер кеше дә муафыйк булмый. Һәммәсенең күңелендә синең академик карьераңга бу эшнең зарарлы булу шөпәсе йирләшкән. Бәлки, аз берлә атлатырсың. Анкарадагы таләбә  кызларың да: «Хуҗа ханым нә вакыт килә?» – дип каңгырап йөриләр, диләр. Калган-калган, ярый, инглизчәңне ийиләт. Шул яһүди […] куртула алмыйсыңмы? Лондонда инглиз пансионы да юк түгелдер бит. Хәдичә ханымның килүенә әле вакыт бар.

Ул «кырның күлмәге» дигән нәрсә, ул нинди күлмәк? Каты якалы-фәләнме? Уны аңламадым. Каты якалы, каты күкрәкле булса, андыйны мондан соң ала күрмә. Миндә алар бик күп. Монда һич киелми ул.

Камиләгә сәлам сөйлә. Ул ни хәлдә? Ингилтерәдә безнең әсирләрдән берникадәр егетләр бар икән. Араларында шактый культурлылары бар, дип язалар. Теләсәң, кайберсенең адресын алып күндерермен. Хәят ханымның янына бер-ике мәртәбә барып килдем. Акрын гына хасталыкны атлатып килә. Наилә сиңа сәлам сөйләде. Үзенең тавышы бер дә чыкмый. Суык алдырган. Гадиләнең коҗасы да хаста. Ятакда, суык алдырган. Миръякуб өч-дүрт атна бер ятып, бер калкып, кәм-кәм  йөреп тора. Хуҗа Сәед Әхмәд бик хаста, диләр. Калебе тоткан икән. Тансийоны  бик юксәк , ди. Хәмдулла Сөбхи бәй2, «Төрек учаклары»н җанландырам, дип маташа. Ләкин бер җәбһәсен  халык партисына, бер җәбһәсен масон ложаларына  истинад итдерергә  маташа. Муафыйк булырмы, мәгълүм түгел.

Ләбиб бәйләр сәламәтләр. Рабига ханым гына бер көн сау, бер көн хаста булып тора. Шуның өстенә көнләшүе дә тәрәкъкый итә. Хатынларның бит Аллаһ гакылын алса, дөнья җимерелсә, үзгәрми. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

5 нисан, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

  1. Сәгадәт Чагатайга.

 Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 …Рокыя Мөхәммәдишнең өч-дүрт яшьлек ир баласын Истанбулга алып килгән. – … биттәге искәрмәне карагыз.

2 Хәмдулла Сөбхи бәй – (1886–1966), алдынгы җәмәгать эшлеклесе. Төркиянең Мәгариф министрлыгы җитәкчесе (1920, 1925–1927), «Төрек учагы» җәмгыяте рәисе (1923).

 

  Атәше иңде – температурасы төште.

  Кавеле – сүзе.

  Тәммузларда – июльләрдә.

  Мадам ки – чөнки.

  Мөсагадә – рөхсәт.

  Таләбә – шәкерт, студент.

  Кәм-кәм – аз-маз.

  Тансийоны – кан басымы.

  Юксәк – югары.

  Җәбһәсен – фронтын, агымын.

  Масон ложаларына – масон оешмаларына.

  Истинад итдерергә – таяндырырга.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру