160. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең берсе аркылы берсе ике мәктүбең килде. Алар буенча доктор Сохби бәйне эзләп тапдым. Кичә үзе килеп, күлмәкләрне тапшырды. Күлмәкләр бик һәйбәтләр. Монда алардан начаррагы 12–14 лирадыр. Мин үземә челтәрлесен алдым. Мин тирләүчән кешегә улсы муафикъ. Ләкин төсе бик модерн , ягъни бик затсыз. Шундый бәһагә шундый челтәрле (ягъни тишекле-тошыклы) күлмәк булынса, тагы берне алсаң, фәна булмас. Ләкин рәнге кер күтәрерлек булса да, бигүк мужик (ягъни модерн) булмасын. Бер кило гына рахат-локум аламазмысың, дип риҗа итдем . Качан китүем дә мәгълүм түгел. Әшйаларым да күп. Мөсагыйд шәраид  булынса, үзем алып китерермен, диде. Мин дә фазла исрар итә алмадым . Иске күлмәкне Таһирга күндерер өчен Октайларга юлладым. Башкача килүче-китүчене белмәдем. Бүген банка Таһир исемендән 200 лира килгәнне хәбәр бирде. Берәр докторга күренгәннең соңында Бурсага китүем бик ихтимал. Бездә хәзер яз гына түгел, җәй үк булды. Ләкин яз соң килгәнгә, әле ни кираз  чыкды, нә дә тон . Җиләк дә әле бик бәһале. Минем кәефем начар түгел. Ләкин бу ел бернәрсә дә эшли алмадым. Һаман шул хайвани хәят берлә генә яшәп киләм. Пәрһиземне боздырмасалар, мигъдәм фәна түгел. Простатым да шулай үз хәленчә дәвам итә. Хәсән хастаханәдән чыкды. Аңар гамәлият ясарга ярамый, дигәнләр. Һаман хәлендән шикаять итеп йөреп тора. Агай-эне һәммәсе сау-сәламәт. Мәрьям ханым бер-ике атнага Измиргә киткән. Башка яңа хәбәрләр юк. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

25 май, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 160. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Модерн – заманча.

  Риҗа иттем – үтендем.

  Мөсагыйд шәраид – уңай шартлар.

  Исрар итә алмадым – үз сүземдә нык тора алмадым.

  Кираз – төче чия.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру