БЕРНИЧӘ ОЧРАШУ

Без ул вакытта Харбинда тора идек. Мин гимназиядә укый идем. Әтием үлгән иде инде. Абыем Заһидулла белән генә тора идек.

Бервакыт безгә Гаяз Исхакыйның Ерак Көнчыгышка килгәнлеге билгеле булды. Аннары Харбинга киләсен дә ишеттек. Вокзалга аны каршы алырга бик күп кеше килгән иде.

Без барыбыз да һәяҗанлы хәлдә көттек. Менә поезд да килеп туктады. Гаяз Исхакый вагоннан чыкты. Ике кулын болгап сәламләде. Ул да һәяҗанлы иде. Бөтен халык «Мәрхаба!», «Хуш килдегез!» дип кычкырды.

Шуннан соң аны отельгә алып киттеләр.

Г. Исхакыйның Харбин милли идарәсендә икеме-өчме кат конферанс биргәнлеге хәтердә калган. Анда сөйләгәннәрнең төп мәгънәсе милли хис бирүдә иде. Без, яшьләр, ул вакытта рус мәктәпләрендә укып, руслашып бара идек. Татарлыгыбыздан хәтта ояла идек. Рус тәэсире шулкадәр көчле иде ки, исемнәребезне дә русчалатып бетергән идек, Маруся дип, Галя дип.

Аның мондый сүзләре хәтердә калган: «Сезнең милләтегез – бөек милләт. Сез татарлыгыгыздан оялмагыз. Кая барсагыз да, кая керсәгез дә, башыгызны югары тотып керегез. Милләтебезне саклап калу өчен, сезгә укырга, гыйлем алырга кирәк, зиһенегезне баетырга кирәк». Гаяз әфәнденең сүзләре, нотыклары безгә бик нык тәэсир итте. Моннан соң яшьләр татарлыкларыннан оялмый башладылар. Милли культура белән кызыксыну да бик нык артты.

Г. Исхакый безнең өйгә дә абзый янына кунак булып килде. Абзый белән сөйләшеп утырдылар. Ни сөйләгәннәре хәтеремдә калмаган. Газета чыгару, халыкны агарту хакында иде бугай.

1954 елда без, Төркиягә килеп, башта Истанбулга төштек. Андагы танышлардан: «Гаяз Исхакый мондамы?» – дип сорадым. «Монда», – диделәр. Берәр атнадан соң Заһидә ханым мине Гаяз әфәнде янына алып барды. Торагы подвальный этажда иде. Баскычтан аска таба төшеп, ишек шакыдык. Ниндидер бер хатын, ишек ачып, безне Гаяз әфәнде янына кертеп җибәрде. Мин аптырап, куркып калдым. Караңгы, шыксыз, җиһазы юк дип әйтерлек. Гаяз абый халаттан утыра иде. Бик беткән, начарайган иде. Без кергәндә, янында ике-өч кеше утыра иде. Гаяз әфәнде безне бер-берләребез белән таныштырды. Берсенең мөгаллим икәнлеге, кайсысыныңдыр Касыйм исемле булганлыгы хәтеремдә калган. «Кайчан килдегез, ничек урнаштыгыз?» – дип сорашты. Аннары Харбиндагы тормыш, андагы кешеләр белән кызыксынды.

Моннан соңгы күрүем Анкарада булды. Үзе мине күрергә теләгән икән. Бу вакыт ул кызы Сәгадәт ханым өендә иде. Садия белән киттек. Кем каршы алганын инде хәтерләмим. Кердек. Гаяз әфәнде диванда ята иде. Алып килгән күчтәнәчләребезне бирдек. «Ихтимал, мин бик озак яшәмәм. Минем эшемне дәвам иттерегез», – дигән сүзләре истә калган.

Үлгәч, аны поезд белән Истанбулга озаттылар. Вокзалда егерме-утыз кеше бар иде. Араларында Абдулла Баттал белән Али Акышның да булганын хәтерлим.

Үзе өчен яшәмәде ул, идеалист иде. Аның кебек кеше Төркиядә карьера ясый алыр иде, ул ясамады…

Маһирә Байчура

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

Берничә очрашу. Мәкалә И. Нуруллинның кереш сүзе белән «Татарстан яшьләре» газетасының 1990 елгы 24 февраль санында басылып чыккан. Текст газетадан алынды.

Һәяҗанлы хәлдә – дулкынланган хәлдә.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 339-340.

Җавап калдыру