155. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

9 апрель тарихлы мәктүбеңне хәзер генә алдым. Мин сиңа хат язар өчен мәктүбең килүне көтеп тора идем. Мин дә шулай итеп, күлмәк күндерү хакындагы мәктүбеңне вакытында алмыш, җавап да язмышдем. Хәдичә ханым 21 нисанда киләчәк. «Истанбул» вапуры берлә килер дип, әле күлмәкне эзләргә башламадым. Миндә саулык, ләкин бездә һаман яз булганы юк. Кичләре – суык, көндезләре – ягъмур. Кояшны күргәнемез юк. Собаны һаман ягамыз. Шуларга һич беркемнең нәшьәсе юк. Мин дә шулар эчендә.

Камилә ханым синдән мәктүб алып сөенгән. Җавап язачагым, дип, миндән адресыңны яздырып алды. Садри бәй, инде адрес язылды, бер мәктүб язучыны гына табарга калды, дип шака итде . Камилә ханым, язам, үзем язам, дип, бик ихласлы җавап бирде. Бакалым. Син дөнгәнче яза алырмы. Аягы һаман бәрбад. Бераз һава елынса, йә Бурсага, йә Яловага барырга тора. Садри бәй ийиләшде. Ләкин куәт юк дип зарлана. Бу елгы грипп хасталарны хәлсез бырака. Шуңарга күрә монда бу елгы гриппка «пачавра»  исемен биргәнләр, хакыйкатән дә, инсанны пачавра итә дә куя.

Хәсән сиңа сәлам язарга кушды. Үзе иртәгә хастаханәгә керә. Шул иске хастасы. Бәлки, бу юлы гамәлият ясарлар.

Финляндиягә мин мәктүбләрне һәм тайярә илә һәм тәгаһһедле  күндерәм. Юк исә барып җитми. Аларның постаханәләрендә бер большевик утыра, күрәсең дә, буржуа мәмләкәтләрдән килгән хатлар халыкның фикерләрен бозар дип, бирмәүне мөнасиб күрә, күрәсең. Син дә тәгаһһедле яз.

Без 16 апрель Тукай кичәсе ясыймыз. Хәзер шуның репетисионына китәм.

Безнең мәхәлләдә Кореядан килгән яңа мөһаҗирләр артды. Рокыяның углы килүен дә язган идем. Малай дүрт яшендә. Үткен бер малай. Рокыяга да бик охшаган. Бәгъзе йирләре тәмамән атасы Ибраһимныкы кебек. Уны китергән гаилә – бер фәкыйрь гаилә. Ләкин баланы яхшы карыйлар кебек тоела. Алар Ибраһимның да, Рокыяның да үлдерелүендә шөпә итмиләр. Мукдендан килгән кытайлар да шулай сөйләделәр, диләр. Бу малайны, бәлки, син дә алыр идең, әмма бирмәсләр кебек күренәдер. Балага шактый алышканлар  кебек хис ителә. Андан ары шулкадәр мәшәкать берлә китергән баланы үсә башлап, үзен үзе аңлый башлагач башкасына бирү үзләренә дә, бәлки, авыр килер. Бала яхшы тәрбия ителсә, кеше булырга хәзер тора.

Госман Токумбит мең бәла берлә бөтен таныдык-белдекләрдән акча туплап, мең төрле мәшәкать берлә «углым» дип йөргән, аңарга Мохтар дигән исем дә үзе куйган хатынының углын, уның алман марҗасын бер иркәк балалары  берлә китерткән иде. Шул малай монда килгәч, үзенә эш тапкан да хәзер Госманны ташлап, марҗасын, баласын алып чыгып киткән. Госман шуңарга бик мөтәэссир. Бәлки, хәятындагы соңгы өмиде дә кырылгандыр.

Анкарадагы Гали Төмәнләр зур кызларын безнең һәмшәһриләрдән мөһәндис  Миршан Кязыйм берлә нишанланганлар. Майда туйлары икән. Егет һәйбәт егет иде. Сугыш вакытында берничә ел Алманиядә дә калган иде. Аллаһ бәхет бирсен.

Үзең ничек булса да инглизчәңне куәтләндерергә тырыш. Мин монда сине, китапханәләрдә чалышып, китап язар өчен китде, дип сөйлим. Безнең халыкка башкача аңлатып булмый. Син дә шул юлдарак сөйләрсең. Акчаң килмәве авыр булган, бәлки, шул арада килеп чыгар. Минем әле бу айлык һәм дә майыс  өчен акчам бар, бәлки, ул вакытка кадәр Финляндиядән дә бер нәрсә килеп чыгар. Ләкин мин уның ул кадәр тиз булуына ышанмыйм. Бердән, Хаккый Алманиядә, имеш, икенчедән, мондагы кешесе – бик акчасыз адәм. Хәбәр килү берлә генә эшне бетерә ала торган кешегә охшамый. Нә исә, бер килеп чыгар.

Башка яңа хәбәрләр юк. Мин синдән мәктүб алгач да язам. Син дә җавапны мәктүб алгач яз да, бер низам-интизамга  куелсын. Министр Сшаэдселның мәктүбен алмадым. Үзен күрсәң сөйләрсең. Ләкин махсус үзенә язма. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

14 нисан, 1949. Бәйуглы.

Монда хәят фәүкылгадә бәһаләнде. Койун ите  4.50 грошка чыкды. Бәрәңге килосы – 75 грош. Башка нәрсәләр дә шул нисбәтдә артды. Аллаһ халыкка ярдәм бирсен. Сиңа күндерә торган тайярә зарфы  3 грош тора.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

155. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Шака итде – шаяртты.

  Пачавра – чүпрәк.

  Тәгаһһедле – заказлы.

  Алышканлар – ияләшкәннәр.

  Иркәк балалары – ир балалары.

  Мөһәндис – инженер.

  Майыс – май ае.

  Интизамга – рәткә, тәртипкә.

  Койун ите – сарык ите.

  Зарфы – конверты.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру