59. Сәгадәт Чагатайга

1947, 11 март

Сәгадәт.

Кичә мин өйдә юкда постачы 100 лиралык бер хәвалә илә синең мәктүбеңе бырагып китмеш. Алты ел ярым эчендә бу синең икенче мәктүбең2. Беренчесе Мәрьям ханым3 хакындагы фикерләрең ифадәсеннән генә гыйбарәт булганга, ялгыш бер адресилә күндерелмеш мәктүб кебек мөгамәлә итдем. Соңгы мәктүбеңнең вә күндергән акчаңның ни ифадә итдегене аңламадым. Арамызда аңламамаслык пара мәсьәләсендәнме иде? Пара хакында бер ишарә йә бер имаэ биззат япылу васитасындан туйдыңмы? Әгәр максадым синдән пара алмак улса иде, бән аны даһа элек, даһа монтазам, даһа фазла ала белмәячәкмидем? Бәнем бу хакымы иҗтимагый әхлак вә дәүләт илә кайд вә шарты таныдыгындан ай бә ай пара китермәк мәхкәмәнең көчек бер формалитәсенә генә баглы идеген белмийормусуң? Мадәм ки, бүгүнә кадәр бу хакымы, хәтта бәгъзе дусларың тәүсыясыны рәхан кулланмамышым. Арамыздагы мәсьәләнең пара мәсьәләсе улмадыгыны, арадагы бушлык даһа дәрин улдыгыны аңламак лязем килмәсме иде? Бик якын мазыйда: «Без Гаязы-Маязы танымыййоруз, кыямәтә кадәр йөзенә бакмаячагыз, дия», – галә мелла ән-нас сөйләп йөрдеңез.

Шу хакда тәсадеф итдеңез вакыт сәлам бирмәя тәзәллел итмәдеңез хәлдә бу көнләрдәге бу тәбәддел нидән? Бу мәктүбләр, бу хәваләләр ни ифадә идейор? Арадагы бушлык чүпрәк-чапрак берлә доларып, контрабанда ысулы илә вә кайгыны капатмакмы эстәйорсуң? Әгәр бу фикердәйсәң, бу чук практик ысулың бәңа каршы татбикъ иделәмиячәкене белмәле идең. Риякяр вә яланчы мохитең сине буны да аңламаз дәрәҗәдә рухан дөшермеше чук язык. «Мөнәсәбәтемезне кисдең, бәни кабул итмийорсуң» дия, бер иддигаэ атыйорсуң. Вә бу иддигаэ мохитең игътиразына каршы мөдафигъ силахы уларак да кулланыйорсуң. Син һичбер вакыт «бәни кабул ит» дия, ни сүзлә, ни язы илә мөрәҗәгать итмәдең. Яңа дәдикоду мәүзугы арайанлар, […] мәнзарәсенә шаһид инсанлар васитасилә мөрәҗәгатең кәнде-кәндесеннән самимиятьдән узак бер уен гына икәнлегене гөстәрмиме иде? Бөйлә уенларга минем аләт буламаячагымы белмәс дәрәҗәдә мине танымыймы идең? Арамыздагы мөнәсәбәте кисмеш Анкара илә Истанбул арасындагы поста бәнем ихтыярымдамы иде? Мөштәрәкән аңлайадыгымыз өч лисанның берсендә эстәсәң, бер мәктүб язамасмыйдың? Бер бәйрәмдә бер тәбрик карты посталы күндермәсмейдең? Ниһаять, бән алты сәнәдә әсгаре алты дәфга Анкарайа китеп килдем, даимән телефонлы отельләрдә калдым. Шәхсән каршылашмак эстәмәсәң, телефонда конушамазмыйдың? Алты сәнә дәверендә бунларың һичберсен япмадың да, шимди нә дия япыйорсуң? Бу тәбәддел нидән? Бәндән нә эстәйорсуң, аңламадым. Синең әхвалеңдә тәбәдделә сәбәб була беләчәк бәндә һичбер үзгәреш юк. Бән нә зәнгинләшдем, нә фәкыйрьләшдем, бәрәкәт бирсен. Хәятемның бу агыр көнләрен Аллаһыдан башканың ярдәмендән мөстәгыйн буларак аякда атлатдым. Мондан соң да Аллаһы Кәримдер.

Дошман бер мәмләкәтә тәзъминат һәдия кеби күндердегең паралары вә әшйалары алсаң, гыйнаятә мохтаҗ дәгелем. Мәрьям ханым васитасилә бирмәк эстәдегең нә парайы, нә әшйаларны алдым. Вә мондан соң да гайне хаттел-хәрәкәи тәгъкыйб идәчәгем. Кәнде гаиләсен бәрбад әйди. Бу фаталь кадының бәнем шәхси эшләрем карышмасына тәхәммел идәмәячәгем. Синең соң айлардагы хәрәкәтләреңнең мәгънәсене аңламадан яки яңа чоҗукча тәшәббесләрдән һичбер нәтиҗә мәйдана килмәячәкдер.

Болардан максадың ни? Бәндән ни эстәйорсуң? Ибтидаи дипломасылара мөрәҗәгать итмәдән, самими аңлат. Истикъбальдәге бөтен мөнәсәбәтләремез бәнем өчен шу мөгаммәнең хәлленә баглыдыр. Бу мөгаммә хәл ителмәдән ни параңа, ни дә әшйаларыңа токунмаячагым. Вәссәлам.

Гаяз Исхакый

11 март, 1947. Әрәнкөй. Багдад җаддәсе, 1305. Истанбул.

 

(Хәзерге әдәби телгә тәрҗемәсе)

Сәгадәт.

Кичә мин өйдә юк вакытта почтальон 100 лира акча белән синең хатыңны калдырып киткән. Алты ел ярым эчендә бу синең икенче хатың. Беренчесе Мәрьям ханым турындагы фикерләреңне аңлатудан гына гыйбарәт булганга, ялгыш бер адреска җибәрелгән хат кебек тоелды. Соңгы хатыңның һәм җибәргән акчаңның нәрсә аңлатканын аңламадым. Арабыздагы аңлашылмаучанлык акча мәсьәләсеннән идеме? Акча мәсьәләсендә бер ишарә йә бер ым белән аңлатудан туйдыңмы? Әгәр максатым синнән акча алу булса, мин тагын да элегрәк, тагын да даими рәвештә, тагын да артык ала алмас идемме? Минем бу хакым әхлак һәм дәүләт канунын өлешчә һәм шартлыча танудан, айдан айга акча китерү судының кечкенә бер формальлегеннән генә икәнен белмисеңме? Алайса бүгенгә кадәр хәтта кайбер дусларның киңәшен тотмаганмын. Арабыздагы мәсьәләнең акча мәсьәләсе булмаганлыгын, арадагы бушлык тагын да тирән булганлыкны аңлау кирәк булмасмы икән? Әле күптән түгел генә: «Без Гаязны-Маязны танымыйбыз, кыямәткә кадәр йөзенә карамаячакбыз», – дип, бөтен кешегә сөйләп йөрдегез.

Очрашканда сәлам бирүне түбәнсенүгә санаган хәлдә бу көннәрдәге үзгәрү нидән? Бу хатлар, бу җибәргән акчалар нәрсә аңлата? Арадагы бушлыкны чүпрәк-чапрак белән тутырып, контрабанда ысулы белән кайгыны капларга телисеңме? Әгәр дә бу фикердә икәнсең, бу бик практик ысулыңның миңа карата эшкә ярамаячагын белергә идең. Икейөзле һәм ялганчы мохитеңнең моны да аңламаслык булып, синең дәрәҗәңне төшерүе кызганыч. «Мөнәсәбәтебезне кистең, мине кабул итмисең», – дип раслап барасың. Һәм бу үз-үзеңне әллә кемгә куючы мохитеңне үзеңне саклаучы корал буларак та кулланасың. Син һичбер вакыт «мине кабул ит» дип, сүз белән дә, язу белән дә мөрәҗәгать итмәдең. Яңа гайбәт темасы эзләгән, […] күренешенә шаһид булган кешеләр арадашчылыгына мөрәҗәгатең үзеннән-үзе ихласлыктан ерак бер уен гына икәнлеген күрсәтмиме икән? Шундый уеннарга минем корал булмаячагымны белмәс дәрәҗәдә мине танымый идеңме? Арабыздагы бәйләнешне кискән Анкара белән Истанбул арасындагы почта минем ихтыярымда идеме? Үзара аңлашылган өч телнең берсендә, теләсәң, бер хат яза алмый идеңме? Бер бәйрәмдә почта белән бер котлау открыткасы җибәрә алмый идеңме? Ниһаять, мин алты елда, кимендә, алты тапкыр Анкарага барып кайттым. Һәрвакыт телефонлы кунакханәләрдә тукталдым. Үзең күрешергә теләмәсәң, телефон аша сөйләшә алмый идеңме? Алты ел эчендә боларның һичберсен эшләмәдең дә, хәзер нәрсә дип эшлисең? Бу үзгәреш нидән? Миннән нәрсә телисең, аңламадым? Синдәге үзгәрешкә сәбәп була алырлык миндә һичбер нәрсә юк. Мин баемадым да, фәкыйрьлеккә дә төшмәдем, бәрәкәт бирсен. Тормышымның бу авыр көннәрен Аллаһыдан гына ярдәм сораучы буларак аякта кичердем. Моннан соң да Аллаһы Кәримдер.

Дошман булган бер мәмләкәткә бүләк итеп җибәргән акчаларыңны һәм әйберләреңне алып карасаң, ярдәмгә мохтаҗ түгелмен. Мәрьям ханым аркылы бирергә теләгән акчаны да, әйберләрне дә алмадым. Һәм моннан соң да шул ук тоткан юлымнан барачакмын. Үз гаиләсен начар карый. Бу котылгысыз хатынның минем шәхси эшләремә катнашуына түзмәмен. Синең соңгы айлардагы хәрәкәтләреңнең мәгънәсен аңлатудан яки балаларча яңа талпынуларыңнан бернинди нәтиҗә чыкмаячак.

Болардан максатың нинди? Миннән нәрсә телисең? Дипломатиягә бирелмичә генә, ихластан аңлат. Киләчәктәге бөтен мөнәсәбәтләребез шул аңлашылмаган нәрсәнең хәл ителүенә бәйле. Бу аңлашылмаган нәрсә хәл ителмичә торып, акчаңа да, әйберләреңә дә кагылмаячакмын. Вәссәлам.

Гаяз Исхакый
11 март, 1947. Әрәнкөй. Багдад проспекты, 1305. Истанбул.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла*.

1 Әрәнкөй – … биттәге искәрмәне карагыз.

2 Алты ел ярым эчендә бу синең икенче мәктүбең. – Кайбер истәлекләрдән күренгәнчә, Г. Исхакый белән Сәгадәт 1939 елдан алып 1953 елга кадәр яхшы мөнәсәбәттә булмый. Сәгадәтнең ире Таһир Чагатай үз вакытында төркестанлыларның лидеры Мостафа Чокайның уң кулы була. Ә Мостафа Чокай белән Г. Исхакый арасында 1939 елның азагында немецлар басып керер алдыннан конфликт туа һәм Таһир Чагатай да, Мостафа Чокай позициясенә күчеп, Г. Исхакыйга каршы чыга. Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт тә, ире карашларын яклап, аның ягына күчә. Шулай итеп, ата белән кызның аралары бозыла. «14 ел буе аларның аралары җайланмады. Бу – бик аяныч хәл, әлбәттә. Соңыннан хасталанып, урын өстенә яткач, Гаяз ага белән кызы арасын килештерергә, татуландырырга тырышып карасам да, мин алардан яшьрәк булу сәбәпле, сүземне үткәрә алмадым. Финляндиянең Тампере шәһәрендә имам-хатыйб булып эшләүче Хәбибрахман Шакир (Хәбибрахман Болгари) хәзрәткә: «Хәзрәт, сез, галим кеше, дин әһеле буларак, Сәгадәт ханымга үзен болай тотарга ярамаганлыгын төшендереп язсагыз иде. Бәлки, сезне тыңлар. Мин аны тыңлата алмадым, ул миңа малайга караган кебек карый», – дип хат яздым. Хәзрәт минем үтенечемне тыңлап, Сәгадәт ханымга: «Ата-ананы карау фарыз, ягъни мәҗбүри тиеш, аларны рәнҗетү – хәрам, гөнаһ», – дип, бераз йомшартып, хат юллагач, аның тәэсире астында Сәгадәт ханым атасына бераз җылынды», – дип яза Гали Акыш үзенең истәлекләрендә (Идел. – 2000. – № 2).

3 Мәрьям ханым – укытучы Касыйм Байҗынның хатыны.

 

* Әдипнең кызы Сәгадәткә язган хатларыннан өзекләрне Лена Гайнанова әзерләгән язмаларда һәм аңлатмаларда күрергә мөмкин.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 79-81.

 

Җавап калдыру